Журналист Гордеева Солдат аналары комитеты Валентина Мельникова белән интервью чыгарган иде. Карадым һәм күп кенә сорауларга җавап таптым. Журналистлар армиядә булганнар, әсирлектә яки һәлак булучыларның әниләре, туганнары белән сөйләшә алмый. Бу минем генә проблем дип уйлыйм идем. Юк икән. Әниләр хокукчыларга да баласының ни исемен, ни кайда хезмәт иткәнен әйтми, әмма ярдәм сорый. Мельникова мин фәрештә дә, тылсымчы да түгел, балаңның кайда хезмәт иткәнен дә әйтергә курыкканда мин ничек сиңа ярдәм итә алам, ди?!
Солдат аналары комитеты исеме Чечня сугышы башлангач, кешеләр арасында таралды. Аны мин, балачага, белә идем. Алар урамда митингларда торды, алар солдатларның аналарын туплап, сугыш кырларына чыгып китте, исән калган балаларын уттан чыгарды яки гәүдәләрен эзләп табып кайтарып кешечә җирләргә тырышты. Бүген исә әниләр ачыктан-ачык баласы турында сөйләргә дә курка. Үзенең куркуы да, борчылуы турында да сөйләми. Ярар, плакат тотып чыгарга куркытып бетерделәр инде. Әмма гап-гади прокуратурага хат язу, хәрби комиссардан улларының кайда, нишләве турында ник сорап булмый? Бала үлеме, һәлак булырга мөмкинлеге барысыннан да куркынычрак түгелме?
Безнең районнан Чечняга Рушан Сатучинның әнисе Оркыя апа чыгып киткән иде. Бәләкәй генә гәүдәле, мандолина, думбырада уйнайчы башкорт хатыны. Кабаккош авылыннан иде ул, мәдәният клубында эшләде. Уллары Рушан минем Әни, Әти эшләгән училищеда укыды, белем алган вакытта армиягә алынып Чечняга эләкте. 19 яшендә. Беренче Чечняда сугышы (1994-1996) башлануга безнең авылга да табутлар кайта башлады.
Шушы кечкенә буйлы хатын тотты да улын сугыштан алып кайтам дип юлга чыгып китте. Юлына акчаны бөтен авыл халкы җыешты. Гомердә дә районнан ерак юлга чыгып китмәгән хатын Уфада хәрбиләр комитеты бусагасын таптады, әмма үзенекен итте, ул Минеральные Водыга очкан “гуманитарка” алып барган очкычка эләкте. Анда 8 хатын була, ялгышмасам. Минводыдан Моздокка. Бер белмәгән, бер таныш булмаган һәм көне-төне канкоеш барган җирләр. Кайда попутка, кайда танкка утырып, ул улының хәрби бүлеген эзләп таба. Ул вакытта гомумән ботка була, кем кайда – берни билгеле түгел. Әни йөрәге эзләп таба. Рушанга: “Кайтыйк, улым” дип ялвара, әмма егет кенә дезертирлыктан куркып кала. Гәрчә ул вакытта армия командирлары әниләре килсә, җибәрә торган була. Әнисе үтенә, әмма нәтиҗәсез. Җылы йон оекбаш, җылы свитер кидереп, улыннан башка кайтып китә. Уфага кайтканчы, юлда әни кешене Рушанның һәлак булуы турында хәбәре куып җитә. 1995 ел. 19 яшьлек егет. Бүгенге хәлләргә бик охшаш хәлләр.
Оркыя апаның нинди үкенеч хисләрен кичергәнен күз алдына да китерү авыр. Гомер буена ник йолкып алып кайтмадым икән ул сугыштан дип яшәүләр никадәр авыр. Әмма кимендә улы өчен, аның гомере өчен көрәшкән, атыш булган җиргә чыгып киткән батыр хатын ул. Бүгенге хәлләр турында Оркыя апа ниләр уйлаганын белмим, ул тавышын югалтып сөйләшми иде, авыр хәлдә иде. Әмма шушы кечкенә гәүдәле башкорт хатынының тарихы гел күз алдында бүген дә.
Валентина Мельникова улларыгызны алып кайтыгыз ди, ни кадәр авыр булса да алып кайтыгыз, ди. Һәм 2014 елдан алып бөтен әсиләрне ике яктан да алмаштыру эшен башкаруны башларга, таләп итәргә кирәк дип сөйли.
https://www.youtube.com/watch?v=vq7bAYFi-jE

