Tatlikay (Р. Бикмөхәммәтова)
240 subscribers
65 photos
7 videos
9 links
Канал для добросердечных, умных людей. Ищем радости в мелочах, поддерживаем друг друга.
Download Telegram
Любая коллективная попытка интеллекуталов осмыслить татарам себя, как нацию, придав ей реальную субъектность - наталкивается на сопротивление невидимых сил с Лубянки и Старой площади.

Так было со Стратегией татар, которую создавали и так весьма ограниченные в свободе мнений академики и конгрессовцы. И даже из этого продукта решили выхлестнуть все осторожные идеологемы и планы, превратив её в пшик, в манифест одного дня.

Так было с хакимовскими потугами создания татарстанской нации - когда вышли на создание института изучения федерализма, связались с международным сообществом, попытки обрушили, Хакимов вовремя сорвался.

Институт истории чуть не уничтожили - поэтому им велено "лежать и бояться". Максимум - осмысление наследия Золотой Орды и джадидизма. На Урал, Сибирь, Астрахань особо лезть не дают (акча юк) - вдруг что накопают и насоздадут реальнее, чем конгрессовский сабантуй.

Клуб "Татар шакмагы" вместе со штабом татар и круглыми столами Бизнес-онлайна, то же, похоже оказались под внегласным запретом. Дамиру Исхакову дали журнал и краеведов, любые его попытки создать при Конгрессе аналитический центр вот уже 20 лет наталкивается на "непонимание".

Муфтияту и вовсе запрещен выход за рамки осмысления вероучения и богословских трудов прошлого.

Остаются одиночки вроде Татполита, постнационального Бустанова и татмедиевского миллиарда, который также ограничен темами и персонами нонграта.

В России выйти за пределы кружка по интересам не получается.

Возможно сейчас удастся создать антиколониальный think tank за пределами воздействия силовой машины. Умы есть, мысли то же, дистанционный формат вполне действенен, остается найти розетку и воткнуть вилку в неё.
👍13🔥3👏1
Айнур 👍
👍5
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татар блогеры, эшмәкәр, 28 яшьлек Айнур Әхмәтов Уфада туган, Петербурда укыган, яшәү өчен Казанны сайлаган. Һәм аңа Татарстанда бик ошый.

Монда безгә бик рәхәт ди ул. Ләкин эшләү өчен мөмкинлекләр кими. Instagram бизнесы ябылды. “Бер яктан каласы килә. Икенче яктан каласы килми. Нишләргә белмибез”, ди.

Айнур белән әңгәмәне монда укырга була.
👍16
100 көн. Канкоеш, үлем, сынган язмышлар.
😢14
UFC чемпионатында беренче татар җиңү яулады.

Ринат Фәхретдинов грек Андреас Михайлидисны җиңде. Аренага ул татар түбәтәе киеп чыкты.

“Хыялым чынга ашты. Күпләр миңа ышанмады, ләкин бүген мин монда, җиңдем. Мин гади бер егет", диде ул җиңүдән соң.
👍394🎉4
Фото 2013 елда төшерелгән.
ТНВда "Кара-каршы" тапшыруын соңгы чыгарылышы иде. Бер тулы сезонны Альберт Шакиров белән эшләдек. «Ялкын» фотосессиясе булды. Хәтта постер ясалды😊

Истәлек итеп калган. Әллә нинди темалар күтәрелгән икән дип искә төшә: мөселманнарга басым ясау, 1921 елдагы ачлык, сабантуй дип фолк милләткә әйләнеп калу куркынычы, милли мәгариф, татар бренды, суверенитет, тарих... Иреклек заманы.
👍22🥰1
Чиста су эчү, юына алу, ашарга моны алыйммы икән, бусынмы дип тегесен дә, бусын да ала алу, ялт итеп газны, электр утны кабыза алу - кемгәдер бай булуның күрсәткечләре. Бернинди дә каршылыксыз намаз укырга мөмкинлек булса да иренеп яту, кәефсез йөрү, юкка гына ачу килү, эшләрне иртәгәгә калдыру - бүгенге көннең кадерсезлеге.

Хәбәрләр һәм хатлар беренче чиратта үземне тонуста тотар өчен кирәк.


"Салям Алейкум тебе, Римма!

Пока жив. За себя не переживаю, перешел на каши, а вот бабулек соседских нужно проведать, звонят уже, лекарства купить надо, но не на что.

Там где я живу, это самый разрушенный и опасный на сегодня район, очень хочу перехать временно в другой район хотя-бы или за город, но снять жильё не могу. Никогда не думал что до такого доживу. В этом признаваться стыдно, но руки понемногу опускаются. Работы нет в Харькове совсем.

