«САФ» татарча балалар интернет-радиосы
907 subscribers
1.73K photos
796 videos
4 files
896 links
«САФ» татарча беренче балалар интернет-радиосы saf-radio.ru
📩Хезмәттәшлек һәм мөрәҗәгатьләр өчен контакт @saf_radio
🌐Kid's radio in Tatar, Made in Kazan
———
market-affiliate
Download Telegram
Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында:
🎭 «Асылкош җыры» спектакле – Илбарс белән Айбарсның, серле Асылкошны эзләп, куркыныч һәм могҗизалы илне гизүе турында мавыктыргыч әкият (6+), 31 март, 11:30; БИЛЕТЛАР;
🎭 «Әлифба: хәрефләр дөньясында» интерактив лингвистик спектакле (3+)
– татар әлифбасы дөньясына мавыктыргыч сәяхәт; 5 апрель, 11:00; БИЛЕТЛАР.

Иске Татар бистәсендә 🌞 «Карга боткасы» бәйрәме (0+). Программада: бәйрәм боткасын авыз итү; милли гореф-гадәтләр белән танышу; язгы бәйрәмдә күңел ачу һ.б. 31 март, 12:30.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында:
🎵 «Калеб. Яңа сулыш» иҗат берләшмәсе концерты (12+), 31 март, 18:30; БИЛЕТЛАР;
👼🏻 Нәниләр өчен «БӘБИ-КОНЦЕРТ» (0+), 5 апрель, 10:00, 11:30, БИЛЕТЛАР.

«Әкият» курчак театрында:
🎎 Бертуган Гриммнар әкиятенә нигезләнгән «Белоснежка и семь гномов» спектакле (0+); 2, 3 апрель, 11:00, 13:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 Габдулла Тукай әкияте буенча куелган «Кәҗә һәм Сарык» спектакле (0+); 4 апрель, 11:00, 13:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 Нәкый Исәнбәт әкиятенә нигезләнгән «Мырау батыр» музыкаль спектакле (0+), 5 апрель, 12:00; БИЛЕТЛАР.

Казан Кирмәненең Татарстан табигать тарихы музеенда:
🔬«Комната открытий» – микроскоп белән интерактив, 3 апрель, 15:00;
🌔 «Yesnauka» лабораториясеннән фәнни шоу – «Космическая одиссея: путешествие на Луну» (6+); 5 апрель, 13:00; БИЛЕТЛАР;
🦕 «Ручной динозавр» остаханәсе – акрил сәнгате техникасында интерьер өчен сурәт ясау; 3 апрель, 18:00;
💎 «Магия камня» остаханәсе – төрле ташлар белән танышып, уникаль беләзек ясау (12+); 4 апрель, 13:00; БИЛЕТЛАР;
🦖 «По следам древних животных» интерактив экскурсия уены (4+), 4 апрель, 12:00; ТУЛЫРАК;
🌍 «Путешествие в недра Земли» экскурсиясе – 5 апрель, 14:00. ТУЛЫРАК.

В.И.Качалов исемендәге Казан Академия Рус Зур Драма Театрында 🍊 Карло Гоцци мотивлары буенча театраль фантазия – «Любовь к трём апельсинам» музыкаль спектакле премьерасы (6+), 4, 5 апрель, 11:00, 17:00; БИЛЕТЛАР.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә 📚 «Алтын ташбака» күргәзмәсе дәвам итә. Әлеге фестиваль кысаларында 4 апрель көнне 12:00–15:30 – Планета көне, 5 апрельдә 13:00 сәгатьтә Идел көне була.

Татарстан Республикасының Милли музее 5 апрельдә 131 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан бу көнне зур программа көтелә, шулар арасында:
🪡 10:30 - 13:00 халык кәсепләре буенча остаханәләр (6+).
✍🏻 10:00 - 11:00 «Весенние праздники народов Поволжья» лекциясе (6+).
✍🏻 11:00 - 12:00 «Ярлык казанского хана Сахиб-Гирея» лекциясе (12+).
🔎 11:00 - 12:00 Андрей Лихачевның «Искатели артефактов» җыелмасы буенча квест-уен (6+).
🏛️ 14:00 - 15:00 «Дети – детям» проекты катнашучыларыннан һәм музей хезмәткәрләреннән «Мин музейда эшлим» интерактив экскурсиясе (6+).
👘 15.00 - 16.00 Тарихи дефиле (12+).
🥻 16:00 - 17:00 «Җеп» күргәзмәсенең тантаналы рәвештә ябылуы (12+).
🎶 17:30 - 18:00 Н.Җиһанов вокалистларыннан «Музейга бүләк»
концерт программасы (6+) һ.б. ТУЛЫРАК.
🔥5👍1
Сездә радио ачыламы?
Anonymous Poll
45%
Әйе❤️
55%
Юк....
😱2❤‍🔥1
Хәерле иртә, дуслар!🤗 Дүшәмбегә аяк бастык, димәк, «Барабыз» сәхифәсенең чираттагы чыгарылышы☝🏻 Галәм серләрен өйрәнүчеләр игътибарына: якынлашып килүче Космонавтика көне уңаеннан атна дәвамында бик күп чаралар көтелә, мөмкинлекне ычкындырмагыз, киттек!🚀

