АЗАТЛЫК / СВОБОДА
872 subscribers
1.11K photos
46 videos
15 files
330 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен. - за свободу и права татарского народа, всех тюрков
Download Telegram
Бүген, “Азатлык” татар яшьләре берлеге тарихта беренче тапкыр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстанның Югары Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгатьне татар латиницасында җибәрде.

Үз хатында татар яшьләре түбәндәгеләрне таләп итте:
1) Төркия, Азәрбәйҗан һәм Казакъстан белән мөнәсәбәтләрне тагын да ныграк җылытып җибәрү, төркиләр арасында туганлык җепләрен ныгыту, Татарстан һәм Төркия, Татарстан һәм Азәрбәйҗан, Татарстан һәм Казакъстан арасындагы мәдәни, икътисади, фәнни араларны тагын да үстерү өчен Татарстан башкаласы Казанда Төркиянең беренче Президенты Мостафа Кемаль Ататөрек, Азәрбәйҗанның беренче Президенты Мәммәд Әмин Рәсүлзадә, Казах халкының бөек улы, юлбашчысы, шулай ук Гаяз Исхакыйның дусты Мостафа Шокай исемнәрен урам һәм паркларга бирергә.
2) Татарстан Республикасы исеменнән Казакъстанга һуманитар ярдәм җибәрергә. Шулай ук су баскан кайбер өлкәләрдәге безнең Татар авылларына да тиешле мадди-материаль җибәрергә.
3) Тарихи хаталарны төзәтергә. Гаяз Исхакый һәм Садри Максуди исемнәрен Казан үзәгендәге зур һәм матур урам исемнәрен бирергә.
Хатны тулысынча татар латиницасында түбәндәрәк укый аласыз.
Сегодня, активисты Союза татарской молодежи “Азатлык” впервые направили на татарской латинице обращение Президенту Татарстана Рустаму Минниханову и Председателю Государственного Совета Республики Татарстан Фариту Мухаметшину.
В своем письме татарские активисты потребовали:
1) Усилить отношения с тюркским миром, укрепить экономические, культурные связи с передовым странами тюркского мира: Азербайджаном, Турцией и Казахстаном. Необходимо поднять уровень отношений на более высокий уровень. Для этого мы предлагать дать улицам Казани имена Первого президента Турции Мустафы Кемаля Ататюрка, Первого президента Азербайджана Мамед Эмин Расулзаде, лидера Казахского народа Мустафы Шокая.
2) В связи в с потопами в Казахстане татарская молодежь призывает отправить гуманитарную помощь как в Казахстан, так матеральную помощь в затопленные татарские села в российских регионах.
3) Союз татарской молодежи “Азатлык” призывает исправить и исторические ошибки. В 2023 году мы отмечали 145 летие Садри Максуди и Гаяза Исхаки. В этом году 70 летие со дня смерти Исхаки. Улица Садри Максуди на окраине города в два дома, улица Исхаки на задворках центра Казани, никому не известная, 8 домов. Пора уже восстановить историческую справедливость, дать имена Исхаки, Максуди большим улицам в центре Казани.
Полный текст на татарской латинице вы сможете прочитать ниже.
Tatarstan Respublikası
Prezidentı
Röstäm Nurğali ulı
Miñnexanovqa
Tatar milli xäräkäte,
“Azatlıq”
Tatar yäşläre berlegennän

Möräcäğät

Xörmätle Prezidentıbız Röstäm Nurğali ulı!

