"Тулпар" журналы📗📕📘
269 subscribers
1.47K photos
161 videos
5 files
915 links
Башкортстанда татарча әдәби-нәфис журнал
Download Telegram
Алсу ХИҖАПОВА: “Табибларга ихтирам кирәк”
Кешелекнең яшәешен, киләчәген фидакарь затлар – табиблардан башка күз алдына китерергә дә мөмкин түгел. Алар көчләрен дә, хәтта ки гомерләрен дә жәлләмичә, безнең сәламәтлегебез өчен көрәшәләр. Инфекционист-табиблар арасында яшьләрнең күп булуы аеруча шатландыра. Бүгенге әңгәмәдәшем – шундыйларның берсе, Уфаның 5нче клиник хастаханә поликлиникасының табиб-инфекционисты Алсу Айдар кызы ХИҖАПОВА. https://tulpar.info/articles/-mgyyat/2026-06-27/alsu-hi-apova-tabiblarga-ihtiram-kir-k-4731633
3
– Юк, Фирүзә, син үрдәк тә, чатан каз да түгел, күк киңлекләрен кочар аккош булырсың, – дип әйтеп ташлаганын үзе дә сизми калды. Хәтта үзенең сүзләреннән үзе оялып китте. – Я, бераз ял иттекме инде? Әйдә кузгалыйк, анда травматолог көтәдер. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-06-28/zakir-kb-rov-timergalinnar-romannan-zek-3-4731662
👍2
Гомере буе иренең эше, иренең хәстәре белән яшәп өйрәнгән хатынның кәефе дә менә шушы көзге көн кебек. Күңеле бер ачылып китә, бер аны авыр болытлар каплагандай була. Кадыйры машинасын күрсәтергә кайтты. Пешкән чия төсендәге елкылдап торган “Жигули”! Ана күңеле моңа ничек шатланмасын! Ирләр, бу уңайдан, хәтта йорт хуҗасы үзе дә кайтып җиткән иде, зур эш кыйраткандай, машина тирәсенә җыелды. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-06-30/zakir-kb-rov-timergalinnar-romannan-zek-5-4736265
👍1
Ильяс мәктәптә, укытучылар арасында да, укучылар арасында да үзенә карата мөнәсәбәтнең капыл гына үзгәреп китүен сиземләде. Иртән дәрескә керә, класста гадәти булмаган серле тынлык урнаша, балалар бер-берсенә карашалар, укытучыга сораулы карашларын ташлыйлар. Тәнәфестә укытучылар бүлмәсенә керсә, шул ук хәл. Аңлый. Өч яшьлек сабый түгел ич инде ул. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-07-01/zakir-kb-rov-timergalinnar-romannan-zek-6-4736283
👍2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Айдар Галимовтан абитуриентларга сәлам!
👍1
М. Акмулла исемендәге БДПУда татар-инглиз телләре белгече дипломына быел 13 студент ия булган. Аларның җидесендә — кызыл диплом! Котлыйбыз, кызлар, афәрин! 💕
1👍1🔥1
Сәдака биреп, авыруларыгызны дәвалагыз, диелә бер хәдистә. Ягъни сәдака – чирдән дәва. Аның башка файдалары да бик күп. https://tulpar.info/articles/iman-nury/2026-07-03/s-dakany-faydasy-4739990
👍1🙏1
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Башта – иген басуында, аннары – сугыш кырында

Архив фотоларының үзенә генә хас бер сыйфаты бар: алар вакытны туктатып кына калмый, кешеләр язмышын да яңадан ачып сала. Күптән түгел кулга килеп эләккән 1940 елгы бер фоторәсемдә Кандра машина-трактор станциясе механиклары Гаврил Сергеев белән Гыйльметдин Фарукшин басуда сафтан чыккан комбайнны төзәтеп мәш килә. Ул чакта алар икесе дә гади хезмәт кешеләре, иген үстерү өчен җаваплы оста механизаторлар була. https://tulpar.info/news/pobeda-80/2026-07-04/irek-f-thelislamov-bashta-igen-basuynda-annary-sugysh-kyrynda-4737332
👍1
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Явурай. Хикәя (1)
Әндри абзый һәрвакыт:
– Минем баҗа ни хәлдә? Миннән күп сәлам әйт, – дип кала торган иде. https://tulpar.info/articles/d-nya-bu/2026-07-06/hisametdin-ism-gyylev-yavuray-hik-ya-1-4742323
👍2
Әмма, кемнең күзе тигәндер инде, малай, әллә көнләшүдән микән, мине авыл бригадиры күрә алмый башла­ды. Әллә шуңардан, әллә бүтән сәбәп булды, мине клуб мөдирлегеннән бу­шаттылар. https://tulpar.info/articles/d-nya-bu/2026-07-07/hisametdin-ism-gyylev-yavuray-hik-ya-2-4742336
👍2
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Су анасы. Хикәя (1)