«Яратам» яшүсмерләр үзәгендә (Короленко, 11А) 🇰🇷 MINHWA Корея рәсем сәнгатенә багышланган очрашу (10+). 6 апрель, 16:00. Урыннар саны чикле, теркәлү өчен СЫЛТАМА.

«Әкият» курчак театрында:
🎎 Экскурсия үткәрүче белән сәхнә артына күзәтү экскурсиясе (6+), 7 апрель, 15:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 Каюм Насыйри әкиятенә нигезләнгән «Әбүгалисина» спектакле (6+); 11 апрель, 12:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 Шарль Перро әсәре буенча куелган «Золушка» әкияте (0+); 11 апрель, 13:00, 15:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 С.Маршакның «Теремок» әкияте (0+), 12 апрель, 12:00; БИЛЕТЛАР.

«Россия – минем тарих» паркында 🚀 Гагарин атнасы — «Космос рядом: как Татарстан приближал космическую эру» махсус тематик экскурсиясе. 7-11 апрель, 15:00. ТУЛЫРАК.
6
Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта 🚀 «Спутник знаний» фестивале узачак: меңләгән ракета, галәм технологияләре, интерактив фәнни зоналар, инженерия буенча остаханәләр, гаилә өчен фәнни ярышлар һәм галимнәрдән лекцияләр көтелә. 11 апрель, 10:00-19:00. Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү өчен СЫЛТАМА.

Казан Кирмәненең Татарстан табигать тарихы музеенда махсус программа:
🧑🏻‍🚀 11-12 апрельдә «Безнең Гагарин» фотокүргәзмәсе.
🪐 11 апрель көнне 12 экспозиция залы буйлап сәяхәт: 10:00-16:00 — музей буенча квест; 11:00-13:00 — акварель рәсем сәнгате буенча остаханә; 12:00, 15:00 — «Җир һәм Галәм» мини-экскурсиясе; 13:00-14:00 — «Yesnauka» лабораториясеннән фәнни шоу – «Космическая одиссея: путешествие на Луну»; 14:00-16:00 — китап кыстыргычлары ясау буенча остаханә; 15:00-17:30 — «Маленький принц» шәүләләр театры һ.б. ТУЛЫРАК.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 🎶 «Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект» музыкаль-мультимедиа перформансы (6+). 11 апрель, 13:00; БИЛЕТЛАР.

«Мега» сәүдә үзәгендә 🧑🏻‍🚀 Космопарк күчмә күргәзмәсе эшләп килә (3+).
Экскурсия үткәрүчедән кызыклы фактлар, космонавтлар өчен аттракционнарда күнегүләр, гравитация сынаулары, VR квестлар, тесла шоу, ут проекцияләре һ.б. 12 март – 3 май. Тулырак мәгълүмат һәм билетлар СЫЛТАМА аша.

А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә балалар өчен «На языке музыки» музыкаль очрашулар циклы кысаларында 🎼 «Детский альбом в творчестве композиторов» темасына очрашу (6+). 11 апрель, 14:00, БИЛЕТЛАР.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә 12 апрель көнне «Открытый космос» программасы:
🌍 11:30 «Читашки» балалар клубы очрашуында (8+) Галәм турында сөйләшү, шигырьләр уку, остаханәдә тәбрикләмә ясау. Теркәлү өчен СЫЛТАМА.
🧑🏻‍🚀 13:00 Юрий Нефедьевның «Космонавтика: вчера, сегодня, завтра» лекциясе (12+). Теркәлү өчен СЫЛТАМА.
👽 14:00 «Пришельцы против экипажа космического корабля» интеллектуаль уены (16+). Галәм темасына «Мафия» стилендәге команда уены. Теркәлү өчен СЫЛТАМА.
🌞 14:00 Рамил Ибраһимовның «Синусы и косинусы, или как люди узнали расстояние до Солнца» лекциясе (12+). Теркәлү өчен СЫЛТАМА.
📚 15:30 Алексей Мелиховның «Братья Стругацкие: главные фантасты советской литературы о космосе и будущем» лекциясе (12+). Теркәлү өчен СЫЛТАМА.
🎵 17:00 Журналист, блогер, музыкант Игорь Цалер белән «Одна пластинка в неделю «Как космос ворвался в музыкальные жанры» темасына музыкаль кичә (16+). Теркәлү өчен СЫЛТАМА.

