Ришат Курамшин
354 subscribers
64 photos
2 videos
28 links
Download Telegram
КӨН АЯТЕ

“{Кыен чакта} сабырлык һәм намазга мөрәҗәгать итегез.Дөрестән дә, хушуглы {басынкы} булмаган кешеләр өчен генә намаз бер авыр эштер. (“Бәкара” сүрәсе, 45 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“(Рамазан аендагы) уразаның фәкать Аллаһ ризалыгы өчен тотылган һәр көне ураза тотучының йөзен Җәһәннәм утыннан 70 еллык арага ерагайтыр” (Бохари, Мөслим). 
 
СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
Рамазан аенда ахшам намазын мәчеттә җәмәгать белән укырга тырышам. Намазны күмәкләшеп башкару саваплырак та, күңеллерәк тә, ләкин күңелне тырнап торган бер нәрсә борчый. Без (өлкәннәр) ахшам намазына чакыручы азанның әйтелгәнен тыңлыйбыз да, азан догасын кылганнан соң гына авыз ачабыз. Ләкин берничә шундый егет бар – алар азан әйтелә башлауга, шундук финик кабып, авыз ача башлыйлар. Кайсыбызның авыз ачуы дөресрәк?  
ҖАВАП:
Шәригатьтә “азан тыңлау әдәбе” дигән төшенчә бар. Аның асылы азанга хөрмәт белдерүдән гыйбарәт, ягъни азан вакытында бернинди дә дөнья эше башкармау, күрешеп йөрмәү, азанны тыңлап, мөәзин артыннан азан сүзләрен кабатлау ихтирам белдерүнең шарты булып тора. Бу нисбәттән, өлкәннәрнең азанны тыңлап бетергәннән соң гына авыз ачулары дөресрәктер. Көнозын ураза тотып ризыктан - судан тыелып тора алгансың икән, азан яңгыраган 2-3 минут дәвамында гына сабыр итә алмыйсыңмыни? “Авыз ачуны тоткарламаска, ашыктырырга кирәк” дигән фикер китерелсә, “Азан авыз ачуны тоткарламый, киресенчә, авыз ачуның никадәр көтелгән, кадерле, дәрәҗәле булуын күрсәтә” – дип җавап бирергә мөмкин.
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤13👍2
КӨН АЯТЕ

“Аллаһы Тәгалә һичкемгә көче җитмәслек нәрсәне йөкләмәс. Аллаһ авырлыктан соң җиңеллек бирә. (“Талак” сүрәсе, 7 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“Кем ураза тотучыны (кичен) ифтар вакытында ризыкландырса, аңа шул ураза тотучыныкы кебек әҗер бирелер, һәм ураза тоткан кешенең әҗере һич тә кимемәс”. (Тирмизи, Ибен Мәҗҗә).
 
СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
Нәрсә ул нисаб, зәкәт, фитыр, фидия?
ҖАВАП:
НИСАБ ул – билгеле бер суммага җиткән байлык (акча). Ислам шәригате буенча нисаб бар дип  санала, әгәр:
- мөселман 85 гр алтын (көмешләтә 595 гр) бәясенә тиң байлыкка ия булса (2026 елда ул 940 мең сумны тәшкил итте);
- шул байлык шәхсән аныкы булса;
- ризык, кием, дарулар һәм башка шундый төп хаҗәтләрдән артык булса;
- шул күләмдәге байлык гаилә бюджетына тәэсир итмичә бер ел (әйтик, бер Рамазаннан икенче Рамазанга кадәр) үзгәрешсез сакланса.
ЗӘКӘТ ул – нисабка җиткән байлык (акча) күләменнән мохтаҗларга бирелергә тиешле өлеш. Шәригать тарафыннан нисабка җиткән малның 2,5 %, ягъни 40/1 өлеше мохтаҗларга бирелә. Әйтик, быел зәкәт чыгарыр өчен кешедә булырга тиешле 940 мең сумнан 23500 сум күләмендә зәкәт чыгарылырга тиеш. Ул мохтаҗларга тапшырыла.
ФИТЫР ул – Рамазан ае ахырында бирелә торган садака. Гадәттә ул мохтаҗларга Ураза гаетен күркәмрәк төстә үткәрергә ярдәм итәр өчен тапшырыла. Аны акчалата да, ризыклата да бирергә мөмкин. 2026 елда фитыр сәдакасы зәкәт нисабына ия булмаучылар,  ягъни гомум халык  өчен200 сум, ә зәкәт нисабына ия булган хәлле кешеләр өчен 1200 сум күләмендә билгеләнгән.
ФИДИЯ ул – җитди авыру яки зәгыйфь картлык хәленә ирешү сәбәпле ураза тота алмаган мөселманның мохтаҗларга бирелә торган садака төре. Быел һәр тота алмаган көн өчен 450 сум күләмендә фидия билгеләнгән.
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤5
КӨН АЯТЕ