...Яшь чагымда хатын-кызлардан, уттан курыккан кебек, курка идем. Мәктәпкә алты яшьтән үк төшеп, ур­та мәктәпне тәмамлагач, Эстәрлетамакның зоовет техникумына укырга кергән чак. Укырга керүен кер­дем, тик техникумның тулай торагыннан миңа урын бирмәделәр. Анда ерак районнардан килгән сту­дентларга гына урын булды. Шулай әти белән йөри-эзли торгач, чак бер фатир таптык. Шунда яшәп ятам: укырга барам, кайтам дигәндәй. Фатир хуҗа­лары болай ару гына күренәләр. Үзләре дә әллә ни карт түгелләр. Өйләнгәннәренә дә берничә ел гына. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-07-09/hisametdin-ism-gyylev-su-anasy-hik-ya-1-4745669
👍2
Эчендә зур гына күләмдә ак­ча да бар икәнен әйттем. Әти дә түзмәде, сүзгә ку­шылып:
– Улым, безгә табып алган әйбер, гомумән, бушка килгән әйбер килешми. Йортка каза килә, бердән. Икенчедән, шул сумка, шул акча хуҗасы урынына үзеңне куй әле. Син нинди кайгылар кичерер идең дә, нинди ут йотар идең. Бүген үк илтеп бирергә кирәк, улым. Кичектермичә! – дип, катгый әйтеп куйды. – Кемнеке икәне билгеле булгач, чәй эчкәннән соң ук, – дип тә өстәде. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-07-10/hisametdin-ism-gyylev-su-anasy-hik-ya-2-4745712
👍1
Оренбург өлкәсенең Иске Ашир авылында безнең бер яхшы дустыбыз бар. "Тулпар" Русия почтасы каталогына кертелмәсә дә, Артур Низамов яңа саннарны бездән почта аша соратып ала. "Бигрәк әйбәт журнал!" — ди ул. Чынлап та, һәр сан эчтәлекле, матур булсын, дип тырышабыз.
Әлеге 3 нче сан аеруча бай. Инде әллә ничә кешедән: "Айгөл Зәйдуллинаның хикәясен елый-елый 🤦‍♀️ укыдык, яшь кенә килеш ничек алай яза алган", — кебек фикерләр ишеттек.
Кем алдагы яртыеллыкка язылып өлгермәгән, 5, 6 нчы саннарга язылу мөмкинлеге бар.
Һәм 1 нче июльдән 2027 елның 1 нче яртыеллыгына язылу башланды. "Тулпар" белән бергә булыгыз, дуслар!
4 нче санны алучылар Айдар Зәкиевның "Яшәргә!" повесте белән таныша алачак.
Редакция папкасында берсеннән-берсе кызыклы, өр-яңа әсәрләр сезнең белән очрашуны көтеп ята!
👍2
Ата-анага кадер күрсәткән – баласыннан кадер күрер... https://tulpar.info/articles/iman-nury/2026-07-10/ata-ana-rizalygyna-iresherg-tyrysh-4747696
1👍1
Һинд курчагы
Ни өчен Һиндстан премьер-министрының кызы Индира ГАНДИ Башкортстанның Салават районындагы бер авыл кешесенә шәхси хат һәм истәлекле бүләк җибәргән? Архивтагы саргайган документлар безне көтелмәгән ачышларга алып килде... https://tulpar.info/articles/tarikh/2026-07-11/ind-kurchagy-4748377
👍2
“Үземнең каберемә барып кайтырга насыйп булмады инде...”
Туймазы районында яшәгән сугыш ветераны Миргазиян ГАЙСИН үзенең каберенең кайда икәнен төгәл белгән. Чөнки сугыш вакытында аңа похоронка килгән була... https://tulpar.info/articles/pobeda-80/2026-07-12/zemne-kaberem-baryp-kaytyrga-nasyyp-bulmady-inde-4748607
👍2
– Әйдә бер җиргә алып барам. Шул чаклы матур җир. Баргач, үзеңнең дә исең китәр әле, – дип, мине култыктан ук алды. Каршы торырлык көчем калмыйча, аңа иярдем. Ул бакча артларына алып чыкты. Юк-бар сөйләшеп юлны дәвам итәбез. Авыл читендә генә зур буалары бар икән. Элек тә ишеткәнем бар иде инде ул буа турында, тик әлегәчә күрергә туры килгәне юк иде. Шуның кырыннан барабыз. Чынлап та, бик матур, галәмәт зур буа икән. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-07-11/hisametdin-ism-gyylev-su-anasy-hik-ya-3-4745761
👍2
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (1)
Нәсел үгезе кебек, яшьтән үк сикергәләп торасың бит. Армиягә киткәнче дә аз кызларны әрәм итмәдең инде, белә-әбез! Кылган гөнаһларыңа тагын берне өстәгәннән берни дә үзгәрмәс! Бар, бар! Кадеремне белер идең, мәлгунь: үз кулларым белән оҗмах кошыдай чибәр хатын кочагына салам бит! – Нәзирә, көч-хәл белән ир галәмәтен этәргәләп кертеп, куркуыннан калтырап почмакка сеңгән кызының караватына аударды да, мәче баласыдай әнисенең аяк очына йомарланып яткан малайны нечкә кулларыннан өстерәп янәшәдәге үзенең ятагына илтеп салды. Үзе, мич артының төтен кунып беткән чаршавын тартып куеп, чак өстерәлеп урындыгына килеп утырды. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-07-14/g-l-mir-adi-kuyan-k-cht-n-che-roman-1-4751094
👍2