Telegram татарча
162 subscribers
7 photos
36 videos
3 files
48 links
Telegram интерфейсы татар телендә: https://t.me/setlanguage/tatar
Фикерләшү әңгәмәсе: https://t.me/translation_tatar
Download Telegram
Әңгәмәләрне башка кушымталардан күчерү

Сез WhatsApp, Line һәм KakaoTalk кебек башка кушымталардан барлык медиа һәм файллар белән үзегезнең әңгәмә тарихын Telegram'га алып килә аласыз. Ул кушымталардагы экпорт җиһазын кулланып, экспортланган файлны Telegram белән уртаклашыгыз, аннары әлеге хәбәрләрне өстәргә теләгән Telegram әңгәмәсен сайлагыз.

Әңгәмәне iOS өчен WhatsApp'тан күчерү өчен, андагы «Информация о контакте» яки «Информация о группе» сәхифәсен ачыгыз, «Экспортировать»ка басыгыз, аннары уртаклашу менюсында Telegram'ны сайлагыз.

Android өчен WhatsApp'та: ( ⋮ ) басыгыз > «Больше» > «Экспортировать», аннары уртаклашу менюсында Telegram'ны сайлагыз.

#TelegramЮллама
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Киләчәк керү кодлары сезнең хәзерге номерга (һәм галактикага 🛸) килсен өчен, теләсә кайсы вакытта аккаунтыгызга бәйле телефон номерын яңартыгыз.

#TelegramЮллама
Түләүләр 2.0, кичектерелгән тавышлы әңгәмәләр һәм браузер өчен яңа Telegram версияләре

Сатучылар 8 кертелгән түләү системалары ярдәмендә кредит карталары буенча түләүләрне теләсә кайсы әңгәмәдә кабул итә ала. Telegram комиссия алмый һәм түләү турында мәгълүматны тупламый.

Тавышлы әңгәмәләрне билгеле вакытка кичектереп куеп була — катнашучылар кирегә санаучы таймер күрәчәк һәм тавышлы әңгәмәнең башлануы турында искәртүгә языла алалар.

Ике яңа веб-версия кабызып җибәрелде. Икесе дә анимацияле стикерлар, төнге режим, әңгәмәләр өчен папкалар һ.б. мөмкинлекләр белән тәэмин итә.

Android кулланучылары Telegram'ны рәсми сайттан туры йөкли алалар. Кушымта автомат рәвештә яңартылачак — һәм Play Store версиясенә караганда тизрәк:
https://telegram.org/android

Яңа анимацияләр һәм вакансияләрне кертеп, әлеге барлык үзгәрешләр турында мәгълүмат артыннан мәкаләгә рәхим итегез: telegra.ph/түләүләр-2-0-кичектерелгән-тавышлы-әңгәмәләр
Төркем видеошалтыратулары һ.б.

Төркемнәрдәге тавышлы әңгәмәләрдә хәзер видео барлыкка килде — камерадан да, экран белән уртаклашканда да. Бервакытта 30 кешегә кадәр видео аша сөйләшә ала, һәм озакламый бу сан артачак.

Төркем видеошалтыратулары барлык җайланмалар өчен дә оптимальләштерелгән, планшет һәм компьютерлар өчен күрсәтү көйләүләре дә бар. Кертелгән шау-шуны басу булганлыктан яхшыртылган тавыш сыйфаты белән ләззәтләнегез.

Тулырак мәгълүмат һәм видеодемонстрацияләр өчен, мәкалә белән танышыгыз:
telegra.ph/төркем-видеошалтыратулары
Анимацияләнгән фоннар һ.б.

Анимацияләнгән фоннар
барлык стандарт темалар өчен өстәлде. Бу яңа обойлар язышканда кечкенә генә алгоритм сихере ярдәмендә әйләнәләр. 🧙‍♂️ Дастанә яңа пресетлар арасыннан ошаганын табыгыз яки редакторда үзегезнекен булдырыгыз.

Шулай ук тагын да күбрәк хәрәкәт барлыкка килде — стикерлар һәм эмодзи хәзер төймәсардан әңгәмәгә яңа анимация белән сикерәләр. iOS'та бу медиа һәм текстлы хәбәрләргә дә кагыла.