И знаешь, имея руки, ноги и голову на плечах это всё психологически очень не просто осознавать. ИншаАллах всё будет хорошо, просто хотелось бы побыстрей чтобы этот жэхэннэм закончился.

У моей мамы был рак, мы прошли с ней ад на земле, потратили кучу денег. Одна женщина, её подруга отдавала всегда последнее, сейчас она сама болеет онкологией, лекарство специфическое, нужно поехать купить, она и деньги дать готова, но я пообещал купить, принести, знаешь, не могу. Я - мужчина и ничего не могу сделать. Это сейчас давит больше всего.

Ты говоришь авыр, но это не только авыр, почти кирдык (кстати, татарское слово, после прорыва осады крепостей татарское войско кричало кердек)

Раньше я гордился тем, что все мои предки из России, теперь нет...

Я желаю тебе счастья, Римма!"
😢29
«Дождь» каналы 9 июньдә янә эшли башлаячак. Латвия эфир өчен лицензия биргән.
👍204🎉3
Журналистларга күп кеше белән аралашырга туры килә. Кайчак телефон чыбыгы башында - күрмәгән, белмәгән кеше. Аны сөйләштерергә кирәк. Кайчак газап, кайчак ялт итеп сүзләр үрелеп китә. Кем беләндер аралашып китәсең, кем беләндер юк, әмма журналист фәлән районда, фәлән кеше бар икәнен һәрвакыт истә тота.

Украинадагы хәлләр башлангач, уллары армиядә булучылар еш яза башлады. Борчылалар, кемдер киңәш сорап, кемдер вазгыятьне аңлатуны сорап, кемдер фикерләре белән уртаклашыр өчен. Теләчелән Илдус шуларның берсе. Өч ай аралашып тордык, мин хәлләрен сорашам, ул - минекен. Ачык кеше, җор телле, бик аңлы рәвештә фикер йөртүче. Хатыны белән өч малай үстерәләр. Олысы армиядә. Сугышка җибәрмәсәләр ярар иде - бөтен теләгән теләкләре. Йөрәкләре өзелеп итеп тора уллары өчен. Өч көн элек чыннан да йөрәк өзелгән. Илдус хатынын җирләгән. Ишегалдында егылган да үлгән. Инсульт. 46 яшь. "Ничек яшәргә хәзер, Римма?" ди...

Менә мин дә бу хәбәр белән көн озынын йөрим, ничек ярдәм итәргә дә белмим, юатасы сүзләр дә юк икән... Бер нигездә дүрт ятим ир елап утыра.
😢23👍3
Татарларга инде кешедән көләргә генә булсын. Үз телләрендә сүгенү сүзе ишетелә икән, чуаш ник татарга уңайлы булсын дип тырышырга, үзгәрергә тиеш?

Публичные слушания о переименовании села Сиктерме-Хузангаево Алькеевского района состоятся 24 июня.

Село носит имя чувашского поэта Петра Хузангая. Изначально село называлось Сиктерме, потом его переименовали в Хузангаево. В 2004 году местные жители обратились с просьбой вернуть селу исконное чувашское название. Но, отмечают авторы сюжета, слово "сиктерме", которое переводится с чувашского как "качалка" или "колыбель", на татарском языке звучит как ругательство.

В 2004 году село стало называться Сиктерме-Хузангаево.

Татарларга да бик авыр юл узарга кирәк булачак. Беренчедән, коллык чиреннән дәвалану. Икенчедән, империалистик чирдән арыну.
👍21
Иртәгә Касыйм шәһәрендә татар ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл ачылачак. Менә шундый язу белән. Урысча һәм гарәп хәрефләре белән татарча.

Вакытлыча тынычлык хакына Мәскәүгә тапшырылган (сатылган), Касыймга көчләп җибәрелгән, улыннан аерылган, татарның сатлыкҗаны Шаһгалигә кияүгә бирелеп шунда вафат булган бичара ханбикәгә Казанда урын табылмады. Ни урам, ни һәйкәл. Касыймдагы һәйкәл өчен мөфти Равил Гайнетдинга рәхмәт. Аның тырышлыгы белән ачыла.
👍24🔥32
Җомга коймагы урынына.

Республика өчен көрәшкән, Татарстанны булдырган, иң абруйлы һәм демократик карашлы, бай тарихлы Татар иҗтимагый үзәге экстремистик оешма дип танылды. Бу - бүген Татарстан Югары суды чыгарган карар.

Кыю әбиләребез, бабайларыбыз экстремистлар булып чыга.

Уф.
🤬29🤯4👍1👎1
⚡️⚡️Менә сиңа мә: Актаныш районы башлыгы Энгел Фәттахов вазифасыннан китүе турында белдергән.

