Tatlikay (Р. Бикмөхәммәтова)
240 subscribers
65 photos
7 videos
9 links
Канал для добросердечных, умных людей. Ищем радости в мелочах, поддерживаем друг друга.
Download Telegram
Nokia ширкәте Россиядә эшчәнлеген туктата. Финляндия ширкәте. Бәләкәй генә ил, ә кесә телефоннарын чыгара иде. Алар җитештергән телефоннар иде бит башлыча башта. Кесә телефоннары сатуга чыга башлаганда Nokia иде. Минем дә беренче телефоным Nokia3310 иде. Шундый уңайлы! СөбханАллаһ. Аннары аларны башка ширкәтләр узып китте.

Менә Россиядә телефон түгел, гади кайчы да җитештерелми. Бүген чит илләргә чыгып киткән яки чемоданнарын тутырып юлга чыгып китәм дип утыручы талантлы күпме яшьләр бар, потенциалы берсенә дә кирәкмәде. Мин үземне дә кирәксез итеп хис итәм. Тулы бер буын бу дәүләткә кирәкмәде. Ничектер эленеп калды минем чор кешеләре.

Дәүләткә безнең кебек кешеләр кирәкмәгәнен аңлый, белә идем, әмма без аларга кирәклеген белеп эш итә идем. Хәзер тәмәке көйрәтеп читтән генә карап утырасы килә.

PS. Мин гел пессемист түгелмен, ләкин монда гел шундый булып күренәм бугай. Токсичная)))
😢18👍9🤔1🤮1
Нурлан Сабуров - оятсыз бәндә. Беренче чыгышыннан соң миңа аның турында язучылар булды. Куркадыр дип акладым. Һәр кеше курка дидем, сәбәпләре бардыр дип акладым.

Авыз ачмау хәерлерәк шул.

PS: стендапер Нурлан Сабуров АКШта чыгыш ясаганда бер кыз кан таплы күлмәктән чыкты. Украинадагы хәлләргә ишарә белән, фикереңне әйт дип сорады. Сабуров җавабы - 😡😡😡.

Кичә бер татар җырчысы блн сөйләштек. Аңларга тели. Ике яктан да күп мәгьлүмат, ди. Ике якта да пропаганда, ди. Аңлыйм. Бик аңлыйм аны. Кешенең кулында барлык пазл кисәкләре бап, әмма тулы картина чыкмый кайчак, туры килми кисәкләр. Озак сөйләштек. «Концерт кую да авыр, урынсыз» ди. Ахыр чиктә "Татар-башкорт кырыла. Тукталсын иде" диде.

Гап-гади барысы да кебек…
👍194🤔1😱1
Мин туган районда бер тарих бар. Аерым бер кеше, гаилә, нәсел, авыл тарихы. Аны миңа Әнинең дусты, ахирәте сөйләде. Бергә гомер иткән кешеләр, әмма аның антисталинистка икәнен белмәдем. Коймак пешергән арада ничектер бабасы турында сүз катты. Репрессия корбаны булып чыкты. Сталинга карата мөнәсәбәтен нинди дип сорагач, кыска, аңлаешлы итеп: "Балам, Сталин - иблис" диде.

Бабасы - тегүче һәм шул ук вакытта авыл мулласы булган. НКВД этләре кулга алырга килгән, авыл халкы аны саклап калган. Могҗиза. Әмма икенче тапкыр килгәндә алып кала алмаганнар. Богаулар белән алып киткәннәр. Әмма бөтен авыл җәүяләп елый-елый аны башка авылга кадәр озата барган.

Атып үтергәннәр, билгеле.

Авылдашлар, татарлар өчен горурланып тыңладым. Горурлыктан күз яшьләре тыгылган иде. Тулы бер авыл бер кешене якларга тырышканнар. Никадәр авыр заман булган югыйсә.

Бүген исә хәбәрләрдән татар исемле кешенед үз кызы өстеннән полициягә хәбәр иткәнен укырга туры килә. Кызы дәүләт сәясәтен кабул итмәве, башка төрле фикерле булганы атасының күңеленә ярамаган.

Менә моннан гарьләнеп еларлык.
👍231
Сәфәрче, блогер, ютюбер Антон Птушкинга Русиягә 2072 елга кадәр килүне тыйганнар.