Bügenge möräcäğatebez Tatarstannıñ xalıqara mönäsäbätläre häm tarixi xatalarnı tözätügä bäyle. Älege xatıbıznı iğtibar belän öyränersez, dip ömetlänäbez.
Tatarstan Respublikasınıñ şaqtıy kiñ xalıqara mönäsäbätläre bar. Sez üzegez dä, yeş qına çit illär belän eş itügä östenlek biräsez. Mondıy eşlär älbättä dönyada Tatarstannıñ abruyın arttıra, tatar xalqınıñ mädäniäten tanıta, şulay uq iqtisadi üseşkä dä, turizm ölkäsenä dä uñay üzgäreşlär kiterä.
Soñğı yıllarda dönyada qatlaulı säyäsi väzğıyät säbäple, xalıqara mönäsäbätlär nığıtu mäs’äläse şaqtıy zur üzgäreşlär kiçerä. Bu mäs’älädän Tatarstan da çittä qala almadı, qızğanıçqa qarşı. Dönyanıñ aldınğı illär belän mönäsäbätlär buldıru avıraydı, xättä mömkin dä tügel. Bu şartlarda Tatarstanğa ike qat qına tügel, un qat kübräk Törki dönya belän eşläw kiräkter, bu döres bulır. Ayıruça Qazaqstan, Azärbäycan häm Törkiyä belän mönäsäbätlärne tağın da zurraq noqtağa, tağın da yuğarıraq ürlärgä citkerü möhim, dip sanıybız. Älege illärneñ iqtisadi, fänni, texnoloğik potentsialı şaqtıy yuğarı bulwın istä totsaq, Tatarstanğa bu illär belän elemtälärne nığıtu bik faydalı bulır ide. Östävenä, bu illär törki illär – tatarlar öçen qärdäş, tuğandaş illär. Arabızdağı tuğanlıq ceplären nığıtu här yak öçen dä bik otışlı bulır ide. Xäzerge mizgeldä, mönäsäbätlärne nığıtu öçen, qayber möhim simvolik adımnarnı yasau döres kürenä.
Belgänegezçä, 2023 yelda Törkiyä üzeneñ 100 yıllığın bilgeläp ütte. Bu olı yubiley barlıq törki dönya öçen möhim. 2024 yelda isä Azärbäycannıñ iñ möhim şäxesläreneñ berse, tatar xalqınıñ häm böyek yulbaşçıbız Ğayaz İsxaqıynıñ yaqın dustı, jurnalist, dramaturg, Azärbäycannıñ berençe Prezidentı Mämmäd Ämin Räsülzadä tuuına 140 yıl.
Yuğarıda yazğannardan çığıp, älege ike yubiley uñayınnan da, bez “Azatlıq” Tatar yäşläre berlege tübändägelärne täqdim itäbez.
1) Törkiyä, Azärbäycan häm Qazaqstan belän mönäsäbätlärne tağın da nığraq cılıtıp cibärü, törkilär arasında tuğanlıq ceplären nığıtu, Tatarstan häm Törkiyä, Tatarstan häm Azärbäycan, Tatarstan häm Qazaqstan arasındağı mädäni, iqtisadi, fänni aralarnı tağın da üsterü öçen Tatarstan başqalası Qazanda Törkiäneñ berençe Prezidentı Mostafa Kemal’ Atatörek, Azärbäycannıñ berençe Prezidentı Mämmäd Ämin Räsülzadä, Qazax xalqınıñ böyek ulı, yulbaşçısı, şulay uq Ğayaz İsxaqıynıñ dustı Mostafa Şoqay isemnären uram häm parklarğa birergä. Bezneñ fikerebezçä, bu simvolik, ämma möhim adımnar, Tatarstannıñ abrwın Törkiyä, Azärbäycan häm Qazaqstanda tağın da arttıraçaq, ğadi xalıq arasında da tanıtaçaq. Şulay uq bu adım älege illärdä eşquarlarnıñ, ğadi keşelärneñ Tatarstanğa iğtibarın arttıraçaq, qızıqsınu artaçaq. Dimäk, älege illärdän turistlar sanı da artaçaq, biznes keşeläreneñ dä Tatarstanğa investitsiälär kertü şansların da üsteräçäk.

2) Bügen Qazaqstanda şaqtıy küp cirlärne su bastı, küp kenä öylär su astında qaldı. Tatarstan Respublikası isemennän Qazaqstanğa humanitar yärdäm cibärergä çaqırabız. Bu bik döres adım bulır ide. Monıñ belän bergä, Rusiäneñ qayber ölkälärendä küp cirlärne şulay uq su bastı. Anda bezneñ Tatar avılları da bar. Älege avıllarğa da tiyeşle maddi-material’ yärdämne kürsätergä çaqırabız.

