Бу - мин Римма Бикмөхәммәтова. Журналист. Казаннан. Instagram, Facebook, What’sapp эшчәнлеген Русиядә туктатачак. 2 меңнән артык кеше белән мин көн саен диярлек тормышым, күзәтүләрем, куанычларым, көенүләрем, фикерләрем белән уртаклашып бардым.
Татар дөньясы, Казан, җәмгыять, мәдәният, татар теле, гражданлык активизм, ара-тирә мәхәббәт, кызык хәлләр, сәяхәт, матур рәсемнәр, видеолар - болар барысы да минем Instagram-да иде... facebook-та җитдирәк сөйләшү иде. Сугышка кадәр. Сугыш вакытында яңа чынбырлык - цензура, авызны ябулар, янау вә куркыту.
Шулай да мин журналист булып калачакмын. Бу - мин сайлаган һөнәр. Шуңа мөмкинлек булганда монда да язармын.
💚🤍❤️
Таныш-белешләргә, мине эзләсәләр, әйтегез минем канал турында, яме?
Авырлыктан соң җиңеллек килә.

👍24❤15
Сөйләшү, фикер калдыру мөмкинлеге дә бар. Telegram уңай һәм тискәре яклары күп,әмма бу әлегә Роскомнадзорның пычак-куллары җитмәгән популяр мәйдан.
Бу язудан соң "болталка" тәрәзәсе ачылачак😂

❤10👎2
"Сәлам, касатиклар!" Сәяхәтче Птушкинның - фирменный сәләме. Без ничәмә-ничә еллар буена аның сәяхәтләрен видеодан карап хозурландык. Әлеге вакытта ул Киевта, күпчелек кеше кебек бомбалардан саклана. Әмма тыныч итеп сөйләшүен югалтмаган. Гаҗәп. Минем 5нче көнгә тавышым югалган иде, тамак, күкрәктә төер барлыкка килде, берничә, көн гафу итегез, костым да костым. Психик кына түгел, физик яктан авыр иде. Әле дә бер тынычланасың, аннары "ни булды соң бу?" дип күз яшьләре бәреп чыга. Ютәл дә әллә каян барлыкка килде. Басылмый ул. Стресс үзен шулай белгертә.
Ә Птушкин гаҗәп салкын акыл белән эшләвен дәвам итә. Акырмый, каргамый, гәрчә хакы бар. Сүгенми, чөнки түзәрлек түгел. мин үзем дә сүгенә башладым еш кына. Аракы эчмәү, тартмау бәрабәренә дип юатам кайчак үземне.
Птушкин чыгышы белән Луганскидан. Русия кешеләре аны ЛНР дип кенә белә. Рус телле журналист, блогер, сәфәрче. "8 ел элек сез кайда идегез?!" соравына аның үз аңлатмасы.
Аннары бу аның соңгы видео була ала. Дөнья хәлен белеп булмый. Чит илләргә йөри алмаганда Птушкин блн сәяхәт иттек. Моңа нокта куела. Безгә беренче чиратта. Төркиядән дә башка илләргә китү мөмкинлеген чикләнде. Ә сәяхәт - ул тегендә, монда фотога гына төшү түгел, ә гыйлем туплау, карашларны киңәйтү, яхшсын алу, яманын күреп "бездә Аллага шөкер" дип шөкерана кылу. Бездән бу гыйлем алу мөмкинлеген дә урладылар.
Ярар, Птушкинны карыйк. Мин аның яңа сәяхәтнамәләрен диваныма аякларымны бөгеп, алдыма тәмле чәй һәм татлы ризыклар куеп карарга ярата идем. Кайчак матур видеоларга мөккиббән китеп чәе дә суына иде...❤️
https://m.youtube.com/watch?v=0-UtZ2F1UBE

