Безнең халык үзенең ике мең еллык тарихында гаҗәеп сызыклар сызган. Без бу озын еллар дәвам итеп килгән тарихында бертөрле, һәрвакытта үзгәрми торган бер нәрсәгә очрыйбыз, безнең халык берләшкән чакта зур мәмләкәтләр һәм мәдәниятләр төзи, дөнья мәдәниятенә хезмәт итә. Безнең төрек халкы – берләшкән вакытта бик зур коручы, үстерүче, дәүләтче бер көч. Безнең халык берләшкән хәлендә Алтын Урда кеби зур дәүләтләр яшәткән.Таркалган хәлдә без тәмам милли барлыгыбызны юар дәрәҗәгә җитәбез, әсирләнәбез, хөрмәтле кешеләребезне күмәрлек йиребез дә калмый. Безнең бу хосусиятебезне белгән конкурентларыбыз – рус – безне бүлештерергә тырышканнар, кайбер вакыт муаффәкъ та булганнар. Моңа муаффәкъ була алмасалар, җиңелгәннәр, кире чиккәннәр.
Руслар берлә кара-каршы көрәштә тарихта ике нәрсәгә очрыйбыз. Без милләтче, дәүләтче көчләребезне берләштерергә тырышабыз, безнең хаиннәр – Шаһгали вә аның балалары – берлегебезне, барлыгыбызны җимерергә тырышалар. Хәзер дә Ерак Шә-рекъта эшләребез берләштерү юлында бара. Монда руслар, үзләренә вак-төяк имансызларны балта сабы ясап, безне бүлештерергә тырышалар. Ләкин безнең берләшүне бер куәт тә тота алмый. Безнең халык эреми торган металлдан ясалганга, аңа берләшү дәверендә бернәрсә дә каршы тора алмаган вә алмый.
ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЕРАК ШӘРЕКЪ КОРЫЛТАЕНА КИЛГӘН ВӘКИЛЛӘР ХӨРМӘТЕНӘ ЗЫЯФӘТТӘ ЯСАГАН ЧЫГЫШЫНАН ӨЗЕК.
Азатлык

👍18❤6🙏1
Сәлам, дуслар!
Ике көн элек Илдар белән сөйләштек. Кемнәр белми, дустыбыз Илдар ике айдан артык Анлатиянең депортация төрмәсендә утыра.
- Илдар үзен яхшы хис итә. Аның төрмәдәге халәтен контрольда тотырга тырышабыз, хокукларын бозмасыннар өчен. Кондиционер бар диде.
- Якындагы көннәрдә Илдар буенча яхшы хәбәрләр көтәбез. Бәлки якын арада төрмәдән азат итеп, аны икенче илгә җибәрә алырбыз.
- Илдарның бик каты үтенече буенча, җыелган акчадан 20 мең сумны аның Татарстандагы ике кызына җибәрдек. Илдар бик каты сорады, ашарга-эчәргә кирәк, диде. (үзе күпкә күбрәк җибәрә торган булган, без әлегә шуның хәтле генә булдыра алдык).
Дустыбызга ярдәм итүче барлык милләттәшләребезгә чын күңелдән бик зур рәхмәт!

❤16👍3👌3👏1
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
Всем привет. Последние новости о нашем друге Ильдаре, который уже более 2-х месяцев находится в депортационной тюрьме Анталии.
- Ильдар чувствует себя хорошо, говорит, что имеется кондиционер. Мы держим ситуацию на контроле, чтобы не было нарушений его прав.
- В ближайшие дни ожидаем хорошие новости. Возможно уже после праздников Ильдар будет освобожден, и мы сможем отправить его в другую страну.
- По настойчивой просьбе Ильдара, из денег собранных ему на помощь, мы отправили 20 тысяч рублей его двум дочерям в Татарстане. Ильдар очень просил им отправить, потому что деньги нужны на еду и другие расходы. (Сам он ежемесячно отправлял им большие суммы, мы к сожалению смогли пока только так)
- Мы искренне благодарим всех неравнодушных соотечественников, которые оказывают помощь и поддержку своим Татарам.