Тагын 50 ел этләр этләрчә яшәргә җыеналар икән. Ну, ну…
😁6👍4🤮4🤬21
Андрей Бедняковка (шулай ук "Орел и решка" аша таныш ютюбер) да Русиягә керү тыелган. 50 елга😂 Туган җирләре Украинаны яклап язганга күрә шундый җәза.

Бөтен Русия йолдызлары -җырчы, КВН уенчыларына да чәпәгез инде. Тула белән Орелдагы ишелеп барган йортларны күрми калып үкенеп ятсыннар әйдә!
👍9🤬31
Әгәр Мәскәү тотса якаңнаң... Моның шундый икәнен белә идек тә соң кебек, шикелле, әмма күз буяу өчен булса да "Каршы" дигән төймәгә бассалар да, матуррак, күңеллерәк, кешечәрәк күренер иде.

Ркаил абый, Рамил әфәнде, Айдар абыйлар бар иде бит анда...
👍3
Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары Русиянең Украинага каршы сугышын хуплап чыкты. Мөрәҗәгатьне депутат Эмиль Хөснетдинов укыды. Аны җиде депутат – Артур Абделҗанов, Юрий Камалтынов, Олег Коробченко, Хафиз Миргалимов, Алсу Нәбиева, Эмиль Хөснетдинов, Эдуард Шәрәфиев әзерләгән. Татарстан парламентының мөрәҗәгатен Русия президенты Путинга юлладылар.

Татарстанда бүген сәяси кырда менә шундыйрак хәлләр... Сездә нинди фикерләр?
👎6🤬41👍1
40 яшь тулар алдыннан шикләнү бар иде, әмма бернинди куркыныч түгел икән. Әмма 41не инде безгә якын булган территориядә сугыш шартларында каршы алуым сәер тойгылар тудыра. Миңа сабак, шөкер итәрлек исемлек артты гына, Аллаһ Тәгаләгә рәхмәт әйтерлек сәбәпләр күбәйде.

Иң зур казанышым - ул үз тирәмдә туплаган мохит. Кешеләрне сайлый белүем дип әйтәсе килә, әмма тәккәббер булыр. Аллаһ яхшы кешеләрне юлымда очраттыра. Ничә еллар дәвамында кадерле, яраткан кешеләрем, дусларым - барысы да кешелеклек сынавын узды. Бер-беребезгә, булган принципларга тугры калдык. Без үзгәрмәдек. Ничек булдык, шулай калдык. Аллага шөкер.

Рәхмәт котлауларга. Сау булыйк, имин булыйк.
34👍8🤩3🔥1👏1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Анджелина Джоли - актриса һәм озак еллар буена хәйриячелек белән шөгыльләнүче шәхес. Ятим килеш бер-бератлы карамакка алган балалары да үсеп бетте. Әлеге вакытта Украинада икән. Әле кафеда күреп алалар аны, әле вокзалда. Кешеләр белән аралаша.

Матур кеше. Принцесса Диана урынына калган кеше. Исән булса, ул да сугыш барган илгә килергә курыкмас иде.
25👍3👎2
Башкортстан, Татарстан, Төркия, Европаның дәүләтләрендә ахшам җитте, Рамазан ае тәмамланды, Гает җитте. Берничә сәгатьтән АКШ, Канада ахшамда дога кылачак. Котлы булсын!

Мул табыннарда онытмыйк: бүген сугыш аркасында ашарга ризык, эчәргә суы булмаган авыллар, шәһәрләрдә яшәүчеләр бар, өйләрен ташлап киткән берничә миллион качаклар бар.

Сөекле пәйгамбәребез заманында изге айда сугышлар тынып торган. Бөек кешеләр чоры, без - вакланып, керләнеп беткән кавем.

Ризыклары булмаганнарны ризыкландыр, сулары булмаучыларны су бир, чирле кешеләргә шифа бүләк ит, нахакка төрмәләрдә утыручыларны азат ит, фаҗигагә тарыганнарга ярдәм бир, залимнәрне, сугышларны туктат, ялгызларны парлы ит, калебезне чистарт, иманыбызны ныгыт. Амин.
36👍5
Эшмәкәр Олег Тиньковның җан авазы.

