ТРК "Саба дулкыннары"
1.39K subscribers
10.5K photos
1.75K videos
11 files
1.17K links
"Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясенең официаль каналы.

Реклама: 8(84362)2-43-11☎️

Радио "Дулкын" 105,6 FM📻🎧
СабаТВ👉🏻 Чәршәмбе, Җомга 17:30📽📺

Без башка соц. челтәрләрдә: https://vk.com/trk_saba__dulkynnary_group
Безнең сайт: www.saba-rt.ru
Download Telegram
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бүген 7 май радио көне. Шул уңайдан "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе коллективы Иннополис шәһәренә юл алды.

@trksaba
"Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе коллективы радио көнен Иннополиста файдалы уздыра. Бу- киләчәк шәһәре. Монда яшәү, эшләү хыялда гына булса да, барырга, күрергә кирәк.
🏦Ак Барс Банк возвращает 10% кешбэком за покупки и дарит бесплатный билет в парк аттракционов

Ак Барс Банк продлевает акции по Детской карте жителя Республики Татарстан для детей от 6 до 18 лет.

По акции «Всё по-взрослому» оплачивайте по карте и возвращайте 10% кешбэком - до 1 000 рублей ежемесячно. Кешбэк вернется за покупки в категориях «Кинотеатры», «Предприятия быстрого питания», «Супермаркеты, универсамы», «Прочие специализированные продовольственные магазины», «Оптово-розничные магазины (склады), гипермаркеты, маркетплейсы» и «Боулинг». Вознаграждение будет начислено по итогам каждого расчетного периода за покупки от 10 до 10 000 рублей. Акция продлена до 31.07.2024.

Клиенты оформившие Детскую карту жителя РТ по акции «Праздник аттракционов» получат бесплатный билет на посещение ребенком парка развлечений «MazaPark» в Казани. Билет-промокод можно применить на кассе парка развлечений до 31.08.2024.

Детскую карту могут оформить родители дополнительно к Карте Жителя Республики Татарстан в мобильном приложении, на официальном сайте и любом отделении банка. Карта оформляется на имя юного татарстанца, а счет - на имя родителя. Карта бесплатна в обслуживании и по ней можно установить лимиты на расходные операции.

Реклама 6+. ПАО «АК БАРС» БАНК
📌“Җиңү диктанты” акциясендә сабалылар да бердәм катнашты. Бу чара Бөтенроссия тарихи диктант язу көне кысаларында илкүләмендә үтте. Диктант Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына һәм Бөек җиңүнең 79 еллыгына багышланды.
📲"Атна" информацион программасы кысаларында эфирга чыккан видеосюжетны карарга тәкъдим итәбез👉🏻https://vk.com/trk_saba__dulkynnary_group?w=wall-150947222_33967
Геройларыбызның батырлыгы, Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында #МойГеройМояСемья хэштегы белән сөйләгез.

22 апрельдән Татарстандагы социаль челтәрләрдә #МойГеройМояСемья- #МинемГеройМинемГаиләм флешмобы башланды. Ул 9 майга кадәр дәвам итә.

Районыбызда яшәүчеләрне социаль челтәрләрдә узучы онлайн-акциядә катнашырга чакырабыз. Геройларыбызның батырлыгы, Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында #МойГеройМояСемья хэштегы белән сөйләгез.

Хәбәрләрегезне үзегезнең социаль челтәрдәге аккаунтыгызга урнаштыргач, «Саба дулкыннары» ТРКсенең хатлар өлешенә сытамагызны җибәрегез. Без сезнең гаиләнең герое хакында «Саба ТВ» сайтында һәм социаль челтәрләребездә язмалар урнаштырырбыз.

Тулырак: http://saba-rt.ru/news/radio-ham-tv-yanalilari/geroilarybyznyn-batyrlygy-boek-inuga-kertkan-olese-turynda-moigeroimoiasemia-xestegy-belan-soilagez
Дулкын
Җәй көнендә су өстендә
Җем-җем килә дулкыннар.
Күңелләрне тибрәтергә
Радиода “Дулкын” бар.

Иртәнге җилләр илтсен дип,
Сәлам юллыйм “Дулкын”нан.
Җылы сүзләр сезнең җанны
Саклар кышкы салкыннан.

Уйландыра, моңландыра
Шигъри сәхифәләрең,
Күп мәгълүматлар җиткерә
Яңалык-хәбәрләрең.

Синдә чирканчык алган бит
Илфар, Айзат, Зөлфәтең...*
Алар өчен татар халкы
Әйтер сиңа рәхмәтен.

Хәерле иртәләр теләп
Киң эфир ешлыгында,
Татар сүзе, татар моңы
Яңгырасын “Дулкын” да!