3) Tarixi xatalarnı tözätergä waqıt citte. Uzğan yılnı Sadri Maqsudi häm Ğayaz İsxaqıynıñ tuularına 145 yel buldı. Bıyıl isä, Ğayaz İsxaqıynıñ vafatına da 70 yel. Ni qızğanıç, Tatarstanda millätebezneñ yulbaşçılarına tiyeşle iğtibar birelmi. Qazanda Sadri Maqsudi uramı şähär çitendä, Mirnıy bistäsendä, ike yortlıq uramı. İsxaqıy iseme üzäktäge uramğa birelgän bulsa da, 8 yortlıq berkem kürmägän-belmägän tıqrıqta. Bez monıñ belän kileşmibez, bu xäl böyeklärebezne dä, Tatar xalqın da mısqıllaw, millätebezdän kölü bularaq qabul itäbez. Kiçekmästän bu xatanı tözätergä kiräk, dönya aldında oyatqa qalmasqa. Ğayaz İsxaqıy häm Sadri Maqsudi isemnären Qazan üzägendäge zur häm matur uram isemnärenä almaştırunı taläp itäbez.
Xörmätle Prezidentıbız, älege möräcäğatebezne iğtibarsız qaldırmassız, dip ömetlänep qalabız.

Xörmät belän, “Azatlıq” Tatar yäşläre berlege räise
Nail Änäs ulı Näbiullin.
15.04.2024
Бүген, 15 апрель - бөек Тукаебызның вафатына 111 ел!
27 яшьлек гомер өчендә милләтебезнең җаны булырга өлгергән Тукай, мәңгегә шундый матур кеше булып хәтерләрдә калачак!
Тукай арабыздан китүенә 111 ел тулса да, ул һәрбер чын Татар өчен мәңге исән!
Урыны җәннәттә булсын!
Дуслар, ә хәзер озын текст булачак.
Гаяз Исхакыйның "Тукай мәрхүм" мәкаләсе.
Һәрберегезне иренмичә шушы мәкаләне укып чыгарга чакырам.
Йөрәкләрне тетрәндерә торган язма!
МӘРХҮМ ТУКАЙ

Кичә Тукай мәрхүмнең вафатына өч ел тулды. Шул өч ел эчендә татарның әдәбият, шигырь галәме моңа кадәр беренче сафында барган Тукайсыз . халык шагыйрьләренең беренчесе булган Тукайсыз яшәде. Татарның мәдәни хәрәкәтләре үзенең һичбер селкенүендә Тукайның сизгеч каләменең очы тимичә китми торган адымнарында, үсүендә, киңәюендә Тукайсыз дәвам итте.

Халыкның рухы – татар халкының рухы, йоклаудан торып, күзен ачкан чагындагы Тукайның рәхмәтле нисан шигырьләреннән сугарылмаенча, сусаган хәлендә дәвам итте.

Татарның дорфа йөрәге, татарның һәрнәрсәгә аршын белән килә торган, бер тиен белән үлчи торган карашы тарих бабайның үткәрергә, чарларга куйган вакытында мәрхүм Тукайның ышкысы-пычкысыннан мәхрүм хәлендә яшәде.

Татар дөньясының өстендә калын болытлар күтәрелә башлап, татар тормышының өстеннән үткән таң җиле, иске пырныган исләрне алып китеп, татар борынына нәфасәт сизгечлеге керә башлаган дәвердә татар шигыре Тукайсыз, милли Тукайсыз калды. Ниһаять, татарның мәдәни, иҗтимагый хәрәкәтләрендәге мәтәлүләр, асты өскә килүләр Тукайның кискеч сатирасы, пакь көлүләреннән ятим булып барды.

Шагыйрьнең хыялындагы дулкыннар, кайнаулар, галәяннәр, тормышыбыздагы үзгәрешләр, милли мәйдандагы өмидләр, көтмәгән фаҗигаләр остасы юкка хамлыктан чыга алмаенча эшләнә алмады. Мәңгегә кадәр китап сәхифәләрендә фотографлы сакланачак мәнзарәләр югалды, әрәм булды.

Өч ел инде Тукай юк. Тукай үлде. Тукай арамыздан китте. Тукай – тормышымыздагы һәр хәрәкәтнең шигъри тарафын тотып алып мәйданга сала торган Тукай вафат итте.

Тукай – хәзерге үсү дәверемездәге һәр пакь йөрәк тибүен сизеп алып, киләчәк буынга бүләк биреп бара торган Тукай мәрхүм булды.

Инде аңарга өч ел вакыт үтте.

