Шәһри Казан / Шахри Казан
10.1K subscribers
22.1K photos
4.57K videos
32 files
14.5K links
Язмышлар. Фаҗигале хәлләр. Мәхәббәт һәм нәфрәт. Файдалы киңәшләр. Матурлык. Дин һәм нәсыйхәт. Бөтен татар безне укый!

Реклама: +7 927 415-55-90

Регистрация: № 4980544665
Download Telegram
– Җәлил, агачның да җаны бар, диләр. Бу дөресме?
– Әйе, әйе, бар. Мин кайвакыт эшләп куям да, улым кайтып: “Әти, ничек эшләдең моны?” – ди. Минем өчен аның бер кыенлыгы юк. Читтән караган кешегә гаҗәп. Агачны кулга алуга аңардан нәрсә килеп чыгасы күз алдына килеп баса.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/zamanynda-dmitrii-medvedevka-uze-eslagan-sandyk-bulak-itkan-ul
– Ике кечкенә улыбыз бар, аларны әтиләренән мәхрүм итмә, зинһар. Үзем өчен сорамыйм, шул балалар хакына гына, – дип, ишеккә сөялеп, күз яшьләренә буыла-буыла елады Нәфисә. Бары үзем турында гына уйлаганмындыр ул вакытта, бәхетсез хатынның хәленә керергә дә теләмәдем.
– Аны беркемгә дә бирмәячәкмен, – дип каты тордым.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/iremne-syarksen-achulanmyym-inde-irem-d-pkm-yuk
Үзебезнең очтагы Нурания исемле кызның суга батуы әле дә күз алдымда тора. Ул елларда без Мишәдә, тегермән һәм авыл электр станциясе өчен ясалган буадагы артык суның агып чыгуы өчен булган “Тамак” дип аталган урында коендык. Андагы су бик тиз җылына һәм артык тирән дә түгел иде...

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/torlese/su-koenu-maaralary-cykkanda-kurkudan-tongan-kuzlare
Татарстанда кайсы тармакларда эшләү куркыныч?

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kyskaca-ianalyklar/tatarstanda-kaisy-tarmaklarda-eslau-kurkynyc
И туган ил, и матур ил,
Калдың бездән еракта,
Калсаң да бездән еракта,
Күңелдә син һәрчакта.

Суың тәмле, кырың ямьле,
Шифалы һаваларың,
Сугышларда дан казанды
Синең батыр улларың.

Искә төшә җәйге таңнар...
Рәхәт иде ул чаклар,
Бүген дә әле янадыр күк
Без кабызган учаклар.

Искә төшә бәйрәмнәрең,
Табыннарың, казларың,
Бер карауда гашыйк иткән
Зифа буйлы кызларың.

Искә төшә кышкы көннәр,
Җем-җем иткән карларың,
Һәр аш саен кул күтәреп
Дога кылган картларың.

И данлы ил, и шанлы ил,
Син – минем туган илем,
Киткән чакта эчкән суың
Тәме авызда минем.

И туган ил, и матур ил,
Нур күмә калаларың,
Һәр иртә-кич сине, илем,
Сагына балаларың.

Безне озаткан сукмакларны
Капламасын үләннәр,
Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,
Сез көтегез, сөйгәннәр!

Гадел Кутуй

#Бөекҗиңүгә_80
Нинди бәхет әниең булу һәм әни булу😊

Комментариягә аналар белән бәйле әйтемнәр, мәкальләр, гыйбарәләр языгыз әле?)
15 февраль көнне Бардада, зурлап, әтинең юбилеен уздырасы идек. Узган ел гыйнварда йөрәгендә тромбны алдыртты. Быел менә тагын реанимациягә эләкте. 100 кешелек юбилей уздырасы идек. “Бөтен туганнарны җыям, бәлки соңгы тапкыр үткәрәмдер”, – дип тә әйтте...