YouTube
Валентина Мельникова: «Требовать от этих людей невозможно ничего» // «Скажи Гордеевой»
Валентина Мельникова – храбрая женщина и многолетний ответственный секретарь Союза комитетов солдатских матерей России – героиня нового выпуска специального формата «Скажи Гордеевой».
Пожалуй это было самое эмоционально сложное для меня интервью. Речь в нем…

❤15😢4👍2🔥1
"Новая газета"ның да Роскомпозор башына җитте. Ул да эшен туктата. Хурлык!
Сүз иреге никадәр мөһим икәнен кешеләр кайчан аңлар? Zara, Mango фигня ул.
Сүз иреге тегендә-монда кычкырып йөрү түгел, ә нәкь менә альтернатив фикер, бәйсез чыганаклардан мәгьлүмат алучы медиаларның куркусыз, басымсыз эшләве. "Мондый куркыныч хәбәрләр язып кешеләо арасында коткы таратмагыз" дип качаклар фотоларын да карарга теләмәгәннәр моны аңламас, әлбәттә.
Минем буын журналистлары сүз иреге вакытында һөнәр сайлады, сүз иреге вакытында эшли башлады. Бу безнең бәхет тә, шул ук вакытта фаҗига дә. Ирек сөючән һөнәрем бүген Русия хакимияте тарафыннан буыла.

😢16👍3❤1🔥1
Вакчыл, әшәке кешеләр була бит? Бу да шундый төрле астыртын эшләр башкарып йөрүче кешенең гамәлен хәтерләтә.
Йә, Хода, бу кешеләрнең күңеленә мәрхәмәтлек, башларына акыл сал инде, зинһар🙏

❤2
Forwarded from Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казанда украин милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе, "Украина халык республикасының" Үзәк Радасы рәисе Михаил Грушевский хөрмәтенә куелган таштактаны сүтеп алганнар
Михаил Грушевский (1866-1934) Казанда 100 ел элек яшәгән. Аның сурәте төшерелгән мемориаль такта 2006 елда — сәясәтченең тууына 140 ел тулу уңаеннан һәм Украина белән Татарстан арасында "җылы мөнәсәбәтләр" билгесе итеп куелган иде. Хәзер Казан хакимиятләре тактаны сүтеп алу карарын аңлатмый, дип хәбәр итә "Ъ-Казан".
Украинадагы сугышның беренче көннәрендә әлеге истәлек билгесенә чәчәкләр салынган иде.
@azatliqradiosi

❤7👍3🤬1
Рамазан ае, хуш килдең!
Аллаһ Тәгалә чистарынырга, тәүбә итәргә мөмкинлек биргәненә шөкер. Сугыш афәтләрен күргәннәргә, якыннарының үлем ачысын татыган кешеләргә ярдәм ит, сусыз, ризыксыз кешеләрне ризыкландыр, нахакка гаепләнеп төрмәләрдә утыручыларны азат ит, калебебезне пакьландыр, дәүләт җитәкчеләренең күңелләренә мәрхәмәт, шәфкатьлек сал!
Дуслар, кемнең нинди кәефләр, Рамазанга нинди планнар?
Мин югалып язам, Телега канал алай эшләргә тиеш түгел лә... ☺️

