Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
1.66K subscribers
3.94K photos
1.11K videos
558 links
Гүзәл хатын-кызлар өчен файдалы канал
Download Telegram
«Кышкы чия». Сылу, чая, янып торган хатын-кызның эчке дөньясын, матурлык серен, нечкә күңелен ача торган җыр ул.

Хатын-кызның бәхете – яратуда, мәхәббәт газапларында. Шул халәтендә ул тулы­шып пешкән, төрле төсләре белән бал­кыган кышкы чияне хәтерләтә, диләр...

...Инде егерме ел буена яңгыраган җыр күңелләрне нечкәртте. Хәния Фәрхине сагындык. Күз алдында һаман бер картина: күбәләкләп яуган карлар төсендә актан киенгән яраткан җыр­чы­бызның балкып елмаеп сәхнәгә чыгулары, җанга якын кабатланмас тавышы, җитәкләшеп үткән парлар сурәтен­дә вальска бөтерелүче егетләр-кызлар...
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Яңа елны күңелле хәбәрдән башлыйк әле. Блогер Рөстәм Набиев гаиләсендә зур яңалык! Хатыны Индира бала көтә.
Яңа елның беренче ике көнен файдалы һәм күңелле итеп уздырыгыз!

1 гыйнвар
🔹09:00–23:00 — Черек күлдә «Гарри Поттер» киномарафоны.
🔹15:30 — Бауман янындагы сәгать янында «Елан Сәяхәте» дигән музыкаль фургон чыгышы.
🔹17:00 — «Казан» гаилә үзәге янында «Щелкунчик» спектакле һәм «Городские пижоны» кавер-төркеме чыгышы.
🔹18:00 — «Крылья Советов» паркында ретро Яңа ел.

2 гыйнвар
🔹09:00–23:00 — Черек күлдә «Хроники Нарнии» киномарафоны.
🔹15:00 — Салават Күпере паркында Vokrug урам театры гастрольләре.
🔹15:30 — «Мега» сәүдә үзәге янында «Елан Сәяхәте» музыкаль фургон чыгышы.
🔹17:00 — «Казан» гаилә үзәге янында «Бременские музыканты» спектакле һәм Scratch DJ School чыгышы.
🔹18:00 — Серов бульварында Vokrug урам театры гастрольләре.
🔹20:00–21:00 — Үзәк чыршыда аудиовизуаль инсталляция.
// Казан Мэриясе
Һади Такташ (1 гыйнвар 19018 декабрь 1931 ел)

«Әле дә хә­теремдә: шат күңелле укучы яшьләр шау-гөр почта уены уйнадылар. Уен вакытында миңа бер-ике генә строфа ши­гырьдән торган язу килде. Тәүге бер строфасы хәтеремдә нык калган:
«Зал читенә килеп сөялдем дә
Урталыктан сине эзләдем,
Ник эзләдем инде,
Барыбер бит
Миндә түгел иде күзләрең».
Имза урынында — номер.

Бу номер сары чәчле, зәңгәр күзле, өстенә вельветка кигән урта буйлы җегет — шагыйрь Һади Такташның күкрәгенә кадалган иде...»

Һади Такташның чордашы, «Сөембикә» журналының элеккеге мөхәррире Гөлчирә Гафурова истәлекләре.
Казан шәһәре өчен гыйнвар аена намаз вакытлары.
Бу кечкенә кызны таныйсызмы?😀
Яңа елның беренче җомгасы мөбарәк булсын.

«Ялганнан сакланыгыз.
Чөнки иман бер якта, ялган
икенче яктадыр. Ялган белән
иман бер үк кешедә тормас». Хәдис
Зөлфәт (03.01.1947–15.05.2007)

«Төн җитте. Өй эчендә шылт иткән тавыш та юк. Гаҗәп: хәтта сәгать тә туктап калган сыман. «Фирая, каләм!..» Бераздан «Фирая, ручка!..»

Сәгать төнге өч тә, иртәнге биш тә булырга мөмкин, тагын Зөлфәт тавышы: «Фирая, тыңла!..»

Ә иң гаҗәпләндергәне – төне буе керфек какмый язганнан соң, иртән җыенып эшкә чыгып китүе»...

Шагыйрь килене – журналыбызның баш мөхәррире Лариса Маликованың ИСТӘЛЕКЛӘРЕ
Гүзәл Уразова:

«Татар килене, иң беренче чиратта, үзенең ирен яратырга тиеш. Икенче чиратта, нык тәмле итеп ашарга пешерергә тиеш. Өченче чиратта, күп сөйләнмәскә тиеш.

Татар киленнәре бармы монда? Өченче пунктны үтисезме? Әллә киресенчә килеп чыгамы?»
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
ФӘНИДӘ ХАНЫМНАН ТӘБИКМӘК

Кирәк ингредиентлар һәм эш барышы:

🥛0,5 литр кефир
🥚2 йомырка
🧂Тоз бер чәй калак
🍶2 калак шикәр комы
🥄1 аш калагы уксус та салырга була
🥄1 стакан манный салып бутыйбыз да, җылытып алабыз, җылымса булганчы
Аннан алып он салып куе гына итеп бутыйбыз.

🍚 Онны чама белән үзегез карыйсыз куелыгын. Кайнаган эссе суга 1 чәй калак чәй содасы салып бутап, тагын шул массаны сыеклыйбыз да, пешерә башлыйбыз.

Бу рецепт белән вак коймаклар да пешерергә була.

Автор @fanida_1102
Әлмәт районы Елховой авылы киче…

Кышлар бар иде...

И-и кызык та чаклар бар иде,
Капка башыннан ук кар иде.
Карга баткан авыл юллары,
Трактор ачкач, барыбер тар иде.

Бик бәхетле чаклар бар иде,
Әти-әни исән, пар иде.
Уйнап кергәч, алар орышыр иде,
Безнең кием тоташ кар иде.

Иртә-кичен авыл өстендә
Тәмле иде төтен таралгач,
Мич алдында әни кулында
Уйнап торыр иде табагач.

Каен тузы белән учак кабызып,
Сулар кайнар иде казанда.
Мал-туарны ашатып-эчергәч,
Уен дәвам итәр иде һаман да.

Каты суыклары булыр иде,
Сузылыр иде атна-ун көнгә.
Мәктәпләрдә уку булмый дигән
Белдерү көтә идек без көн дә.

Ә суыклар комачау итәмени?
Балачага һаман уенда.
Окоп казый идек тирләп-пешеп
Бакчаларда, койма буенда.

Бала тавышыннан шау-гөр килеп
Торыр иде кичен тау бите.
Инештәге бозда уйнап, шуып
Ялтырар иде хәтта яр чите.

И-и рәхәт тә чаклар бар иде,
Кышлары да озын, ак иде.
Безнең генә узган балачакны
Сагынып искә алыр чак инде!

Раушания Әхмәдуллина (Чанышева)
Кайгылы хәбәр

Күренекле шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Салисә Гәрәева вафат.


«Бүген таң атканда Шагыйрә Салисә апа Гәрәеваның гомере өзелде. Йә Раббым, Аллаһының фәрештәләре җанына каты кагылмасын, ак чүпрәккә төрсен иде.

Озату 7 гыйнварда Минзәләдә була. Язучылар берлегенә, бүлекчәләренә, татар конгрессына, редакцияләргә бу хәбәрне җиткерсәгез иде. Машина белән баручы булса, миңа да әйтегез. Хушлашып, озатып кайтырга кирәк», - дип хәбәр итә Фәния Хуҗиәхмәт.

Авыр туфрагың җиңел булсын, Салисә апа.🙏