Tatlikay (Р. Бикмөхәммәтова)
240 subscribers
65 photos
7 videos
9 links
Канал для добросердечных, умных людей. Ищем радости в мелочах, поддерживаем друг друга.
Download Telegram
Кытайда төркиләр геноцидына каршы көрәшүче Интизар Илһам Австралия парламентына дәгъва итә

Австралия парламенты сайлауларында Демократик альянсның кече фиркасеннән бәйсез намзәт буларак 27 яшьлек Интизар Илһам катнаша.

Интизар һөнәре буенча физиотерапевт, Австралиянең Аделаида шәһәрендә туган, тамырлары Синҗаннан, әти-әнисе Үремче шәһәреннән – әтисе уйгыр, әнисендә татар һәм уйгыр каны.

Интизар Илһам җирле Төркестан җәмгыяте белән берлектә уйгурларның, төрки халыкларның геноцидына каршы көрәшә, уйгурларны яклау темасын Австралия сәясәтендә күтәрә.

Интизарның сайлауда катнашуына беренче идеясы да Австралиядәге Кытай коррупциясенә каршы көрәш, Австралия дәүләтен Кытайдагы уйгырларны яклауга җәлеп итү, илнең Кытай белән багланышларын киметү.

Австралия татарлары Интизар Илһамның сайлау кампаниясендә волонтерлар буларак катнаша.

Хәбәр Азатлыкның төп сайтында.
Яки вакытлыча сайтта.
Телеграмда гына да укырга була.
👍201
Доллар 56 сумга төшкән, әмма аны ул бәягә сатып алып булмый. Кешеләр 1 долларны 100 сумга да алырга риза, әмма юк. Соры базар барлыкка килә башлый димәк.
👍8🤯2😁1😱1
Бу - Ринат Фәхретдинов. Дөньяның иң көчле UFC лигасында беренче татар көрәшчесе. Ул ярышларга түбәтәйдән чыгу мөмкинлегенә иреште. UFC ризалык биргән. 4 июньдә ул Грециядән көрәшче белән көч сынашачак.

Ринат Мордовиядән. Котырган милләтче. Ул һәр чыгышында Татарстан байрагын тотып чыга. Ислам дине белән милләт аның өчен аерылгысыз. Татарстан түрәләре генә аны күрмәмешкә салыша. Казанга чакырып фатир биреп тренировкалар узарга мөмкинлек бирсәләр, кешечә булыр иде. Түрәләр түгел, татар конгрессы да белмәмешкә салыша.
👍32🔥6🎉1
Бик әйбәт материал чыккан. Бик вакытлы. Кирәкле. Ниһаять бу тема да күтәрелә урыс телендә.

Отношение к украинцам как не до нации ощущают все коренные нерусские народы. Веками. Пора бы и нашу боль услышать, хотя бы выслушать и понять нас, нерусичей, не говорить презрительно, «А что, ваш язык запрещают?»… да, да, да…запрещают.

Фарида Курбангалеева рәхмәт❤️❤️❤️

Фәридә Казанда туды, Татарстанның ГТРКсында эшләде, аннары аны Мәскәүгә алдылар. Берара федераль каналларда экзотика буларак урыс булмаган алып баручыларны эфирга чыгара башладылар. «Беренче»дә - Буратаева, Шәрәфетдинов, «НТВ"да - Гильдеева, «Россия»дә - Фәридә, Аскерзаде... (Лилия дә, Фәридә китте пропаганда каналарыннан)

Фәридә - профессионал. Ире - Динис, режиссер. Алар Беренче Дөнья сугышындагы татар яугирләре турында документаль фильм да ясады. Икенче бәбиен тапкач, ул декреттан "Россия»гә кайтмады. Прагага китте, «Настоящее время» каналында эшләде. Аннары аннан да китте. Кире Мәскәүгә кайтты. SMM белән шөгыльләнә башлады, зур ширкәткә эшкә дә керде. Сугыш башланды. Фәридә телен тыя алмады, каршы яза башлады. Бик кискен. Пропаганда каналларында эш ничек куелганын аңлатты. Аңа иминлеге өчен китәргә киңәш иткәннәр, бик тиз гаиләсе белән чыгып китәргә туры килгән. Фәридә янә журналистикага кайтты, төгәл кайда эшләгәнен белмим, әмма ул даими сугыштан зарар күрүчеләр, качаклар, мөһаҗирлек, сугыш капкынында калучыларга ярдәм итүчеләр турында репортажлар ясый. Үзе дә яза, интервьюлар бирә.

