Tatlikay (Р. Бикмөхәммәтова)
240 subscribers
65 photos
7 videos
9 links
Канал для добросердечных, умных людей. Ищем радости в мелочах, поддерживаем друг друга.
Download Telegram
Украинада 62 татарстанлы һәлак булган. Республикада хәрби чакыру өчен җаваплы булган Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. Бу - ике ай эчендә ачыкланган корбаннар. Әле гөрләтеп яшәрлек 62 яшь кеше бар иде, юк булды.

Башкортстанда рәсми санны игьлан итүче юк, әмма анда да һәлак булучыларның 50гә якын була ала.
😢11
Җиңү бәйрәме уңаеннан...

Безнең авылда (Башкортстан, Стәрлебаш) 9 Май Җиңү паркында уза. Һәрвакыт шулай булды. Паркта үземне белгәннән бирле кара төскә буялган гипс һәйкәл янында җыеннар узды. Һәйкәл – кайгыга батып утырган хатын. Татар хатыны ул, әмма гомер-гомергә урысчалатып “Скорбящая мать” дип йөртелә ул. Һәйкәл астында куелган ташта “Доброй памяти отцов, матерей, братьев и сестер, погибших за Родину от комсомольцев шестидестых годов” дип язылган. Ике яктан да алфавит хәрефләре нигезендә Стәрлебаш районыннан сугышта һәлак булучылар исемлеге.

Һәйкәлгә караганда, дүрт почмаклы итеп яулыгын бәйләгән татар хатыны хәсрәттән, билгесезлектән, авыр эштән арып сыгылып төшердәй утыра. Бер ноктага карап катып калган ул. Ире яки уллары турында “похоронка”, әллә “хәбәрсез югалган” дигән кыска хат алганмы ул, әллә бернинди дә хәбәр ала алмыйча тилмереп арып килеп утырганмы? “Кайчан бетә бу сугыш, ни өчен бу афәт һаман дәвам итә?” дип меңәрләгән сораулар белән ноктага карап утырамы? Газиз балаларының чит җирләрдә атылып, шартлап, янып үлгәнен күз алдына китереп, берни эшли алмау чарасызлыганнан катып калганмы ул... Төрле куркыныч сораулар турыда бу сын.

Куркыныч һәм җан өзгеч сын.

Икенче Дөнья сугышы афәтенең ярасы әллә ничә буынга җитте. Тол хатыннар, әтисез үскән ятим балалар, имгәнеп кайтучы ирләр, исән кайткан, әмма аракыга сабышып яшәүче яугирләр, сугыш турында сөйләмичә онытырга теләүче солдатлар, әсирлеккә төшеп туган якка кайтып та ветераннар рәтендә утырырга хокуклары булмаган ирләрнең КГБ күзәтүе астында хурланып яшәүләр...

Икенче сыйныфта укып йөргән вакытта мәктәптән йөгереп кайтып портфельне бусагада ук бәреп тизрәк урамга уйнарга чыгарга дип атылып кергәндә ут кабынмаган бүлмәдә Әнием утыра иде. Кулында – хат. Нәкъ шушы һәйкәлдәгечә, башын аска игән килеш утыра иде. Һәйкәлдән аермалы ике сүз генә кабатлап утыра: “Бала сугышта..." (Әфган сугышы бара иде) Ул минем кайтканны сизмәде дә, нәрсә булганын аңламый да калдым. Әмма бу сурәт гомерлеккә уелып калды. Баласы сугышта булган әниләрнең кыяфәте ул.

Бөтен кешеләргә гыйбрәт булырлык көчле мәгънәгә ия һәйкәл. Бу һәйкәлдә бөтен сугышның афәте чагыллган – кайгы, хәсрәт, бүген һәм киләчәкнең чәлпәрәмә килүе, яшәүнең мәгънәсенең калмавы.