“Ул (Аллаһ) әйтте: “Курыкмагыз, мин сезнең белән. Мин {барысын да} күрәм һәм ишетәм”. (“Та Һә” сүрәсе, 46 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ

Анабыз Гайшә радыйәллаһү гәнһә риваять итүе буенча,пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм Рамазан аеның ахыргы 10 көнендә башка вакытка караганда гыйбадәттә аеруча зур тырышлык куеп гамәл кыла иде. (Мөслим).
 
СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
Ни өчен Рамазан аеның ахыргы 10 көнен Җәһәннәм утыннан котылу көннәре дип атыйлар?
ҖАВАП:
Әйе, чыннан да хәдисләрдәге мәгълүматка нигезләнеп, РАМАЗАН  АЕНЫҢ АХЫРГЫ 10  КӨНЕ галимнәр тарафыннан “ТӘМУГ УТЫННАН  КОТЫЛУ КӨННӘРЕ” дип билгеләнә. Кем уразаның тәмамлану чорына туры килгән шушы көннәрне тәкъвалык белән ихлас гыйбадәттә үткәрсә, аның элек кылган һәм Җәһәннәмгә керүгә сәбәпче булган гөнаһлары ярлыканыр һәм ул, шулай итеп, Җәһәннәм утыннан котылыр. Рамазан аеның ахыргы 10 көне бу нисбәттән – хәлиткеч көннәр.
Бу вакыт аралыгы ураза тотучылар өчен үзенә күрә бер финиш кебек. Бу көннәрдә ихлас мөэмин-мөселманнар мең айдан да хәерлерәк булган Кадер кичәсен каршы алырга әзер торып, гыйбадәтләрен арттыра һәм тагын да камилләштерергә тырыша. Шушы чорда тотылган ураза һәм кылынган эчкерсез дога мөэминне җәзадан саклап кала.
Изге айның ахыргы көннәрендә  кылган гыйбадәтнең ихласлыгы нәтиҗәсендә мөэмин Рамазан аеннан гөнаһсыз, чиста күңелле бала кебек чыгар... Бер хикмәт иясе аңлатканча, әгәр кеше Рамазан ае ахырына рухи мәгънәдә камилләшмичә, бу айдан гөнаһларыннан арынмыйча һәм әҗер-савапларга ирешмичә чыкса, ул мунчага кереп тә шуннан юынмыйча пычрак килеш чыккан бер хәерсез бәндә хөкемендә булыр...  
Рамазан аеның соңгы көннәре пакьләнүнең хәлиткеч этабы булып санала. Дога һәм башка гыйбадәтләр кабул булса, мөэминнәргә ярлыкау гарантияләнә. Шуңа күрә мөселманнар әлеге чорны хаталарын төзәтер, тәүбә итәр һәм ЯРЛЫКАУга (Аллаһның аларны тулысынча гафу итүенә) ирешергә тырыша. Ә моңа ирешү мөэминне Җәһәннәм утыннан котылуга лаеклы итә.
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤13
КӨН АЯТЕ

“Изге гамәлләр кылган хак мөэминнәрне – ир кешеме ул, хатын-кызмы – һичшиксез, {бу дөньяда да, кабердә дә, Җәннәттә дә} матур тормышта яшәтәчәкбез һәм әҗерләрен алар  кылган иң игелекле эшләреннән дә яхшырагын бирербез”. (“Нәхел” сүрәсе, 97 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“Ураза белән Коръән Кыямәт көнендә ураза тоткан һәм Коръән укыган кешене шәфәгать кылырлар (якларлар). Ураза Аллаһка мөрәҗәгать итеп: “Мин аны көннең якты өлешендә ризыктан һәм судан мәхрүм иттем, шуңа күрә аны якларга рөхсәт бир!” – дип әйтер ди... Коръән исә: “Ә мин аны төннәрен йокысыннан мәхрүм иттем, шуңа да аңа шәфәгатьче (яклаучы) булырга мөмкинлек бирче!..” – дип рөхсәт сорар, һәм аларның шушы үтенечләре канәгатьләнер”. (Әхмәд).

СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
Рамазан аенда Витр-вәҗеб намазы гадәттә тәравих намазыннан соң мәчеттә җәмәгать белән укыла. Кайберәүләр: “Витр-вәҗеб укылса, төнлә тәһәҗҗүд намазын укырга ярамый”, – диләр, һәм аңлатма биреп: "Витр-вәҗеб ул ахыргы намаз һәм ул укылса, иртәнге намазга кадәр бүтән бер намаз да инде укылмас”, – дигән фикер белдерәләр. Бу дөресме?
ҖАВАП:
Юк, дөрес түгел. “Витр – ахыргы намаз” дигән хәдис асылда “Витр-вәҗеб ул бер аерым көндә безгә йөкләнгән, ягъни мәҗбүри булган намазларның ахыргысы” дигән мәгънәне белдерә, һәм бер хәдистә дә “Витр намазыннан соң нәфел намазлары укырга ярамый” дигән күрсәтмә бирелми. Әйе, һәр көндә безнең өскә мәҗбүри гыйбадәт буларак йөкләнгән намазларның ахыргысы – витр-вәҗеб, әмма нәфел, ягъни ирекле намазларга килгәндә, аларны витр-вәҗеб укылу-укылмауга карамастан, “Сәхәр тәмам” дигән вакытка кадәр укырга рөхсәт ителә. Шуңа күрә Витр-вәҗеб намазы мәчеттә инде укылган булса да, төнлә Тәһәҗҗүд намазын да, Шөкер, Тәүбә, Истихарә һәм башка нәфел намазларын да уку тыелмый.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: “Сәхәр тәмам” дигән вакыттан башлап кояш чыкканчы нәфел намазларын уку инде рөхсәт ителми. Шуңа күрә, әгәр иртәнге намазга мәчеткә килгәч азан әле әйтелмәгән булса, “Әттәхиятел-мәсҗид”, ягъни Мәчетне сәламләү намазын уку инде ярамас (мәкруһ). Азанга кадәр вакыт әле бар икән, утырып зикер кылырга, тәсбих тартырга  мөмкин.
Нәфел намазлары шулай ук кояш чыкканда, кояш батканда, кояш зәввәл турысында булганда һәм икенде белән ахшам арасында укылмас. Төнге вакытта исә, витр-вәҗеб инде укылган булса да, укылмаган булса да, нәфел намазлары укырга ярый.
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤7
КӨН АЯТЕ

“Ул {Аллаһ} сезнең кайсыгыз гамәлләрендә яхшырак булганын сынар өчен үлемне һәм яшәешне бар итте. Ул – Бөек {вә җиңелмәс кодрәт иясе}, {Мәрхәмәтле} Гафу итүче”. (“Мүлк” сүрәсе, 2 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“Җитди сәбәбе булмый торып Рамазан аенда бер көн ураза тотмаган кеше, соңыннан шул көнне гомер буе каза кылса да, Рамазан савабына инде ирешә алмас”. (Тирмизи).
 
СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
Кадер кичәсе Рамазан аеның соңгы 10 көннәре арасында яшерелгән, диләр. Ул кичәнең ниндидер аерым билгеләре буламы?
ҖАВАП:
Дөрестән дә, хәдисләрдәге мәгълүматка караганда, Кадер кичәсе Рамазан аеның ахыргы 10 көненә туры килә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм: “Әгәр әлеге мөбарәк кичәне табарга теләсәгез, аны Рамазанның ахыргы 5 так төнендә эзләгез”, – дигән. Димәк, быел Кадер кичәсе 10 нчы, 12, 14, 16 һәм 18 нче март көннәренең ахшамнан соңгы вакытка туры килүе ихтимал.
Галимнәр билгеләп үткәнчә, Кадер кичәсен аңа хас булган кайбер галәмәтләрдән тәгаенләргә мөмкин: бу кичә нурлы, тыныч һәм матур булыр; бик салкын да булмас, бик эссе дә булмас; ул кичтә болытлар йөрмәс һәм җил исмәс, яңгыр да яумас, кар да төшмәс, күк аяз булыр, һавадан йолдызлар атылмас, этләр өрмәс, барча җиһанда тылсымлы тынлык урнашыр... Шул төн арты килгән көн дә аяз һәм тыныч булыр, ул көнне кояш пакь тулы ай кебек чыгар. 
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
🕌 Рамазан – ислам белемнәрен раслау вакыты

💚
Әлхәмдү лилләһ! Кукмара мәдрәсәсенә ярдәм туплау дәвам ителә.

Аллаһның рәхмәте белән март аенда инде 65 мең сумнан артык җыелды.

🤲🏻
Хәзер Рамазанның соңгы көннәре – аеруча бәрәкәтле һәм савабы күп булган вакыт. Бу көннәрдә ислам гыйлемен таратуга ярдәм итү – бик тә әҗерле сәдака.

