Tatlikay (Р. Бикмөхәммәтова)
240 subscribers
65 photos
7 videos
9 links
Канал для добросердечных, умных людей. Ищем радости в мелочах, поддерживаем друг друга.
Download Telegram
ЮНЕСКО кызыл ашны (борщ) украин ризыгы дип таныды, ул хәзер материаль булмаган мирас исемлегенә кертелде.

Русия белән Украина арасында бу ризык кемнеке дигән тарткалашу барды. Җитди бәхәс иде. Хәзер нокта куелды. Урыс ризыксыз да кала ала. Кәбестә ашы да ботка.

Тәк-с. Татарның нинди ризыкларын кертергә мөмкин бу безнеке дип?😂 башкорт һәм казахлар белән бәрелешмәс өчен?

Ат итеннән казы? Какланган каз? Боларны бездән башка берсе дә ашамый бугай😀

Гөбәдия?
👍16😁2🤔1
Мәрхүм Илһам Шакиров, Вафира Гыйззәтуллина Каракалпакьстанның халык артистлары иде. Бу - Үзбәкстан эчендә үз автономияләре белән яшәүче төрки халыкның республикасы. Үз Конституциясе, гербы, байрагы, гимны бар. Бу символик әйберләр гел империячел дәүләт өчен кызыл чүпрәк кебек. 600 меңлек республика кешеләре Үзбәкстандагы Конституцияләренә үзгәреш кертүгә каршы булуларын белдергән. Нәтиҗәдә - атышлар.

Кешеләр сөйләшергә, аралашырга өйрәнә алмады.

Каракалпаклар, Каракалпакьстан турында ишетеп белә идегезме?
👍18😢52
Сугышлар бетсен, залимнәрнең гамәлләре тукталсын.

Бу - Казанда төзеләчәк Җәмигь мәчете проекты. Авторы - Айвар Саттаров. Аның авторлыгында башкалабызда Кол Шәриф, Ярдәм мәчетләре төзелде, Башкортстанның Кантюковкасы, Татарстанның Шәңгәлчесе, Казахстанның Актүбәсе дә татар архитекторы төзегән мәчетләре белән күркәм. Айвар Саттаров - мәрхүм татар галиме Гомәр Саттаровның улы. Баласы туган һәр кеше ул төзегән татар исемнәре китабын актарып карагандыр.

Котлы булсын Гает. Могҗиза, әмма Төркиядә кояш кыздырды да кыздырды, ә бүген күк болытлар беләг капланды. Тын алырга мөмкин.
👍305
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Музыкант Юра Шевчук белән интервью чыкты. Катя Гордеева белән сөйләшү һәрвакыт ачык, ихлас. Әнисе ягыннан ул татар, әби, бабасы да укымышлы, дини булуын сөйли ул.

Сүз уңаеннан, президент күте турында ул Екатеринбургта да сөйләгән, Уфада да ул фикерен әйтте, әмма шикаять язучылар, «доносщик»лар туган шәһәрендә табылды.

https://m.youtube.com/watch?v=k3Ncs0anYCI
👍214👎2😁1
"Әкият" бренды хуҗабикәсе Әлфия көмеш алкалар, йөзекләр иҗат итеп җитештерә. Менә чираттагы иҗат җимеше. Парлы Ә хәрефләре❤️
👍34
Камал артисткасы Раушания Юкачева вафат. Искиткеч чибәр, талантлы хатын булды. Мәрхүм ире Николай Юкачев белән татар театрына хезмәт итеп бакыйлыкка киттеләр. Ире алдан, бүген - Раушания ханым.

Аның белән хушлашу иртәгә, 18 июльдә, Камалда узачак. 10.00дә.
😢132
Менә хәзер Юрий Шевчук та татарча җырлый. Норм трек😂😎
Audio
Первый татарский трек Юрия Шевчука. Для дискотек.
18+
👎8😁3🤬1
«Однажды ленинградский писатель Даниил Гранин поехал с делегацией в Бухенвальд. Лагерь расположен близко к городу Веймару, и Гранин понял, что горожанам было хорошо видно дымящиеся трубы крематория.

Он спросил у продавщицы в киоске, которая наливала ему кола-колу, как она себя чувствовала во время войны?

— Мы ничего не знали, — устало ответила продавщица. Было видно, что ее изрядно достали этими вопросами посетители Бухенвальда.

— Но ведь вы видели дымящиеся трубы? — допытывался Гранин, который решил написать об этом заметку в советской газете. «Скажу своим читателям, что спросил ее, а она мне ответила:

"Нет. Не видели. Мы смотрели в другую сторону". И тогда я наберу в заметке капслоком: “ДЛЯ ТОГО, ЧТОБЫ СМОТРЕТЬ В ДРУГУЮ СТОРОНУ, НУЖНО ЗНАТЬ, КУДА СМОТРЕТЬ НЕ СЛЕДУЕТ!” И за эту заметку мне дадут в Союзе Писателей новую пыжиковую шапку!»

Но продавщица в киоске только зевнула ему на это, и спросила в ответ:

— А куда обычно смотрите вы, когда плаваете по БеломорКаналу? Чтобы не видеть по обеим сторонам могилы заключенных ГУЛАГа?

И писатель Даниил Гранин заткнулся, молча допил свою кока-колу и больше не задавал таких вопросов.

Прежде, чем спрашивать у других, куда смотрят они, задай сначала этот вопрос себе.»