Умница.

https://holod.global.ssl.fastly.net/2022/05/28/denacification/?fbclid=IwAR0Aqk-2YeeVl_XYxH3AgZOV0b1iKu5SSAv1UkxWzBZib2d_GnCw3VQeGuk
👍319🤔1😢1
Проверьте свои имена. Тыныч йокы😂
Forwarded from Чё казылык
— Ваше имя?
— Дамир.
— Фамилия?
— Закиев.
— Пройдёмте.
😁19
9нчы сыйныфны тәмамлап укучылар ОГЭны бирә. 4 имтихан тапшырырга кирәк: математика белән урыс теле - мәҗбүри, икесен һәр укучы үзе сайлый. 2018 елга кадәр мәктәпләрдә татар теленән дә имтихан бирелде. Дәүләт теле буларак, барлык 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар ул сынауны узды. Мәҗбүри иде ул. Энгел Фәттаховны шуңа да яратмадылар. Русия буйлап барлык укучылар 4 имтихан биргәндә татарстанлылар бишне биргәненә риза булмаучылар шактый иде. Хакимиятнең зур минусы - шул татар теленнән ОГЭның билгесе бер кайда да куллану мөмкинлеген булдырмау.

Прокуратуралар мәктәпләрне "кошмарить" иткәннән соң татар теленең хәле ел саен мөшкелләнә. Быел 1263 бала татар теленнән ОГЭ биргән. Бөтен Татарстанга бу.

Әле 11нче сыйныфтан соң татар теленнән БРИны тапшыручылар 10 кеше җыелырмы? 2018 елда татар теленнән бердәм республика имтиханын 24 укучы тапшырды (канатлар сынган, әмма әле милли үзаң бар, Мәскәү, безне кыссаң да без татар теленнән ваз кичмибез дип яшәгән чаклар), 2019 елда андыйлар инде 15 кешегә калды, 2020 елда 9 бала татар телен сайлады. (узган елның саннарын таба алмадым) "Динамика" ярылып ята.

Дөрес, татар теленнән имтихан тапшыру санын арттыру үзмаксат түгел, әмма бу саннар милли мәгарифнең торышының бер өлешен чагылдыра.

Бакчаларда, мәктәпләрдә ситемалы эш бармаса, тиешле дәрәҗәдә укытылмаса, эшебез харап булачак. Төрле сәхнәдәге конкурслар белән генә татар телле белгечләрне әзерләп булмый. "Өйдә өйрәнербез әле, без беләбез бит" дигән фикер дә ялгыш. Тел кан белән күчми, аны өйрәнергә, өйрәтергә кирәк. Һәм моны гаилә генә үз җилкәсендә тартып чыгара алмый. Мәктәп бурычы бу. Мәктәп кенә киносценарийлар, пьесалар, романнар, шигырьләр язарлык, борыңгы татар мирасын өйрәнерлек фән ияләрен тәрбияләп чыгара ала. Ә бүген уен уйнауга торып калабыз бугай

"Что не доделал русский штык — доделает русский чиновник, русская школа и русский поп". Әллә Әби патша әйткән, әллә генерал Муравьев. Мөһим түгел. Әмма бу әлегәчә "рабочая схема". Мәктәпләрдә татар телен өйрәнә алмау, югары дәрәҗәдә ясалган методикаларны кулланмау яки булдырмау, үз фәнен белгән, яраткан һәм телгә гашыйк иттерә торган укутучылар тиешле санда җитешмәү, татар телендә белем алып та аны чыгарылыш имтиханнарында, урта һәм югары уку йортларына кергәндә куллына алмау - бүген безне ассимиляцияләштерү сәясәтенең нигезе.

2017 елда Мәскәү безне кыядан этеп төшерде, әмма бер кул белән булса да тотынып калдык бит. Шушы ике-өч елдан да тиешлечә файдалана алмадык. Халыкның телгә карата кызыксынуы булганда, тел өчен рәнҗегән вакытны кулдан ычкындырмыйча офигенный методикалар, китаплар булдырып, укытучыларны туплап, үзебезчә әйткәндә, "прокачка" ясап, яңача эшлибез дип үҗәтләнсәк, отар идек тә... Хакимияткә кирәкмәде, кешеләрнең күңеле сүрелде.

Накипело😡
12🤬9😢3👍1
1 июнь төне. Рөстәм Нургалиевич йоклыймы икән? Иртән уянасы, "Хәерле иртә" дип язасы, әмма президент буларак түгел, глава статусында...

Күпме генә ачык чырай күрсәтмик барыбер тартып алалар шул.