❤25👍12
Менә исем бренд булса да була икән. Тукай исеме белән кәнфитләр җитештергәннәр. Әле ифтарда ашау менә дигән дип ассызыкланган. Маркетинг!
Тукай вафатыннан соң "Тукай җырлары" дигән китаплар, пластинкалар чыккан. Гәрчә аның җырлары булмаган. Әмма иң сатылган, керемле товар булган. Татарның исемендә оста акча эшләү. Шагыйрь вафатыннан соң маркетологлар Тукай исемле сабын да чыгарганнар. Шулай ук поп товар булган. Тукай рәсеме ясалган футболка, толстовкалары, кружкалар, букчалар кебек мерчлары да булгандыр әле😂
(сәясәтчеләрне санамаганда бүген кем мондый бренд дәрәҗәсенә җитә ала? Сәйдә Мөхәммәтҗанова? Камилә Вәлиева?)

👍10❤1
Forwarded from 100 ел элек
Конфеты "Тукаев" производства фабрики Ибрагимовых "Альфа" очень вкусные и сладкие. В особенности, это самые подходящие конфеты для чаепития на ифтарах и после таравиха в рамазане.
#реклама
Ибраһимовлар кәрханәсе “Альфа” фабрикасының эше булган “Тукаев” кәнфитләре гаять ләззәтле вә татлыдыр. Хосусан, рамазанда ифтар вә тәравих чәйләрендә куллану өчен иң муафыйк кәнфиттер.
#шәхесләребез

👍14❤4
"Мәскәү-Буча" перфомансы. Бу "Русия солдатлары мондый вәхшилекне эшли алмый", "Ышанмыйм" диючеләргә, бүгенге хәлләрне уйламаска тырышучыларга "сәлам". Күзләрне ачарга тырышу перфомансы.
Мин беренче тапкыр коточкыч фотоларны күргәч, нәкь шундый мәетләр Казанга якын булган Яшел Үзән, Биектау, Кукмара, Лаеш урамнарында да ята ала дип күз алдына китердем. Тагын да куркынычрак. Әмма бу хәлләргә күнекмәс өчен кайчак шундый "мазохизм" да кирәк. Аерым кешеләргә бигрәк тә.

👍15😢3❤1🤔1
Ну вәт. Жириновский вафат. Бүгенгесе - рәсми.
"Татары, вон в Монголию!"
Хәтерлибез.
"Татары, вон в Монголию!"
Хәтерлибез.
🔥13🤔2🎉2❤1👍1
Яшисе бар...
Zолым үтәр. Исән булсак - яшисе бар.
Бик күпләрнең күзләренә карыйсы бар.
Күкрәк каккан империя колларының
Алда әле сәрхүшлектән айныйсы бар!
Zолым беткәч - нәтиҗәсен татыйсы бар,
Кемнәрнеңдер *батырлыгын" таныйсы бар,
Яралысын, югалганын, тотылганын,
Дус-дошманын, шәхитләрне саныйсы бар.
Дөньясына өр-яңача карыйсы бар,
Алга таба ни кыласын аңлыйсы бар.
Яңа шартлар кысасыннан кысылмыйча
Җайлашасы, вазгыяткә ярыйсы бар.
Zолым тынып, без тынмасак - таңнар туар.
Дары исен, кан тапларын яңгыр юар.
Кемнең тәндә, кемнең җанда яра калыр,
Кемдер исә кешелеккә өмет җуяр.
Zәхмәттән соң элеккечә агар сулар.
Кемнәрнеңдер илдәшләре тынын буар.
Гавам кабат, гадәтенчә, баштанаяк
Үзе белгән мәшәкатькә кереп чумар.
Таңнар һаман офыкларны канга буяр,
Ирләр елкы, бәрән чалыр, корбан суяр.
Яшь киленнәр күмәчкә дип камыр куяр.
Яшәешнең ләззәтеннән кем соң туяр?!
Шаулап торсын тук игеннәр тулы кырлар,
Яңграп торсын шат авазлар, моңлы җырлар.
Насыйп булсын сыйланырга - нинди сый бар,
Гөрләп үтсен күркәм мәҗлес - сабантуйлар!
Күге аяз, тамагы тук, өсте бөтен,
Имин булсын җир йөзендә кыз һәм уллар!
Дәрман бирсен сулар һава, эчәр сулар,
Кунакларга сәфәр дәшсен олы юллар!
Бу zәхмәтләр кайчан бетәр? кайчан тынар?
Кем вөҗданын саклап калыр, кемнәр сынар?
Кемнәр газиз җанын корбан, фида кылар?
Шул сорауга җавап эзли гаҗиз уйлар...
©Фәнил Гыйләҗев

