СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
780 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
Бүген, 31 май Татар дөньясы күренекле татар язучысы, әдәбият белгече һәм тарихчы-галим, академик Миркасыйм Госмановның 90 еллыгын билгеләп үтә.

Милләтебезнең бөек улын хөрмәт һәм сагыну белән искә алабыз!

Сегодня, 31 мая – татарский мир чтит память известного ученого, академика, историка Миркасыма Усманова, которому исполнилось бы 90 лет.

Вспоминаем Миркасыма Усманова с большим уважением и почтением!
👍212
Күренекле галим, тарихчы Миркасыйм Габделәхәт улы Госманов 1934 елның 31 маенда Көнчыгыш Төркестанда, Голҗа шәһәрендә туа. Госмановларның нәсел тамырлары Татарстан Республикасының хәзерге Әтнә районы Олы Мәңгәр авылына килеп тоташа. Бу нәселнең элгәреге буыннары, җир азлыктан интеккән башка кавемдәшләре кебек, 19 йөзнең 20 нче елларында хәзерге Казакъстан җирләренә күченеп китә. Яңа урында алар иген игеп, умартачылык һәм сәүдә итү белән көн күрәләр.

1917 елда, бөек тетрәнүләр чорында Госмановлар гаиләсе вакытлыча, «заманнар яхшырганчы» дип, Россия концессиясе булган Голҗа шәһәренә күченә. Революциядән соң, чикләр ябылгач, алар Кытайда яшәп кала. Башка бик күпләр кебек, Госмановлар да башта Россия, аннары Совет гражданнары булып санала.

Миркасыйм Госманов 1941 елда Голҗа татар мәктәбенә укырга керә һәм башлангыч белемне шунда ала, аннары шәһәрнең рус гимназиясендә укый. Төрле халыклар яши торган төбәктә үсү бер-берсенә кардәш төрле төрки телләрне: казах, уйгыр, кыргыз, үзбәк телләрен үзләштерү мөмкинлеге бирә. Бу соңрак аның тарихчы-чыганакчы буларак һөнәри эшчәнлегенә һәм тәрҗемәчелек эшенә уңай йогынты ясый. Мәсәлән, татар укучысы дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматов иҗаты белән иң әүвәл Миркасыйм Госманов тәрҗемәләре аша таныша.

1955 елда Госмановлар гаиләсе СССРга — Казакъстанга әйләнеп кайта. Булачак галим анда өч ел яши һәм эшли. 1958 елда, ата-бабалары ватанына омтылып, Казанга килә. Миркасыйм Госмановның шуннан соңгы гомере Казан университеты белән бәйле. 1958-63 елларда ул Казан дәүләт университетында, баштарак — татар филологиясе, аннары — тарих-филология факультетының тарих бүлегендә белем ала.

1968 елда — кандидатлык, 1981 елда — докторлык диссертацияләрен яклый. 1967 елдан университетта укыта башлап, Совет чорына кадәрге СССР тарихы кафедрасын җитәкли. 1989 елдан яңа ачылган Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетында үзе оештырган Татар халкы тарихы кафедрасы мөдире була. Бер үк вакытта, 1988 елда Казан университетында шулай ук үзе нигезләгән фәнни-тикшеренү археография лабораториясен җитәкли. 1985 — 91 елларда уку-укыту мәсьәләләре буенча Казан университеты проректоры вазифасын башкара.

Миркасыйм Госмановның фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешен 13 йөздән алып 20 йөз башларына кадәр Идел һәм Урал буенда яшәгән төрки телле халыклар тарихы һәм әдәбияты буенча гарәп графикасындагы төрки язма чыганакларны өйрәнү тәшкил итә. Татар халкы арасында шәрекъ телләрендәге язма истәлекләрне табу һәм җыю буенча экспедицияләр оештыруга аерым әһәмият бирелә.

1963 елдан 1986 елга кадәр Миркасыйм Госманов Казан университетында даими уздырылып килгән археографик экспедицияләренең фәнни җитәкчесе була. Үзе дә ел саен төрле төбәкләргә барып, җирле халыктан кулъязмалар җыюда катнаша. Россия Федерациясенең элекке 5 автономияле республикасы һәм унбиш өлкәсендәге татарлар яши торган 850 дән артык торак пунктны тикшерү нәтиҗәсендә төрле шәркый телләрдәге 9 меңнән артык кулъязма һәм мең ярым тирәсе иске язулы басмалар табыла.