Шул өч елда Тукайның юклыгын без күземез белән күреп, колагымыз белән ишетеп, бөтен тойгыларымыз белән тойдык. Аның вафат иткән көнендә аның әдәбият мәйданымызда баскан урынына күземезне ташласак, шул буш урынны күреп, Тукай юклыгы тойгысы тагы да көчәядер, зураядыр. Сигез ел бербуйдан рәхмәт чишмәсе агып торган Тукайдан, тазә бер кабер, бер бушлык күрсәк, шул тойгы, күңел сыкравы белән бизәкләнеп, өмидсезлек белән чәчәкләнәдер. Күз алдында ямьсез мәнзарәләр тудырадыр.

Әйе, Тукай үлде. Тукай арабыздан югалды. Тукайны арабыздан көчләп югалттык. Меңнәр-меңнәр фахишәләрне үстерә, киендерә, җылыта торган Идел буе бер шагыйремез – Тукайны матдәтән, мәгънән ашатырлык, туйдырырлык азык таба алмады. Меңнәр-меңнәр җаныйларны җылыта, симертә торган Идел буе беренче шагыйремезгә картлар җылысы кадәр дә җылы бирә алмады.

Ачлыктан, ялангачлыктан, мохтаҗлыктан, фәкыйрьлектән шагыйремезне үтердек, татарның иң зур мәркәзендә меңнәр, йөз меңнәр, миллионнар мохлисе булган Тукайны ачлыкта, суыклыкта үтердек.

Шул фаҗигадә үземез хәзер яши торган халкымыз каршында, киләчәктәге үсәчәк буынымыз алдында без нинди җинаять эшләдек! Без аларны нинди милли байлыклардан мәхрүм иттек.

Тукай белән бергә тазә кабергә күмелгән милли шигырьләрнең кыйммәтләрен кем тәкъдир итәчәк? Чәчәк вакытында җир астына күмелеп, киләчәк буынның байлыгын талауда кем мәсьүл булачак?..

Өч ел эчендә өстенә кабер ташы да куела алмаган Тукайның суык каберенә караганда, күңел сыкрануларының аһы, йөрәк рәнҗүләренең зары кемгә язылачак?..

Тукайның гасырдашлары, Тукайның дәвердәшләре, Тукайның яшәгән даирәсе, Тукайның иле, Тукайның шигыре белән бала- чагасын тәрбия итә торган бөтен Идел буе[на язылачак].

Тукай үлде. Әнә ул шул җимерек кабер астында (ауган тактага Габдулла Тукай дип язылган), коры агач күршесендә Габдулла Тукай ятмаса, бүгенге көндә аның үлгәненә өч ел үтмәгән булса, ничек булыр иде икән?

Ямьсезлек, дорфалык, өмидсезлек белән тулган татар тормышының хакыйкатеннән «Татар тормышы ничек булырга кирәк?» дигән хыял дөньясына күчик әле.

Әнә Тукай, сау, сәламәт, яшь. Аның 27 гә кадәр эшләтелгән, чарлатылган каләме үзенең урынын тапкан. Сигез ел эчендә үсә-үсә бөреләнеп яфрак ярган, аның шагыйрьлек агачы чәчәк аткан.
Аның күз алдында сигез ел бербуйдан бертөсле булып, суык кына, соры гына, җансыз гына, сансыз гына татар тормышы төрлеләнә, хәрәкәтләнә башлаган. Анда-монда җанлылык галәмәте күренгән.

Таң вакытында анда карасаң, ыржайган тештән башка көлемсу йөзләр күренгәлиләр.

Көн уртасында зәмһәрир суыгы чыга торган шул җирдән кан җылысы гына килә башлаган…

Сигез еллык шагыйрьлек хәятында эчке җылысы белән генә тора алган, көннең-көнендә Алла биргән шагыйрьлек сәрмаясын кимереп кенә көнен кичерә алган Тукай пакь, тук, ак бер урынга утыртылган.

Менә шул Тукайның алдында өч еллык хәят . татар хәяты үткән… Үзенең тартышы, үзенең табигый үсүе, үзенең бер артка, бер алга чигүләре белән татар тормышының мәнзарәләре үткән…

Сигез ел фәүкылгадә авырлыкта кичергән вакытында, шагыйрьлегенең сабыйлык дәверендә татарның гамәл дәфтәренә шулкадәр зур милли байлыгын мирас калдырган Тукай ниләр язган булыр иде. Нинди әсәрләр белән, нинди шигырьләр белән татар әдәбиятын, татар шигырь дөньясын бизәкләгән булыр иде?

