URBANTATAR
144 subscribers
158 photos
16 videos
45 links
Чаллы яшьләре җыены
Download Telegram
to view and join the conversation
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Сез дә бу БҮЛӘК турында сторизларда сөйләсәгез, без бик рәхмәтле булыр идек. Безне билгеләргә онытма: @urban.tatar 🧡
Бозлы Чулман аша Тарловка авылына барабыз. Регистрация: https://forms.gle/4rjcoFqMTsUSgLAx8
Бу пәнҗешәмбе «Нур» яшьләр үзәгендә 18:00 сәгатьтә төрки руннар өйрәнәбез. Керү ирекле
Шимбә. Яңа бранч. Чаллы театры коворкингында.

https://chelnyteatr.timepad.ru/event/1556470/
Один из старейших заводов города (ЗЯБ) уже закрыт и скоро произойдут изменения. Мы же пройдёмся около территории завода и посмотрим ещё сохранившиеся производственные объекты завода и социальные объекты около завода. Здесь есть целый спортивный городок (комплекс), где 4 спортивных объекта, также встретим много советской мозаики, 3 интересных жилых дома 80-ых годов, строительный колледж и, главное, посмотрим на город с другого ракурса.

Стартуем от здания театра (Низаметдинова, 29).

Шәһәрнең иң беренче заводларының берсе (ЗЯБ) инде ябылган һәм тиздән үзгәрешләр көтә. Без исә завод территориясен үтәчәкбез һәм заводның әле сакланып калган җитештерү объектларын һәм завод янындагы социаль объектларны караячакбыз. Биредә тулы бер спорт шәһәрчеге (комплекс) бар, анда 4 спорт объекты тора. Шулай ук экскурсиядә совет мозаикасын, 80 нче еллардагы 3 кызыклы торак йортны, төзелеш көллиятен күрербез.

Театр яныннан башлыйбыз (Низаметдинов ур., 29).

Регистрация:
https://chelnyteatr.timepad.ru/event/1561518
Что общего между архитектурой и айкидо, как перебороть болезнь создания новых чатиков или немного о Мандалорце — 26 февраля в 19:00 делаем первую PowerPoint вечеринку в коворкинге театра. Выступления будут на татарском и русском языках.

Архитектура белән айкидо арасында нинди уртаклык бар, яңа чатиклар булдыру авыруын ничек җиңәргә, яки бераз Мандалорец турында — 26 февральдә 19:00 дә театрның коворкингында беренче PowerPoint кичәсен ясыйбыз. Чыгышлар татар һәм рус телләрендә булачак.

https://chelnyteatr.timepad.ru/event/1561591/
12 март көнне URBANTATAR интернет-радиосы турында «Рәсәй халыклары телләрен саклауның алдынгы практикалары» бишенче онлайн-конференциядә сөйләячәкбез.

Әлеге конференция Рәсәй телләре өчен IT-карарларга багышланган.
___

12 марта расскажем про интернет-радио URBANTATAR на пятой онлайн-конференции "Передовые практики сохранения языков народов России".

Данная конференция посвещена IT-решениям для языков России.

Ссылка для регистрации:
https://languages-rf.timepad.ru/event/1574124/
Forwarded from TATFORUM
Jadid Fest фестивале кысаларында чыгучы махсус журналга текстлар туплыйбыз!📝

3-4 апрель көннәрендә Милли китапханәдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы Jadid Fest фестивален уздырачак. Аның кысаларында безнең махсус журналыбыз дөнья күрәчәк.
📌Журналның төп темасы - су: без эчә, йөзә торган гына су түгел, шул исәптән елгалар, каналлар, күлләр суы да. Сездән әлеге темага, сулыклар янында яшәүгә, сулыклар белән бәйле тарихи вакыйгаларга багышланган кечкенә күләмле текстлар (шигырь, эссе, новелла) көтәбез.

📌Текстның максималь күләме - 10 000 символ. Дедлайн - 15 март.

📌Идеяләрегезне radif@yandex.ru адресына юллагыз!

Сездән килгән текстларны социаль челтәрләргә таратачакбыз, ә иң яхшылары журналга кертелер!

📲Сорауларыгызны @radifdrive аккаунтына юллый аласыз.

#jadidfest #jadidfest2021 #tatforum
17 марттан Чаллы театрында татар әдәбияты тарихы буенча лекцияләр башлана. Регистрация: https://chelnyteatr.timepad.ru/event/1561523
Татарстаннан тагын бер спикер — Илһам Шәрипов татарча интернет-радиолар белән таныштырды. Илһам Чаллы энтузиастлары булдырган www.urban.tatar радиосының прогрессив, альтернатив һәм винил музыка тупланмалары, радионы кайбер кафеларда һәрдаим уйнатылуын, iOS өчен мобиль кушымта әзерләнүен сөйләде. Илһам үз проекты белән генә түгел, Мәскәүдән эшләүче «Алга» радиосының тарих, татар теле, интервьюлар белән өстен булуы, 20% эфир вакытын китаплар укуга бирүче «Китап» радиосы турында да сөйләде.

Тулырак: https://www.azatliq.org/a/31151614.html
Ничек булдыклы яшьләр идән асты спорт залларын «асфальт өчен сугышулар»га алыштырды? Ни өчен 80-90 нчы еллардагы тәртипсезлек туган? Чаллыда ниләр булган? Бу һәм башка сорауларга җавапларны 20 мартта 13:00 сәгатьтә «Тарихи бранч»та белергә мөмкин.