Казансу яр буендагы «УРАМ» экстрим-паркы янында урнашкан «Экостанция» павильонында 🌱♻️ Микрояшеллек үстерү буенча остаханә (12+). Биредә микрояшеллек утыртудан тыш, аның файдасы турында, ничек карап үстерергә, йорт шартларында азык калдыкларын ничек җыярга, Казандагы компостерлар һәм бакчалар хакында белергә була. Шулай ук павильонда эшкәртү өчен икенчел чимал тапшырырга мөмкин. 12 апрель, 12:00. Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү өчен СЫЛТАМА.
🔥61👍1
💚Язгы кәеф.
❤️Язгы шаукым.
💙Язгы рух һәм кәеф.
💜Язгы сәлам!

💗 saf-radio.ru 💗
5
Сәлам-сәлам, дуслар!💚 Ничек хәлләрегез? Яңа атнаны ничек планлаштырабыз, кайларга барабыз?💃🏻 Афишабыз белән танышыйк🤗

Татарстан Республикасының Милли музеенда 🚀 Кояш системасы буйлап сәяхәт – «Гонки по Солнечной системе» музей квесты (төрле биремнәр, сорауларга җаваплар табу, сынаулар аша үтү). 14 апрель, 11:00. ТУЛЫРАК.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә:
🌱🐢 «Алтын ташбака» фестивале кысаларында лекция-квиз, эко-уеннар көне (6+), 14 апрель, 17:00. Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү өчен СЫЛТАМА.
🎶 «Тукай йолдызлыгы» әдәби-музыкаль кичәсе (6+), 16 апрель, 14:00. Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү өчен СЫЛТАМА.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 🎭 «Апуш» балалар студиясенең бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышланган «Унөч» спектакле премьерасы – унөч яшүсмер хикәяте-вербатим (12+). 14 апрель 18:00; БИЛЕТЛАР.

«Мир» кинотеатрында 🎥🩰 «Театр в кино» проекты кысаларында Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты киноверсиясе премьерасы (6+). 14 апрель, 19:00, БИЛЕТЛАР.
3🔥1😍1
«Россия – минем тарих» паркында:
🐣 14-18 апрель көннәрендә Пасха уңаеннан тематик атна. Программада: тәбрикләмә ясау буенча иҗади зона; бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре белән бәйле викторина; Пасха уеннары; экскурсия һ.б. ТУЛЫРАК.
🎭 15 апрельдә «150 артистов. Союз театральных деятелей» мультимедиа күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә — Россия театры тарихы, театр эшчәнлеге башланганнан алып бүгенге көнгә кадәр актёрлар, режиссёрлар, драматурглар язмышы һ.б. 15 апрель – 3 май.ТУЛЫРАК.

Г.Тукай әдәби музеенда 15 апрельдә Габдулла Тукайны искә алу көне уңаеннан:
🖼️ 12.00 – «Безнең Тукай» күргәзмәсе ачылышы;
📖 13.00 – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә «Татар шигърияте антологиясе» китабын тәкъдим итү (1 том);
🎶 15.00 – Идрис Газиевның «Габдулла Тукай әсәрләре граммофон язмаларында» лекция-концерты.
Керү түләүсез. ТУЛЫРАК.

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында:
🎭 Гаяз Исхакый хикәясе буенча куелган «Кәҗүл читек» спектакле (6+), 16 апрель, 13:00, БИЛЕТЛАР;
🎭 Ә.Фәйзинең «Аучы Мәргән белән Болан кыз» әкиятенә нигезләнгән «Куркак Батыр» спектакле (12+), 17 апрель, 13:00, 18:30, БИЛЕТЛАР.

«Әкият» курчак театрында:
🎎 Н.В.Гоголь повестенә нигезләнгән «Мёртвые души» фантасмагориясе (12+), 16 апрель, 18:30; БИЛЕТЛАР;
🎎 Антуан де Сент-Экзюпериның «Маленький принц» әкияте (6+); 18 апрель, 11:00, 13:00, 15:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 «Тыпырдык» спектакле (0+), 19 апрель, 10:00; БИЛЕТЛАР.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Кечкенә Мирза»🤴🏻 — Антуан де Сент-Экзюпериның бөек «Нәни Принц» әсәре белән илһамланудан туган спектакль (0+). 17-18 апрель, 13:00; БИЛЕТЛАР.