Миркасыйм Госманов күренекле чыганаклар белгече, Идел һәм Урал буе төрки халыклары тарихына караган чыганаклар буенча фундаменталь тикшеренүләр авторы булып таныла. Мисал итеп, аның 1972 һәм 1979 елларда Казанда, рус телендә дөнья күргән, 17–18 гасыр татар тарихи чыганакларына багышланган «Татарские исторические источники XVII–XVIII вв.» һәм 14–16 йөз Җучи Олысы ярлыкларына багышланган «Жалованные акты Джучиева Улуса XIV–XVI вв.» хезмәтләрен күрсәтү дә җитә.

Ул элгәреге мәшһүрләребез — Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Ризаэтдин Фәхретдин кебек 19 йөз — 20 йөз башының күренекле мәгърифәтчеләре мирасын өйрәнүгә дә зур игътибар бирә.
👍101
Галим яшүсмерләр өчен ана телендә тарихка караган фәнни-популяр мәкаләләр һәм китаплар бастыру юнәлешендә әһәмиятле эш башкара. Аларда яшь укучыларга халкыбызның үткәне һәм мәдәнияте турында сөйли. «Серле балбал» (Казан, 1973), «Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт» (Казан, 1977) китаплары — шулар рәтендә.

Гомумән алганда, профессор Миркасыйм Госманов тарафыннан 450 дән артык исемдәге фәнни хезмәт, шул исәптән 11 китап — монография һәм җыентык нәшер ителә. Академик Миркасыйм Госманов — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясен гамәлгә куючыларның берсе.

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре Миркасыйм Госманов республиканың иҗтимагый тормышы яңарышына да зур өлеш керткән шәхес. 1989 елдан алып ул татар телен һәм мәдәниятен торгызу һәм үстерү максатыннан оештырылган «Җыен» фондының рәисе була, анда нәширлек эшчәнлеген тормышка ашыра.

Мәсәлән, 1990 һәм 1991 елларда аның башлангычында Михаил Худяков, Карл Фукс, Исмәгыйль Гаспринский һәм башка кайбер авторларның тарихи хезмәтләре кабаттан бастырыла. Гомеренең соңгы елларында Миркасыйм Госманов үзенең шәкертләре белән бергә татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре турында «Шәхесләребез» сериясеннән документаль җыентыклар әзерләп бастыру белән шөгыльләнә.

Академик Миркасыйм Госманов 2010 елның 11 октябрендә Казанда вафат була. Яңа татар бистәсенә җирләнә.
👍91
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
31 май - Казахстанда сәяси репрессия һәм ачлык корбаннарын искә алу көне! Казахстан, безнең йөрәкләр Сезнең белән! Онытмадык! Онытмаячакбыз! 31 мая - день памяти жертв политических репрессий и голода! Казахстан, наши сердца с тобой! Помним! Не забудем! Азатлык
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге күп еллар дәвамында кардәш Казах халкына теләктәшлек күрсәтеп, 31 май көнне урам чаралары оештырып килде. Ни өчен? Без кардәш халыклар, төрки халыклар бер-беребезгә һәрвакыт теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтергә тиеш!

Союз татарской молодежи "Азатлык" много лет подряд проводит акции 31 мая в поддержку братского казахского народа! Мы тюрки всегда должны поддерживать друг друга!
👍1812🙏2
Әйтерсең, бүген язылган...

"Матбугатымыз туып, үзен-үзе милләтенә таныштырырга өлгерә алмады, урынсыз калган приказчиклар, бөлгән бай, эшсезлектән эче пошкан гади татар аның тирә-юнен сырып алды.

Театрымыз ялт итеп күзгә ташланырга, үзенә дикъкатемезне җәлеп итәргә өлгермәде, әллә никадәр «мәшһүр артистлар», «атаклы ерчылар», «шаккатыргыч антрепренерлар» тупас, дорфа шәүләләре берлә аның нурын томаладылар. Театр берлә халык арасында чын тавыш ишеттермәслек тупас җуан койма бүлделәр. Бу әһел түгел кешеләрнең, шул мәсләкнең чын эшлеклеләрен күмеп, томалап китүләре монда гына түгел. Депутат сайлау, земстволарга член сайлаулардан башлап мәктәп-мәдрәсә ачуга кадәрге шул бәла артымыздан калмый. Татар дөньясының казанында туган шул бәлаләр Архангельдан башлап Владивостокка кадәр татар эшен үзенең кармакларыннан коткармый. Нинди генә күркәм эш башланмасын, нинди генә матур фикер фәгыйлиятькә чыгарга якынлашмасын, хәзер шул уй янын сорыкортлар сырып алалар. Үзләренең шәхси файдаларын бутап, шул матур уйны, күркәм планны пычраталар. Шуның халык алдында кыйммәтен югалталар, идеянең базарын төшерәләр.