YouTube
Где я был эти 8 лет.
Enjoy the videos and music you love, upload original content, and share it all with friends, family, and the world on YouTube.
❤19👍10
Татар телле татар булу өстенлекләре.
Украинадагы сугыш дөньяда русофобия күренешләрен арттырды. Грузиягә киткән мөһаҗирләрнең хәлләрен укыйсың, ә анда сугыш башлангач, бик күп кешеләр күченеп китте. Башлыча – мәскәүләр, питерда яшәүчеләр. Тифлистә Россия паспорты булган кешеләргә фатир аерып алу проблемага әверелгән. Фатир хуҗалар йә бирми арендага, йә бәяләрне коточкыч арттыра. Грузиннарның үзләренең 2008 елдан рәсми Мәскәүгә үче бар. Ул, билгеле, гади халыкка да тарала, “бытовой шовинизм” була ул. Русиядән чыгып качучылар икеләтә басым астында кала. Алар ирексездән, сәясәт белән килешмәгәнгә, курыкканга чит илгә чыгып китә, әле анда Русия паспорты өчен кыйнала булып чыга.
Чит илдә яшәүче дустым белән сөйләшәбез. Ул – татар теле укытучысы. Әледән әле төрле илләрдә яшәүче танышлары мөрәҗәгать итә башлаган. Польша, Словакия, Чехиядәге татарлар “кухня” телен булса да, коммуникация өчен татарча өйрәнәсебез килә, диләр. Башлыча – урыс телле татарлар. Украинадагы сугышка кадәр исемдә генә яки Сабантуй вакытында гына татарлар икәннәрен искә төшереп, үзара русча гына аралашкан татарлар туган телләренең кирәклеге искә төшергән. Яратудан түгел, иминлек өчен.
Украинадагы сугыш урамда урысча аралашкан кешеләргә карата кырын караулар арткан, татарларыбыз да аны сизә башлаган. Бүгенге вазгыятьтә татар телле булу хәерлерәк дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Кибеттә, урамда, почта, җәмәгать трансортында, паркта, кафеларда “Подожди меня”, “Купи еще пару килограмм бананов и яблок”, “Сынок, будь осторожен когда прыгаешь”, “Идем домой”, “Давай закажем кофе” дип сөйләшү – бүген моветон. Менә бу ише сүзләрне татарча әйтү – иминлек нигезе. "Сознание национальности" барлыкка килә. Ой, ә мин бит урыс түгел, ә татар!
Татар теле кемгә кирәк? Шул Татарстанда, Башкортстанда әби-бабай белән сөйләшер өчен инде дип скептик карашта булучыларга хәзер башкача сайрарга туры килә. Хәтта чит илдә дә татар теле кирәк икән бит! Бөтенләй имин бул дисәң, кызларга яулык бәйләп йөрү тагын да отышлы булмасмы әле?! Йөзләребез бит “нацмен”ныкы түгел. Мине менә гел сары чәчле, зәңгәр күзле булганга күрә рус дип уйлыйлар. Калфак өстеннән яулык бәйләү, түбәтәй кию тышкы үзбилгеләнү күренешләре була ала.
Бу көннәрдә Русиядән качу ике маршрут буенча бара – Тифлис һәм Истанбул. Истанбулдагы кардәшләр шәһәр үзәге Мәскәү һәм Питер хипстерлары белән тулганын сөйли. Урысча сөйләшүләр чат саен. Менә алар да Татарстан белән Башкортстан ялгызы диярлек мәктәпләрдәге татар һәм башкорт телләре өчен көрәшкәндә теләктәшлек белдергән булсалар, киң күңеллелекне күрсәтеп, Русиядәге сан буенча икенче урында торган татарларга ихтирам күрсәтеп, азмы-күпме сукаларга өйрәнгән булсалар, бүген Төркиядәге мөһаҗирләктә күпкә җиңелрәк булыр иде.
Тормыш бит озын һәм төрле... Кайчан нәрсә, кемнең кирәклеге килеп чыкканын алдан белеп булмый.

❤34👍8🔥3
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Ого!
Мин берәр алып баручы сынар, бу эштә катнашмыйм дип китәр дип көткән идем, булмады. Шулай да "Первый" каналда кыю, намуслы кеше табылды. "Сугышны туктатыгыз! Пропаганданы туктатыгыз! " дип кычкыра. Тиз генә башка видеосюжет кабызалар.
Скандал! Бомба!

🔥29👍4
Шикәр өчен сугыш булды бу атнада. Тагын бер яңалык - мәктәпләрдә имтиханнар булмаска мөмкин. Мөмкин дип язам инде. Берничә ата-ана ВПР (имтихан) булмаячак дип хәбәр итә миңа. Мәгариф министрлыгы карары. Документ әйләнеше кәгазьдә бит. Акча юк. «Снегурочка» кәгазенең бер кабы 4 мең сумга менгән.
Димәк махсус операция белән Русиядә уку, белем кайгысы калмый. Яхшы йөгер, атарга өйрән, әйткәнне үтә - төп кагыйдәләр. Киләчәк, юк бүгенге мәктәп нигезләре.
Редакцияләр нишләр? Кәгазь, типография буяулары барысы да чит илдән иде.
Ә хастаханәләр? Даруларга рецепт, диагнозларны кайда язарлар?