«Туган авылым» комплексында 🌞«Карга боткасы» бәйрәме (0+) узачак. Чарада Татарстанда чыккан милли киемнәр һәм ризыклар ярминкәсе, концерт, балалар өчен уеннар, сыерчык оялары конкурсы көтелә. Һәр кунакка бәйрәм казаныннан кайнар ботка һәм мәтрүшкәле чәй тәкъдим ителә.
18 апрель, 10:00.
4
Хәерле иртә, дуслар!☔️ Көннәр яңгырлы тора дип боекмагыз: бу атна чараларга бииик бай! 26 апрель якынлаша бит🤗 Барабызмы? Дүшәмбенең даими рубрикасын каршы алыгыз!📌

С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында:
🎼 La Primavera Казан камера оркестрының Габдулла Тукай тууга 140 ел тулу уңаеннан «Саз мой нежный и печальный, слишком мало ты звучал!» концерты (6+), 20 апрель, 18:30, БИЛЕТЛАР;
🎼 Туган тел көненә һәм Г.Тукай шигъриятенә багышланган «В мир - открытое окно» спектакль-концерты (6+), 25 апрель, 17:00; БИЛЕТЛАР.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә:
📚 Классик уку залында Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Ялтыра, яктыр - килешсен калебе саф шагыйрьгә» күргәзмәсе 15 майга кадәр дәвам итә. Биредә шагыйрьнең исән чагында басылган китаплары, мәкаләләр һ.б. басмалар урын алган.
🌍 Халыкара Җир көне уңаенан «Эз яки мирас» форумы узачак (экология өлкәсендәге экспертлар белән танышу, лекцияләр тыңлау һ.б.). Тулы программа. 22 апрель, 10:00-16:00. ТЕРКӘЛҮ.
6
Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында:
🎭 «Асылкош җыры» спектакле – Илбарс белән Айбарсның, серле Асылкошны эзләп, куркыныч һәм могҗизалы илне гизүе турында мавыктыргыч әкият (6+), 21 апрель, 13:00; БИЛЕТЛАР;
🎭 «Гөлчәчәк» татар халык әкияте: гүзәл кыз һәм коточкыч убырлы, сихри агач һәм серле күл... (12+). 21 апрель, 19:30, БИЛЕТЛАР;
🎭 Кол Гали поэмасына нигезләнгән «Йосыф» музыкаль-пластик спектакле (16+), 24 апрель, 18:30; БИЛЕТЛАР;
🎭 «Бәхетле көнем» – бәбиләр һәм әти-әниләр өчен релакс-спектакль (0+), 25 апрель, 11:00, БИЛЕТЛАР;
🎭 «Әлифба: хәрефләр дөньясында» интерактив лингвистик спектакле (3+); 26 апрель, 11:00, БИЛЕТЛАР;
🎭 «Апуш» балалар студиясенең Габдулла Тукай тууына 140 ел тулу уңаеннан «Исемдә калганнар» әсәренә нигезләнеп куелган «Тукай. Ярлыкагыл» спектакле (6+), 27 апрель, 16:00; БИЛЕТЛАР.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 🎶 «Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект» музыкаль-мультимедиа перформансы (6+). 23-24 апрель, 13:00; БИЛЕТЛАР.

Г.Тукай әдәби музеенда «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында квиз 🔎 узачак (14+). Командадагы катнашучылар саны: 3-6 кеше (башкалардан аерылып тору, берләшү өчен бер төрле итеп киенеп килә аласыз: төс, кием элементы, берәр деталь). 23 апрель, 18:00. ТУЛЫРАК.

«Сөт» каһвәханәсендә (Тукай урамы, 71) «Идел» яшьләр журналы ☕️ «Тукай почмагы: Кысалардан тыш» кичәсе (16+) үткәрә. Программада: DJ-сет һәм шигырь уку; экскурсия; бүләкләр, сөтле чәй-каһвә эчү һ.б. 23 апрель, 18:30. ТУЛЫРАК.

«Россия – минем тарих» паркында 🏅 Бөек Ватан сугышы буенча белемнәрен тикшерергә теләүчеләр өчен «Җиңү диктанты» булачак. 24 апрель, 12:00. ТУЛЫРАК.

«Әкият» курчак театрында:
🎎 Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына нигезләнгән «Волшебные сны Апуша» спектакле (0+), 24 апрель, 13:00; 25 апрель, 11:00, 13:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 Экскурсия үткәрүче белән сәхнә артына күзәтү экскурсиясе (6+); 25 апрель, 09:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 Г.Тукайның «Шүрәле» әкияте премьерасы (0+), 25 апрель, 12:00; БИЛЕТЛАР.

