Татарский мост/Иске бистә/Яңа бистә
176 subscribers
207 photos
8 videos
16 links
Старо-Татарская слобода. Здания, истории, инфраструктура, события.
Пишите @rrradif
Download Telegram
Чәчәкләр утырттылар. 2024 - 2012.
Ватутин урамында матур йорт таптык.
Бер үк йорт. Ничек кешеләргә мондый идеяләр килә икән.
5 июль, 19.00. Кабан күле яр буе, Камал янында Айрат Фәйзрахманов бистәләр турында бушлай лекция укый. Килүегез мәслихәттер.
Урта Таш мәчете. 2024 һәм 1929.
Суэтем манарасы. Ирек урамы. Яңа бистә.
Мантыйгый эзлеклелек: бистә - Татар - дала - тирмә.

Дуслар, ахры, сез берегез дә иронияне аңламый. Чөнки тирмә - башкортныкы.
Иртәгә кичке җидедә атаклы төбәк белгече Марк Рөстәм улы Шишкин Кабан тирәсендә урнашкан бистәләр турында сөйлиячәк. Түбән Кабан, театр янында.
Киләсе пәнҗешәмбе Зәйни Солтан, 15 гаражларында төрле җырлар җырлыйбыз: Вафирә Гыйззәтуллина, Илһам Шакиров, Зиннур Нурмөхәммәтов һ.б.
1939 нчы елгы картада татарча топонимнар)

"Икенче урам", мәсәлән, хәзерге Мәрҗани белән Тукай арасындагы исемсез урам.
Габделшәкүр Апаков йорты.

1907-1909 елларда Казанда «Әл-ислах» дигән газета чыккан. Бу аның редакциясе. Аның чын мөхәрирләре - Габдулла Тукай белән Фатих Әмирхан.

Исеме - мәдрәсәләргә реформа ясауга ишарә. Башта аны 1905 тә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре чыгарган, кулъязма, җилембасма рәвешендә.

90 нчы елларда бу йорт әле торган. Хәзер аны урынында шлагбаум.
Артында, димәк, Тукай кузна уйнап йөргән.