👍7😱4🤔2
Сәер халәт. Сәер вазгыять.
Уллары, туганнары әсирлеккә төшкән, "срочник" буларак Украинадагы теге куркыныч хәлләрдә катнашып, яраланып хастаханәгә эләккән, груз 200 белән туган якларына кайткан, әлеге вакытта армиядә хезмәт иткәннәрнең якыннары гомумән нидер әйтергә курка, хисләре белән уртаклашырга да шүрли. Курку күңелләрне биләде. Кешеләр бер-берсе белән ачыктан-ачык сөйләшергә курка. Шул инде ул төп максат. Авызларны яптыру, тоталь курку хисен сеңдерү.
Әмма минемчә Украинадагы булган хәлләрне хуплаучылар күпчелек түгел. Социаль челтәрләрдә милитари кәефтә буларак язучылар актив, сүз дә юк. Кайчак укыйсың - чәчләр үрә тора, кәеф төшә, бу мин яратып яшәгән җәмгыятьме дип өзгәләнәсең.
Араларында ихлас адашучылар, тв, пропаганда корбаннары бар. Еллар буена бер әйбер тукып торганда корбан булмый кара. Оста эш иттеләр.
Әмма социаль челтәрдә күзгә төтен җибәреп, өркетеп утыручылар - акча эшләүчеләр. Димәк кимендә туганнар, дуслар, танышлар арасында аңлату эшен дәвам итәсе.
Сез сөйләшәсезме туганнарыгыз белән бүгенге хәлләр турында? Хуплаучылар күпме, әллә канкоеш бетсен диючеләрме?

👍21❤3
Ә иртәгә ....ш иде...
Тынычлык, гадәти тормышның югалуына бер ай. Бер ай элек 24 февраль иртәсендә Украина кешеләре шартлауга, атуларга уянды. Без исә мәгьлүмат шартлавыннан уяндык. Тормышның тамырыннан үзгәрүенә һаман да ышану авыр.

😢25👍3❤1
Азчылык арасында булу кыен, кайчак шүрләтә, әмма азчылык арасында асыл шәхесләрнең булуы канатландыра.
«Если ты оказался среди большинства, то попробуй понять что с тобой не так»
Сәлам белән, Марк бабай Твен.

👍19❤8
«Критиковать власть - это нормально, но проводить антигосударственную линию во время военной спецоперации - это предательство».
Дмитрий Медведев.
Уяна да бер лозунг бәрә, юкка чыга - онытала. Нәкь һәр авылда булган кырынмаган сәрхүш абзые.

😁20🔥4❤2👍1
Журналист Гордеева Солдат аналары комитеты Валентина Мельникова белән интервью чыгарган иде. Карадым һәм күп кенә сорауларга җавап таптым. Журналистлар армиядә булганнар, әсирлектә яки һәлак булучыларның әниләре, туганнары белән сөйләшә алмый. Бу минем генә проблем дип уйлыйм идем. Юк икән. Әниләр хокукчыларга да баласының ни исемен, ни кайда хезмәт иткәнен әйтми, әмма ярдәм сорый. Мельникова мин фәрештә дә, тылсымчы да түгел, балаңның кайда хезмәт иткәнен дә әйтергә курыкканда мин ничек сиңа ярдәм итә алам, ди?!
Солдат аналары комитеты исеме Чечня сугышы башлангач, кешеләр арасында таралды. Аны мин, балачага, белә идем. Алар урамда митингларда торды, алар солдатларның аналарын туплап, сугыш кырларына чыгып китте, исән калган балаларын уттан чыгарды яки гәүдәләрен эзләп табып кайтарып кешечә җирләргә тырышты. Бүген исә әниләр ачыктан-ачык баласы турында сөйләргә дә курка. Үзенең куркуы да, борчылуы турында да сөйләми. Ярар, плакат тотып чыгарга куркытып бетерделәр инде. Әмма гап-гади прокуратурага хат язу, хәрби комиссардан улларының кайда, нишләве турында ник сорап булмый? Бала үлеме, һәлак булырга мөмкинлеге барысыннан да куркынычрак түгелме?
Безнең районнан Чечняга Рушан Сатучинның әнисе Оркыя апа чыгып киткән иде. Бәләкәй генә гәүдәле, мандолина, думбырада уйнайчы башкорт хатыны. Кабаккош авылыннан иде ул, мәдәният клубында эшләде. Уллары Рушан минем Әни, Әти эшләгән училищеда укыды, белем алган вакытта армиягә алынып Чечняга эләкте. 19 яшендә. Беренче Чечняда сугышы (1994-1996) башлануга безнең авылга да табутлар кайта башлады.
Шушы кечкенә буйлы хатын тотты да улын сугыштан алып кайтам дип юлга чыгып китте. Юлына акчаны бөтен авыл халкы җыешты. Гомердә дә районнан ерак юлга чыгып китмәгән хатын Уфада хәрбиләр комитеты бусагасын таптады, әмма үзенекен итте, ул Минеральные Водыга очкан “гуманитарка” алып барган очкычка эләкте. Анда 8 хатын була, ялгышмасам. Минводыдан Моздокка. Бер белмәгән, бер таныш булмаган һәм көне-төне канкоеш барган җирләр. Кайда попутка, кайда танкка утырып, ул улының хәрби бүлеген эзләп таба. Ул вакытта гомумән ботка була, кем кайда – берни билгеле түгел. Әни йөрәге эзләп таба. Рушанга: “Кайтыйк, улым” дип ялвара, әмма егет кенә дезертирлыктан куркып кала. Гәрчә ул вакытта армия командирлары әниләре килсә, җибәрә торган була. Әнисе үтенә, әмма нәтиҗәсез. Җылы йон оекбаш, җылы свитер кидереп, улыннан башка кайтып китә. Уфага кайтканчы, юлда әни кешене Рушанның һәлак булуы турында хәбәре куып җитә. 1995 ел. 19 яшьлек егет. Бүгенге хәлләргә бик охшаш хәлләр.
Оркыя апаның нинди үкенеч хисләрен кичергәнен күз алдына да китерү авыр. Гомер буена ник йолкып алып кайтмадым икән ул сугыштан дип яшәүләр никадәр авыр. Әмма кимендә улы өчен, аның гомере өчен көрәшкән, атыш булган җиргә чыгып киткән батыр хатын ул. Бүгенге хәлләр турында Оркыя апа ниләр уйлаганын белмим, ул тавышын югалтып сөйләшми иде, авыр хәлдә иде. Әмма шушы кечкенә гәүдәле башкорт хатынының тарихы гел күз алдында бүген дә.
Валентина Мельникова улларыгызны алып кайтыгыз ди, ни кадәр авыр булса да алып кайтыгыз, ди. Һәм 2014 елдан алып бөтен әсиләрне ике яктан да алмаштыру эшен башкаруны башларга, таләп итәргә кирәк дип сөйли.
https://www.youtube.com/watch?v=vq7bAYFi-jE