«Шәрык клубы» комплексында:
🕯️ «Шәмдәл» шигырь кичәсе (12+). Катнашалар: Булат Ибраһим, Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина. 24 апрель, 19:00; БИЛЕТЛАР.
🎵 Габдулла Тукайга багышланган «Мәңгелек шигърият» бәйгесенең нәтиҗәләрен игълан итү гала-концерты. 25 апрель, 12:00. Керү ирекле. ТЕРКӘЛҮ.
✍🏻 26 апрель Г.Тукайның 140 еллыгы уңаеннан түләүсез чаралар:
12:00 - экскурсия (6+), ТЕРКӘЛҮ;
13:00 - балалар өчен остаханә (6+), ТЕРКӘЛҮ;
15:00 - олылар өчен остаханә (18+), ТЕРКӘЛҮ.
🎭 «Кәҗә белән Сарык» хикәясенең эксперименталь-авангард спектакле. 27 апрель, 19:00. Керү ирекле. ТЕРКӘЛҮ.

Казансу яр буендагы «УРАМ» экстрим-паркы янында урнашкан «Экостанция» павильонында ♻️ эшкәртелгән пластиктан сувенирлар ясау буенча остаханә (6+). Үзегез белән пластик капкачлар алып килә аласыз. Шулай ук павильонда эшкәртү өчен икенчел чимал тапшырырга мөмкин. 25 апрель, 11:00. Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү өчен СЫЛТАМА.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 26 апрель көнне Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган чаралар программасы:
🎶 Зур зал:
11.00. Туган тел бәйрәме. «Кәҗә белән сарык Печән базарында» мюзиклы (6+);
17.00. «Шүрәле» нәфис фильмы (18+).
🎭 Универсаль зал:
14.00. «Казанга Тукай кайткан» спектакле (12+).
🎥 Көнчыгыш залы, фойе:
13.30. Анимация буенча остаханә (12+);
15.30. «Казан җөе» остаханәсе (12+);
20.00. «Шүрәле» медиа-операсы (16+), БИЛЕТЛАР.
🎬 Кече зал:
12.00. Анимацион фильмнар (6+);
13.30. «Казан җөе/Казанский шов»документаль фильмы (12+);
15.00. «Сосна чабатасы/Сосниская чабата» документаль фильмы (12+);
19.00. «Гашыйклар тавы» нәфис фильмы (16+). ТУЛЫРАК.

Казан Кирмәненең Гавәми урыннар ишегалдында 🎙️ «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең гала-концерты. 26 апрель, 16:00–21:00. ТУЛЫРАК.
5🔥3
Хәерле дүшәмбе көннәре белән, кадерле дуслар!💚 Апрель аеның соңгы атнасына аяк бастык, Май бәйрәмнәре дә якынлаша. Кайларга барабыз?💃🏻 Һава торышына карап тормыйк, бик матур чаралар көтелә🤗

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында:
🎭 «Апуш» балалар студиясенең Габдулла Тукай тууына 140 ел тулу уңаеннан «Исемдә калганнар» әсәренә нигезләнеп куелган «Тукай. Ярлыкагыл» спектакле (6+), 27 апрель, 16:00; БИЛЕТЛАР;
🎭 Курчак театры элементлары белән фойеда уйнала торган, гадәти булмаган «СӘЛАМ, АКТӘПИ!» спектакле (3+), 28 апрель, 13:00; БИЛЕТЛАР;
🎭 «Тау битендә Сабантуй» музыкаль комедиясе: 43 артист, спектакль өчен махсус оешкан фольклор ансамбле, онытылып барган халык җырлары һ.б (6+). 30 апрель, 18:30, БИЛЕТЛАР.

Татар китабы йортында 📖🎵 «Көйле китап» концерт-лекциясе – татар әдәбиятының төп этаплары турында музыка сәнгате аша сөйли торган концерт-лекцияләр проектын тәкъдим итү. 27 апрель, 16:00. Керү түләүсез, катнашуны раслау сорала.
6🔥1
«Казан-2» тимер юл вокзалы скверында 🎷🥁🎺 «Мир, труд, фанфары» хәрби тынлы оркестр фестивале узачак. Патриотик тантанада тыл һәм сугыш каһарманнарының батырлыкларын искә алып, төрле училище һәм мәктәп оркестрларының чыгышларын тыңларга була. 27 апрель, 17:30.

Е.А. Боратынский музеенда (Горький урамы, 25) «Дом для птиц» проекты җитәкчесе, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимовның кошлар турында лекциясе (12+) була. 🦅🦉🐦‍⬛ Шәһәребездәге канатлы дусларыбыз хакында белемнәрне арттыру өчен менә диген мөмкинлек! 28 апрель, 18:30. Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү өчен СЫЛТАМА.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 🎶 «Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект» музыкаль-мультимедиа перформансы (6+). 29 апрель, 14:00; БИЛЕТЛАР.

Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан Казанның Үзәк вокзалына «Җиңү поезды» киләчәк 🚂🏅
Ул барлык станцияләрендә 40 минут тора: тантаналы чаралар, концертлар көтелә. Состав башында сугыш чоры бронепоездын гәүдәләндерүче Л сериясендәге берьюлы ике легендар паровоз булачак, шулай ук хәрби техниканың күргәзмә үрнәкләре белән алты платформа, кыр кухнясы һәм сугыш елларының көнкүреш һәм интерьер предметлары белән тематик композицияле ике вагон керәчәк. 29 апрель – Казан, 18:45. 30 апрель – 8:40 Арча, 18:15 Әгерҗе. ТУЛЫРАК.

«Әкият» курчак театрында:
🎎 Экскурсия үткәрүче белән сәхнә артына күзәтү экскурсиясе (6+); 30 апрель, 2 май, 09:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 Рүзәл Мөхәммәтшинның Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп язылган «Өрә белмәгән Көчек» әкияте (3+), 2 май, 12:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 Туфан Миңнуллин әсәренә нигезләнгән «Авыл эте Акбай» музыкаль спектакле (3+); 3 май, 13:00, БИЛЕТЛАР.

«Елмай» балалар паркында 😊 «Елмай» гаилә фестивале узачак (0+). Масштаблы чарада 7 тематик зона көтелә: концерт мәйданы; остаханәләр; лекторий; спорт мәйданы; хәйрия ярминкәсе; ял зонасы (уен-биюләр); балачак утравы (аниматорлар). Шулай ук «Бәләкәч-фест» тематик коляскалар парады да узачак. Фестивальдә катнашу уен форматында барачак: бөтен тематик зоналарны узып, махсус беләзекләрдә билгеләнергә һәм тәмле бүләкләр алырга була. Җәйге сезонны бергәләп ачыйк! 1-3 май, 12:00-20:30. ТУЛЫ ПРОГРАММА.

В.И.Качалов исемендәге Казан Академия Рус Зур Драма Театрында 🎭 Марк Твенның «Приключения Тома Сойера и Гекльберри Финна» мюзиклы (6+), 3 май, 11:00, БИЛЕТЛАР.
🍓42🔥1
Хәерле көн, дуслар! Ниһаять, кояш балкый☀️ Урамда – яз, күңелдә – наз! Бу атнада кайларга барабыз?💃🏻 Афишабызга күз салыйк📌

Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда ✍🏻 «Казан Кремлендә Габдулла Тукай мирасы» күргәзмәсе үз эшен башлап җибәрде.
Биредә: шагыйрьнең исән чагында чыккан басмалар; тормышы һәм иҗат юлына багышланган рәсем сәнгате әсәрләре; кайчандыр әдип иҗат иткән дөньяны (XIX г.ах.– XX г.б.) сурәтләгән татар этнографиясе үрнәкләре; Габдулла Тукайның 1938 елда Муса Җәлил редакциясендә чыккан уникаль шигырьләр җыентыгы һ.б. Күргәзмә 7 июньгә кадәр дәвам итә.
4
Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә 📚 Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәменә багышланган махсус программа: балалар өчен очрашулар, лекцияләр, китап күргәзмәләре, уеннар һ.б. ТУЛЫРАК.
⚔️ 5 май: 11:00 «Равнение на Героев» – яшь армиячеләр өчен хәрби-тарихи уен (12+); 18:30 «Воинская и трудовая доблесть: связь поколений» лекциясе (12+); ТЕРКӘЛҮ. 
🎶 6 май, 16:00 «Песни Победы: голос мира» чит ил студентлары музыкаль кичәсе (6+); ТЕРКӘЛҮ.
🎥 7 май, 15:00 «Единство» документаль фильмын карап, фикер алышу (16+); ТЕРКӘЛҮ.
✍🏻 8 май, 18:30 «Искусство в огне войны» лекциясе (12+); ТЕРКӘЛҮ.
💽 9 май, 12:00 сугыш еллары пластинкаларын тыңлау; 🧩 12:00 «Китап мемо» татар фронтовик язучылары әсәрләре буенча өстәл уеннары (6+); ТЕРКӘЛҮ;  📖 13:00 «О победе мы узнали из книг» квизы (12+); ТЕРКӘЛҮ; 🎥 14:00 «Жди меня» фильмын карау (12+); ТЕРКӘЛҮ;  🎲 14:00 «ПроЧти Победу» квиз-лотосы (6+); ТЕРКӘЛҮ; 15:00 «Позывной победа» квесты (12+); ТЕРКӘЛҮ.  
🎬 10 май, 14:00 Бөек Ватан сугышы чорында төшерелгән «Два бойца» фильмын карап, фикер алышу (6+); ТЕРКӘЛҮ.