Кем белсен, бәлки, шул өч елда аның «Шүрәле»се унлап иптәш тапкан булыр иде.

Кем белсен, бәлки, безнең иске әкиятләремез, Тукайның шигырь чишмәсендә коенып, бизәнеп, аллы-гөлле булып, алдымызда чын кеше кебек килеп басар иде.

Кем белсен, бөтен шагыйрьлек дәверендәге Тукайның фаразы вөҗүдкә чыккан булыр иде дә, татарның үз «Евгений Онегин»ы1 мәйданга килгән булыр иде.

Кем белсен, бәлки, татарның тарихы, каһарман хатыны Сөембикәсе, хәзер энҗе кебек шигырьләр белән тезелеп, һәммәбезнең телендә йөрер иде.

Кем белсен, бәлки, белегвар Җәгъфәрнең2 төсе, эше, идеясе гәүдәләнеп, бөтен татар дөньясының алдына утыртылган булыр иде.

Кем белсен, Сакмар суы буйлары, Урал тауларының моңнары, бәлки, шагыйрьнең хыялында әллә никадәр милли поэмалар вөҗүдкә китерткән булыр иде.

Бүген боларның барысы да хыял. Фәкать Тукайны, шагыйрь Тукайны ачтан, суыктан үтергән дорфа татар тормышы гына – хакыйкать.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Мәрхүм Тукай. «Сүз» газетасының 1916 елгы 3 апрель (41 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды (Э.Ханнанова тарафыннан әзерләнеп, «Мәдәни җомга» газетасының 1996 елгы 23 май санында кабат бастырылды).

Мәкалә Габдулла Тукайның вафатына өч ел тулу көннәрендә язылган. Исхакый, шагыйрьнең вафаты көннәре җиткәч, һәр ел саен газетасында аның турындагы мәкалә һәм истәлекләргә урын бирә, үзе дә аңа багышланган язмаларын урнаштыра. «Мәрхүм Тукай» – шуларның өченчесе. Анда Тукайның мирасына һәрвакыттагыча югары бәя бирелә. Тукай исән булса, татар дөньясына әллә никадәр бөек әсәрләр бирер иде, дигән үкенеч белдерә. Язманың буеннан-буена ул Тукай үлеменә гаеплеләрне һәм гаепне эзли.

1 …татарның үз «Евгений Онегин»ы … . бу очракта Г.Исхакыйның «Евгений Онегин» поэмасын рус поэзиясенең олы казанышы итеп санаганлыгы сизелә. Тукай үзе дә «Пушкин вә мин» шигырендә бу әсәрне телгә ала, 1912 елның язында Петербургка баргач, Сафа Баязидов фатирында «Евгений Онегин» операсыннан (грампластинкага язылган) Онегин арияләрен тыңлый.

2 Белегвар Җәгъфәр – Алмыш (Алмас) хан (Җәгъфәр бине Абдуллаһ, IХ йөз ахыры – Х йөз башы), Бөек Болгар дәүләте идарәчесе. Г.Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендәге төп геройның Җәгъфәр исемен йөртүе дә беркадәр шушы фактка да бәйле булса кирәк.

Иштиракь итү – катнашу.

Нисан – монда: «ләйсән», «иң беренче җылы яңгыр» мәгънәсендә.

Нәфасәт – гүзәллек.

Галәяннәр – ачулар.

Хамлыктан – тупаслыктан.

Мәнзарәләр – күренешләр.

Мохлисе – дусты.

Тазә – яңа.

Сәрмаясын – акчасын.

Мөхафәзәкәрләр –монда «консерваторлар» мәгънәсендә.
АЗАТЛЫК / СВОБОДА pinned «Шәп җыр һәм клип! Рухландыра торган! Клипта Гаяз Исхакый фотосы да бар) таба алырсызмы икән?:) https://www.youtube.com/watch?v=uGYDWmuBGto Гаяз Исхакыйның ютуб каналына язылыгыз!)»
Рамазан ае үтте.
Эмиграциядә булган Татар милли хәрәкәте оешмалары, берлекләре, активистлары, Сезгә сорау бар: кайда эмиграциядәге Татар авыз ачтыру мәҗлесләре һәм ифтарлары?! Лондон, Париж, Берлин, Нью-Йорк һ.б.
Күрми калдыкмы? Булмадымы?