Валентина Мельникова: «Требовать от этих людей невозможно ничего» // «Скажи Гордеевой»
Валентина Мельникова – храбрая женщина и многолетний ответственный секретарь Союза комитетов солдатских матерей России – героиня нового выпуска специального формата «Скажи Гордеевой».
Пожалуй это было самое эмоционально сложное для меня интервью. Речь в нем…

❤15😢4👍2🔥1
"Новая газета"ның да Роскомпозор башына җитте. Ул да эшен туктата. Хурлык!
Сүз иреге никадәр мөһим икәнен кешеләр кайчан аңлар? Zara, Mango фигня ул.
Сүз иреге тегендә-монда кычкырып йөрү түгел, ә нәкь менә альтернатив фикер, бәйсез чыганаклардан мәгьлүмат алучы медиаларның куркусыз, басымсыз эшләве. "Мондый куркыныч хәбәрләр язып кешеләо арасында коткы таратмагыз" дип качаклар фотоларын да карарга теләмәгәннәр моны аңламас, әлбәттә.
Минем буын журналистлары сүз иреге вакытында һөнәр сайлады, сүз иреге вакытында эшли башлады. Бу безнең бәхет тә, шул ук вакытта фаҗига дә. Ирек сөючән һөнәрем бүген Русия хакимияте тарафыннан буыла.

😢16👍3❤1🔥1
Вакчыл, әшәке кешеләр була бит? Бу да шундый төрле астыртын эшләр башкарып йөрүче кешенең гамәлен хәтерләтә.
Йә, Хода, бу кешеләрнең күңеленә мәрхәмәтлек, башларына акыл сал инде, зинһар🙏

❤2
Forwarded from Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казанда украин милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе, "Украина халык республикасының" Үзәк Радасы рәисе Михаил Грушевский хөрмәтенә куелган таштактаны сүтеп алганнар
Михаил Грушевский (1866-1934) Казанда 100 ел элек яшәгән. Аның сурәте төшерелгән мемориаль такта 2006 елда — сәясәтченең тууына 140 ел тулу уңаеннан һәм Украина белән Татарстан арасында "җылы мөнәсәбәтләр" билгесе итеп куелган иде. Хәзер Казан хакимиятләре тактаны сүтеп алу карарын аңлатмый, дип хәбәр итә "Ъ-Казан".
Украинадагы сугышның беренче көннәрендә әлеге истәлек билгесенә чәчәкләр салынган иде.
@azatliqradiosi

❤7👍3🤬1