🌿 Кукмара мәдрәсәсе – халыкка иман нигезләрен өйрәтүче, күркәм әхлак һәм Аллаһ китабына мәхәббәт тәрбияләүчебелем үзәге. Биредә эшләүче мөгаллимнәр хезмәтенең җимеше – шәкертләрнең күңелендә гомерлеккә калучы нур.

🎯 Шушы ай максаты – 200000 сум. Җыеп бетерәсе кала – 135000 сум.

🔗 Ярдәм итәргә: https://kukmor-medrese.ru/?ref=29555187

🤲🏻 Иң күп әҗергә ия сәдака – Рамазан аенда бирелгән сәдакадыр.
КӨН АЯТЕ

“Аллаһ сезнең дошманнарыгызны {үзегездән дә} яхшырак белә. Вәли (дус) буларак та, ярдәмче буларак та {сезгә} бер Аллаһ җитә”. (“Ниса” сүрәсе, 45 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“Ураза тоткан кешене ифтар кылдырып ашатучыга шул ураза тотучыга язылган кадәр савап язылыр” (Тирмизи).
 
СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
Ураза тоткан вакытта тырнак һәм чәч кисү, тәнгә крем яки мазь сөртү, кан алдырту рөхсәт ителәме?
ҖАВАП:
Сез санап чыккан нәрсәләрнең берсе дә уразаны бозмый. Шунысын гына исәпкә алырга кирәк: чәч белән тырнак кисүне атнакич яки Җомга көнне Җомга намазы алдыннан эшләү хәерле. Кан алдыртуга килгәндә, әгәр анализ тапшырыр өчен кан бирәсе булса, монда бернинди дә чикләүләр юк, әмма хиджама кебек процедура хәлне ала торган булса,  аны кичке вакытка билгеләү хәерлерәктер.

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤6🙏1
КӨН АЯТЕ

“Ий иман китерүчеләр! Аллаһ сезгә хәләл иткән {тыймаган} нәрсәләрне хәрам кылмагыз һәм {Аллаһ билгеләп куйган} чикләрдән чыкмагыз. Дөрестән дә, Аллаһ {Үзе билгеләгән}чикләрне бозучыларны сөйми”. (“Мәидә” сүрәсе, 87 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“Иманлы хәлдә һәм {Аллаһтан} әҗер-савап өмет итеп Рамазан аенда ураза тоткан кешенең элек кылган гөнаһлары ярлыканыр. Иманлы хәлдә һәм {Аллаһтан} әҗер-савап өмет итеп Кадер кичәсендә гыйбадәт кылучының элек кылган гөнаһлары ярлыканыр”. (Бохари, Әбү Давыд).
(Аңлатма: “Гафу итү” һәм “ярлыкау” асылда бер мәгънәне белдерә, ләкин шушы сүзләр үзенчәлекләргә ия. “Гафу итү” –простить, окончательно не помиловав. “Ярлыкау” – простить помиловав, стереть навсегда. Шулай итеп, Рамазан аенда һәм бигрәк тә Кадер кичәсендә кылган гыйбадәт бәрәкәтендә кешенең элек кылган гөнаһлары гафу ителеп кенә калмыйча, ярлыканыр һәм аның гамәл дәфтәреннән бөтенләйгә сөртелер.
 
СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
Фитыр сәдакасына төгәл аңлатманы беләсе килгән иде. Ни өчен дин әһелләре аның күләмен билгели? Башка вакытта күпме бирәсең килсә, шул кадәр бирәбез бит?
ҖАВАП:
“Фитыр” сүзе гарәп телендәге “фәтара” тамырыннан төзелгән,  ул “ашау” мәгънәсендә тәрҗемә ителә (чагыштыру өчен: “футур” – иртәнге аш (завтрак), “ифтар” –  авыз ачу (кояш баегач ашау, уразадан чыгу), “фитыр” – мохтаҗны, фәкыйрьне ашату нияте белән бирелә торган сәдака. Шулай итеп, әлеге сәдаканың төп максат-мәгънәсе – мохтаҗ кешеләрне ризыкландырып сөендерү.  Рамазан ае белән бәйле рәвештә фитыр сәдакасы Ураза гаетен бәйрәм итәргә, күркәм төстә үткәрергә булышыр өчен бирелә. Шуңа күрә күп җирлекләрдә фитыр сәдакасын нәкъ гает алдыннан ризыклата, ягъни төрле тәм-томнар белән бирү гадәте бар.
  Ни өчен фитыр сәдакасының минималь күләме билгеләнә? Бу конкрет җирлектәге җәмгыятьнең икътисадый хәленә бәйле: әйтик, бер мохтаҗ кешегә 50 сум фитыр бирдең ди... Бездә  бу акчага нәрсә алырга була? Ә 4 кешелек гаилә исеменнән 800 сум бирелсә, садака алган кеше бәйрәм өстәленә әзме-күпме тәмле әйберләр инде алып кайта ала. Аңлашылганча, фитыр сәдакасының бу яки теге җирлектәге  ярма, хөрмә, йөзем бәяләре белән бәйле булуы очраклы түгел.Быел, мәсәлән, Татарстан мөфтияте тарафыннан фитыр сәдакасы ярма бәясе белән хисаплаганда 200 сум, хөрмә, йөзем бәясенә карап исә 1200 сум итеп билгеләнде (зәкәт нисабына ия булмаучылар 200, ә мөмкинлекләре зәкәт чыгарырлык хәлдә булучылар исә фитраны 1200 сумнан бирә).
  Шунысы мөһим: фитыр сәдакасын гаеткә кадәр тапшыру шарт булып тора. Хәдистән мәгълүм булганча, шул вакытка кадәр фитырны тапшырмаган кешенең уразасы кабул булмыйча,  җир белән күк арасында эленеп калыр...
 Ислам шәригатендә каралган шушы сәдака, һичшиксез, зур әһәмияткә ия. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте: “Бу дөнья – ахирәт басуыдыр, дөньяда ни чәчсәң, ахирәттә шуны урырсың”. Шуңа да өметләник: шушы дөнья тормышында кылган яхшылыкларыбыз, мохтаҗларны сөендерүебез, башкаларга ярдәм итүебез бәрабәренә Аллаһы Тәгалә ахирәттә, Кыямәт көнендә безгә ярдәм итәр, шатландырыр, олуг нигъмәтләре белән бүләкләр.  
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤8
КӨН АЯТЕ

“Дөрестән дә, кешеләр үз хәлен үзләре үзгәртмичә (үзгәртергә теләмичә), Аллаһ аларның хәлен үзгәртмәс”. (“Рәгыд” сүрәсе, 11 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“Гайшә (аннан Аллаһ разый булсын) хәбәр итүе буенча,  бервакыт ул пәйгамбәребездән салләллаһү гәләйһи үә сәлләм: “Йә рәсүлүллаһ! Кадер кичәсе килүен тоемласам, нинди дога укырга?” – дигән сорау бирә. Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм аңа болай җавап биргән: “Бу вакытта син мондый дога укы: “Аллаһүммә иннәкә гафуввүн, түхиббүл гафүә, фәгфү гәннии”. 
Тәрҗемәсе: Йә Аллаһ дөрестән дә, Син гафу итүче, гафу итүне яратасың, {шуңа күрә гафу итче мине!}. (Тирмизи).
 
СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
Ураза тотмаган кешегә фитыр сәдакасын бирү мәҗбүриме?Мәҗбүри булса, аны кайчан бирергә кирәк?
ҖАВАП:
Ураза тотмаган кешегә (яки аның исеменнән) фитыр сәдакасын бирү –  тиешле гамәл.Ураза авырту сәбәплеме яки ниндидер башка җитди сәбәп белән тотылмаган икән, фитыр сәдакасын барыбер бирергә кирәк. Бу – мохтаҗлар хакы. Кайчан бирүгә килгәндә, фитырны Рамазан ае дәвамында бирү рөхсәт ителә, ләкин Ураза гаете алды көннәрендә бирү хәерлерәктер, чөнки фитыр сәдакасының төп максаты – мохтаҗрак кешегә (аның гаиләсенә) Ураза гаетен
тәмле ризыклы табын белән үткәрергә булышу. 
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤7🙏2
КӨН АЯТЕ

“Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк...”. (“Кадер” сүрәсе, 3 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ

Кадер кичәсе турында әйтеп, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең болай әйтүе дә мәгълүм: “Аны Рамазанның 27 нче төнендә эзләгез”. (Әхмәд №4808).
 
СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
Кадер кичәсен ничек үткәрергә киңәш ителә?
ҖАВАП:
✓ Нәкъ менә Кадер кичәсендә Аллаһы Тәгалә сөекле пәйгамбәре Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмгә Үзенең ахыргы изге китабын – Коръән-Кәримне иңдерә башлады. Шуңа күрә бу мөбарәк кичәдә мөмкин кадәр күбрәк КОРЪӘН УКЫРГА кирәк.

✓ Кадер кичәсен ихлас гыйбадәттә үткәрүчеләргә Аллаһы Тәгалә барлык гөнаһларын вә кимчелек-хаталарын ярлыкармын дип вәгъдә бирде. Шуңа күрә Кадер кичендә Аллаһның мәрхәмәтлелеген һәм ярлыкавын сорап, ТӘҮБӘ-ИСТИГЪФАР КЫЛЫРГА кирәк.
Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм киңәше буенча, Кадер кичендә кылыр өчен иң яхшы дога-истигъфар үрнәге шушы:
اَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنِّي
«Аллааһүммә иннәкә гафүввүн түхиббүл-гәфүә фәгфү гәнни».
Тәрҗемәсе: “Йә Аллаһ, дөрестән дә син Гафу итүче (Ярлыкаучы), гафу итәргә яратасың, {шулай булгач} мине гафу ит...”.