👍13❤6👌3
Милли яктан без русларга бөтенләй башка булган кебек, дин ягыннан да русларга ятмыз. Рух вә тәрбия ягыннан без – иске Көнчыгыш мәдәниятенең меңнәрчә еллык мәгънәви кыйммәтләре эчендә сугарылган, бөтен эшемезне, көчемезне әхлак кагыйдәләренә корган бер милләтмез. Безнең бабайларымыз дөнья йөзендә зур-зур дәүләтләр, императорлыклар корып килгәнгә, безнең бөтен төшенчәмез дәүләтчелек нигезендә тора. Безнең халкымыз һәрвакыт вә һәр йирдә юктан яратучы вә тудыручы булган. Хәзердә дә ул юкны бар итүче вә барны күз-каш кебек саклаучыдыр. Аның фикере, төшенчәсе һәрвакыт мантыйк буенча йөргәнгә, ул булмаячак хыяллар артыннан йөгермичә, реаль тормыш берлә яши. Аңлы вә ачык күзле булганга, һәрвакыт яңачы вә алга баручыдыр. Шуның өчен безнең халкымыз дәүләт яратыр, дәүләт яшәтер вә дәүләт тәрәкъкый иттерер өчен ясалып куелган хазир бер камырдыр. Ялгыз моңарга бер билгеле юл бирү вә бер формаларга кую гына кирәк.
"Русиянең киләчәге".
Гаяз Исхакый.
Азатлык
"Русиянең киләчәге".
Гаяз Исхакый.
Азатлык
🔥16👏4❤1
Без, Олуг Мөхәммәднең4 бабаларының ганганәсенә садыйк калган угыллары, Сөембикәнең илне сөюе берлә сугарылган кызлары, бабайларымызның мөкаддәс байрагыны күтәрәмез. Шуны һичбер вакыт яңадан русның чабатасы астында таптатмаска, аны Сөембикә манарасына күтәрелгәнчәгә хәтле җан-тән берлә тартышырга ант итеп эшкә керешәмез, милли вөҗданлы Идел-Урал балаларының барысын да шул авыр милли эштә бергә-бергә булырга чакырамыз. Яшәсен мөстәкыйль Идел-Урал җөмһүрияте! Яшәсен аның мәңгелек хуҗасы – төрек-татар милләте!
"Русиянең киләчәге".
Гаяз Исхакый.
Азатлык
"Русиянең киләчәге".
Гаяз Исхакый.
Азатлык
👍18🔥4❤1
Җомга көннәре котлы булсын!
Быел без Алтын Урда дәүләтенең 755 еллыгын билгеләп үтәбез!
Башкалар оныткан булса, "Азатлык" онытмады. Алтын Урдага багышлап чаралар оештырырга ниятләдек.
В этом году мы отмечаем 755 летие Золотой Орды!
Если о юбилее в официальном Татарстане "забыли", то "Азатлык" - нет! Мы напомним другим! Запланировали ряд мероприятий!

❤26👍3🙏3
Быел Алтын Урданың 755 еллыгы. Аны халкыбызга җиткерү өчен төрле видеолар да булдыру мөһим!
Яңа милли юл ютуб сәхифәбездә яңа видео!
Язылыгыз!
https://youtube.com/shorts/xXlKzN3Dg4Q?si=fWlRj6EfZ1qO1PDm
Яңа милли юл ютуб сәхифәбездә яңа видео!
Язылыгыз!
https://youtube.com/shorts/xXlKzN3Dg4Q?si=fWlRj6EfZ1qO1PDm
YouTube
АЛТЫН УРДА ДӘҮЛӘТЕНӘ 755 ЕЛ
👍15❤5🔥1
"Азатлык" сәхифәсендә язылучылар саны символик 1000 кешедән артты. Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт!
Безнең көрәш - дәвам итә! Курку юк! Бирешмибез!
Котлаулар кабул итәбез!
Канал "Азатлык" преодолел символическую отметку в 1000 подписчиков.
Спасибо, что Вы с нами! Наша борьба продолжается!
Принимаем поздравления!
"Бу төкәнмәс көрәш – җиңүгәчә.
Көчсезлекләр көчкә тоташа.
Саф арты саф, дулкын арты дулкын –
Бабайлардан оныкларгача..."
Рафыйк Юныс.

