ТАТАР РАДИОСЫ
5.42K subscribers
1.53K photos
1.39K videos
248 links
Татар Радиосы — Россиядә иң беренче милли, заманча радиостанцияләр челтәре!
Бездә 24 сәгать буе төрле стильдәге һәм юнәлештәге иң популяр җырлар яңгырый.

Безгә кушыл, яхшы кәеф бездән башлана 🩷

https://www.instagram.com/tatarradiosi_official/profilecard
Download Telegram
14 февраль көнне BASH төнге клубында "ИЗГЕ ВӘЛИ" дискотекасы узды! Шәп музыка, күңелгә якын җырлар һәм биетә торган сетлар🔥

Гашыйклар көнен яраткан радио белән уздыру чын мәгънәсендә романтика чагылышыдыр ул😍 Ничек сезгә, дискотека ошадымы?
Дуслар, 20 февраль көнне безгә психотерапевт, "Инсайт" клиникасы директоры Миназов Ренат киләчәк. Ә темасын сез, радиотыңлаучылар, үзегез сайларсыз!💪 Кызыксындырган тема өчен тавыш бир⬇️
ТАТАР РАДИОСЫ pinned «Мине кызыксындырган сорау...»
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген көн дәвамында Гөлназ Шәрипҗанова башкаруында “Бәхет икән!” җырын тыңларбыз👏👏 Шулай ук барлык музыкаль мәйданнарда!

ТЫҢЛАРГА: https://zvonko.link/1561B9A

Ришат Шәйхетдинов көе, Рәмилә Антонова сүзләре
Нинди сәер исем һәм фамилияләр беләсез? Языгыз әле, ә без аларны туры эфирда укып китәрбез😂⬇️ Иң кызык вариантка бүләк тә булачак!
Сезгә сезнең исемегез ошыймы?
Final Results
93%
әйе
7%
юк
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Изге Вәли" дискотекасыннан Ансудан кайнар репортаж🔥🔥

Безнең YouTube каналдан КАРАРГА: https://youtu.be/-MTwXyefc9M
Дуслар, Җәһәт Мобиль янәдән Казан юлларында! Менә дигән бүләкләр сезне тагы киләсе атнада көтәчәк💪
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Зөлфәт Зиннуровтан шигырь💓

Йоклый алмый ятам әле тагын -
Тынгы бирми уйлар йокларга...
Кызыгып карыйм: рәхәттер ул димен
Борчу, мәшәкате юкларга.

Уйлый-уйлый бу баш ничек түзә,
Бер ял итми ничек арымый?
Кайчагында уйның күплегеннән
Бу баш, димен, ничек ярылмый?

Ачуланып карыйм ул уйларны,
- Йокларга, дим, тынгы бирмисез!
Котылырга теләп, төренеп ятам -
Әллә инде шуны күрмисез?...

Уйлар, уйлар... Йөрмәгез сез төнлә,
Көндезен дә вакыт җитәрлек.
Йомгакларга җыйсаң ул уйларны
Ай, күп булыр - исең китәрлек...

Автор: Гүзәлия Исламова
Безгә бүген кунакка психотерапевт, «Инсайт» клиникасы директоры Миназов Ренат киләчәк👏

ТЕМА: Кешеләр нигә эчә башлый? Якыннарына спиртлы эчемлекләргә бирелеп киткән кешеләргә ярдәмгә килергәме? Хәмергә бәйлелекнең билгеләре. Нигә туганнар наркологик клиникаларгы ышанып бетми? Клиникаларда бәйлелектән котылырга ничек ярдәм итәләр?
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген көн дәвамында Әнвәр Нургалиев башкаруында "Алсу алмам"җырын тыңларбыз👏👏

Риваль Хисматуллин көе, Айгөл Вәлиуллина сүзләре
Тиздән 23 февраль! Димәк, бүләк турында уйланырга вакыт җиткән👍 Сезнең нинди вариантлар бар? Иң шәп җавапка без үзебез бүләк ясаячакбыз🎁
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татар Радиосы беренче кибертурнирны башлап җибәрде💥 Радио командасы радиотыңлаучылар белән көч сынашачак! Ничек уйлыйсыз, кемнәр җиңәр икән?💪💪
Шәп фото, килешәсезме? Кемнәрне таныдыгыз?😂👏👏
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бүген көн дәвамында Артур Хәйруллин башкаруында “ЯRAN”җырын тыңларбыз👏👏
Шулай ук җырны барлык музыкаль мәйданнсрда тыңлап була ❤️
Тыңларга: https://zvonko.link/156031C