✓ НӘФЕЛ НАМАЗЛАРЫ УКЫРГА. Мәсәлән, шөкер намазы, хаҗәт яки истихарә намазы. Ә төннең ахыргы (өченче ) өлешендә, гадәттә, тәһәҗҗүд намазын башкаралар.

✓ ИХЛАС КҮҢЕЛДӘН ДОГАЛАР КЫЛЫРГА. Аллаһтан бу дөнья һәм ахирәт тормышлары өчен файдалы булган эш-гамәлләр кылу мөмкинлеген сорарга, шулай ук нык иман, хәерле гыйлем, саулык, иминлек гаилә бәхете һәм башка хаҗәтләреңне белдереп дога кылырга...
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤6
Ришат Курамшин pinned «КӨН АЯТЕ “Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк...”. (“Кадер” сүрәсе, 3 аять).   КӨН ХӘДИСЕ Кадер кичәсе турында әйтеп, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең болай әйтүе дә мәгълүм: “Аны Рамазанның 27 нче төнендә эзләгез”. (Әхмәд №4808).…»
КӨН АЯТЕ

“Дөрестән дә, иман  китереп изге-игелекле гамәлләр кылучылар – алар мәхлукларның иң яхшылары”. (“Бәййинәһ” сүрәсе, 7 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм {Рамазан аендагы} фитра сәдакасын бирүне мәҗбүри иткән, чөнки сәдаканың бу төре ураза тотучының {кимчелекләрен юк итеп} ул сөйләгән артык {гөнаһлы} сүзләрнең,  {башкалар белән мөгамәләдәге} тупаслыкның зарарыннан пакьлый, шулай ук мохтаҗлар өчен ризыклану чыганагы булып тора.  Әгәр кеше фитрасын гает намазына кадәр тапшыра алса, бу – сәдака кабул булганның бер күрсәткечедер. Әгәр фитра (гает намазыннан соң тапшырылса, ул инде фитра түгел, ә гадәти бер сәдака булачак”. (ӘбүДавыд).
 
СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
Фитыр сәдакасын әзерләп куйдык, ләкин аны кемгә бирергә икән дип аптырап калдык: туганнар арасында да,күрше-күләннәр, таныш-белешләр – берсе дә фәкыйрь түгел шикелле. Без фитыр сәдакасын кемгә бирик икән?
ҖАВАП:
Чыннан да, кайбер җирлекләрдә ачыктан-ачык мохтаҗ кешене табу кыен була. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Күп балалы гаиләләр һәр җирлектә дә бар. Балаларын ялгызы үстергән тол хатын-кызлар да җитәрлек. Фитраны мәдрәсәләрдә дини белем алучы яшь шәкертләргә бирсәң дә хата булмас.  Шулай да иң беренче чиратта мохтаҗрак кешеләрне (мөселманнарны) туганнар арасында барларга кирәк. Шәригать буенча сәдаканы “вертикаль” буенча урнашкан якыннарга, ягъни әти-әнигә, әби-бабайга, үз балаларыңа һәм оныкларыңа бирергә ярамый. Ә “горизонталь”дагы туганнарга – абый-энеләргә, апа-сеңелләргә, двоюродный-троюродный туганнарга бирергә мөмкин (әлбәттә, алар ярдәмгә мохтаҗ булсалар). Бирергә читенсенсәң, фитраны сәдака дип түгел, ә “гает күчтәнәче” дип тә бирергә була (күңелдәге ниятне Аллаһы Тәгалә белә бит).
Шулай да, әгәр туганнар арасында да, белгән танышлар арасында да фитраны тапшырырлык мохтаҗ мөселманнар табылмаса (мондый хәл мөселманнар аз яши торган Россия төбәкләрендә булырга мөмкин), сәдакагызны банк картасы аша берәр туганыгызга яки танышыгызга күчереп, аңа шул сәдаканы тиешле урынга урнаштыруны сорап мөрәҗәгать итәргә була. Икенче вариант – Татарстан Диния нәзарәтенең “Зәкәт” фонды ачкан махсус счетка күчерү. Игъланнан күренгәнчә, бу фонд фитраны гына түгел, фидия һәм зәкәтне дә кабул итә. Соңыннан барлык төр садакалар фондның каталогында теркәлгән мохтаҗ кешеләргә тапшырылачак.
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤6
 