Әле уйлыйм, ничек куйганнар ул һәйкәлне ул вакытта? Коммунистик идеология, пропаганда көчле вакыт югыйсә. Яугир дә түгел, бала күтәргән солдат та түгел, “Родина-мать” кебек ачыланып кычкырган хатын сыны да, танк та, Советлар Берлеге солдатының каскасы да, йолдыз да түгел. Ә кайгы килсә дә кычкырмыйча, хәсрәте эченә сыймаслык булса да гасырлар буена тешләре белән кысып чыгармаска өйрәнгән татар хатынының кыйгыдан нишәргә белмичә барып утырган кыяфәте... Коточкыч куркыныч картина.

Бу – сугыш афәт, бәла, куркыныч, алар (нинди сәбәпләр белән башланаса да, мәсәлән, бүгенге “алар безгә һөҗүм итә алалар иде, без чоңгылда кала ала идек ) булмаска тиеш, булдырырга хакыбыз юк дигәннең иң көчле аңлатмасы. Әниләр хакына, шушындый йөрәк өзгеч һәйкәлләр бүтән барлыкка килмәү хакына булдырмаска, туктатырга тиешбез.

Аналар балаларын газапланып сугыш өчен түгел, бәхетле яшәү өчен тудыра, дөньялыкка файда китерерлек итеп тәрбияләрмен дип тудыру авыртуларын түзә. Беркемнең дә балам илне яклап һәлак булыр әле дип тулгак вакытында да, иртән аның өчен ризык пешергәндә дә, “Тыныч йокы, балам” дип бишек җырын көйләгәндә дә, беренче кыска сүрәләр өйрәткәндә дә күз алдына китермидер... Китерергә тиеш тә түгел. Сугыш – кайгы, хәсрәт, канкоеш, үлем.

Ул бүген дә бара. Бу һәйкәлдәге кебек меңәрләгән хатыннар кан яшьләрен түгә, ике яктан да.

Җиңү матур, куандыра,әмма аның артында күпме газап... Котлы булсын. Искә алуыбыз дога булып барсын!
12👍2
2021 елның 11 мае - Казанда коточкыч вакыйга. Мәктәптә оештырылган атыш нәтиҗәсендә 7 татар баласы, ике татар укытучысы һәлак булды. 8А сыйныфында татар теле дәресе иде...

Яраланучылар күп иде. Бер бала Арслан әле һаман Мәскәүдә дәвалана.

Бер ел узды. Яралар төзәлми ул. Тән, күңел җәрәхәтләре бергә әле озак сызлаячак,сыкраячак.

Балаларын, туганнарын югалткан кешеләргә Аллаһ көч бирсен!

Бер ел элек моннан да куркынычрак вакыйга юк иде.

Сүз уңаеннан, 175 гимназиянең укытучыларны Путин мактап бүләкләргә кирәк диде. Әсәре дә юк ди укытучылар. Бер көн ишеткән дә инде Казанда ни булганын оныткан. Кызык түгел.

Узган ел матәм көне дә Татарстанда гына булды бугай... Шулай дип истә калган.

Искә дә төшерәсе килми ул көнне. Мин мәктәп янында җанлы репортаж алып барган идем. Кешеләр, балалар белән сөйләшергә кирәк. Андый чараларга берничек тә әзерләнеп булмый...

Урыннары җәннәттә булсын! Золым тукталсын.
11😢8
175 гимназия ишегалдында менә шундый аллея. 9 агач. 9 өзелгән җан. Һәрбер агач янында мәрхүмнең исеме. Истәлек, хәтер буларак агачлар үсәр...
13😢5👍3
Ирина Шихманның җырчы Монеточка белән интервьюсын карадым. Кызык, ихлас. (Дудь Олег Тиньковтан алган интервьюдан күпкә кызыграк, анда банкир акыра, кычкыра, арып беттем) Монеточкага шулай да бер сорау калды. Ул Украинадагы хәлләр турында сөйләгәндә "кызык" фикер ычкындырды "это не чуждый для нас сирийский мир, в Украине все как у нас" диде. Русия Казакъстанда урыслар мыскыллана, җәберләнә, урыс теле хокуксыз дигән сылтау белән урыс дөньясын урнаштырам дип керсә, Казакъстан да "чуждый мир" булыр иде...