Гаяз Исхакый, 1914 ел
🔥111
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
ДУСТЫБЫЗ ИЛДАРНЫ КОТКАРУ

Ике ай милли җанлы дустыбыз Илдар Анталиядәге депортация төрмәсендә утыра. Аның внж алу белән сораулар булганга, урамнан тотып алып киткәннәр. Хәзергә Илдарга икенче илгә китәргә кирәк һәм билет мәсьәләсе безгә кала. Туган ягыбызга дустыбыз кайта алмый(сәбәпләрен аңлыйсыздыр). Без ике ай буе Илдарга һәм аның гаиләсенә мадди ярдәм итәбез.

Илдар – бик ихлас, милли җанлы, актив егет. Үзе һәрвакыт безнең барлык җыеннарда, очрашуларда катнашты, ярдәм итте. Бик ярдәмчәл кеше. Хәзергә ике ай төрмәдә булгач эшли дә алмый, акчасы да юк.

Иң ашыгыч төстә кирәк:
1) Билет өчен 7 000 лира. (20 000 мең сум)
2) Штраф (алдагы вакытта кире кертсеннәр өчен) – 4700 лира (13 000 сум)
3) Татарстанда Илдарның ике кызы бар (11 һәм 13 яшь). Ул монда эштә эшләп кызларына ярдәм итә иде. Бераз булса да кызларына ашарга алырга да җыйсак яхшы булыр иде – 15 000 сум.

Әйе, әз акча түгел, әмма тамчылап булса да җыербыз дип ышанам. 50-100 лира да ярдәм - зур ярдәм.

Татарлар, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик.

Ничек ярдәм итәргә:
1) TR19 0001 0024 8096 5448 1550 04
Gulchachak Khismatova (Ziraat bankı)

2) 2202208089814058
Сбербанк
Гиматдин Р. С.

3) крипта, бинанс.
USDT TRC-20(Tron) - TJApWScyLfzJbNQ5Yw3iokevd4D84RW6rY
👍7👏1🙏1
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
СПАСТИ РЯДОВОГО ИЛЬДАРА

Наш друг Ильдар уже два месяца находится в депортационной тюрьме Анталии. Его поймали прямо на улице (были сложности с внж).

Сейчас Ильдару нужно вылететь в третью страну и билет нужно покупать самому. Домой в виду известных всем причин лететь он не может. Мы два месяца помогаем Ильдару через адвокатов, а его семье материально.

Ильдар – активный, искренний человек, который сам всегда готов прийти на помощь другим. Активно помогал на всех татарских мероприятиях. Сейчас уже месяц в тюрьме и лишен возможности зарабатывать.

Очень нужна помощь Ильдару:

1) Покупка билета в третью страну – 7 лир (20 000 рублей).
2) Оплата штрафов – 4700 лир (чтобы в будущем мог вернуться в Турцию) – 13 000 рублей.
3) У Ильдара на родине две дочери (11 и 13 лет) и когда он работал, высылал им деньги. Нужно немного собрать для помощи детям,
хотя бы 15 000 рублей на еду и другие нужды.

Чем быстрее сможем собрать, тем быстрее вытащим Ильдара из депортационной тюрьмы.

Призываем всех неравнодушных поддержать сбор! Даже символические 200-300 рублей будут нужной поддержкой.
Татары, помогайте друг другу!

Как помочь?

1) TR19 0001 0024 8096 5448 1550 04
Gulchachak Khismatova (Ziraat bankı)

2) 2202208089814058
Сбербанк
Гиматдин Р. С.

3) крипта, бинанс.
USDT TRC-20(Tron) - TJApWScyLfzJbNQ5Yw3iokevd4D84RW6rY
👍6🙏3👏1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
В социальных сетях активно обсуждается новая песня Олега Газманова про «русский мир».

«Я – русский, я – татарин, я – чеченец, я – башкир.
Я всей страны народ, и мы все вместе русский мир.»,
– поет Газманов.