Регистрация: https://chelnyteatr.timepad.ru/event/1583861/
17 апрель көнне Чаллының яңа театр мәйданчыгында «Мин татарча сөйләшәм» фестивале узачак. Темасы — шәһәр һәм авыл арасында элемтә табу.

Фестивальгә музыкантлар, дизайнерлар, волонтерлар һәм битараф булмаганнарны эзлибез! Гаризаларны 28 мартка кадәр кабул итәбез: https://forms.gle/jne3T1BtoSvmioF4A
2QAY — Тукай XXI гасыр башында яшәсә, нинди булыр иде? 10 апрель көнне 11:00да Азатлык мәйданында «Татар дозор» квест-уенында белербез!

Уенда 8-11 сыйныф укучылары һәм ссуз, вуз студентлары катнаша ала. Моның өчен 5 кешелек команда җый һәм 28 мартка кадәр гугл-форма тутыр: https://forms.gle/sKyFhrx6Uvs3CVmAA

Фото @gabdulla.tukay аккаунтыннан алынган.

ВОЛОНТЕРЛАР ЭЗЛИБЕЗ

Квестта локацияләрдә торырга, командада булырга теләсәң — шулай ук гариза тутыр: https://forms.gle/zym6EDpGAjzFcymR6

#татардозор
17 апрельдә татар драма театрының яңа бинасында «Мин татарча сөйләшәм» фестивале узачак.

12.00дән 20.00гә кадәр биредә төрле чаралар үтәчәк — «Камал театры атнасы» проекты финалы, театр коворкингында лекторий, Yummy Music яңа татар музыкасы концерты, интерактив Data Art күргәзмә, «МЕТРО» дизайн-маркеты, балалар остаханәсе һәм урам чаралары — һәм болар барысы да бердәм тема белән берләшәчәк: оештыручылар килүчеләр белән бергә татар авылы белән шәһәр арасында элемтә табарга тырышачак.

Фестивальгә керү ирекле һәм бушлай, әмма регистрация узарга сорала: https://chelnyteatr.timepad.ru/event/1593907. Урам чараларына һәм тренингларга өстәмә теркәлү кирәк. Битлек булу һәм социаль дистанцияне үтәү мәҗбүри.

→ «Мин татарча сөйләшәм» фестивале
→ 17 апрель, 12.00-20.00, Чаллы театры, Низаметдинов ур., 29

#минтатарчасөйләшәм
Чаллыдагы «Мин татарча сөйләшәм» фестивале яңа форматта узачак

17 апрельдә Чаллыда «Мин татарча сөйләшәм» фестивале узачак. Быелгы фестивальнең төп темасы — шәһәр белән авыл арасында элемтә урнаштыру. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә чараны оештыручы URBANTATAR берләшмәсенең җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәй хәбәр итте.

Алдагы елларда әлеге проект Казанда зур концерт белән тәмамланган акция форматында уза иде. «Без әлеге проектны Чаллыда фестиваль итеп уздырырга булдык. Яңалыгы — үз эченә концерттан тыш, башка күп төрле чараларны берләштерүендә.

Ул көнне Камал театрының Чаллыга гастрольләре кысаларында Айдар Җәббаровның „Хуш, авылым“ спектакле күрсәтеләчәк. Авыл белән шәһәр темасын сайлауга шушы спектакль төп этәргеч булды. Шулай ук безнең күптән татар авылы белән шәһәр арасындагы бәйләнешне тикшерәсе килгән иде», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Гүзәл Әхмәтгәрәй.

«Мин татарча сөйләшәм» фестивале яңа урында — Чаллы драма театрында үткәрелә. Чара «Камал театры атнасы» проекты финалы белән башланып китәчәк. Шулай ук театр коворкингында Тукай районы Калмаш авылындагы «Селофест» проекты, сити-фермерлык һәм башка темаларга лекторий узачак. Театрның башка мәйданчыкларында интерактив Data Art күргәзмә, балалар остаханәсе эшләячәк.

«Безнең Чаллы электән үз эченә төрле авылларны берләштергән. Аларның кайберләре әле дә яшәп килә. Шуңа фестивальгә килгән кунаклар өчен шәһәр эчендәге Рябинушка бистәсенә экскурсия уздырылачак», — дип белдерде Гүзәл.

Фестиваль кич белән Yummy Music музыкаль лейблы концерты белән тәмамлана.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/04-04-2021/challydagy-min-tatarcha-s-yl-sh-m-festivale-ya-a-formatta-uzachak-5817232
Шәһәр һәм татар авылы арасында элемтә бармы? «Мин татарча сөйләшәм» фестивалендә эзләрбез. 17 апрель, 12.00-20.00, Чаллы театры, Низаметдинов ур., 29

«Камал театры атнасы» проекты финалы l лекторий l Yummy Music концерты l интерактив Data Art күргәзмә l «МЕТРО» дизайн-маркеты l балалар остаханәсе l урам экскурсияләре

https://vk.com/wall-26251789_179
Сез безгә мәгълүматны таратырга булышырызмы? →
Anonymous Poll
83%
Әйе!
17%
Нишлим?
Чаллыдагы «Мин татарча сөйләшәм» фестивале үзендә Yummy Music егетләрен кунак итәчәк. Кичке концертка әзерләнергә плейлист: https://vk.com/music/playlist/622614293_10_271f1d460c458b9b0c

17 апрель, 18.00-20.00, Чаллы театры, Низаметдинов ур., 29. Регистрация: https://chelnyteatr.timepad.ru/event/1593907