Tatlikay (Р. Бикмөхәммәтова)
240 subscribers
65 photos
7 videos
9 links
Канал для добросердечных, умных людей. Ищем радости в мелочах, поддерживаем друг друга.
Download Telegram
Британия патшабикәсе Елизаветта II вафат.

Аңа 96 яшь иде. Иң озын гомерле патшабикә. Миһербанлы, затлы патшабикә. Елизаветта II һәм татарлар дигәндә, әллә нинди зур вакыйгалар күз алдына килми. Шулай да татарга бәйле вакыйга бар, ул – татар җырын тыңлаган патшабикә. Елизавета II Альбина Шаһиморатованың башкаруында "Бөдрә тал" җырын тыңлаган иде.

Яулык бәйләгән фотоларына карасаң, татар әбиенә дә охшап китә, хәттә мәрхүм Рәшидә абыстай Исхакыйны хәтерләтә. Сүз уңеннан, ул Шотландиянең Балморал сараенда вафат булды. Гадәттә җәйләрен ул анда уздырган. Шау-шулы Лондоннан китеп ял иткән. Аллам, бу да татар гадәте бит. Әле чәйне сөтләп эчүен дә исәпкә алсаң...

Зур бер чор тәмам. Британиянең зур тарихы. Аны кешеләр бик ихтирам итте. Авыр туфрагы җиңел булсын!
😢23👍65🎉2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Шәп. Нәни чактан картлыкка - бер мизгел.
19🔥8
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Ә бүген, 9 сентябрь, Камал театрында - "Зәңгәр шәл", димәк яңа театраль сезон башлана. 117нче сезон. Озын гомерле бул, яраткан театрым! Уңышлы спектакльләр булсын, һәрбер кеше - асылташ. Исән-сау, бәхетле булыгыз.

Сагынам. Яратам! Хәерле сәгатьтә!

Ну и какой же потрясающий ролик!❤️
👍117🔥3
Британия патшалыгыннан соңгы хәбәрләр: 74 яшьлек Чарльз патша булып игьлан ителүенең документлары имзаланган. Һәм дә бу патшаның да татарлар белән элемтәсе бар бит!

2010 елда әле шаһзадә булган Чарльз Польшадагы Крушиняны татар авылында булды, татар мәчетен күрде, татар ризыкларыннан сыйланды. Сүз уңаеннан, итле пәрәмәч пешергәннәр аның килүенә. Димәк патша татарлар белән таныш.

Польшаның Биелосток өлкәсендәге Крушиняны - татар авылы. Ул Белорусия белән Польша чигендә урнашкан. Бу җирләр татарларга 1679 елда бүләк ителә. Католиклар җирендә татарлар ислам динен саклап калды. Крушиняны авылындагы мәчет тарихи, аңа XIX гасыр башында ук нигез салынган. Польшада 3 меңләп мөселман татар яши.

Татарлар Польша, Литва, Белорусия җирләренә XIV гасырда ук килә башлый, аларны патшалар иң яхшы атлы гаскәри буларак чакырта. Батыр яугирләр дип тарихка кереп кала татарлар. Аларга рәхмәт йөзеннән морзалар дәрәҗәсе бирелә һәм яхшы җирләр бүләк ителә. Польшада берничә татар авылы бар.

Менә шундый тарих. Татарлар ❤️
23👍4
Гаҗәеп рәвештә иноагентлар исемлеге тулылана. Кемне алма - шәхес, күпсанлы аудиториянең йолдызы, кешеләргә тәэсир итү көченә ия булучы талант вә акыл иясе.

Шулкадәр тинтәкләр булырга кирәк бит әй үзләренә каршы эшләр өчен!? Чынында рәхмәт яугырлары.

Кем ишетмәде, Максим Галкин да хәзер иноагент❤️
12👍3😁3💩1
Максим Галкинны иноагент дип игълан итүнең дәвамы - бүген интернет йолдызына Алла Пугачева әйләнде.

❤️
👍154😁1
Красовский, Кеосаян, Газманов, Холмогоров, Соловьевлар һәм башкаларга повесткалар килми дә килми. Телевизор аша миңгерәйтелгәннәр, хәерче бичаралар китәчәк.

Ә бер чаттагы хатын энесенең аудиосын җибәрә: "Апа, мин бит балачага булып солдат буларак Чечен сугышына эләктем. Икенче сугыш. Анда Путин иде. Хәзер картаеп киләм, өч кыз әтисе. Тагын Путинның сугышына повестка көтәм. Ник болай соң ул?"

Мин дә белмим ник болай соң...
🤬23👍3😢1
Татар имамнарын ишеттек, фәтваларны күрдек. Аңладык. Миндә башка сораулар.

Дәррау кул күтәрткән татар конгрессы әфәнделәре, сездән дә ниндидер гамәл көтәсеме? Авыл, шәһәр саен татар ир-егетләрен озаткан хатыннарның күз яшьләре өчен сез җаваплы. Әллә аларны озату татарча булсын дип гармуннар белән "Герман җырын" сузып җырлауларны оештырачаксызмы? "груз 200" белән кайтучыларның йортларына килә торган юатучылар делегацияләре булдырылырмы? Уен-көлкеле сабантуйлар урынына Федераль үлем-китем сабантуйлары планга кертеләчәкме? Халкым минем дип пафослы итеп эндәшерлек татарлар калырмы?