«У меня не осталось ничего в России. И это плохо для России.

Жаль, что моя страна окончательно скатилась в архаику, патернализм и холуйство. Нет России, была да вся вышла. А угрозы мне лично, человеку, который борется с тяжелейшим раком крови — лейкемией, желание наказать всего лишь за мнение, мое честное мнение, говорит об окончательном расчеловечивании режима. Храни вас Бог, обитатели Кремля и Лубянки. <…>

Ни один миллиард/миллион не стоит слезы ребенка. Я потерял все, но не потерял душу. Я не могу спокойно зарабатывать в стране, которая ведет войну с соседом, убивая мирных граждан и детей, мне не нужны никакие основания! Это зло, а я на стороне добра! <…>

Я забираю из страны брэнды TINKOFF and LA DATCHA. Они принадлежат моей семье, я не хочу их «морать» кровью русских солдат и жителей Украины! Украина победит, потому что добро всегда побеждает зло, нас так учили в школе!"

Олег Тиньков оештырган банк Русиядә иң уңайлысы иде. Абсолют уңышлы проект булды, дәүләт белән бергә вәс-вәс килгән Сбербанктан тыш ул нульдән проектын ясады. Бернинди дә офис юк, интернеттан гариза язасың да (5 минут вакыт кирәк) картаны өйгә кадәр китереп бирәләр. Кушыматасы шәп эшли. Call-үзәктә онлайн да, телефоннан да сине тегендә, монда йөртмиләр, мәсьәләне хәл итәләр. IT технологиянең гамәлдә булуының ачык мисалы. Иң югары курс иде аларда, теләсә нинди валюта. Бөтен илләрдә эшләде.

Уңышлы эшләгән бизнесны фикер өчен тартып алдылар. Сабак итеп. Башкалар белән дә нәкь шулай булачак дип. Мөселманнарны фикер өчен утырттылар, милләтчеләрне фикер өчен эзәрлеклиләр, башка фикердә булучылардан эшен тартып алалар. НКВД этләре, вертухай һәм бандитларның яраткан ысуллары.

Ни өчен үлем һәм Җәннәт белән Тәмугьнең уйлап табылганын хәзер бик ачык аңлыйм.
👍252
Бер чынаяк тарихы

(История, которая звучит теперь иначе. По многосичленным просьбам публикую и здесь)

Камал театрында музей киштәләре бар, анда татар театрына нигез салучыларның шәхси әйберләре саклана. Шактый алар. Тамаша алдыннан ялт-йолт узабыз да залга кереп китәбез. Гадәтләнгән инде аларны күрү. Менә бу – драматург, режиссер, актер Кәрим Тинчуринның чынаягы. Бик затлы, нәзәкәтле, бусы – стаканасты. Тинчуринның пәкесе дә бар. Кәрим Тинчурин бисмилласын әйтеп иртән чәй эчкәнме икән, әллә каһвәме? Өстәлендә газета ятканмы, әллә тәрәзәгә карап чәй эчәргә яратканмы? Хатыны Заһидә ханым катырак ясаганмы, сыегракмы? Бал, әллә кура җиләге кайнатамасын кабып эчәргә яратканмы? Белмим. Әмма болары әллә ни кызык түгел.

Менә бу чынаякка карап торам да мин хатын белән ир арасында тугрылык, мәхәббәтне үлчәп буламы дип уйлыйм. Кырыс шартларда да аны ничек сакларга? Менә бу чынаяклар бер караганда матур истәлекле савыт-саба, әмма аның артында матур һәм шул ук вакытта тетрәндергеч тарих та ята.