Интернеттан.
👍25🔥1💩1
ИКЕАга онлайн чират көтеп утырмагыз анда😂
😁6👍1
Forwarded from Vsya takaya Mongayt
Вопрос с IKEA закрыт. “Колонии готовы заменить IKEA и другие уходящие сети мебели, сообщило на выставке в Екатеринбурге руководство местного ГУ ФСИН.
«Показатель «цена–качество» у них выше, чем у зарубежных аналогов ... количество занятых на производстве людей год из года растут», – сказал начальник ГУФСИН по Свердловской области Александр Федоров."
😁18🤬7👍3🤯1
Мин 41 яшьлек асрау кыз. Атаклы ишаннар нәселеннән. Яраткан китабым — Сәгыйть Рәмиев — Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!.

Печән базары ярминкәсендә өч яңа кеше белән танышырга дигән биремне дә бирделәр.

А так хотела быть дворянкой!😂

Шимбә - Казанда Печән базары.

Ә егетләр-кызлар махсус чат-бот уйлап чыгарганнар. Кулланыгыз!

https://t.me/TatforumBot
👍142😁1
Татар, башкорт һәм йөзләрчә башка телләрне оныту, кирәксенмәү, биздертү бәрабәренә урыс теле үсә, әлбәттә😡
🤬18😢4
Бөтендөнья татар Конгрессының җыены бара. Бу татарның БМО (ООН) кебек булырга тиеш иде. Әмма иң зур алкышларга Бауман урамын Шәймиев исемендәге урам итеп атау тәкьдиме лаек булды.

Исегезгә төшерәм, бик озак еллар татар җәмәгатьчелеге Бауман урамын Сөембикә дип атауны сорый. Казан мэриясе кире кага аны.

Сексизм һәм ялгайлану - татарның "матур" гадәтләре. Татар һаман да хатын-кызны югарыга күтәреләүенә киң күңеллеген күрсәтә алмый.

Сөембикәне 1551 елда ук сатып җибәргәннәр улы белән. Корбан ясадылар. Әлегәчә Казанда Сөембикәгә ихтирам күрсәтү күренми. Һәйкәлен куймадылар, урамны да ханбикә исемен бирмәсләрдер үзәк урамнарга. Әле аның шәхесен киметү тенденциясе барлыкка килде

Бауманны Шәймиевка алмаштыру сәбәпне Татарстанның беренче президентының конгрессны оештыруы белән аңлатылды. Башка тырышлыклары да бар бит.
🤬15👍2
Сугышны хуплаучы резолюциягә каршы чыгарга бердәнбер кеше кыюлык тапты. Мең кеше арасында. Ул да хатын-кыз, Фәүзия Бәйрәмова.

Шулкадәр оятсызларча эш ителде җыенда бу тавыш бирүләрдә.

Милли шура да сәер сайланылды. АКШ, Канада, Европа илләре сугышны кискен тәнкыйтьли, ә Милли Шурага кергән АКШ, Канада, Европада яшәүчеләре хуплый дип китереп чыгарды Казан. Делегатлар да шул ук хәлдә.
👍24👏5🤬1
Исландиянең Фаградальсфьядль (татарчасы ничектер инде моның) янартавы "җанланган". Ялкын лавасы! Аллам, куркыныч та, матур да.

Кем курка, моны куя 😳
Кем курыкмый, моңа баса.🔥

Фаградальсфьядльнең татарчасының нинди вариантлары була ала?

Фәргатьнеңфланелькүлмәге?
🔥24😁5😱5👍4🤔1
Нәфис сүз остасы, алып бараучы Максим Галкин латыш телен өйрәнә башлаган.

Моны ул Русия аның чит илдә уза торган концертларында ниләр сөйләгәнен җентекле күзәтүе белән аңлатты. Читләр аңламасын, яки тәрҗемә итеп интексен дигәнне аңлата бу.

Хәлләр башлнгач, Галкин моның котычкыч хәл булуы турында актив сөйләде, язды. Аннары хатыны Алла Пугачева, ике баласы белән чит илгә чыгып китте. Башта алар Израильдә яшәде, хәзер алар Латвиядә. Галкин позициясе аркасында аңа куәт структуралары басым ясаганын, Русия буйлап планлаштырылган концертларларны уздыртмау фәрманнары өстән төшерелгәне турында сөйләде.

Кешеләр сезне аңламасын дип татар телее серле тел итеп кулланганыгыз бармы? Туган тел белүнең практик өстенлекләрен тормышыгызда булдымы? Булса, тәҗрибәгез белән уртаклашыгызчы.
👍26
Безнең Стив Джобс - Бәшир Рәмиев.

30 август, Татарстанның Суверенитет көненә Казандагы IT Park-ның яңа бинасын өлгертергә тырышалар. Аңа әлеге тел белән әйткәндә СССРдагы беренче IT белгече, советлар берлегендә беренче компьютер уйлап табучы Бәшир Рәмиев исемен бирделәр. Элмә тактасы барлыкка килгән, әмма интернетка чыккан фотода бинаның уң ягы күренми. Күңелдә шик бар, дәүләт татар телендә дә шундый ук зурлыкта элмә такта онытылып калмас бит?!

Ясалмаган булса, өлгертәсез әле. Ясалган булса, ул элмә тактаны да халыкка күрсәтегезче? Тынычланыйк🧐

Бәшир Рәмиев - даһи татар шагыйре Дәрдемәнднең оныгы❤️

«Реальное время» фотосы.
19👍11