Болай фикерләү бетәрме икән ул... Кайда да кеше, кайда да үз мәдәнияте, дине, карашы белән яши кеше.

Укриандагы хәлләр урыс дөньясын башка милләт, дин кешеләре ничек фикерләгәнен, нәрсә хис иткәнен ишетергә, аңларга этәрерме?
👍112🤔1
И, туган тел, и матур тел! Үги татар телем минеееем...

Татарстанда рус телен саклау, үстерү комиссиясе барлыкка килгән икән. Русиядә рәнҗетелеп яши ул, үсә алмый, руслар ассимиляцияләшә! Ашыгыч рәвештә коткарырга, реанимациядән чыгарырга, ясалма сулыш ясарга да аякка бастырырга!

Әле Марат Әхмәтов җитәкләгән татар теле комиссиясе дә исемен үзгәртә икән. Татар теле рәтенә тагын башка телләр дигән сүзләр дә өстәлә. Рәсми болай яңгырый - Татарстан президенты каршында Татар һәм республикадагы башка телләрне үстерү комиссиясе. Ул башка дигәннәренә Русиядә үги булып яшәгән башкорт, удмурт, мари, мукшы, эрзя, чуаш телләре генә керсә бер хәл, чынында бездә азчылык булып саналган, әмма зур һәм көчле дәүләтләре булган үзбәк, таҗик, грузин, украин, казах, белорус, төрек, азәрбайҗан һәм тагын дистәләгән халыкларның телләре керәчәк.

Ну почему так? Хотя мечтал же кто-то СССР, вот тебе и дружба народов, но в ущерб своему.
🤯11🤬7🤔1
18 май - кырымтатарлары өчен кара көн. Канэчкеч Сталин 1944 елның 11 маенда кырымтатарларын "фашистлар ярдәмчеләре" дип атый һәм тулы бер милләтне сөргенгә җибәрү турында карарны имзалый. 18-20 май кырымтатарларны өйләреннән мылтыклар белән янап, хайваннар ташый торган вагоннарга төяп Үзбәкстанга сөреләр. Күп өлеше юлда ук үлеп кала, кемдер Үзбәкстанда.

Кырымтатарлар гомер буена Ватаннарына кире әйләнеп кайту уе, идеясе белән яши. Әле урамга чыгарга да куркыныч булганда Мостафа Җәмилев Мәскәүнең Кызыл мәйданына протест белән чыга, аңа башкалар да кушыла. Төрмәләрдә утырып чыккан Мостафа ага бүген дә Русия хакимияте өчен дошман.

1990нчы еллар башында кырымтатарлары күпләп Ватаннарына кайта башлады, үз йортларында инде башка кешеләр яши, аларны куып чыгара алмыйлар. Җир алу да авыр, күпләр сусыз җирләрдә яңадан йортлар төзеп, гөлбакча ясады. Ул вакытта Татарстан яшьләре аларга йортлар төзешергә барды, Камаз машиналарында гуманитарка илттеләр.

"Хайтарма" - бай тарихлы кырымтатарларының иң канлы чоры турында фильм. Актер, режиссер Әхтәм Сәитаблаев ул вакыйганы кино рәвешендә төшереп юк ителгән халкына мәңгелек һәйкәл ясады. Әхтәм әлеге вакытта күпчелек ирләр кебек тероборона сафларында.

https://www.youtube.com/watch?v=S3xE_nq7iAw
😢17👍4
Бүген - Татарстанның матбугат көне.

