Шәһри Казан / Шахри Казан
10.1K subscribers
22K photos
4.56K videos
32 files
14.4K links
Язмышлар. Фаҗигале хәлләр. Мәхәббәт һәм нәфрәт. Файдалы киңәшләр. Матурлык. Дин һәм нәсыйхәт. Бөтен татар безне укый!

Реклама: +7 927 415-55-90

Регистрация: № 4980544665
Download Telegram
Өмәдән соң эшчеләрне коймак белән дә сыйладылар😊
Өч тапкыр ялда булды. Отпускка кайтасын да беркайчан да әйтми иде. Янәсе, безгә сюрприз ясый. Уйламаганда кайтып керә. Югыйсә, Казанда апасы яши, машина белән илтеп кенә куя ала бит. Юк, аларга шалтыратмый, ничә сәгать попутка көтеп торып, кайтып керде. Хәтта дүртәр сәгать машина көткән вакыты да булган.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/iazmys/maxsus-xarbi-operaciiada-halak-bulgan-saba-egete
Хәтерлим, беренче химиядән соң чәч тамырлары бик каты авырта иде. Тарак, пәке кебек, үлгән чәчләрне катламлап кисеп алгандай тоела. Һәр яңа курс алдагысыннан авыррак бирелде: мин озак тернәкләндем, ашый да, йоклый да алмадым.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/iazmys/iaman-cir-belan-intekkan-xatyn-kyz-iazmysy-tugyz-ai-bue-k
Эльмира 2013 елда Казан дәүләт мәдәният институтына укырга килде. Башта мин аның җырлавын ишетеп тавышына гашыйк булдым. Хатын-кыз җырчылар арасында тавышы минем күңелгә хуш килердәйләре сирәк. Эльмираның җырлавын бик ошаттым.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rafil-elmira-bez-ber-berebezdan-armyibyz
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Илнат Фархуллин һәм аның тормыш иптәше Регина белән сораштыру. Тулы әңгәмәне "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге яңа санында укый аласыз.
Гөнаһлар кичерелсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? Кыямәт көне алдыннан кешеләр гөнаһларны матур исемнәр белән атап йөртерләр, диелә. Моның ничек аңларга? Гөнаһларны зур һәм кечкенәгә бүләләр. Иң зур гөнаһлар кайсылары? Бу һәм башка сорауларга җавапны биредәге язмада укый аласыз👇

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/din/zina-kyluny-kemder-romantika-dip-aklanyrga-momkin-asylda-nigezenda-gonah-iata
Мине бөтен кеше гаепли. “Җитмәде инде, туймагансың икән, нигә кирәк сиңа ир, җүнле ирләр юк...”. Әти белән әни дә шул фикердә. Үз рәхәтең өчен яшә диләр. Тик ирсез тормыш кына - үз рәхәтең мени ул?

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/ioklyisy-nazlanasy-kila
Әҗәлне уйный башлаганда миңа – 38, Шәүкәт абыйга 48 яшь иде. Хәзер 48 яшьлекләр театрда малайлар ролен башкара. Шәүкәт абый да кайвакыт әлеге әсәрне уйнаганда үз сүзләрен кертеп җибәрә иде. Кайвакыт онытылып китә. Оркестр утыра торган чокырда дирижер Фоат Әбүбәкиров бөтен спектакльнең сүзләрен яттан белә иде, онытылып китсә, ул әйтеп җибәрә. Онытылып китү, артист өчен табигый хәл.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/intervyu/ravil-sarafiev-aalne-uinyi-baslaganda-mina-38-ias-ide
Бер айдан соң үземнең балага узуымны белдем. Билгеле, баланың әтисе ирем түгел, ә диңгездә очраткан мәхәббәтем. Ирем баланы үзенеке дип белә, көн дә миңа тәмле ризыклар, чәчәкләр ташый. Әле дә ярый диңгезгә барганмын! Диңгез балага узарга ярдәм итә дигәннәре хак икән!