Рамазан ае татарларны берләштерү өчен бик яхшы сәбәп иде. Аны кулланмау зур хата иптәшләр. Бөтен дөнья буйлап Татар милли хәрәкәте Татар авыз ачтырулар оештырырга тиеш. Бөтен Татар милли хәрәкәте оештырган авыз ачуларда Татарның бүгенге хәле сөйләнергә тиеш! Дөнья буйлап Татар ифтарлары яңгырарга тиеш иде!

Татар активистларының һәм милли хәрәкәт вәкилләренең бу эшнең башында булуы мөһим. Иптәшләр, офлайн, ягъни җиргә төшеп тә милләтебез белән эшләргә вакыт җиткәндер. Гел телеграм чатларында гына сүз көрәштереп, яки көн саен кемгәдер озын-озын мөрәҗәгатьләр генә җибәреп милләтебезне уята алабызмы?!
Белмим, белмим. Халкыбыз белән турыдан-туры эшләү мөһим!
Милләт белән эшләүнең төрле юлларын кулланырга чакырабыз.

Үрнәк буларак, Төркиядә Татар милли хәрәкәте вәкилләре дүрт шәһәрдә алты Татар ифтары оештырды, гомумән ошбу җыеннарда 500 ләп милләттәшләребез катнашты. 5-10 Татарны җыеп булса да Татар ифтарлары оештыру кирәк иде.

26 апрель – бөек Тукаебызның туган көне һәм Татар теле көне! Әйдәгез әле, шул көннәрдә бөтен җирдә Татар җыеннары үткәрик! Исхакыйлардан башланган эш һәм безгә вәсыятьләре бу!

Барыгызга да исәнлек-саулыклар теләп калабыз!
Прошел месяц Рамадан.

У нас возник вопрос к татарским активистам и организациям татарского национального движения в эмиграции. Где татарские ифтары в эмиграции?! Лондон, Берлин, Париж, Нью-Йорк и т.д. Может мы не увидели? Или их не было?
Если не было, то почему?

Месяц Рамадан прекрасная возможность для объединения Татар по всему миру, и не использовать ифтары для сплочения татарского народа – большая ошибка. По всему миру Татарские активисты должны были организовать пусть небольшие, но татарские разговения – авыз ачу. На этих меджлисах нужно было говорить и рассказывать про нынешнее положение татар, тем самым повышая национальное самосознание, и привлекая самое широкое внимание к нашим проблемам.

Татарское национальное движение и татарские активисты должны быть во главе татарских ифтаров, стать их инициаторами. Иптәшләр, пора бы уже и офлайн, на земле работать с нашим народом. Мы конечно понимаем, что вести бесконечные битвы в телеграм чатах, или ежедневно выпускать обращения на имя кого-либо – все это гораздо проще. Это безусловно важно и нужно, но оставлять офлайн работу категорически нельзя. Ибо без этого пробудить наш народ будет гораздо сложнее. Нужно работать с милләт и через прямой контакт. Мы призываем использовать различные пути пробуждения национального самосознания.

Для примера, представители татарского национального движения, Союз татарской молодежи “Азатлык”, члены которого находятся в Турции организовали шесть ифтаров в четырех городах, на которых приняли участие 500 человек. Нужно организовать Татарские ифтары, собрав хотя бы 5-10 человек.

26 апреля – день Татарского языка и день рождения великого Тукая. Призываем в эти дни организовать татарские собрания, посвященные данному событию. Эту работу начал еще Исхаки и призывал нас продолжить его деятельность.

Желаем всем крепкого здоровья и всего хорошего!
Рун язуы буенча Казанда дәресләр уздырыла. Борыңгы мирасыбызны өйрәнү өчен шәп мөмкинлек!
В Казани проходят уроки по рунике. Отличная возможность узнать культуру нашего народа еще ближе!
Альберт провёл сейчас мощнейший древнетюркский урок по всем тридцати девяти рунам древнего рунического строя!!! Люди научились, также, древним тюркским словам. В итоге, нам расхотелось даже расходиться 😊 чай и баурсаки были очень вкусные, спасибо Альберт! Ждём следующего мероприятия 👍