Конгресс төбендә мобилизациягә каршы чыккан бер егетне богаулап автозакка тыкканны конгрессчылар күзәттеме икән? Васил әфәнденең йөгереп чыгып: "Энем, борчылма, үзем китәм" дигәне күзгә чалынмады.

Бәлки, күрмәгәнмендер...

Кичә, бүген Оренбург-Казахстан, Әстерхан-Казахстан чикләрендә зур чакрымнарга сузылган чиратларларда татар-башкорт егетләре, ирләре күп. Алар мобилизациядән кача. Грузия чигендә торучылар бар. Анда да татарлар шактый. Төркиягә күпләр билет ала алмады, чөнки кыйммәт. Татар тырыш булса да, акчасы чамалы аның. Кыргызстанга урнашып тилмерүчеләр бар. Иртәгә дә китәчәкләр, чикләр ябылганчы...

Татар конгрессы оештырган чараларга йөргән йөзәрләгән татар ханым, әфәнделәр, качам дип сакланып калган егетләргә булышырга кирәк. Конгресс оештырмас моны, ышанмыйм. Файдалы мәгьлүмат бирү, фатир табу, документларны юллаганда, эш табуда да булышыйк. Гап-гади иттереп каршы алып кочаклау да мөһим аларга! Кем кайсы илдә тора, килүче татар-башкортка ярдәм кулыгызны сузыгыз, зинһар!

Хәтта ватник булса да, алары да безнең татар бит...
😢17❤‍🔥5🔥4👍3🤬2
1552 ел. 12 октябрь Казан ханлыгы җимерелгән көн. Татар дәүләтенең юк ителүенә 470 ел.

Быел Татарстан, Казан хакимияте Хәтер көнен уздырырга рөхсәт бирмәде. Булмас ул. 1989 елдан бирле уздырылган матәм чарасы быел булмый. 33 тапкыр узды, җитте дигәннәрдер...
😢26🤬6
Минем телега каналына вакыт бик калмый, дуслар. Фикерләр, киңәшләр, тел, сәясәт, сугыш турында уйланулар, ара-тирә мәхәббәтле фотолар, виделар да Instagram битемдә, яме?

Шушы исем белән табарсыз. ❤️
13👍3🤔3👌2
Һәм кичә, бүген Татарстан да ирләрне озата. Сугышка. Ни суы, ни йокларга урыны булмаган армия.
🤬16
Бүген сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне.

Дога белән, сүзебез белән искә алыйк аларны. Коточкыч тарих аша узган кешеләрнең дә, аларның нәселенең язмышында мәңге төзәлмәс яра.

Канэчкеч Сталин терроры аркасында миллионлаган кеше төрмәләрдә черетелә, атып үтерелә, сөргенгә җибәрелә... Татар уза бу тарихны. Нахакка гаепләүләр, уйлап табылган "дело"лар, допросларда кешеләрне җәзалау, булмаган эштә катнаштым дип гаепне танырга мәҗбүр итүләр...

Педагог Һади Атласины японнар шпионы дип уйлап табалар. Атып үтерәләр. Кәрим Тинчуринны "контра" дип саналган Гаяз Исхакый белән элемтәдә тора дип кулга алалар. Атып үтерәләр. Мөхлисә Бубыйны да шпионажда гаеплиләр. Атып үтерәләр.

Бакый Урманче, Хәсән Туфан, Ибраһим Сәләхов һәм меңләгән кешеләр лагерьләргә җибәрелә...

Һәм мондый асыл затлар меңәрләгән була, күпме дин әһелләре, укытучылар, аларның балалары юк ителә.

Сталин чорында күп кеше "донослар" аркасында кулга алынды, юк ителде. Яшерен донослар.

Сталин чоры җинаятьләре турында инде сөйләнми. Тыелган тема. Сталин чорына караган тарихны казып чыгаручылар төрмәдә утыра.

Югыйсә ничәмә ничә еллар буена атып үтерелгән туганнары турында бихабәр булган кешеләр аларның язмышларын азмы-күпме ачыклый алды. Әмма юк, НКВД җинаятьләрен ачыклау бүгенге җинаятьләрне хәтерләткәнгә күрә моны тыйдылар.

Кешеләр тарихтан сабак алдымы? Бездә андый сәләт юк бугай. Бүген дә "донослар" язу таралды, шпионнар, агентлар, дошман дигән сүзләр кулланышка керде. Бүген дә төрмәләрдә дини, сәяси карашлары аркасында меңәрләгән кешеләр утыра. Нәкъ «кызыл террор» вакытындагы кебек.

Сталин чорының коточкыч вакыйгалары турында әсәрләр бар. Менә мин һәр кеше укырга, карарга тиеш дип санаган роман һәм кинолар.

Әдәби әсәрләр:

▪️Ибраһим Сәләхов, "Колыма хикәяләре"
▪️Фәүзия Бәйрәмова, "Кырык сырт"
▪️Евгения Гинзбург, "Крутой маршрут"

Кино әсәрләр:

▪️"Хайтарма"
▪️"Холодное лето 53го"
▪️"Завещание Ленина"
▪️"Катынь"
👍15😢8
Истанбулдагы шартлау аркасында 6 кеше һәлак, 53 кеше яраланган. Интернет бик әкрен эшли, кайбер кушымталар, мәсәлән, Instagram ачылмый.

Мин исән-сау, минем тирәдәге дуслар, танышлар да. Өйдән чыкмадым бүген.
21😢10👍6😱4❤‍🔥1
Татарстанда булмаганга ярты ел🤯
😢11🥰3😱1
Без бик нык арыдык 😔 Ә сез?
😢109