Тинчуриннарның өйләренә 1937 елның 15 сентябрендә НКВДлар килеп керә һәм Кәримне алып китә. Бер ел буена татарның мәртәбәле шәхесен төрмәдә җәзалыйлар, мыскыл итәләр, кыйныйлар.Тинчуринга ул вакытта 52 яшь. Интеллигент. Исемле шәхес. Аны Исхак Гатин исемле кабәхәт җәзалый. НКВД этләре каршында Тинчурин дәрәҗәле шәхес түгел, ә СССРның дошманы, “контра”сы һәм “собака”сы тора. Режиссер совет илен таркатырга теләүдә, Гаяз Исхакый белән элемтәдә гаепләнә ул. Сүз уңаеннан, алар беренче тапкыр 1914 елда таныша, Тинчурин аз гына Исхакый чыгарган “Ил” газетасында эшли, әмма 1917 елдан соң алар бер дә күрешми. 1922 елда Исхакый аңа үз пьесасын да җибәрә, әмма театрда бергәләп укыганнан соң татар сәхнәсәнә яраксыз дип табыла. Әмма барыбер Тинчурин “антисоветчик”. Сорау артыннан сорау... Кансыз Гатин бер ел эчендә сержанттан кече лейтент погононнарына кадәр үсә. Хакимият андыйларны ярата. Бер ел кыйналу аркасында Тинчурин йончый, картая, әмма гаебен танымый. Сындырылмый. Бер тапкыр гына ул, күрәсең, Гатинның кыйнавына түзә алмыйча үзе турында яла яккан язма сырлый. Әмма гаебен барыбер танымый. Бер ел җәзалаудан соң Гали улы Кәрим Тинчурин атып үтерелә. 1938 елның 15 нояберендә татарның асыл баласын каберсез калдырып үтерәләр. Аның җирләнгән урыны да билгесез.

Бу вакытта рәшәткә артында аның хатыны Заһидә өзгәләнә. Ул иренең кайда утыруын да белми. Әле бер төрмәгә бара, әле икенчесенә. Кәрименең кайда кыйналып ач ятканын да белми ул. Дөресрәге, әйтмиләр. Заһидә эшеннән куыла. Педагог була ул, әмма халык дошманына балалар укытырга ярамый, сәхнәдә дә уйнарга тыела. Фатирыннан куыла. Урамга чыгарып ыргытыла яшь хатын, әйберләрен тартып алалар. Әле бер җирдә, әле икенче җирдә салкында, ач булып кеше өйләре, төрмәләр бусагаларын таптап йөрергә туры килә. Эш юк, акча да юк. Сугыш башлангач, аны гомумән Казаннан сөрәләр, “нежелательный элемент”. Гаҗәп, әмма бу хатын, Тинчуринның нинди шәхес булуын аңлап, обыск алдыннан берничә аның шәхси әйберләрен яшереп өлгерә, менә шушы чынаячклар, әмма ачка киселсә дә аларны сатмый.

Ул һаман төрмәләргә йөрүен, Тинчурин турында нинди дә булса мәгълүмат алам дип өметләнә. Үзенең муенсаларын, йөзек, беләзекләрен әле төрмә каравалчылары, әле НКВД хезмәткәрләренә бирә, ярдәм итәрләр дип өмет итеп, Кәримгә ашатырлар дип ризык алып килә. Бу еллар буена дәвам итә. Алар кесәләренә тыга бара, ач Заһидә иренә дип тапкан ризыгын ашауларын туктатмый. Коточкыч, шуларның берсе дә мескен хатынга 1938 елда ук ире Кәрим Тинчурин атып үтерелгәне хакында әйтми. 10 ел дәвамында әйтмиләр! 10 ел буена Заһидә Тинчурина ире исән, төрмәдә утыра дип уйлап, палачларга соңгы кадерле әйберләрен ташый. Әле иренең фамилиясеннән баш тарт дип киңәш итәләр. Ник берсенең дә 10 ел эчендә бу хатынны җәлләү хисе тумаган? Бәгырьсезлек. Кабәхәтлекнең югары ноктасы.

10 ел узу белән янә төрмәдән төрмәгә ирен юллаган вакытта Казанның Пләтән төрмәсе директоры (бу Яңа татар бистәсендәге төрмә) иреңнән ваз кич, кияүгә чык дип сүз ката, аннары 1938 елда ук үтерелде дип әйтеп сала. Нәрсә кичергән бу минутларда Заһидә? Ничек йөрәге ярылып шунда егылмаган?