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/culpan-iosypova-kemnender-suzena-karap-iasamagez
Татарстанда тагын кар явуы һәм бозлавык көтелә, дип кисәтәләр әле. Сездә кар яудымы соң?
Урманнарга якын авыллар, гафу итегез! Сезгә “бәйрәм шашлыгы” юк

Татарстанда 14 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы үзгә режим гамәлдә.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/amgyiat/urmannarga-iakyn-avyllar-gafu-itegez-sezga-bairam-saslygy-iuk
Игътибар! Мәктәп укытучыларына хезмәт хакы түләү тәртибе үзгәрә.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kyskaca-ianalyklar/maktap-ukytucylaryna-xezmat-xaky-tulau-tartibe-uzgara
Дустының егете булгач, кызга да тиз арада сөйгән яр табарга кирәк кебек тоелды. Иң яхшы ысул интернетта танышу. Егетләр белән танышырга әзер тору начар әйберме? Шулай Нәфисә Алмаз белән танышты. Аларның сөйләшүләре виртуаль дөньяда гына булса да, араларында туган мәхәббәт хисе чынга охшады. Ләкин...

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/min-sine-yaratmadym-bolay-gyna-sylshtem
Күренекле татар шагыйрәсе Клара Булатова вафат булган...

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/madaniiat/klara-bulatova-vafat
🚗🚗🚗
Бүген Әлмәт районында 1989 елгы ВАЗ автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, тиешле тизлекне арттырган, юл-метеорологик шартларны исәпкә алмаган, каршы як полосага чыккан һәм электр линиясе терәгенә килеп бәрелгән.
Кызганыч, машина йөртүче авария урынында һәлак булган.
Юл-транспорт һәлакәтенең шартлары ачыклана.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра!
Никахсыз яшәсәң ни була?
Яшьләребез, кызганыч, аның гөнаһлы гамәл икәнен бик аңлап бетерми һәм әһәмият бирми. 30, 35, хәтта 40 яшьтә дә гаилә корырга ашкынмыйлар. Әгәр үгетләсәң, “Ә нәрсәгә кеше көе көйләп ятыйм әле, ни өчен ниндидер мужикның ашарына пешереп, керен юып ятыйм?! Үземчә, рәхәтләнеп яшим мин”, – дип җавап кайтара кызлар.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/din/nikaxsyz-iasasan-ni-bula
Мин инсульттан соң - 70 яшьтә генә картайдым. Аны да картайттым! Мин бит аның үземнән кече икәнен язылышырга баргач кына белдем! Нәфис бик булган кеше иде - хәрби дәрәҗәсе бар, генерал булу мөмкинлеге булса да, туган авылына кайтып төпләнгән төпле ир-ат ул минем бабай! Мин үзем тумыштан ата ямьсез, кирәктә генә матур була беләм. Бабайга да шулай дип көләм, ямьсезлек буенча конкурс уздырсалар, мин әле икенче урынга гына чыгачакмын, ә ир-атлар арасында беренчелек сиңа булыр иде, дим. #архив

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/klara-bulatova-nichek-tusam-shulay-yashim-tatarsta?frp=aHR0cHM6Ly9zaGFocmlrYXphbi5ydS9uZXdzL20lRDMlOTlkJUQzJTk5bml5YXQva2xhcmEtYnVsYXRvdmEtbmljaGVrLXR1c2FtLXNodWxheS15YXNoaW0tdGF0YXJzdGE-&instream=
Җыйдыгызмы әле?)
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
❗️ Фидан Гафаровны соңгы юлга озаттылар... 👏 Республика халкы рәхмәтен көчле алкышлар белән җиткерде

💬 Уфада Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты — легендар шәхес, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының танылган актеры, тулы бер чорны гәүдәләндергән Фидан Гафаров белән хушлаштылар. Аңа 77 яшь иде.

Башкортстанның Мәдәният министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, яраткан артистыбыз белән бәхилләшү бүген 29 апрельдә М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры бинасында узды.

Яраткан артистны соңгы юлга озатырга күпләп киләләр, зал тулы кеше, һәркемнең күзендә яшь.

Видео "Кызыл таң" газетасы телеграм-каналыннан.
Көнгә 5-7 (якынча 35 гр) әстерхан чикләвеге ашап, сез организмыгызны 2 гр клетчатка, 4 гр углевод һәм аксымга, 18 гр майга баетасыз.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/asterxan-ciklavege-omega-cyganagy
Май аенда эштән китә күрмәгез. Ни өчен?
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kyskaca-ianalyklar/mai-aenda-estan-kita-kurmagez-ni-ocen