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/tuachak-balamny-tise-irem-tgel
Мамыдыш районы ЗАГСында "Кыз озату" күренешендә булып кайттым. Бу наках һәм туй алдыннан үткәрелә торган халкыбызның иң матур йолаларының берсе. Туган -тумачалары, дус кызлары бергәләшеп, әнә шулай, килен булып чит йортка төшәчәк кызга әзәрләнешергә булышкан.
Такмаклар, җыр-биюләр, мәзәкләр, уеннар белән сугарылган бу чарада үземне чынбарлыкта "кыз озату" кичәсендә дип хис иттем. Ә бит Ләйлә исемле кәләш тә, Айнур исемле егет тә, актерлар түгел, чын иде - озакламый кушылачак кыз белән кияү.
ЗАГС җитәкчелегенең гореф-гадәтләребезне торгозуга һәм саклауга өлеш кертүе рәхмәт сүзләренә лаек.
Ә сандыктагы бирнәләре! Карагыз әле! Күз явын алырлык чигүле япма, альяпкычлар, мендәр-юрганнар, келәмнәр, кульяулыклар...
Татар кыз баласы кул астына керә башлагач ук, әнисе яки әбисеннән кул һәм йорт эшләренә өйрәнә башлаган. Яшь киленнең уңганлыгын кул эшләренә карап бәяләгәннәр элек.

Бу күренеш мине ирексездән еракта-еракта калган балачагыма алып кайтып китте.
Мин үскәндә авыл йортындагы чоланда 80 яшьлек Мөгәлимә исемле карт әбиемнең бирнә сандыгы бар иде. Ул анда яшьлектәге күлмәк-итәкләрен, комзол, тастымал-сөлгеләрен саклый иде...
Мин бик тә кызыксынып барлый идем аның сандыгын.
14 яшьләрем тирәсендә шул ук чоланда "Зингер" тегү машинасын табып алып, әбиемнән сорап алып, сандыктагы бер күлмәкне кисеп үземә килешле фасонда кием теккәнемне дә хәтерлим. Төсе дә күз алдымда - вак-вак чәчәкле сары тукымадан иде. Аннары, тегеп чыгу белән, шул күлмәкне киеп урам буйлап горур атлап РАЙПО кибетенә икмәккә киттем...
Һәр яшьлекнең үз чоры, үз вакыты, үз матурлыгы, үз хәтирәсе.
Без дә Ләйлә- Айнурлар кебек олы тормыш юлына зур хыял һәм өметләр белән басканбыз...

Ә менә чоланда "Зингер" тегү машинасын табып алуым бик үк уңайга булмаган ахры 🙈... Тора-бара мин сүтеп, кисеп кире текмәген пәлтә, чалбар- күлмәк калмады ахры...
Бу инде икенче тарих. Вакыт табып, бер сөйләрмен әле ☺️

Ә сезне "бирнә сандыклары" нинди хәтирәләргә кайтара, уртаклашыгыз әле.

ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе (ЗАГС) җитәкчесе Эльвира Әхмәтова блогыннан.
Көрәш буенча Россия чемпионатының беренче әйләнешендә кемнәр очрашачак?
Татарстанлылар бу юлы Рубин Раджабов, Рафаэль Бильданов, Мөнир Галләмов, Айрат Сәмигуллин өчен җан атмас, мөгаен.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kyskaca-ianalyklar/koras-buenca-rossiia-cempionatynyn-berence-ailanesenda-kemnar-ocrasacak
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Хәния ФӘРХИ: «Габделхәй белән танышканда, минем күз төбем күгәргән, оегым ертылган иде...»
“Нихәл, кызый?” газетасында 2016 елда газетабызның дусты Илсөя Бәдретдинованың Хәния ФӘРХИ белән әңгәмәсе басылып чыккан иде. Әлеге әңгәмәне үзгәртмичә сезгә тәкъдим итәбез.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/intervyu/khniya-frkhi-gabdelkhy-beln-tanyshkanda-minem-kz-tbem-kgrgn-oegym-ertylgan-ide