На эту песню хотелось бы сказать, мы Татары, и мы не часть русского мира, не хотим ею быть! Не нужно навязывать нам другую идентичность! Нам нравится, что мы Татары!
Мы хотим быть Татарами!

Много лет назад, в сети активно публиковали стихотворение Анаса Хасана.
Хотим немного напомнить его:

Не русский я, не россиянин,
Ничьим врагом быть не желаю,
Я независимый татарин
И рабство твёрдо отвергаю!

Не русский я, не россиянин,
Быть псевдорусским не желаю
Непокорённый я татарин
Свои я корни уважаю.

Азатлык
🔥4913👍10🤔1😢1
Төп юл бер генә - милләтеңне ярату һәм аңа хезмәт итү!
Татар милли хәрәкәтенә кушылыгыз!

Азатлык
👍258
Ну а если мы по-прежнему будем заниматься ни к чему не обязывающими разговорами о будущем за чашкой чая с вареньем, следует забыть о счастливом конце.


ГАЯЗ ИСХАКИ

Азатлык
20
Русиядә никабны тыю буенча канун проекты - бик куркыныч һәм беренче чиратта милли Республикаларга каршы канун. Шуны аңларга кирәк, проектта бары тик никабны тыю турында гына сүз бармый, гомумән дини киемнәрне диелә. Димәк, алга таба, канун кабул ителсә, үзләренә уңайлы очракта, "дини кием" дип Татар яулыкларын гына түгел, милли калфакларыбызны һәм түбәтәйләребезне дә тыярга мөмкиннәр. Ягъни, бу канун тулаем алганда, безнең ирекле рәвештә дин тотуыбызны чикләргә мөмкин. Бу канун проекты Русия Конституциясенә дә каршы килә. Анда һәркемгә дин иреге гарантияләнә, дип әйтелгән. Димәк, имеш "никаб"ка каршы булган бу канун проекты кабул ителсә, ул безнең дини һәм милли хокукларыбызны чикләүләргә юл ачарга мөмкин. Без әлбәттә моңа катгый рәвештә каршы!

Законопроект о запрете никаба на самом деле не так прост. Под благовидными предлогами, данная инициатива, якобы направленная только против "никаба", может существенно ограничить наши права, и направлена в первую очередь против национальных республик. Как пишут СМИ, "речь о "религиозной и иной одежде, полностью или частично скрывающей лицо".". То есть, после принятия законопроекта, и с такими размытыми формулировками, под "религиозной и иной одеждой" можно будет понимать практически что угодно. При необходимости, под данную формулировку могут попасть платки, и даже традиционные татарские тюбетейки. Данный законопроект противоречит Конституции, которая согласно 28 статье гарантирует свободу вероисповедования. Если данный законопроект будет принят, наши религиозные и национальные права могут существенно ограничить. Мы, конечно же, категорически против принятия данного законопроекта!

Азатлык
👏15👍4
Как сообщает телеграм канал Исламская столица:

Реставрация мечети «Иске таш» может быть завершена к августу этого года

Были отреставрированы кирпичная кладка цоколя и фундаментов, усилены грунты основания, а также завершена комплексная реставрация минарета, кровли и фасадов, капитально отремонтированы внутренние инженерные сети и сети электроснабжения.

Воссозданы деревянные и металлические лестницы, изготовлены новые окна и двери.


Напомним, что именно Союз татарской молодежи "Азатлык" одним из первых начал привлекать широкое общественное внимание к проблемам данной мечети. "Азатлык" призывал отреставрировать дом Аллаха, писал письма, обращался в СМИ, проводил здесь ифтары, курбан байрам и памятные мероприятия. Мы очень рады, что достигли своей цели и мечеть реставрируется!

Азатлык
👍185🙏2
Чистай Сабан туе хедлайнеры буларак "Любэ" төркеме чыгыш ясый икән. Йә Раббым, оят, оят, оят! Тапкансыз кемне чакырырга иптәш Иванов (Чистай башлыгы). Аңлыйм да Татарча җырласалар... Әмма булмас бит. Сабан туе һәм Любэ - бер-берсенә якын да туры килми торган нәрсәләр бит.

На Сабантуе в Чистополе хедлайнером выступит группа "Любэ". Госпади, как же стыдно и ужасно. Ладно бы они еще на татарском спели, но нет. Иптәш Иванов (глава Чистополя) у вас диссонанса не вызывает Сабантуй и Любэ?!

Азатлык
😢24🔥1👏1😁1🤔1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
🔥18