Питербурда беренче татар "Нур" газетасының чыга башлау көне белән бәйле ул. Татарлар Русиядә бүген һаман да үз телендә басма укый, твсын карый , радиоларын тыңлый торган милләт. Башкортлар тагын бар. Әмма татарлар әле бәйсез матбугаты белән мактана ала. Аларның күп тиражлы булуы белән горурлана ала. "Ирек мәйданы", "Акчарлак", "Безнең гәҗит", "Сираҗи сүзе" - татар карашы белән вакыйгаларны яктыртучы, социаль максаты булган, милләт өчен дигән теләк белән нәшер ителгән хосусый газеталар. Һәр өйгә килә диярлек "Безнең авыл гыйбәрәте" үзләре кебек кешеләр турында туган телдә укырга мөмкинлек тудыра. Мондый күренеш башка берсендә дә юк.

"Казан утлары" кебек журналы бар татарның. Русиядә иң зур тиражлы әдәби журнал ул. "Безнең мирас" кебек тарих, шәхесләр турында җанлы тел белән язучы журналыбыз бар. Берсеннән дә курыкмыйча фикер әйткән мөхәррир Вахит Имамовлы "Мәдәни җомга" да - үзенә күрә феномен. Балалар көтеп алган "Салават күпере" кебек басма чикләрен узып интернетта да татар балаларын колачлый. Казанда хатын-кызлар өчен "Сөембикә" журналы булса, Уфада үз акчасына "Диләфрүз" газетасын чыгарып ятучы таталарга исем китә.

Дөнья хәлләрен, Идел-Урал вакыйгаларын татарча аңлаткан "Азатлык Радиосы", 20 еллык тарихын санаган "Интертат" белән мактана ала татар. Интернетта татар телендә татар мәсьәләсен күтәргән медиалар.

Дәүләтнекеннән тыш "TMTV" белән "Туган тел" кебек хосусый тулы бер телевизион каналлар эшләп тора. Берсе Казанда, берсе - Уфада. Булсын җырлар, җырчылар турында, әмма татарча бит. Ничәмә ничә радио бар. Күңелле!

Сыйфат - ул башка мәсьәләсе, аңа ирешәсе бар. Омтылыш кына, амбицияләр генә югалмасын. Русиянең урыс булмаган милләтләргә карата коточкыч гаделсез сәясәтен исәпкә алганда исән калып әле "Медуза" яки "Новая газета" кебек эшләргә теләк булуына шаккатам. Сәяси каналлар, радио, матбагалар булсын. Моның өчен Русиянең сәяси вазгыяте үзгәрүе кирәк. Бастырылып, басым астында эшләү түгел, яшәү бик авыр. Азатлык вә хөррият ләззәтле.

Журналистикага бәйле барлык коллегаларымны котлыйм!
👍23
Вах. Куркыныч, әмма була торган хәл. Ризык җитештерүенең катастрофасына ишарә. Украина Европа, Төркиягә иген саткан. Әмма кыр эшләрен башлар урынына - сугыш.

Ризык кимер дип куркасызмы? Борчылу бармы?
👍6😱4🤔1
Австралия парламентында татар утырса, никадәр шәп булыр иде! Татарлар күпләп яки аз яшәгән дәүләтләрнең сәяси эшендә үзебезнең гадел вә мәрхәмәтле кешеләр катнашып, югарырактан мөселман, татарларның проблемнары турында сөйли алсын иде, милләт дәрәҗәсе дә күтәрелсен иде. БМОның генераль сәркәтибе берәр Кәрим Вәли булса?😉

Русиядә йомышчылар гына шул без...
👍121
Кытайда төркиләр геноцидына каршы көрәшүче Интизар Илһам Австралия парламентына дәгъва итә

Австралия парламенты сайлауларында Демократик альянсның кече фиркасеннән бәйсез намзәт буларак 27 яшьлек Интизар Илһам катнаша.

Интизар һөнәре буенча физиотерапевт, Австралиянең Аделаида шәһәрендә туган, тамырлары Синҗаннан, әти-әнисе Үремче шәһәреннән – әтисе уйгыр, әнисендә татар һәм уйгыр каны.

Интизар Илһам җирле Төркестан җәмгыяте белән берлектә уйгурларның, төрки халыкларның геноцидына каршы көрәшә, уйгурларны яклау темасын Австралия сәясәтендә күтәрә.