Кремльдә Татарстан президенты дип аталган элмә такта бүген алынырмы? Әллә тарих итеп калырмы? Экскурссоводлар өчен күрсәтеп сөйләргә уңайлы булыр иде...
😢10👍2
Любая коллективная попытка интеллекуталов осмыслить татарам себя, как нацию, придав ей реальную субъектность - наталкивается на сопротивление невидимых сил с Лубянки и Старой площади.

Так было со Стратегией татар, которую создавали и так весьма ограниченные в свободе мнений академики и конгрессовцы. И даже из этого продукта решили выхлестнуть все осторожные идеологемы и планы, превратив её в пшик, в манифест одного дня.

Так было с хакимовскими потугами создания татарстанской нации - когда вышли на создание института изучения федерализма, связались с международным сообществом, попытки обрушили, Хакимов вовремя сорвался.

Институт истории чуть не уничтожили - поэтому им велено "лежать и бояться". Максимум - осмысление наследия Золотой Орды и джадидизма. На Урал, Сибирь, Астрахань особо лезть не дают (акча юк) - вдруг что накопают и насоздадут реальнее, чем конгрессовский сабантуй.

Клуб "Татар шакмагы" вместе со штабом татар и круглыми столами Бизнес-онлайна, то же, похоже оказались под внегласным запретом. Дамиру Исхакову дали журнал и краеведов, любые его попытки создать при Конгрессе аналитический центр вот уже 20 лет наталкивается на "непонимание".

Муфтияту и вовсе запрещен выход за рамки осмысления вероучения и богословских трудов прошлого.

Остаются одиночки вроде Татполита, постнационального Бустанова и татмедиевского миллиарда, который также ограничен темами и персонами нонграта.

В России выйти за пределы кружка по интересам не получается.

Возможно сейчас удастся создать антиколониальный think tank за пределами воздействия силовой машины. Умы есть, мысли то же, дистанционный формат вполне действенен, остается найти розетку и воткнуть вилку в неё.
👍13🔥3👏1
Айнур 👍
👍5
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татар блогеры, эшмәкәр, 28 яшьлек Айнур Әхмәтов Уфада туган, Петербурда укыган, яшәү өчен Казанны сайлаган. Һәм аңа Татарстанда бик ошый.

Монда безгә бик рәхәт ди ул. Ләкин эшләү өчен мөмкинлекләр кими. Instagram бизнесы ябылды. “Бер яктан каласы килә. Икенче яктан каласы килми. Нишләргә белмибез”, ди.

Айнур белән әңгәмәне монда укырга була.
👍16
100 көн. Канкоеш, үлем, сынган язмышлар.
😢14
UFC чемпионатында беренче татар җиңү яулады.

Ринат Фәхретдинов грек Андреас Михайлидисны җиңде. Аренага ул татар түбәтәе киеп чыкты.

“Хыялым чынга ашты. Күпләр миңа ышанмады, ләкин бүген мин монда, җиңдем. Мин гади бер егет", диде ул җиңүдән соң.
👍394🎉4
Фото 2013 елда төшерелгән.
ТНВда "Кара-каршы" тапшыруын соңгы чыгарылышы иде. Бер тулы сезонны Альберт Шакиров белән эшләдек. «Ялкын» фотосессиясе булды. Хәтта постер ясалды😊

Истәлек итеп калган. Әллә нинди темалар күтәрелгән икән дип искә төшә: мөселманнарга басым ясау, 1921 елдагы ачлык, сабантуй дип фолк милләткә әйләнеп калу куркынычы, милли мәгариф, татар бренды, суверенитет, тарих... Иреклек заманы.
👍22🥰1
Чиста су эчү, юына алу, ашарга моны алыйммы икән, бусынмы дип тегесен дә, бусын да ала алу, ялт итеп газны, электр утны кабыза алу - кемгәдер бай булуның күрсәткечләре. Бернинди дә каршылыксыз намаз укырга мөмкинлек булса да иренеп яту, кәефсез йөрү, юкка гына ачу килү, эшләрне иртәгәгә калдыру - бүгенге көннең кадерсезлеге.

Хәбәрләр һәм хатлар беренче чиратта үземне тонуста тотар өчен кирәк.


"Салям Алейкум тебе, Римма!

Пока жив. За себя не переживаю, перешел на каши, а вот бабулек соседских нужно проведать, звонят уже, лекарства купить надо, но не на что.

Там где я живу, это самый разрушенный и опасный на сегодня район, очень хочу перехать временно в другой район хотя-бы или за город, но снять жильё не могу. Никогда не думал что до такого доживу. В этом признаваться стыдно, но руки понемногу опускаются. Работы нет в Харькове совсем.