🔥33
Денсезләр авылы
Гаеткәчә!..
Авыл. Бәйрәм киче.
Иртәгә – Ял.
Барысы...
Барысы кайткан авылга.
Шул хөрмәткә клуб ишеге ачык: Даңгыр-доңгыр «моңнар» агыла...
Туганнарың, дус-иш, сыйныфташлар,
Күрше-күлән – бар да
Бирегә Изге йола үтәр өчен кайткан:
Тәүбә итеп сәлам бирергә...
Ә бүгенгә?..
Ә бүгенгә әле
Урысчалап кирәк биергә...
Бүген әле бары бәйрәм киче:
Азан түгел – хәмер агыла...
Бер кардәшнең туган көне икән,
Чучка мае менгән табынга...
Бүгенгесе әле гает түгел:
Гаеп итми һичкем ләбаса!..
Син дә – күтәр:
«Исәнлеккә!» – диеп,
Кабып җибәр майлы колбаса!..
Син дә кайттың туган авылыңа...
Килмешәктәй торма!
Уз түргә!
Әллә безне хөрмәт итмисеңме?
Тот чәркәнңе!
Әйдә!!
Күп күрмә!!!
Гает көне!..
Гает көнне бар да күзен ертып
Уяныр да иртә-таң белән
Баш авырткан көе тәкъбир әйтеп, «Иманына» кайтыр...
Мин беләм:
Кичәгесен бар да тәүбә итәр,
Кабат бозар өчен...
Аннары...
«Дөнья авыр!
Харамнан да, зинһар.
Аерма!» Дип, алар ялварыр.
Ә син?..
Гает көнне син дә алар белән
Бер үк сафта басып торырсың, Махмырлылар хәмер сораганда
«А-а-а-м-и-и-и-н!» – диеп,
Дога кылырсың...
Син дә – шуннан!
Син дә – шул кавемнән!!
Син дә – хәзер шулар сафында!!!
Шатлыкларын син дә бүлештең бит,
Һәм ашадың алар ашын да...
Син дә – шул ук дәрәҗәдә бөек,
Син дә – шулар кебек тәбәнәк: ...
Аягүрә тостлар, хәмед әйттең
Һәм...
Сәҗдәгә төштең – тәгәрәп...
Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ

👍16🔥1
Милләттәшләр! Зур үтенеч - бер бәйрәмдә булса да, социаль челтәрләрдәге, чатларда, вк һәм инстаграмнарда - котлауларыгызны татарча куегыз инде!
Үз татарларыңны урысча котлаучылар Сез кемгә һәм нәрсә дәлилләргә телисез?!
Урысчаны күбебез белә, шуннан?
Татарча котласагыз берәр җирегез кимиме әллә? Әллә бармак янарлар, дип куркасызмы?
Туган телебезне саклау менә шундый "вак" эшләрдән һәм кимендә бәйрәмдә котлауларны ТАТАРЧА таратудан башлана инде!

Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.
Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.
Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
🔥33❤2
Татарлык ул: иң баштан татарча, аннары гына инглизчә, төрекчә, русча h.б.
👍30🔥3❤1🥰1👌1
Татар милли хәрәкәте аксакалы Зиннур абый Әһлиуллинның бүген Туган көне!
Зиннур абыйны чын күңелдән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр телибез!
У аксакала Татарского национального движения Зиннура Аглиуллина сегодня день рождения. От всей души поздравляем, и желаем крепкого здоровья, долгих лет жизни и счастья!

❤35👍7🔥1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
АНТАЛИЯДӘ ТАТАРЧА КОРБАН БӘЙРӘМЕ УЗДЫ
Җәйнең эссе көннәрендә Анталиядә Татарлар яңадан берләште һәм беренче тапкыр Татарча Корбан бәйрәме оештырды. Җыенда 140 лап кеше катнашты, татарча аралашу, туган телебездә вәгазь, милли ризыклар, интерактив уеннар, милли биюләр һәм берләшү рухы бар иде.
Чарадан фото һәм видеоларны тәкъдим итәбез.
ТАТАРЫ ПРОВЕЛИ КУРБАН БАЙРАМ В АНТАЛИИ
В эти жаркие летние дни Татары впервые организовали большой Курбан байрам в Анталии. На вечер собрались 140 человек. На празднике было много искренних улыбок, общение на родном языке, вагаз, национальная кухня, игры и призы, татарские танцы и дух единения.
Предлагаем посмотреть фото и видео татарского Курбан байрама.

❤18