❤26👍15
Сугыш турында нинди чыганаклардан мәгьлүмат аласыз?
Anonymous Poll
12%
Медуза
4%
Новая газета
21%
Азатлык Радиосы
0%
1 канал, Россия
8%
Все не однозначно
49%
Телеграм каналлар
1%
Медиазона
3%
Мин сәясәт белән кызыксынмыйм
1%
ТНВ
❤3👍1🔥1😁1
Рэпер Face - иноагент. Минюст карары. Юләр канунны ничек кабул итүен Face (Иван Дремин) үзенең постында язып чыкты, бусы исә хикәяләрендәге язу. Иноагентларга сәлам!
Face-ка әйтергә кирәк әле, татар клавиатурасын урнаштырсын! "Салам" түгел, сәлам яки башкортча сәләм дип язсын😂
Иван Дремин - Уфа егете. Юрий Дудьнең соңгы чыгарылышында ул фронтовик бабасы турында сөйли һәм татар яугире, татар шагыйре Наҗар Нәҗмине дә искә ала. (Карадыгызмы?)
Face илдән чыгып китте. Ул да мөһаҗир. Иленнән, туганнарыннан мәҗбүри аерылган шәхес.

👍16😁3❤1😢1
Татарлар нык эшчән халык, мал таба белә, тырыш ул, дөньясын ялт итеп кора, чисталык вә пөхтәлек, төгәллек белән башкара барысын да. Әмма белем җитми һәм киң караш юк. Менә шушы сызып ата бөтен матур сыйфатларны.
Менә хакимияттәгеләр яшьләрне (татарларны, милли җанлыларын әйтәм) кыйнап булса да яхшы университетларда укытырга тиеш (иде). Аннары очкычка төяп илләрне күрсәтергә кирәк иде. Анталья, Кемер, Дубай да Шарм-Әлшәйхлар түгел. Берлин, Берн, Мюнхен, Нью Йорк, Монреаль, Вена, Һелсинки, Стокгольм, Амстердамлар һәм башка алга киткән, әмма тыныч кына, берсенә дә һөҗүм итмичә, үз көченә таянып, башкаларга да үз тапкан малын сатып, корылган тормышны күрсәтеп кайтыр идем. Ичмасам, иреклек "чире" тияр иде.
А не вот это все...

👍28🔥11
Nokia ширкәте Россиядә эшчәнлеген туктата. Финляндия ширкәте. Бәләкәй генә ил, ә кесә телефоннарын чыгара иде. Алар җитештергән телефоннар иде бит башлыча башта. Кесә телефоннары сатуга чыга башлаганда Nokia иде. Минем дә беренче телефоным Nokia3310 иде. Шундый уңайлы! СөбханАллаһ. Аннары аларны башка ширкәтләр узып китте.
Менә Россиядә телефон түгел, гади кайчы да җитештерелми. Бүген чит илләргә чыгып киткән яки чемоданнарын тутырып юлга чыгып китәм дип утыручы талантлы күпме яшьләр бар, потенциалы берсенә дә кирәкмәде. Мин үземне дә кирәксез итеп хис итәм. Тулы бер буын бу дәүләткә кирәкмәде. Ничектер эленеп калды минем чор кешеләре.
Дәүләткә безнең кебек кешеләр кирәкмәгәнен аңлый, белә идем, әмма без аларга кирәклеген белеп эш итә идем. Хәзер тәмәке көйрәтеп читтән генә карап утырасы килә.
PS. Мин гел пессемист түгелмен, ләкин монда гел шундый булып күренәм бугай. Токсичная)))