КӨН АЯТЕ
“Дөрестән дә, мөселман ирләр һәм мөслимәләр {ышанырга тиешле нәрсәләрнең} барысына да иман китергән ирләр һәм иман китергән хатыннар {әмер ителгәнне үтәп һәм тыйганнарыннан тыелып Аллаһка} итагать иткән ирләр һәм итагать иткән хатыннар {ниятләренә, сүзләренә һәм гамәлләренә} тугры булган ирләр һәм тугры хатыннар, {авырлыкларга} чыдам-сабыр ирләр һәм түзем-сабыр хатыннар, (Аллаһтан куркып яшәүче}хушуглы ирләр һәм хошуг иясе хатыннар, сәдака бирүче ирләр һәм сәдака бирүче хатыннар, ураза тотучы ирләр һәм ураза тотучы хатыннар, намусларын {җенси гөнаһлардан} саклаган ирләр һәм хатыннар, Аллаһны күп зикер итүче ирләр һәм зикер итүче хатыннар {бар} – Аллаһы Тәгалә аларга ярлыкау һәм олуг әҗер вәгъдә итте”. (“Әхзәб” сүрәсе, 35 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
«Кем Рамазан аенда ураза тотканнан соң Шәүвәл аенда тагын 6 көн ураза өстәп тотса, Аллаһы Тәгалә аңа бер ел дәвамында ураза тотканның савабын бирер”. (Мөслим).
 
СОРАУ - ҖАВАП
СОРАУ:
Рамазан аеннан соң килүче Шәүвәл аендагы өстәмә (нәфел) ураза турында беләсе килгән иде. Ни өчен аны нәкъ менә 6 көн тотарга кирәк?
ҖАВАП:
Шәүвәл аендагы ураза һәр мөселманның ихтыярында булган гыйбадәт. Аны тоту фарыз (мәҗбүри) түгел, ләкин уразаның бу төре пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең күркәм бер сөннәте булып санала.
Ни өчен Шәүвәл уразасын нәкъ менә 6 көн тоту каралган? Мәгълүм булганча, Аллаһның рәхмәте илә бер яхшы гамәл өчен мөселманга унлата әҗер языла. Шуңа күрә Рамазан аендагы бер айлык ураза 10 айга тиң булса, Шәүвәл аендагы 6 көнлек ураза 60 көнлек, ягъни ике айлык уразага тиң була. Болар барысы да 12 айлык, ягъни бер еллык ураза кебек санала.
Шәүвәл уразасын шул айның беренче көненнән кала нинди дә булса көнендә тотарга була (Шәүвәл аеның беренче көнендә Ураза гаете билгеләп үтелә, ә гает көннәрендә ураза тоту тыела).
Шәүвәл уразасын рәттән 6 көн тоту мәҗбүри түгел: бүлеп, мәсәлән икешәр яки өчәр көн тотсаң да ярый.
Шәүвәл ае уразасы Рамазан аендагы ураза кебек тотыла (шартлары шул ук).Фәкать “Сәхәр” догасы гына бераз үзгәрәк. Шәүвәл аенда сәхәр ашалганнан соң шушы ниятләү сүзләре белән уразага керешәләр: “Нәүвәйтү ән әсуумә САУМӘ НӘФИЛӘ ФИ ШӘҺРИ ШӘҮВӘЛ минәл фәҗри иләл мәгъриби хаалисан лиЛләәһи Тәгааләә”. Кояш баеганнан соң авыз ачкач, Рамазан аенда укыла торган ифтар догасы укыла.
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤10
🌙 Рамазанның соңгы көне — савапны кулдан ычкындырмыйк!

🕌 Кукмара мәдрәсәсенә бергәләп ярдәм итик!

🌿 Әлхәмдүлилләһ!
Аллаһның рәхмәте белән март аенда инде 102 725 ₽ җыелды.

🌙 Бүген — Рамазанның соңгы көне.
Бу — белем юлына кертелгән өлешнең аеруча кыйммәтле була ала торган вакыты.

📚 Кукмара мәдрәсәсендә остазлар шәкертләргә ислам фәннәрен тирәнтен өйрәтәләр,
иманны ныгытып, Коръән һәм сөннәт нигезендә тәрбия бирәләр.

🤲 Бүген мәдрәсәгә ярдәм итеп, без өммәтнең киләчәген ныгытабыз.

🎯 Җыю максаты — 200 000 ₽
Җыеп бетерергә кала 97 275 ₽.