👇👇👇
11😢4👍3
Дәвамы

Аллаһтан ирен үтерүчеләргә, аның тормышын чәлпәрмә китергән кешеләргә догаларында ни дип сораган? Кайдан яшәргә көч тапкан? Мин моңа җавап таба алмыйм. Бу фарфор чынаякка карыйм да никадәр иренә карата мәхәббәтне саклап калырга көчле рухлы булырга кирәк соң дип гаҗәпләнәм? Кансыз кабәхәтләр, залимнәр хәким иткәндә батыр булып калуның сере нидә? Хәләл җефетенә тугъры булып калуның савабы нинди зурлыкта ул?

Гади чынаяк кына түгел. Саф мәхәббәт, тугрылык мисалы. Бик сирәк һәм уникаль мисал. Һәм сине яклаучы, сине яратучы, иң авыр вакытта шулай тугьрылык саклап калучы кеше табыламы? Табылган очракта та сынмаска рух көче табылармы, әллә куркып калынырмы? Менә бу сынаулар булмасын иде. Кеше мисалында гына гыйбрәт алып яшәү күпкә җиңелрәк, чөнки сынатылырбыз кебек...

Рабит Батуллага рәхмәт. Барысын да теркәп барган, китапларга басылган. Тарих. Кино өчен менә дигән тарих. Кайчак билгеле кешеләр турында кино карыйсың - берние юк, әмма барыбер фильм итеп карыйсың. Тинчуриннар язмышы миллионлаган кеше башыннан узган хәлләр, киң катламга тәэсир итми калмас иде.

Бүгенге көн белән аваздашмы? Мондый тарихлар күп, кызганычка...
👍179
Украинада 62 татарстанлы һәлак булган. Республикада хәрби чакыру өчен җаваплы булган Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. Бу - ике ай эчендә ачыкланган корбаннар. Әле гөрләтеп яшәрлек 62 яшь кеше бар иде, юк булды.

Башкортстанда рәсми санны игьлан итүче юк, әмма анда да һәлак булучыларның 50гә якын була ала.
😢11
Җиңү бәйрәме уңаеннан...

Безнең авылда (Башкортстан, Стәрлебаш) 9 Май Җиңү паркында уза. Һәрвакыт шулай булды. Паркта үземне белгәннән бирле кара төскә буялган гипс һәйкәл янында җыеннар узды. Һәйкәл – кайгыга батып утырган хатын. Татар хатыны ул, әмма гомер-гомергә урысчалатып “Скорбящая мать” дип йөртелә ул. Һәйкәл астында куелган ташта “Доброй памяти отцов, матерей, братьев и сестер, погибших за Родину от комсомольцев шестидестых годов” дип язылган. Ике яктан да алфавит хәрефләре нигезендә Стәрлебаш районыннан сугышта һәлак булучылар исемлеге.

Һәйкәлгә караганда, дүрт почмаклы итеп яулыгын бәйләгән татар хатыны хәсрәттән, билгесезлектән, авыр эштән арып сыгылып төшердәй утыра. Бер ноктага карап катып калган ул. Ире яки уллары турында “похоронка”, әллә “хәбәрсез югалган” дигән кыска хат алганмы ул, әллә бернинди дә хәбәр ала алмыйча тилмереп арып килеп утырганмы? “Кайчан бетә бу сугыш, ни өчен бу афәт һаман дәвам итә?” дип меңәрләгән сораулар белән ноктага карап утырамы? Газиз балаларының чит җирләрдә атылып, шартлап, янып үлгәнен күз алдына китереп, берни эшли алмау чарасызлыганнан катып калганмы ул... Төрле куркыныч сораулар турыда бу сын.

Куркыныч һәм җан өзгеч сын.

Икенче Дөнья сугышы афәтенең ярасы әллә ничә буынга җитте. Тол хатыннар, әтисез үскән ятим балалар, имгәнеп кайтучы ирләр, исән кайткан, әмма аракыга сабышып яшәүче яугирләр, сугыш турында сөйләмичә онытырга теләүче солдатлар, әсирлеккә төшеп туган якка кайтып та ветераннар рәтендә утырырга хокуклары булмаган ирләрнең КГБ күзәтүе астында хурланып яшәүләр...