😢18👍9🤔1🤮1
Нурлан Сабуров - оятсыз бәндә. Беренче чыгышыннан соң миңа аның турында язучылар булды. Куркадыр дип акладым. Һәр кеше курка дидем, сәбәпләре бардыр дип акладым.
Авыз ачмау хәерлерәк шул.
PS: стендапер Нурлан Сабуров АКШта чыгыш ясаганда бер кыз кан таплы күлмәктән чыкты. Украинадагы хәлләргә ишарә белән, фикереңне әйт дип сорады. Сабуров җавабы - 😡😡😡.
Кичә бер татар җырчысы блн сөйләштек. Аңларга тели. Ике яктан да күп мәгьлүмат, ди. Ике якта да пропаганда, ди. Аңлыйм. Бик аңлыйм аны. Кешенең кулында барлык пазл кисәкләре бап, әмма тулы картина чыкмый кайчак, туры килми кисәкләр. Озак сөйләштек. «Концерт кую да авыр, урынсыз» ди. Ахыр чиктә "Татар-башкорт кырыла. Тукталсын иде" диде.
Гап-гади барысы да кебек…

👍19❤4🤔1😱1
Мин туган районда бер тарих бар. Аерым бер кеше, гаилә, нәсел, авыл тарихы. Аны миңа Әнинең дусты, ахирәте сөйләде. Бергә гомер иткән кешеләр, әмма аның антисталинистка икәнен белмәдем. Коймак пешергән арада ничектер бабасы турында сүз катты. Репрессия корбаны булып чыкты. Сталинга карата мөнәсәбәтен нинди дип сорагач, кыска, аңлаешлы итеп: "Балам, Сталин - иблис" диде.
Бабасы - тегүче һәм шул ук вакытта авыл мулласы булган. НКВД этләре кулга алырга килгән, авыл халкы аны саклап калган. Могҗиза. Әмма икенче тапкыр килгәндә алып кала алмаганнар. Богаулар белән алып киткәннәр. Әмма бөтен авыл җәүяләп елый-елый аны башка авылга кадәр озата барган.
Атып үтергәннәр, билгеле.
Авылдашлар, татарлар өчен горурланып тыңладым. Горурлыктан күз яшьләре тыгылган иде. Тулы бер авыл бер кешене якларга тырышканнар. Никадәр авыр заман булган югыйсә.
Бүген исә хәбәрләрдән татар исемле кешенед үз кызы өстеннән полициягә хәбәр иткәнен укырга туры килә. Кызы дәүләт сәясәтен кабул итмәве, башка төрле фикерле булганы атасының күңеленә ярамаган.
Менә моннан гарьләнеп еларлык.

👍23❤1
Сәфәрче, блогер, ютюбер Антон Птушкинга Русиягә 2072 елга кадәр килүне тыйганнар.
Тагын 50 ел этләр этләрчә яшәргә җыеналар икән. Ну, ну…

😁6👍4🤮4🤬2❤1
Андрей Бедняковка (шулай ук "Орел и решка" аша таныш ютюбер) да Русиягә керү тыелган. 50 елга😂 Туган җирләре Украинаны яклап язганга күрә шундый җәза.
Бөтен Русия йолдызлары -җырчы, КВН уенчыларына да чәпәгез инде. Тула белән Орелдагы ишелеп барган йортларны күрми калып үкенеп ятсыннар әйдә!

👍9🤬3❤1
Әгәр Мәскәү тотса якаңнаң... Моның шундый икәнен белә идек тә соң кебек, шикелле, әмма күз буяу өчен булса да "Каршы" дигән төймәгә бассалар да, матуррак, күңеллерәк, кешечәрәк күренер иде.
Ркаил абый, Рамил әфәнде, Айдар абыйлар бар иде бит анда...

👍3