Бу хакта Актаныш районы хакимияте сайтында язылган.
Сәбәбе итеп Актаныш зиратындагы Виктор Смирновның кабере туздырылган. Фәттахов үз ирегем белән китәм дигән.

Исегезгә төшерәбез: узган елны Актаныш районы зиратындагы мәсьәлә нык куертылды, хәтта федераль дәрәҗәгә җитте. Фәттаховны гафу үтенергә мәҗбүр иттеләр. Кайбер белгечләр аның мәгариф министры булып эшләгән чорында татар телен яклаганга күрә үч алалар дип тә аңлатты.
🤯21🔥3👍1👎1🤔1
БГ стильный. Мөселманнар намаз укый торган түбәтәй килешә үзенә. Сакал да сөннәт😂
👍16
"Вкусно и точка" от создателей "Нравится, не нравится - терпи, моя красавица" (Из недр интернета)

Татарчага тәрҗемә ителгәндә "Ашамасаң, бугыңны аша"
😁20🔥3🤮2👍1
"Смешарики".

Татарлар күмәкләп эшли, тәмле итеп ашый. Әле күчтәнәч белән сыйлый. Мультикта төп "сәлам" шундый. Читтән шулай күренәдер. Әмма гел тәмле ашап, түбәтәй киеп Сабантуйда күңел ачучы итеп күрсәтүләре дә туйдырды. Аңа үзебез дә гаепледер. Мультфильмга шулай ярыйдыр да.

Тик менә татарның язма мәдәниятен сөйләп күрсәткәндә гарәп имлясын төшереп калдыру махсус эшләнгән дигән хис туа. Татарның иң зур, бай, мөһим язма мирасы нәкъ гарәп имлясын кулланып язылган.
👍19🔥6😱21🤔1
Чаллыда Виктор Цойга багышланган фестивальне уздырырга рөхсәт итмәүче түрәләр җәмгыятьтә киеренкелекне үзләре үк арттыра.

Цой җырларыннан да курыккач инде... Клоуннар.
👍14😁4🔥2
Белые розы, белые розы, беззащитны шипы.
Что с ними сделал снег и морозы, лед витрин голубых?


Бу абсолют хит иде. Юрий Шатунов, яшь кенә егет, аңа барысы да гашыйк иде. Авылдагы кассеталар сата торган киосктан "Ласковый май" төркеме җырлары тупланган ак төстәге җыентыгын сатып алган идек апа белән.

Ятим үскәнгә күрә күзләрендә дә, җырларында моң бар иде.

Кумертауда үскәнгә без аны гел татар дип уйлый идек.

Вафат. Бик иртә. Яшьләр үлеме күп. Сизәсезме?
😢19👍3🙏2🤔1
Ильяс Гаффаровның җан авазы бу. Бүген Казанда уза торган Яшьләр көненә багышланган концертта бер генә татарча җырлаучы юк ди ул. Чараны Татарстан Яшьләр министрлыгы уздыра.

Татар теле белән "полная жопа", әмма Казанда Иванушки, Дава белән бергә Илгиз Шәйхразиев, "Оммаж", "Гауга" һәм башкаларга җырларга урын табылмаган.

Аннары татар телен укып була бит, менә татар ата-ана гаепле, гаиләдә ни өйрәтми, ни татар мәктәбенә бирми, ни туган тел итеп татар телен сайламый дип бубубу бэбэбэ дип мыжый башлыйлар. Дәүләт дәрәҗәсендә үк сез кирәкмисез, кызык түгелсез, без акчаны (Татарстан кешеләре салымыннан җыелган акча ул, анда татарның да эшерелеп эшләгән акчасы да керә) Мәскәү җырчыларына бирәбез дип әйтеп торалар икән, мыскыл ителгән телне ничекләр итеп сайласын ул ата-ана?!
🔥29😢11👍4😱2😁1🤬1
ЮНЕСКО кызыл ашны (борщ) украин ризыгы дип таныды, ул хәзер материаль булмаган мирас исемлегенә кертелде.

Русия белән Украина арасында бу ризык кемнеке дигән тарткалашу барды. Җитди бәхәс иде. Хәзер нокта куелды. Урыс ризыксыз да кала ала. Кәбестә ашы да ботка.

Тәк-с. Татарның нинди ризыкларын кертергә мөмкин бу безнеке дип?😂 башкорт һәм казахлар белән бәрелешмәс өчен?

Ат итеннән казы? Какланган каз? Боларны бездән башка берсе дә ашамый бугай😀

Гөбәдия?
👍16😁2🤔1