И знаешь, имея руки, ноги и голову на плечах это всё психологически очень не просто осознавать. ИншаАллах всё будет хорошо, просто хотелось бы побыстрей чтобы этот жэхэннэм закончился.

У моей мамы был рак, мы прошли с ней ад на земле, потратили кучу денег. Одна женщина, её подруга отдавала всегда последнее, сейчас она сама болеет онкологией, лекарство специфическое, нужно поехать купить, она и деньги дать готова, но я пообещал купить, принести, знаешь, не могу. Я - мужчина и ничего не могу сделать. Это сейчас давит больше всего.

Ты говоришь авыр, но это не только авыр, почти кирдык (кстати, татарское слово, после прорыва осады крепостей татарское войско кричало кердек)

Раньше я гордился тем, что все мои предки из России, теперь нет...

Я желаю тебе счастья, Римма!"
😢29
«Дождь» каналы 9 июньдә янә эшли башлаячак. Латвия эфир өчен лицензия биргән.
👍204🎉3
Журналистларга күп кеше белән аралашырга туры килә. Кайчак телефон чыбыгы башында - күрмәгән, белмәгән кеше. Аны сөйләштерергә кирәк. Кайчак газап, кайчак ялт итеп сүзләр үрелеп китә. Кем беләндер аралашып китәсең, кем беләндер юк, әмма журналист фәлән районда, фәлән кеше бар икәнен һәрвакыт истә тота.

Украинадагы хәлләр башлангач, уллары армиядә булучылар еш яза башлады. Борчылалар, кемдер киңәш сорап, кемдер вазгыятьне аңлатуны сорап, кемдер фикерләре белән уртаклашыр өчен. Теләчелән Илдус шуларның берсе. Өч ай аралашып тордык, мин хәлләрен сорашам, ул - минекен. Ачык кеше, җор телле, бик аңлы рәвештә фикер йөртүче. Хатыны белән өч малай үстерәләр. Олысы армиядә. Сугышка җибәрмәсәләр ярар иде - бөтен теләгән теләкләре. Йөрәкләре өзелеп итеп тора уллары өчен. Өч көн элек чыннан да йөрәк өзелгән. Илдус хатынын җирләгән. Ишегалдында егылган да үлгән. Инсульт. 46 яшь. "Ничек яшәргә хәзер, Римма?" ди...

Менә мин дә бу хәбәр белән көн озынын йөрим, ничек ярдәм итәргә дә белмим, юатасы сүзләр дә юк икән... Бер нигездә дүрт ятим ир елап утыра.
😢23👍3
Татарларга инде кешедән көләргә генә булсын. Үз телләрендә сүгенү сүзе ишетелә икән, чуаш ник татарга уңайлы булсын дип тырышырга, үзгәрергә тиеш?

Публичные слушания о переименовании села Сиктерме-Хузангаево Алькеевского района состоятся 24 июня.

Село носит имя чувашского поэта Петра Хузангая. Изначально село называлось Сиктерме, потом его переименовали в Хузангаево. В 2004 году местные жители обратились с просьбой вернуть селу исконное чувашское название. Но, отмечают авторы сюжета, слово "сиктерме", которое переводится с чувашского как "качалка" или "колыбель", на татарском языке звучит как ругательство.

В 2004 году село стало называться Сиктерме-Хузангаево.

Татарларга да бик авыр юл узарга кирәк булачак. Беренчедән, коллык чиреннән дәвалану. Икенчедән, империалистик чирдән арыну.
👍21
Иртәгә Касыйм шәһәрендә татар ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл ачылачак. Менә шундый язу белән. Урысча һәм гарәп хәрефләре белән татарча.

Вакытлыча тынычлык хакына Мәскәүгә тапшырылган (сатылган), Касыймга көчләп җибәрелгән, улыннан аерылган, татарның сатлыкҗаны Шаһгалигә кияүгә бирелеп шунда вафат булган бичара ханбикәгә Казанда урын табылмады. Ни урам, ни һәйкәл. Касыймдагы һәйкәл өчен мөфти Равил Гайнетдинга рәхмәт. Аның тырышлыгы белән ачыла.
👍24🔥32
Җомга коймагы урынына.

Республика өчен көрәшкән, Татарстанны булдырган, иң абруйлы һәм демократик карашлы, бай тарихлы Татар иҗтимагый үзәге экстремистик оешма дип танылды. Бу - бүген Татарстан Югары суды чыгарган карар.

Кыю әбиләребез, бабайларыбыз экстремистлар булып чыга.

Уф.
🤬29🤯4👍1👎1