Искәрмә:*Илфар - Илфар Кәримов, Айзат - Айзат Шәймәрданов, Зөлфәт – Зөлфәт Зиннуров

Автор: Сөмбелә Ибраһимова

@trksaba
Бу дөньда нинди генә хәләттә булсаң да, Әти белән Әни истән чыкмый. Алар бит сиңа тормыш бүләк иткән иң гәзиз җаннар. Бөек Ватан сугышы, аның җанкойгыч дәһшәтле көннәре, еллары безнең гаиләгә бик нык кагыла. Әтием Мөбәрәков Галимҗан Мөбәрәк улы сугышның башыннан ахырына кадәр яу кырында була. Аның кыю, тәвәккәл, парашутчы булуы турында язганым бар. Ул үзе дә сугышта күргәннәрен безгэ еш сөйли иде.
Дәвамы 👉 https://vk.com/wall-150947222_34005
Әлфия Мөбәрәкова.”Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры.
#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә
Хәерле иртә!
Чәйләрегез тәмле булсын!

Чәйсез яши алмый татар,
Чәй эчеп кенә үсә.
Ачыкса да, сусаса да
Утыра да чәй эчә.

Лимонлап та, сөтләп эчә
Тирләрен сөртә-сөртә.
Көне буе арытмыйча,
Аны шул тик чәй йөртә.

Иртән әгәр чәй эчмәсә,
Кәефе юк, усал ул.
Чәй эчмәгән шул татарга,
Сүз катма син, бик сак бул!

Чәй эчер дә йомышың әйт,
Җайланыр бөтен эшең.
Үзең дә эч, җимешле чәй,
Артып китәр дәрт-көчең.

Мирһади Разов
🇷🇺«Мин яратам сине, Россия!» хәрби-патриотик җыр фестиваленең гала-концерты (Фоторепортаж)

🎤7 май көнне Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Мин яратам сине, Россия!» хәрби-патриотик җыр фестиваленең гала-концерты булып узды. Бу вакыйга әлеге чарада призлы урыннар алган укучыларны һәм иҗади коллективларны берләштерде.

📷Тулырак мәгълүмат һәм фотосурәтләрне сылтама буенча карарга була👉 https://saba-rt.ru/news/radio-ham-tv-yanalilari/min-iaratam-sine-rossiia-xarbi-patriotik-yr-festivalenen-gala-koncerty-fotoreportaz

@trksaba
📢 Игътибар, Сабы24 сайтыннан "Үлемсез полк" фотоконкурсына старт игълан итәбез!

🎖Җиңү көне алдыннан барыгызны да "Үлемсез полк" фотоконкурсына кушылырга чакырабыз. Җиңүчеләргә акчалата буләк каралган, бу фотоконкурста син дә читтә калма, катнашырга тизрәк ашык!

🗓 Фотоконкурс үткәрү вакыты: 2024 елның 4нче маеннан 10нчы майга кадәр. Нәтиҗә 11 май көнне ясала.

📲 Фотоконкурсның үткәрү кагыйдәләре, фотоконкурс буенча призлар яки җиңүчеләр саны, аларны алу вакыты, урыны һәм тәртибе турында шушы сылтама аша кереп таныша аласыз:
https://saba24.ru/9-may?k=sd

Фотоконкурсны оештыручы — Шәхси эшмәкәр Шакиров М.М. ОГРНИП 322169000059812
Юридик адрес: 422075, Татарстан Республикасы, Мешабаш авылы, Лесная урамы, 12 йорт.

Реклама. ИП Шакиров Муслим Маратович ИНН 163502752240
erid: 2VtzqvE2EpR
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тыл хезмәтчәннәренең котлаулары уза.

7 май көнне Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Мәһмүтов Фәрит Равил улы шушы авыл җирлегеннән килгән ветеран Бариева Рузиля Бари кызын котлады. Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановтан бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырды.

Чыганак: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Тулырак 👉 https://saba-rt.ru/news/radio-ham-tv-yanalilari/lesxoz-internat-iortynda-boek-vatan-sugysy-veterannaryn-kotlau

@trksaba
Олы Нырты мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре Олы Нырты башлангыч мәктәбе белән берлектә «Ветеранга кунакка» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

Ветеран-тыл хезмәтчәннәре Гаянова Нурсама апаның өендә булдылар. Ул сугыш елларындагы авыр тормышы турында сөйләде, гаилә фотоальбомнарын күрсәтте, яшьлеген искә төшерде. Сугыш аларны яхшылык һәм яманлык, тормыш һәм үлем, һәр көннең кыйммәте турында уйларга өйрәткән. Нурсама апа бүгенге тормышына бик рәхмәтле булып яши.

Тулырак 👉https://saba-rt.ru/news/radio-ham-tv-yanalilari/veterannar-belan-ocrasu-akciiase

@trksaba
📌Байлар Сабасында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы программасы👇

09:00 Байлар Сабасының үзәк майданы:
Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган бәйрәм парады, хәрби техника парады, митинг-концерт, монументларга чәчәкләр салу

19:00 «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбленең патриотик концерты, «Кыр кухнясы»

@trksaba
🎗7 нче май көнне «Яшьлек»яшьләр үзәге хезмәткәрләре, Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан, Шәмәрдән авылында яшәүче тыл ветераннарын котладылар.

💐Аларга авыр хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Тулырак безнең сайтта 👉https://saba-rt.ru/news/radio-ham-tv-yanalilari/iaslekiaslar-uzage-xezmatkarlare-samardan-avylynda-iasauce-tyl-veterannaryn-kotladylar

@trksaba