Икенче сыйныфта укып йөргән вакытта мәктәптән йөгереп кайтып портфельне бусагада ук бәреп тизрәк урамга уйнарга чыгарга дип атылып кергәндә ут кабынмаган бүлмәдә Әнием утыра иде. Кулында – хат. Нәкъ шушы һәйкәлдәгечә, башын аска игән килеш утыра иде. Һәйкәлдән аермалы ике сүз генә кабатлап утыра: “Бала сугышта..." (Әфган сугышы бара иде) Ул минем кайтканны сизмәде дә, нәрсә булганын аңламый да калдым. Әмма бу сурәт гомерлеккә уелып калды. Баласы сугышта булган әниләрнең кыяфәте ул.

Бөтен кешеләргә гыйбрәт булырлык көчле мәгънәгә ия һәйкәл. Бу һәйкәлдә бөтен сугышның афәте чагыллган – кайгы, хәсрәт, бүген һәм киләчәкнең чәлпәрәмә килүе, яшәүнең мәгънәсенең калмавы.

Әле уйлыйм, ничек куйганнар ул һәйкәлне ул вакытта? Коммунистик идеология, пропаганда көчле вакыт югыйсә. Яугир дә түгел, бала күтәргән солдат та түгел, “Родина-мать” кебек ачыланып кычкырган хатын сыны да, танк та, Советлар Берлеге солдатының каскасы да, йолдыз да түгел. Ә кайгы килсә дә кычкырмыйча, хәсрәте эченә сыймаслык булса да гасырлар буена тешләре белән кысып чыгармаска өйрәнгән татар хатынының кыйгыдан нишәргә белмичә барып утырган кыяфәте... Коточкыч куркыныч картина.

Бу – сугыш афәт, бәла, куркыныч, алар (нинди сәбәпләр белән башланаса да, мәсәлән, бүгенге “алар безгә һөҗүм итә алалар иде, без чоңгылда кала ала идек ) булмаска тиеш, булдырырга хакыбыз юк дигәннең иң көчле аңлатмасы. Әниләр хакына, шушындый йөрәк өзгеч һәйкәлләр бүтән барлыкка килмәү хакына булдырмаска, туктатырга тиешбез.

Аналар балаларын газапланып сугыш өчен түгел, бәхетле яшәү өчен тудыра, дөньялыкка файда китерерлек итеп тәрбияләрмен дип тудыру авыртуларын түзә. Беркемнең дә балам илне яклап һәлак булыр әле дип тулгак вакытында да, иртән аның өчен ризык пешергәндә дә, “Тыныч йокы, балам” дип бишек җырын көйләгәндә дә, беренче кыска сүрәләр өйрәткәндә дә күз алдына китермидер... Китерергә тиеш тә түгел. Сугыш – кайгы, хәсрәт, канкоеш, үлем.

Ул бүген дә бара. Бу һәйкәлдәге кебек меңәрләгән хатыннар кан яшьләрен түгә, ике яктан да.

Җиңү матур, куандыра,әмма аның артында күпме газап... Котлы булсын. Искә алуыбыз дога булып барсын!
12👍2
2021 елның 11 мае - Казанда коточкыч вакыйга. Мәктәптә оештырылган атыш нәтиҗәсендә 7 татар баласы, ике татар укытучысы һәлак булды. 8А сыйныфында татар теле дәресе иде...

Яраланучылар күп иде. Бер бала Арслан әле һаман Мәскәүдә дәвалана.

Бер ел узды. Яралар төзәлми ул. Тән, күңел җәрәхәтләре бергә әле озак сызлаячак,сыкраячак.

Балаларын, туганнарын югалткан кешеләргә Аллаһ көч бирсен!

Бер ел элек моннан да куркынычрак вакыйга юк иде.

Сүз уңаеннан, 175 гимназиянең укытучыларны Путин мактап бүләкләргә кирәк диде. Әсәре дә юк ди укытучылар. Бер көн ишеткән дә инде Казанда ни булганын оныткан. Кызык түгел.

Узган ел матәм көне дә Татарстанда гына булды бугай... Шулай дип истә калган.

Искә дә төшерәсе килми ул көнне. Мин мәктәп янында җанлы репортаж алып барган идем. Кешеләр, балалар белән сөйләшергә кирәк. Андый чараларга берничек тә әзерләнеп булмый...

Урыннары җәннәттә булсын! Золым тукталсын.
11😢8