ШАЯН ТВ
3.07K subscribers
1.92K photos
1.06K videos
728 links
Download Telegram
🔸Бүген, 12 ноябрь, беренче татар балалар каналы «ШАЯН ТВ»га 4 яшь тула! Сезне «ШАЯН ТВ»га кушылырга һәм әлеге көнне бергә үткәрергә чакырабыз!

🔸Иртәдән кичкә кадәр яраткан каналыбыз сезнең өчен бик күп сюрпризлар һәм күтәренке кәеф әзерләде! Иң популяр мультсериаллар, кызыклы тапшырулар, эчтәлекле документаль фильмнар һәм гаҗәеп премьералар – боларның барысы бәйрәм эфирында!

🔸Нәкъ менә «ШАЯН ТВ»ның туган көнендә шигырь сөючеләр өчен эфирда өр-яңа проект - «Яраткан шигырь» тапшыруы старт алачак! Шуңа күрә, көн дәвамында «ШАЯН ТВ» каналында карагыз! 08:00, 09:40, 11:10, 12:00, 13:30, 16:00, 17:25, 19:00, 20:50, 21:30 сәгатьләрдә телевизор каршына җыелыгыз!

🔸Шулай ук социаль челтәрләрдә дә безнең белән бергә булыгыз! Кызыклы язмалар, күңелле яңалыкларны күзәтеп барыгыз! Шуңа күрә, барысына да бүгеннән үк язылып куегыз!

‼️«ШАЯН ТВ» каналының ВКонтакте төркемендә баручы шәп бәйгедә катнашып, зур бүләкләр отыгыз!
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Лайкларны жәлләмик, бүген зур бәйрәм😍🥳❤️
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Мультфильм персонажларыннан котлаулар❤️🥳
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Салават абыйдан да котлаулар килеп җитте. Рәхмәт, Салават абый❤️
Шаяннар, котлауларыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт🥰
Forwarded from ШАЯН ТВ
🥳Шаяннар, тизрәк безнең Вконтакте челтәренә керегез, анда бәйге бара.

Җиңүчегә "Яндекс. Станция лайт» биреләчәк 🤩

https://vk.com/wall-16953328_14602
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Әни мәктәптән, җыелыштан кайткач😂
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Җавабын комментарийга языгыз📝☃️🎬
Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «ШАЯН ТВ» каналына Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрыннан рәхмәт хаты тапшырылды!
Шул рәвешле, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры «ШАЯН ТВ»га театр тормышын даими яктыртып барган өчен рәхмәт сүзләре ирештерде, каналның хезмәтен югары бәяләде.
Алга таба да хезмәттәшлегебез дәвамлы булсын иде!
Forwarded from ШАЯН ТВ
🥳Шаяннар, тизрәк безнең Вконтакте челтәренә керегез, анда бәйге бара.

Җиңүчегә "Яндекс. Станция лайт» биреләчәк 🤩

https://vk.com/wall-16953328_14602
Бүген «Балачак җыры» концерты Казанның 18 нче татар гимназиясендә үтте!
Тулырак: https://shayantv.ru/news/konsert_15/