«Әкият» курчак театрында:
🎎 Экскурсия үткәрүче белән сәхнә артына күзәтү экскурсиясе (6+); 6 май, 09:00; 7 май, 09:00, 13:00; 8 май, 15:30; БИЛЕТЛАР;
🎎 Р.Киплинг әсәренә нигезләнгән «Маугли» спектакле (0+), 6 май, 11:00, 13:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 Бөек татар җырчысы Әлфия Авзаловага багышланган «Әлфия» спектакле (12+), 6 май, 18:30, БИЛЕТЛАР;
🎎 Г.Тукайның «Шүрәле» әкияте (0+), 9 май, 12:00, 14:00, БИЛЕТЛАР.

Татарстан Республикасының Милли музеенда:
🚩 «Знамя – символ Победы» акциясе кысаларында 146нчы укчы дивизиясенең 280нче артиллерия полкы байрагын музей фондларыннан тантаналы рәвештә чыгару. Керү ирекле. 6 май, 11:00.
🎖️ «Дороги Победы» квесты
(10-30 кешегә кадәр), 7-8 май, 12:00.
🎗️ «9 шагов к Победе» чарасында кунакларны 9 нокта көтә: сәхнәләштерелгән чыгышлар; фронтта язылган хатларны уку; интерактив мәйданчыклар; җырлар һ.б. 8 май, 12:00. ТУЛЫРАК.
📖 «Советский Татарстан» иммерсив экскурсиясе. 10 май, 12:00. ТУЛЫРАК.

Татар китабы йортында:
🔖 «Беренче чәршәмбе» мәдәни-агарту акциясе. Тема: татар әдәбиятында хатын-кыз тавышлары. Программада: лекция, квиз, ачык әңгәмә, шигырь уку, концерт. Керү бушлай. 6 май, 17:00–21:00. ТУЛЫРАК.
📖 «Әдәби тыл» җәяүле экскурсиясе (Бөек Ватан сугышы елларында Казанның әдәби тормышы турында). 8 май, 11:00.
✉️«Юсеф хатлары»: Шәриф Камал һәм аның улы Йосыф Байгилдиев хатларын уку. Керү бушлай. 8 май, 18:00.
📇 «Шрифтлар уены» остаханәсе. Матбага эше, язма һәм типография тарихына чуму: катнашучыларга чын язу машинкасында басу, типография литералары белән афиша макеты ясау мөмкинлеге. 9 май, 11:00, 14:00.
✍🏻 «Фатир — текст буларак» куратор экскурсиясе. Ш.Камалның мемориаль фатиры буенча аның тормыш кулъязмасы кебек сәяхәт. 9 май, 15:00. Тулырак мәгълүмат һәм язылу өчен СЫЛТАМА.

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында:
🎭 «Позывной Татарин» спектакле (12+) чын тормыш вакыйгаларына нигезләнгән. Гади татар гаиләсе һәм өч буын мисалында патриотизм, буыннар алмашы һәм Ватан алдында булган бурычыңы тугрылык темалары кузгатыла. 6 май, 18:30; 7 май, 13:00; БИЛЕТЛАР;
🎭 «Гөлчәчәк» татар халык әкияте: гүзәл кыз һәм коточкыч убырлы, сихри агач һәм серле күл... (12+). 10 май, 20:00, БИЛЕТЛАР.

Казанда бәйрәм алдыннан «Җиңү трамвае» йөри башлый 🚋🎖️🎗️
Җиңү проспекты буенча хәрәкәт итә торган 5 нче трамвай 7-8 май көннәрендә Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган интерактив мәйданчыкка әйләнә. Пассажирлар өчен артистлар әзерләгән тематик программа тәкъдим ителә (сугыш чоры җырлары, биюләр һ.б.).

«Шәрык клубы» комплексында:
🎗️ Җиңү көне уңаеннан Шәрык клубы буенча рус һәм татар телләрендә бушлай экскурсия. 9 май 10:00, 12:00. ТЕРКӘЛҮ (РУС ТЕЛЕНДӘ). ТЕРКӘЛҮ (ТАТАР ТЕЛЕНДӘ).
🎵 «Моңлы бер җыр» видеоспектакле (12+). 9 май, 15:00. ТЕРКӘЛҮ.
🎥 «Арбалы хатыннар»/ «Женщины 41-го» видеоспектакле (12+). 10 май, 15:00. БИЛЕТЛАР.

В.И.Качалов исемендәге Казан Академия Рус Зур Драма Театрында 🎭
«Цветущий май» спектакль-концерты (12+), 9 май, 18:00, БИЛЕТЛАР.
🔥32
7 май - радио көне.

"САФ" татарча беренче балалар интернет-радиосының иҗат төркемен, радиобызның тыңлаучыларын, татар телендәге барлык радиоларны, дөньякүләм барлык радио эшен оештыручыларны бәйрәм белән котлыйбыз!

Саф күңел, саф иҗат, саф дөнья-
Барын да ярату тудыра!
Балачак галәме коена
"САФ" татарча радио нурында💚
8
Бәби радио булсак та, үзебезне бу исемлектә күрергә шат булыр идек💙
3
Радио көнендә сезгә хәбәр җиткерәсебез бар...

