Менә бу чын кеше хисләре. Редакция - ул кешеләр. Сугыш шартларында сугышны сугыш дип әйтеп эшләүчеләр - ихлас фанатиклар. "Дождь»дә шундыйлар.
Өзгәләнү, үкенү, гафу үтенү, ихлас күз белән елап кеше булып калу тырышу...
Исән калсын инде телеканал. Шулкадәр авырлык белән тартып киләләр иде. Шулкадәр акыллы, талантлы шәхесләр анда. Һәм гаиләдә - драма, трагедия.
Сәламәт калсак ярар иде бу хәлләрдән соң. Кыл өстеннән йөрелә. 💔

❤6👎2💔2🥱1
Бу атнада Татарстан депутатлары республикада президент институты юкка чыгуы өчен тавыш бирәчәк. Татарстан Конституциясендә "суверенитет", "Татарстан гражданины", "федераль үзәк белән килешү нигезендә мөнәсәбәтләр" дигән сүзләр, берничә мәддә юкка чыгарылачак. Татарстан президенты моңа кадәр ике дәүләт теле - татар һәм урыс телләрен бертигез белергә тиеш дигән шарт бар иде. Конституциягә беркетелгән иде. Бу да юкка чыга ала.
Татарстан парламентына республика Конституциянә үзгәрешләр кертү инициативасын 37 депутат имзалаган.
Кемнәр?
Артур Абдулҗанов
Марат Әхмәтов
Динар Бариев
Владимир Вавилов
Фоат Валиев
Светлана Вострикова
Ринат Гайзатуллин
Марат Галеев
Геннадий Глушков
Иван Егоров
Роза Җәббәрова
Айрат Зарипов
Свтелана Захарова
Азат Җиһаншин
Юрий Камалтынов
Ләлә Кудерметова
Елена Кузьмичева
Лилия Маврина
Фәрит Миниголов
Ренат Мистахов
Рөстәм Мөхәммәдиев
Алсу Нәбиева
Альбина Насыйрова
Камиль Нугаев
Людмила Рыбакова
Николай Савицких
Камил Садриев
Дмитрий Самаренкин
Алексей Созинов
Александр Тыгин
Альберт Хәбибуллин
Таһир һадиев
Азат Хамаев
Александр Чубаров
Лотфулла Шәфигуллин
Шакир Яһудин
Леонид Якунин
Бу инициатива җомга, парламент сессиясендә каралачак. Күпчелек тавыш белән хупланачак, бәлки, Ркаил Зәйдулла, Рамил Төхвәтуллин нидер әйтер, әмма аларның сүзләре "форма өчен генә булачак"
Менә шундый хәлләр. 2022 елның соңгы 10 көнендә булса да Татарстан аерым бер статуска ия булганын истә тотып яшәп була...
2023 елда Татарстанда президент урынына - глава, башлык.

🤬25👎1🤔1😢1
Дәүләт шурасы утырышы бара.
Рөстәм Миңнехановны халык президент итеп сайлады, 2025 елда аның мөддәте бетә икән, ул шулай калсын диләр. Әмма аннан соң Республика рәисе, Республика илбашы, Дәүләт башлыгы тәкъдимнәре яудырыла. Берсе дә ошамый. Илбашы әле азмы-күпме, кулай. Ркаил Зәйдулла илбашы солых, тынычлык алып килгән, яубашы сугышны башлаган диде. Әйбәт чагыштыру. татарлар солыхчылар, килештерүчеләр исеме белән йөрсен.
Иң кызыгы, Конституциягә үзгәрешеләр кертү инциативасын имзалаган 37 депутат бу тәкъдименнән баш тарткан. Тәк, калган 4 кеше кем алар?

👏7🔥2
Узган ел һәм әле дә никадәр мәрхәмәмәтлек, шәфкатьлелек мөһим сыйфатлар икәне аңлашылды. Кеше өчен борчылу, кеше кайгысын аңлау, аны үзеңнеке кебек кабул итү хисенә ия булу никадәр нигъмәт икәненә төшенелде. Эмпатия бармы, юкмы... Никадәр ул синдә...
Кешеләрнең, җитәкчеләрнең күңелләренә шәфкатьлек салуны сорау - төп догаларның берсе. Матурлык, акыл та ул кадәр мөһим түгел икән, ә кешелеклелек, кече күңеллелек кадерле.
Имин ел булсын, хәере белән килсен. Аллаһ Тәгаләнең яратуында, саклавында яшәргә язсын. Тынычлык урнашсын, мәрхәмәтлек, яшәешнең кадере артсын.

❤25👍11👎1
Төркиядә яңа күренеш - Русиядән үз машиналарында килүче татарлар RUS номерларын каплап Татарстан байрагын урнаштыралап, ТАТ, Tataristan дип язалар.
Читтә үзбилгеләнүнең бер ысулы. Татар булуны аерып күрсәтү. Төрекләр урысларга, Русиядән килүчеләргә нормаль мөнәсәбәттә, әмма татар булганыңны белсәләр, туганын очраткан кебек куаналар. Татар булуның бонусы.
Минем очракта танышу бераз озаграк, урыс түгел, украин түгел дип татарга барып җитәбез. Аннары антропологияне тикшерү китә, татарлар кысык сүзле, кара була бит диләр... ☺️ бик җылы карашта алар, рәхмәт яугырлары. Татарча катыш төрекчә сөйләшсәң, бөтенләй аяк астына кызыл келәм җәяргә торалар.
Футболчы Карадәниз Көкдинезгә рәхмәт, кем Казанны белми, "Рубин" дип әйтү җитә, тагын бер бонус өстәлә.
(102 - Башкортстан номеры)

❤31👍12❤🔥3
Дуслар җибәргән фотоларны кулланып, үз аңлатмамны, фикерләремне язган идем һәм Мәскәү газеты шуларны кулланып, "исемсез блогерлар"ның фикерләренә таянып мәкалә әвәләгәннәр иде.
Шуны күреп урысча журналистларны сүгеп пост язган идем. Әмма Facebook минем газеттагы кулланылган "төрекләр татарларны кысык күзле дип уйлый" дигәнне язуымны күреп милләтара нәфрәт тудыра дип алып аткан. Урысча язган идем, газетның цитаты белән. Шуңа сабак укыттылар, имеш.
Вәт, ләгънәт😂🤨
Журналистлар түгел, бисталкауыйлар! Эшләп акча эшләгез, халтурщиклар.

🤬11👍7💯1
Башкортстанның элеккеге президенты (беренчесе) Мортаза Рәхимов үлгән.
Кемдә нинди хәтирәләрдер - белмим. Миндә башкортлаштыру сәясәте белән истә калачак ул.

👍14😢3🤯2⚡1🔥1