Интизарның сайлауда катнашуына беренче идеясы да Австралиядәге Кытай коррупциясенә каршы көрәш, Австралия дәүләтен Кытайдагы уйгырларны яклауга җәлеп итү, илнең Кытай белән багланышларын киметү.

Австралия татарлары Интизар Илһамның сайлау кампаниясендә волонтерлар буларак катнаша.

Хәбәр Азатлыкның төп сайтында.
Яки вакытлыча сайтта.
Телеграмда гына да укырга була.
👍201
Доллар 56 сумга төшкән, әмма аны ул бәягә сатып алып булмый. Кешеләр 1 долларны 100 сумга да алырга риза, әмма юк. Соры базар барлыкка килә башлый димәк.
👍8🤯2😁1😱1
Бу - Ринат Фәхретдинов. Дөньяның иң көчле UFC лигасында беренче татар көрәшчесе. Ул ярышларга түбәтәйдән чыгу мөмкинлегенә иреште. UFC ризалык биргән. 4 июньдә ул Грециядән көрәшче белән көч сынашачак.

Ринат Мордовиядән. Котырган милләтче. Ул һәр чыгышында Татарстан байрагын тотып чыга. Ислам дине белән милләт аның өчен аерылгысыз. Татарстан түрәләре генә аны күрмәмешкә салыша. Казанга чакырып фатир биреп тренировкалар узарга мөмкинлек бирсәләр, кешечә булыр иде. Түрәләр түгел, татар конгрессы да белмәмешкә салыша.
👍32🔥6🎉1
Бик әйбәт материал чыккан. Бик вакытлы. Кирәкле. Ниһаять бу тема да күтәрелә урыс телендә.

Отношение к украинцам как не до нации ощущают все коренные нерусские народы. Веками. Пора бы и нашу боль услышать, хотя бы выслушать и понять нас, нерусичей, не говорить презрительно, «А что, ваш язык запрещают?»… да, да, да…запрещают.

Фарида Курбангалеева рәхмәт❤️❤️❤️

Фәридә Казанда туды, Татарстанның ГТРКсында эшләде, аннары аны Мәскәүгә алдылар. Берара федераль каналларда экзотика буларак урыс булмаган алып баручыларны эфирга чыгара башладылар. «Беренче»дә - Буратаева, Шәрәфетдинов, «НТВ"да - Гильдеева, «Россия»дә - Фәридә, Аскерзаде... (Лилия дә, Фәридә китте пропаганда каналарыннан)

Фәридә - профессионал. Ире - Динис, режиссер. Алар Беренче Дөнья сугышындагы татар яугирләре турында документаль фильм да ясады. Икенче бәбиен тапкач, ул декреттан "Россия»гә кайтмады. Прагага китте, «Настоящее время» каналында эшләде. Аннары аннан да китте. Кире Мәскәүгә кайтты. SMM белән шөгыльләнә башлады, зур ширкәткә эшкә дә керде. Сугыш башланды. Фәридә телен тыя алмады, каршы яза башлады. Бик кискен. Пропаганда каналларында эш ничек куелганын аңлатты. Аңа иминлеге өчен китәргә киңәш иткәннәр, бик тиз гаиләсе белән чыгып китәргә туры килгән. Фәридә янә журналистикага кайтты, төгәл кайда эшләгәнен белмим, әмма ул даими сугыштан зарар күрүчеләр, качаклар, мөһаҗирлек, сугыш капкынында калучыларга ярдәм итүчеләр турында репортажлар ясый. Үзе дә яза, интервьюлар бирә.

Умница.

https://holod.global.ssl.fastly.net/2022/05/28/denacification/?fbclid=IwAR0Aqk-2YeeVl_XYxH3AgZOV0b1iKu5SSAv1UkxWzBZib2d_GnCw3VQeGuk
👍319🤔1😢1
Проверьте свои имена. Тыныч йокы😂