Яңа бот һәм иминлек функцияләрен һәм дә башка кушымталардан стикерларны күчерүне кертеп, бу яңартуда булган бар нәрсәне күрү өчен, мәкаләнең тулы версиясенә күз салыгыз:

telegra.ph/анимацияләнгән-фоннар
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Стикерларны карау өчен, басыгыз. Сезгә беркайчан да беркемнән дә алар стикерны кайдан алганын сорарга кирәкми — җыелманы стикерханәгезгә өстәү өчен, теләсә кайсы әңгәмәдә стикерга гына басыгыз.

#TelegramЮллама
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Хәтерләтүләр. Киләчәк эшләр һәм вакыйгалар турында исегезгә төшерү өчен, сез сакланган хәбәрләрегез әңгәмәсендә хәбәрләрне кичектерә аласыз.

#TelegramЮллама
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Саклау урыны буларак шәхси каналлар. Һәр Telegram кулланучысы чиксез болытлы саклау урынына ия. Һәм сез тематик шәхси каналларны барлык медиа һәм файлларыгызны саклау өчен куллана аласыз.

#TelegramЮллама
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Җавап бирү өчен сулга сыйпау. Җаваплар агымлы булганга сез әңгәмәнең темаларын тәртипли аласыз. Баштагы хәбәрне күрү өчен, аңа басыгыз.

Төркемнәрдә җаваплар искә алу искәртүе җибәрә. Әңгәмәнең искәртүләрен сүндергән очракта да кулланучы искә алуны күрәчәк.

#TelegramЮллама
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Медиа-редактор: текст. Текстның берничә стилен кулланып, тасвирлама өстәгез яки үз мемнарыгызны ясагыз.

#TelegramЮллама
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Медиа-редактор: видеоны кисү / бору. Видеоларны җибәрү алдыннан зурлыкларын үзгәртегез, аларны борыгыз яки әйләндерегез.

#TelegramЮллама
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Siri ярдәмендә хәбәрләрне тавышландыру. iOS кулланучылары Siri'ны аларның bluetooth колакчыннарында, кычкырып, килүче хәбәрләрне укый торган итеп куя ала.

#TelegramЮллама
1000 караучылы видеошалтыратулар, видеоязмаларны тизәйтү, югары сыйфаттагы видеохәбәрләр, тавышны кертеп экран белән уртаклашу һ.б.

Төркем видеошалтыратулары яңа дәрәҗәгә күтәрелде һәм, 30 алып баручы һәм чиксез аудионы гына тыңлаучыларга өстәп, анда 1000 гә кадәр караучы була ала.

Медиаплеер видеоны тулы экранда караганда барлыкка килә торган яңа 0.5х, 1.5х һәм тизлеген урнаштыру мөмкинлегенә ия булды.

Видеохәбәрләр югарырак җетелектә яздырыла һәм, аңа бассаң, зурайтыла. Кабат басу алга яки артка күчерү мөмкинлеге бирә. Видеохәбәрне яздырган вакытта җайланмада уйный торган аудио уйнавын дәвам итәчәк. Арткы камерадан яздырган очракта, сурәтне якынайтып була.

Экран белән уртаклашу шулай ук ике кеше арасындагы шалтыратуларга да өстәлде. Һәм төркем видеошалтыратулары белән икесендә дә җайланмадагы тавышны кертү мөмкинлеге барлыкка килде.

Һәм бу әле башы гына — блогта тагын да күбрәк яңартулар табарсыз. Төгәл ясау җиһазлары, компьютердагы фоторедактор, iOS өчен кушымтадагы яңа камера һ.б. артыннан түбәндәге сылтама буенча рәхим итегез:

telegra.ph/видео-1000
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Профиль фотоларын күчерү. Үзегезнең профиль сәхифәсеннән «Төп итеп кую»га басып, элеккеге профиль фото яки видеосына тиз арада кайтыгыз.

#TelegramЮллама
Кемнәрнең соңгы 1 елда яңартылмаган каналлары бар - кыска адресларыгызны югалттыгыз... Телеграмнан шәп сюрприз.
Павел Дуров үзенең инглиз телле каналында платформаларның дөнья буйлап тотрыксыз эшенә аңлатма бирде

Соңгы сәгать эчендә, Instagram белән Facebook эшләмәгән арада, миллионлаган кеше Telegram'да теркәлде һәм контент бүлеште. Шунысы кызык ки — һәрбер кулланучыга исәпләгәндә инфраструктурага берничә тапкыр азрак байлык сарыф итүгә карамастан — Telegram бу сервисларга караганда ышанычлырак.