🔗 Ярдәм итәргә:
kukmor-medrese.ru

🌱 Иң хәерле садака — Рамазан аенда бирелгән садака.
❤4
КӨН АЯТЕ
“Иман китерүчеләрне һәм изге гамәлләр кылучыларны{агачлары һәм затлы сарайлары}асларыннан елгалар аккан Җәннәт белән сөендер. {Җәннәт бакчаларыннан} Нинди дә булса җимешләр бирелгән саен алар: “Бу элек {фани дөньяда} татып караган ризыклар бит...” – диярләр.{Әмма} Ул ризыклар {дөнья ризыкларына} охшаган гына булыр. Аларга анда пакьҗефетләр булыр һәм алар анда {Җәннәттә} мәңгегә калачак”. (“Бәкара” сүрәсе, 25 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“Ураза гаете иртәсендә Аллаһның  рәсүле берничә финик ашамыйча өеннән чыкмый иде”. (Бохари).
 
СОРАУ - ҖАВАП
СОРАУ:
Ураза гаете көнен ничек үткәрергә?
ҖАВАП:
Мөселманнарда гает алдыннан мунча кереп яки госел коенып пакьләнү күркәм гадәт булып тора. Ирләр гает намазына мәчеткә барырга тиеш (вәҗеб). Моның өчен чиста, матур киемнәрен киеп, хуш исле майлар сөртенеп билгеләнгән вакытка мәчеткә килергә кирәк.  
Безнең җирлектә гает намазыннан соң гадәттә зиратка барып әрвахларга дога кылу гадәте дә бар. Аннан соң кайтып бәйрәм табыны алдында гаилә әһелләре белән  ризыкланырга мөмкин.
Гает көнне балаларга, башка гаилә әһелләренә (әйтик, өлкәннәргә) бүләкләр бирелсә яхшы. Гаилә башлыгының үз якыннарына карата игътибар һәм юмартлык күрсәтүе хуплана. Башка туганнар, дус-ишләр, кардәшләр дә онытылмасын: аларга шалтыратып яки язмача хәбәр җибәреп, бәйрәм белән котларга кирәк. Кунакка бару яки үз өеңдә кунак кабул итү дә күркәм гадәтләрдән санала.
Әгәр бу көнне мәчеттә ниндидер бәйрәм чаралары оештырылса, шунда гаилә белән барып катнашу да көнгә бәйрәм төсе кертмичә калмас.
Көн дәвамында туганнарны, күршеләрне, хезмәттәшләрне, таныш-белешләрне “Ураза гаете мөбарәк булсын!” дип котлаубәйрәм рухы булдырып, шәт ин шәә Аллаһ, күңелләрне тагын да күтәреп җибәрер...
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤10
🕌Кукмара мәдрәсәсенә бергәләп терәк булыйк!
Әлхәмдү лилләһ!

💚
Аллаһның рәхмәте белән инде 124885 сум җыелды.
Кукмара мәдрәсәсе – дини белем бирелеп, әдәп-әхлак һәм исламга мәхәббәт тәрбияләнә торган гыйлем үзәге. Биредә иман нуры яктысында бүгенге һәм киләчәк буын тәрбияләнә.

🌿Мәдрәсәгә ярдәм итеп, без өммәтебезнең киләчәге игелекле, гыйбадәтле, сәгадәтле булуына үз өлешебезне кертәбез.

🎯Айлык максат – 200 000 сум. Җыеп бетерәсе кала – 75115 сум.

🔗Ярдәм итү өчен: kukmor-medrese.ru

🤲🏻
Һәрбер сәдака ул – милләттәшләребезнең дини белем алу мөмкинлегенә бер өлеш.
❤1
🕌Әссәләмү гәләйкүм, газиз дин кардәшләребез!

💚
Шәүвәл аеның мөбарәк Җомга көнендә сезгә нык иман, саулык,  иминлек, тынычлык һәм бәрәкәт теләп, изгелек эшләргә чакырабыз: Кукмара мәдрәсәсенә ярдәм итү мөмкинлеген файдаланып, саваплы булыйк!

🤲🏻Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм болай дигән: «Сәдака {кешенең} мал-мөлкәтеннән бернәрсә дә киметми».

🌿Белем йортына бирелгән матди ярдәм ул – милләтебезнең рухи үсешенә һәм әхлакый тәрбиясенә бер мөһим өлеш. Изге Җомга көнендә шушы изгелекне эшләү мөмкинлеген кулланыйк!

Айлык максат – 200 000 сум. Шушы ярдәмнәрегез мәдрәсә бинасын тотуга, остазларга хезмәт хакы түләүгә тотылачак.

🔗Ярдәм итү өчен: kukmor-medrese.ru

🤲🏻
Дин белеме юлына бирелгән сәдака ул – Җәһәннәм утыннан саклаучы калкандыр.