"САФ" радио эшләми...
Чөнки...... Яңартыла!!!)))))

Якын-арада тыңларга теләгән һәркем безгә кушылып, сафлана алачак!

Әлегә сезне радиобызының сайтына чакырабыз.
Чөнки анда - хәзинә!
❤‍🔥54
Хәерле иртә, дуслар!☀️ Ничек хәлләрегез? Яңа атнага аяк бастык. Халыкара музейлар көне уңаеннан 16 майда «Музейлар төне» акциясе кысаларында бик күп чаралар көтелә. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!🤗

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә 🎭 «Апуш» балалар студиясенең бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышланган «Унөч» спектакле премьерасы – унөч яшүсмер хикәяте-вербатим (12+). 12 май, 16:00, БИЛЕТЛАР.

«Әкият» курчак театрында:
🎎 Экскурсия үткәрүче белән сәхнә артына күзәтү экскурсиясе (6+); 12 май, 15:00; 15 май, 09:00, 15:30; БИЛЕТЛАР;
🎎 Г.Тукай әкиятенә нигезләнгән «Су анасы» музыкаль спектакле (0+), 14 май, 12:00, 14:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 «Камал комедияләре» – легендар «Беренче театр» һәм «Банкрот» пьесаларын берләштергән спектакль (12+), 15 май, 18:30, БИЛЕТЛАР;
🎎 Каюм Насыйри әкиятенә нигезләнгән «Әбүгалисина» спектакле (6+); 16 май, 12:00; БИЛЕТЛАР.
5
Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында:
🎭 «ШӘП ШОУ!» музыкаль комедиясе (16+). Бер кияү өчен 4 кәләшнең ярышканын күргәнегез бармы? Шоу тиздән башлана! 14 май, 18:30; БИЛЕТЛАР;
🎭 «Бәхетле көнем» – бәбиләр һәм әти-әниләр өчен релакс-спектакль (0+), 16 май, 11:00, БИЛЕТЛАР;
🎭 Гаяз Исхакый хикәясе буенча куелган «Кәҗүл читек» спектакле (6+), 17 май, 13:00, БИЛЕТЛАР.

Казансу яр буендагы «УРАМ» экстрим-паркы янында урнашкан «Экостанция» павильонында ♻️ эшкәртелгән пластиктан сувенирлар ясау буенча остаханә (6+). Үзегез белән пластик капкачлар алып килә аласыз. Шулай ук павильонда эшкәртү өчен икенчел чимал тапшырырга мөмкин. 16 май, 11:00; 17 май, 10:00. Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү өчен СЫЛТАМА.

Татарстан Республикасының Милли музеенда «Музейлар төне» программасы: 16 май, 12:00-15:00 иҗади остаханәләр (ТУЛЫРАК); 🗣️ лекцияләр; җәяүле, интерактив, иммерсив, тематик экскурсияләр; 🎶 концерт, кино, спектакль; 🔍 квестлар һ.б. ТУЛЫРАК.

Казан Кирмәненең Күргәзмә залларында 16 май көнне янәдән Сторителлинг театры чыгыш ясаячак:
🪿 15:00 «Нильс Всемогущий» (6+), БИЛЕТЛАР;
⚔️ 18:30 «Тайна Куликовской битвы» (7+), БИЛЕТЛАР.
Шулай ук Казан Кирмәнендәге «Музейлар төне»нең тулы программасы (кызыклы экскурсияләр, концерт, анимация, квест, остаханәләр, Г.Тукай шигырьләрен уку һ.б.) – СЫЛТАМА аша. 16 май, 17:30-23:00.

Татар китабы йортында 📖 16 майда «Музейлар төне»нә багышланган программа кысаларында:
17.00 – Ш.Камал белән күршедә яшәгән танылган кешеләр турында җәяүле экскурсия.
17.00 – «Гаилә открыткасы» иҗади остаханәсе.
19.00 – Рузалия Шакировадан «Бәхетле урыннар» турында лекция.
ТУЛЫРАК.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында:
🎵 Нәниләр өчен «БӘБИ-КОНЦЕРТ» (0+), 17 май, 10:00, 11:30, БИЛЕТЛАР;
🎭 «Шүрәлене көттегезме?!» спектакле (6+), 17 май, 13:00, 16:00; БИЛЕТЛАР.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 🎶 «Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект» музыкаль-мультимедиа перформансы (6+). 17 май, 13:00; БИЛЕТЛАР.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә 💽 «Одна пластинка в неделю» махсус проекты кысаларында «Илһам Шакировка багышлау» альбомы турында сөйләшү, җырлар тыңлау (6+). 17 май, 17:00. ТЕРКӘЛҮ.
4👍2