Шулай ук Meta'га караганда штатлы хезмәткәрләр саны бездә якынча 1000 тапкыр (!) азрак, ләкин без тизрәк яңа функцияләрне эшли һәм инновацияләрне кертә алабыз.

2023 ел дәвамында Telegram елдагы 525 600 минуттан 9 минут кына сафтан чыгып торды. Бу тоткарсыз эш вакытының 99,9983%.🏅
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
📱 «Telegram татарча» төркеме Android платформасы өчен тәрҗемәне тулысынча башкарып чыкты

🇷🇺 Telegram'ның татарчага башка тәрҗемәләреннән аермалы буларак, әлеге вариант саф татарча белән хәзерге сөйләм теле арасында компромисс табарга тырыша. Моңа өстәп, тәрҗемәнең интерфейска сыямы-юкмы икәне кулдан тикшерелә.

📈 Тәрҗемәне башка платформаларга күчерү эше әлегә дәвам итә. Хәзерге вакытта iOS (iPhone) өчен тәрҗемә — 42%, TDesktop өчен 45% әзер.

Telegram'ны татарчага күчерү өчен сылтама: https://t.me/setlanguage/tatar
Фикерләшү әңгәмәсе: https://t.me/translation_tatar
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥2
Telegram'ның сентябрь башындагы яңартылуы турында кыскача:

Уйнатуларда йолдызлар.
Хәзер төркемнәрдә һәм каналларда үткәрелгән уйнатуларда (Giveaways) Telegram йолдызларын бүләк итеп була – җиңүчеләр аларны түләүле медиа, язылулар өчен һәм мини-кушымталарда түләү чарасы буларак куллана ала.

Telegram браузеры өчен Instant View. Telegram браузерында ачылган теләсә нинди сайт Instant View («Карап алу») – мәкаләләрне җиңел һәм тиз йөкләнә торган форматка әйләндереп күрсәтелә ала.

Мини-кушымталарда камилләштерүләр. Мини-кушымталар берничә камилләштерү алды, нәтиҗәдә алар тагын да шомарак һәм тизрәк эшли башлады.
Хәзер мини-кушымталар берьюлы бер түгел, ә ике төймәне күрсәтә ала – янәшә яки берсе икенчесе өстендә. Шулай ук яңа җемелдәү эффекты өстәлде, аның ярдәмендә кулланучының игътибарын төймәгә җәлеп итеп, кушымтада ориентлашырга ярдәм итәргә мөмкин.

Сентябрь башында Telegram Premium язылучылары саны 10 миллионнан артты — бу күрсәткеч 8 айдан азрак вакыт эчендә 2 тапкырга үсте. Бу тиз үсеш Telegram'га монетизация принципларын үтәп, үсәргә ярдәм итә, якынча миллиард кешегә аралашуның чикләрен киңәйтеп, яңа функцияләр булдырырга булыша.
4🔥1
📱 «Telegram татарча» төркеме iOS платформасы өчен тәрҗемә эшен төгәлләде.
Хәзер iPhone'нарда да Telegram'ның сыйфатлы тәрҗемә ителгән татарча интерфейсын кулланып була.

🇷🇺 Telegram'ның татарчага башка тәрҗемәләреннән аермалы буларак, әлеге вариант саф татарча белән хәзерге сөйләм теле арасында компромисс табарга тырыша. Моңа өстәп, тәрҗемәнең интерфейска сыямы-юкмы икәне кулдан тикшерелә.

📈 Тәрҗемәне башка платформаларга күчерү эше әлегә дәвам итә. Хәзерге вакытта TDesktop (компьютер) өчен тәрҗемә — 64%, macOS өчен 41% әзер. Android өчен тулы тәрҗемә беренчеләрдән булып август башында тәкъдим ителгән иде.

Telegram'ны татарчага күчерү өчен сылтама: https://t.me/setlanguage/tatar
Фикерләшү әңгәмәсе: https://t.me/translation_tatar
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
3👏15🔥9👍7🍓1