Ришат Курамшин
354 subscribers
64 photos
2 videos
28 links
Download Telegram
КӨН АЯТЕ

“Дөрестән дә, авырлыктан соң җиңеллек килә”. (“Инширах” сүрәсе, 6 аять).

КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“Ураза тотучыны сөендереп кәефен күтәрәчәк ике нәрсә бар. Берсе – ифтар вакытында уразадан чыккында сөенү булса, икенчесе – Кыямәт көнендә, уразаның савабы белән сөенүдер”. (Mөслим).

КӨН СОРАВЫ

СОРАУ:
- Уразалы вакытта күзгә һәм колакка дару тамызырга ярыймы? Уразада булган чакта контакт линзалар куллану рөхсәт ителәме?
ҖАВАП:
- Ураза тоткан вакытта контакт линзалар куллану, күзгә һәм колакка дару салу, шулай ук коенганда колакка су керү уразаны бозмый, чөнки фән галимнәре су яки башка ниндидер матдәләр күз һәм колак аша тамакка һәм аннан аш казанына үтә алмый дип раслый.

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде
👍7
КӨН АЯТЕ

“Ий иман китергән бәндәләр! {Авыр чакларда} сабырлык һәм намаз аркылы {Аллаһы Тәгаләдән} ярдәм сорагыз. Дөрестән дә, Аллаһ  сабыр итүчеләр белән бергә”. (“Бәкара” сүрәсе, 153 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ


Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“Ураза тоткан кешенең йокысы гыйбадәт, эндәшмәве – тәсбих, догасы кабул ителгән, ә гөнаһысы гафу ителгән булыр”. (Әл-Бәйхакый).
 
КӨН СОРАВЫ

СОРАУ:
- Йоклап калу сәбәпле сәхәр ашарга өлгермәсәң, ашамыйча, сәхәр догасын укып кына уразага керергә ярыймы?
ҖАВАП:
- Йоклап калу сәбәпле сәхәр вакыты инде узган булса, сәхәр ашамыйча да уразага керергә ярый. Киресенчә –“сәхәрне йоклап калдым” дип уразага кермәү дөрес түгел. Шулай итеп, сәхәр ашамаган килеш сәхәр догасын укып,ниятләп уразага керү дөрес. Ләкин сәхәр тәмам дигән вакыттан соң тиз генә нинди дә булса ризык кабып яки бер генә булса да йотым су йотып ниятләсәң, дөрес булмый(мондый очракта ураза бозыла).
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤12
КӨН АЯТЕ

“Сез нәрсәне дә булса яратмаска (ошатмаска) мөмкин, әмма ул – сезнең өчен яхшылык. Сез нәрсәне дә булса яратырга мөмкин, әмма ул – сезнең өчен начарлык! {Сезнең өчен нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы булганын} Аллаһ белә, ә сез белмисез!”. (“Бәкара” сүрәсе, 216 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ


Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“Рамазан аендагы иң хәерле гамәл ул – Аллаһ тыйган нәрсәләрдән читләшү”. (Әхмәд, әл-Бәйхакый).
 
КӨН СОРАВЫ

СОРАУ:
- Уразада бизәнергә, тырнак буярга һәм исле май (духи) кулланырга ярыймы?
ҖАВАП:
- Бизәнү, тырнак буяу һәм исле майлар (духилар) куллану уразаны бозмый. Ләкин шунысын онытмаска кирәк: ислам дине буенча хатын-кызга чама хисе белән бизәнү ярый торган булса, башкаларны җәлеп итәрлек хуш исле майлар (духи) кулланып кеше арасына чыгу рөхсәт ителми. Тагын бер мәсьәлә – тырнаклар лак белән капланган булса, тәһарәт алыр алдыннан аны сөртеп бетерәсе була, юкса тәһарәт дөрес булмый.
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤12
КӨН АЯТЕ

“Аллаһ – иман китергәннәрнең вәлие (дусты, ярдәмчесе). Ул аларны караңгылыктан {коткарып} нурга чыгара”. (“Бәкара” сүрәсе, 257 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ


Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“Ураза – сабырлыкның яртысы”. (Тирмизи). (Ә сабырлык ул – иманның мөһим өлеше).
 
СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
- Уразага ниятләп кергән идем – көндез күрем килүе билгеле булды. Минем ураза бозылдымы?
ҖАВАП:
- Күрем килгәч, ураза бозыла, чөнки мондый халәттә ураза тотарга ярамый. Әгәр дә көн башында (көннең беренче өлешендә) күрем килсә, шунда ук уразаны өзеп, ашый башларга кирәк. Ә көннең икенче яртысында, хәтта көннең ахырында күрем килсә, ураза шулай ук бозыла, ләкин хөрмәтләү йөзеннән генә аны тотып бетерү хәерле (әммаашасаң да гөнаһ булмый). Шул көннең уразасын һәм алдагы “күремле” көннәрдә тотылмыйча калган уразаларны соңрак Рамазан аеннан соң каза кыласы, ягъни тотып бетерәсе була.
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤12
КӨН АЯТЕ

“Әй пәйгамбәр! Хатыннарыңа, кызларыңа һәм иманлы ирләрнең хатыннарына әйт: {өйләреннән чыкканда} өс киемнәрен яхшылап капласыннар. Бу {аларның затлы, дәрәҗәле хатын икәнен} танысыннар һәм рәнҗетмәсеннәр өчен бик кулай нәрсә. Аллаһ ярлыкаучы һәм миһербанлы Зат”. (“Әхзәб” сүрәсе, 59 аять).

КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“Мөбарәк сәхәр һәм ифтар вакытларында ураза тотучының догалары кабул ителер” (Ибен Мәҗҗә, Тирмизи).
 
СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
Ураза тотам, ләкин әле мөселманча капланып киенеп йөрмим. Минем уразам дөрес буламы?
ҖАВАП:
Ислам дине буенча хатын-кызларга тиешенчә (күрсәтергә ярамаган җирләрне каплап) киенү ул – Аллаһ әмер иткәннәрсә. Моның турында “Нур” сүрәсенең 31 аятендә әйтелә.Әмма шулай да намаз уку яки укымау ураза тотуның кабуллыгы белән бәйле булмаган кебек, кешенең киенү рәвеше дә уразаның дөреслегенә тәэсир итми. Хиджаб (мөселман хатын-кызына хас кием стиле) ул бер фарыз, ураза тоту исә – икенче фарыз. Шуңа күрә ураза тотыгыз. Бәлки, Рамазан аеның нурлы йогынтысында матур итеп мөселманча киенә дә башларсыз. Ин шәә Аллаһ, әәмиин...
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
👍13
КӨН АЯТЕ

“Аллаһ мөэминнәрдән разый булды. Ул аларның күңелләрендә булганны белде, шул сәбәпле аларга тынычлык иңдерде, аларга җиңү бирде ”. (“Фәтх” сүрәсе, 18 аять).

КӨН ХӘДИСЕ

Бервакыт пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм мәчеттәге мөнбәрдә басып сөйләп торганда, кинәт кенә өч тапкыр: “Әәмиин... Әәмиин... Әәмиин...”, – дип әйтте. Вәгазьдән соң сахәбәләр моның сәбәбен сорагач, пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм болай диде:
- Җәбраил фәрештә килеп, миңа өч нәрсәне ирештерде һәм мин һәрберсенә дә “Әәмиин” дидем. Беренче хәбәр шундый булды: “Кем дә кем пәйгамбәр исемен ишетеп тә, аны сәләмләп салават әйтмәсә – шул кеше Кыямәт көнендә үкенечтә булыр. Икенчесе – “Кем картлык яшенә җиткән әти-әнисенә игелек күрсәтмәсә, шул Кыямәт көнендә үкенечтә булыр. Өченчесе – “Кем Рамазан аенда Аллаһы Тәгаләнең ярлыкавына ирешмәсә, шул Җәннәттән ерак булыр”.

СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
Дингә әле кереп кенә барам дияргә була, шуңа күрә тәмәке тартуны әле ташлый алмадым. Тәмәке тарту уразаны бозамы ул?
ҖАВАП:
Нинди дә булса төтенне йоту (шул исәптән тәмәке төтенен дә) уразаны боза. Гомумән, тәмәке тарту ислам динендә исрафка сәбәп булучы һәм сәламәтлеккә зыян салучы начар гамәлләрдән санала. Шуңа күрә Рамазан аенда бу гадәттән арынырга, ягъни тәмәке тартуны ташларга һичшиксез тырышырга кирәк.
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤3
КӨН АЯТЕ

“Ий Раббым! Миңа һәм ата-анама биргән {сансыз}нигъмәтләреңә шөкер итү {һәм} Син разый булган изге гамәлләр эшләү теләген күңелемә сал... Минем нәселемне изгеләрдән кыл... Мин тәүбә иттем һәм мин {гамәлләрен Сиңа тапшырган} мөселманнардан...”. (“Әхкаф” сүрәсе, 15 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“{Төнлә торып} сәхәр ашаучыларга Аллаһы Тәгалә Үз Рәхмәтен ирештерә”. (Әхмәд). Әнәс ибне Мәликтән тапшырылган хәдистә исә “Таң {атар}алдыннан ашалган сәхәрдә {аерым бер} нигъмәт бар” дип әйтелә. (Бохари).
 
СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
Гадәттәгечә сәхәр ашап уразага кердем, ләкин көндез ризык әзерләгәндә, онытылып бер кашык аш шулпасын йоттым. И, гарьләнгәннәрем! Көн ахырында бит әле ул, җитмәсә...
ҖАВАП:
Уразада булганны онытып ашау һәм эчү уразаны бозмый. Әбү Хурайра исемле сахәбәдән риваять ителгән хәдистә хәбәр ителгәнчә, бу хакта пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм болай дигән: “Кем уразада булуын онытып ашаса һәм эчсә, уразасын дәвам итсен {уразасын тәмамласын}. Дөрестән дә, аны Аллаһы Тәгалә Үзе ашатты һәм эчертте”. (Хәдис Бохари һәм Мөслим җыентыкларында китерелә). Әмма уразада булганны истә тотып, ризыкны татып караганда ул ялгышлык белән тамактан эчкә үтсә, бу очракта ураза бозыла. Шулай итеп, онытылып ашау-эчү уразаны бозмый, ялгышлык, ваемсызлык һәм игътибарсызлык аркасында су яки ризык йотып җибәрү уразаны боза.
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
🕌 Рамазан — Кукмара мәдрәсәсенә ярдәм итү вакыты

🌿 Әлхәмдүлилләһ!
Раббыбызның рәхмәте белән февраль аенда инде 53 350 ₽ җыелды 💚

🌙 Рамазан — саваплар күп тапкыр арттырыла торган ай.
Бу көннәрдә ислам гыйлемен тапшыручыларга ярдәм итү аеруча әһәмиятле.

📚 Кукмара мәдрәсәсендә остазлар балаларга һәм олыларга иман нигезләрен, күркәм әхлак һәм Аллаһ сүзенә мәхәббәт тәрбиялиләр.
Бу хезмәт укучыларның күңелләрендә гомерлек нур булып кала.

🤲 Бүген мәдрәсәгә булышып, без өммәтебезнең киләчәген ныгытабыз.

🎯 Айлык максат — 200 000 ₽
Калды — 146 650 ₽

🔗 Ярдәм итәргә:
kukmor-medrese.ru

🌱 Рамазан аенда бирелгән сәдака — иң хәерле сәдака.
❤1
КӨН АЯТЕ

“{Сәдакалар биреп, кемгәдер ярдәм итеп} үз малын Аллаһ юлында сарыф итүчеләрнең мисалы {җиргә утыртылган} бер бөртек кебектер: шул бөртектән 7 башак үсеп чыгып, һәр башакта {инде}йөзәр бөртек була... Аллаһ Үзе теләгән кешеләргә арттыра. Аллаһ – чиксез Мәрхәмәт иясе, {бөтен нәрсәне} Белүче”. (“Бәкара” сүрәсе, 261 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“Ураза ул – {гөнаһлардан} калкан. Ураза тотучы һәртөрле начар, әдәпсез нәрсәләрдән читләшергә тырышсын һәм үзен {белеме, тәрбиясе булмаган} җәһил {надан} кебек тотмасын, һәм әгәр дә кемдер аның белән бәхәскә кереп низаг куптарырга теләсә яки аны сүгеп әрли башласа, шул кешегә ике тапкыр: “Мин уразада! Мин уразада!” – дип әйтсен”. (Бохари).
 
СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
Төнлә якынлык кылынды да шундук госел алмадым (коенмадым). Уянгач, сәхәр вакыты әле чыкмаган иде, ләкин коенырга вакыт калмады. Госелсез килеш сәхәр ашарга һәм ниятләп уразага керергә ярыймы?
ҖАВАП:
Әйе, госелсез килеш тә сәхәр ашарга һәм ниятләп уразага керергә ярый, әмма болай эшләү сәхәрнең һәм ниятләү вакытының изгелеген – нурын, яктылыгын, кыйммәтен – киметә. Шуңа күрә сәхәр вакытына госелләнеп, уразага чиста, пакь хәлдә керү хәерлерәк.
Шунысы мөһим: иртәнге намаз вакыты чыкканчы, госел коенып өлгерергә кирәк, чөнки госелле-тәһарәтле булу – намаз шартларының берсе. Шулай итеп, госелсез уразага керү рөсәт ителә, әмма госелсез намаз уку ярамый. Бу кагыйдә якынлык кылу сәбәпле бозылган госелгә кагыла. Хатын-кызлар өчен уразага керү өчен хайз (күрем күрү) халәтеннән тулысынча пакьләнү  шарт булып тора.
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤10
КӨН АЯТЕ

“Намаз укы, {башкаларны} игелеккә өндә, начарлыклардан ваз кичәргә чакыр һәм сиңа килгән авырлыкларга сабыр ит” . (“Локман” сүрәсе,17 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“Җәннәттә әр-Рәййан дигән бер ишек бар. Бу ишектән Кыямәт көнендә бары тик ураза тотучылар гына керәчәк. Аннан ураза тотучылардан башка берәү дә керә алмаячак”. (Бохари, Мөслим).
 
СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
2 яшьлек бала имезгәндә ураза тотарга ярыймы?
ҖАВАП:
Ярый, әмма биредә имезүче хатын-кызның сәламәтлеге исәпкә алынырга тиеш: үзен яхшы хис итсә, организмдагысөт эшләнеше процессына  зыян килмәсә (сөт кимемәсә), мондый очракта ураза тотса да була.
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤6
КӨН АЯТЕ

“{И күрә белгән кеше!} Күрмәдеңме, Аллаһ төнне көнгә һәм көнне төнгә кертеп аралаштыра. Ул кояшны да, айны да буйсындырып Үз тәртибенчә йөртә. Аларның һәрберсе{Аллаһ билгеләгән} бер вакытка кадәр {шул тәртиптә}хәрәкәт итәчәк. Аллаһ сез кылган нәрсәләрдән хәбәрдар”. (“Локман” сүрәсе, 29 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“Рамазан ае дәвамында һәм башка айларның уртасындагы өч көнендә тотылган ураза кимчелекләрдән котылырга һәм күңелне ымсындыручы явыз вәсвәсәләрдән арынырга ярдәм итә.  (Садук “Әл-Әмәли”).
 
СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
Гафу итегез, шуны сорамакчы идем: бүген гадәттәгечә уразага сәхәр ашап кердем, ләкин көндез ятып торганда төш күреп төшләндем. Көндез шулай мәни бүленеп чыгу уразаны бозамы?
ҖАВАП:
Юк, төшләнү (җөнеб булу), ягъни йоклаган чакта мәни бүленеп чыгу (поллюция) уразаны бозмый. Ләкин госел бозыла, шуңа күрә төшләнгән очракта госел аласы (авыз-борынны чайкап, тулысынча коенасы) була. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: аңлы дәртләндерү ярдәмендә үз-үзеңне җөнеб хәленә җиткерү (мәни чыгару) уразаны боза.
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤8
КӨН АЯТЕ

“И иман китерүчеләр, ризыкларның пакь {хәләл} булганын гына ашагыз һәм {барлык нигъмәтләрнең иясе Аллаһ булганына ышанып} Аллаһка гына гыйбадәт кыласыз икән, Аңа {ихластан} шөкер итегез!”. (“Бәкара” сүрәсе, 172 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте: “Ураза ул – кеше өчен {яхшы} калкан – шул кеше аны үзе җимергәнчегә кадәр”. Шуннан соң аннан: “Кеше үз уразасын ничек “җимерергә” мөмкин соң?” – дип сорадылар. Ул (салләллаһү гәләйһи үә сәлләм): “Әгәр кеше ялган яки гайбәт сөйләсә”, – дип җавап бирде. (Ән-Нәсаи, Ибне Мәҗҗә).
 
СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
Ураза тоткан вакытта тешләрне теш пастасы белән пакьләргә ярыймы?
ҖАВАП:
Теш пастасын йотмау шарты белән ярый, әмма шулай да тешләрне таң атканчы яки кояш баеганнан соң пакьләү хәерлерәк. Әгәр инде ниндидер сәбәп белән көндез теш пастасын кулланырга туры килсә (асылда бу тыелмый), авызны шул пастаның тәме беткәнчегә кадәр  яхшылап чайкарга кирәк, чөнки теш пастасының аз гына микъдарда булса да аш казанына эләгүе уразаны боза. Шуның белән бәйле рәвештә хәтта паста тәмен белдергән төкерекне йоту да уразаны бозарга мөмкин (гомум алганда исә төкерекне йоту уразаны бозмый). Ә иң яхшысы – уразада тешләрне пакьләү өчен мисвак куллану.
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤9
КӨН АЯТЕ

“{Ахирәт сәфәренә чыгар өчен} азык әзерләгез! {Шул сәфәр өчен} иң яхшы азык исә – тәкъвалык”. (“Бәкара” сүрәсе, 197аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“Ифтарны ашыктырганда, кешеләр имин, мул тормышта яшәүдән туктамаячаклар”. (Бохари, Мөслим).  
/ Хәдис эчтәлегеннән аңлашылганча, ифтарны тоткарлау (соңгаракка калдыру) тормыштагы бәрәкәт кимүнең сәбәбедер/.
 
СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
Ни өчен уразадан чыкканда финик ашап авыз ачарга киңәш итәләр?
ҖАВАП:
Хәдисләрдән мәгълүм булганча, Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм финиклар белән авыз ачарга киңәш иткән, шуңа күрә финик ашап авыз ачу ул – пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең сөннәте (үрнәге). Монысы беренче һәм төп сәбәп. Әлеге сөннәт гамәл асылын аңларга тырышсак, аның зур мәгънә һәм хикмәткә ия булуы ачыкланыр.
Беренчедән, җимешнең бу төре бик туклыклы һәм энергияне тиз кире кайтара. Икенчедән, финикларда табигый шикәр, җиңел үзләштерелә торган глюкоза белән фруктозаһәм җепселле тукыма (клетчатка) булуы кандагы шикәр дәрәҗәсен тәртиптә тота һәм ачлык хисен киметеп, артык күп ризык ашап ташлаудан  саклый. Шулай итеп, көн дәвамында ач торган аш казанын финиклар йомшак итеп “уятып”, җайлы гына (стрессыз) эшләтеп җибәрә һәм төп ризыкны кабул итүгә әзерләп куя. Өченчедән, финиклар организмга бик кирәкле булган калий, җепселле тукыма, B6, A һәм Kвитаминнары кебек туклыклы матдәләргә бай.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәктер: пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм үрнәгендә так (нечетный) сандагы финик белән авыз ачу хәерле. Финиклар булмаган очракта, су белән авыз ачу да сөннәт булып санала.
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤20
КӨН АЯТЕ

“Берәр кыенлык килсә, кеше {бик ихлас} Аллаһка ялвара башлый. Соңыннан аңа {Аллаһтан саулык, байлык, иминлек кебек} берәр нигъмәт ирешсә, ул элек ялварганнарын оныта да Аллаһка тиңнәр эзли башлый...”. (“Зүмәра” сүрәсе, 8 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“Ураза ул ашау-эчүдән тыелып тору гына түгел. Дөрестән дә, ураза ул юк-бар сүзләр сөйләүдән һәм сүгенүдән дә тыелудыр”. (Әл-Хәким, Ибне Хиббән).  
 
СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
Ни өчен Рамазан аеның  икенче ункөнлеген “Гөнаһлардан гафу үтенү чоры” дип атыйлар?
ҖАВАП:
Дөрестән дә, Рамазанның икенче ун көнлек өлеше Аллаһның чиксез рәхим-шәфкатьлеге  белән  тәүбәләр кабул ителә торган  вакыт булып санала. Әйе, әлеге чорда  ураза тотучы ихлас мөселманнар гөнаһларын, бәндәчелек белән кылган хаталарын гафу итүен сорап, Раббыларына мөрәҗәгать итә.Хаталардан, гөнаһлардан үкенеп, Аллаһы Тәгалә каршында да, кешеләр алдында да гафу үтенү мөселманнар өчен бик кирәкле гамәлләрдән санала. Бу гамәл тәүбә-истигъфар дип атала да инде.
Без барыбыз да Аллаһның ярлыкавына мохтаҗ, чөнки хаталанмаган һәм нинди дә булса гөнаһ кылмаган кеше юк. Хәдисләрнең берсендә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйткән: “Адәм балаларының барысы да хаталана, ә хаталанучыларның иң хәерлесе – тәүбә итә торганы”.
Аллаһ Раббыбыз: "Рамазан аеның икенче ункөнлегендә бик күп кешене гафу итәрмен, ярлыкармын", - дип вәгъдә итте икән, без моңа ихлас ышанып, әлеге фазыйләтле вакытның кыйммәтен аңлап, мөмкин кадәр ешрак тәүбә-истигъфар кылырга, Аллаһның ярлыкавына ирешергә тырышырга тиешбез.
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤17
КӨН АЯТЕ

“{Исламча яшәп} Сабыр иткәнегез өчен сәлам сезгә! Ахыргы йортыгыз {булган Җәннәт} нинди күркәм!”. (“Рәгыд”сүрәсе, 24 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“Һәрнәрсәнең чистартучы зәкәте бар, сәламәт тәннең зәкәте ул – ураза”. (Ибне Мәҗҗә, әл-Бәйхакый).  

АҢЛАТМА: Әгәр Аллаһы Тәгалә матди байлыкка ирешергә мөмкинлек бирде икән, мөселман шөкер итү йөзеннән һәм малын пакьләү максатыннан шул байлыкның 40/1 өлешен мохтаҗларга тапшырырга тиеш. Әгәр Аллаһы Тәгалә төзек акыл биргән икән, кеше намаз укырга тиеш. Әгәр Аллаһы Тәгалә тән саулыгы белән бүләкләсә, кеше ураза тотарга тиеш. Димәк: малның-акчаның зәкәте – кырыктан бер өлеше; акылның зәкәте – намаз; сәламәтлекнең зәкәте – ураза).
 
СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
Рамазан аенда никах укытырга ярыймы?
ҖАВАП:
Шәригатьтә “Рамазан аенда никахлашырга ярамый” дигән тыю юк, шуңа күрә бу сорауга уңай җавап кына биреп була: әйе, ярый. Әмма никах чарасы бу айның үзенчәлеген исәпкә алып үткәрелергә тиеш:
- имам катнашындагы никах мәрәсимен көндез үткәрергә рөхсәт булса, табын мәҗлесен кояш баеганнан соң гына үткәрергә ярый.
- табын мәҗлесе авыз ачканнан соң, ягъни кичке вакытта үткәрелсә дә, Рамазан аена хөрмәт йөзеннән аны тыйнаграк, артык шауламыйча үткәрү киңәш ителә.
- никах укылганнан соң, ир белән хатын көндезләрен уразада булырга, ягъни ашау-эчүдән һәм якынлык кылудан тыелып торырга тиеш (кояш баеганнан соң таң атканчыга, ягъни “сәхәр тәмам” дигән вакытка кадәр чикләүләр бетерелә).
- шушы шартларны үтәү кыен булса яки никах мәҗлесен һәм туйны тамада белән, күңел ачып үткәрәсе килсә, никахны Рамазан аеннан соңгарак вакытка билгеләү хәерлерәк булыр.
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
🕌Әссәләмү гәләйкүм, кадерле кардәшләр!

🤲🏻
Җомга көне – сәдака һәм башка яхшы гамәлләр өчен иң яхшы көндер! Ә Рамазан ае Җомгасы – бигрәк тә, чөнки хәдистән мәгълүм булганча, Рамазан аенда яхшы гамәл савабы 700 гә арта!

💚Кукмара мәдрәсәсенә ярдәм итү – Рамазан аенда изгелек кылу өчен бер форсаттыр!

🔗Шушы сылтама аша ярдәм итәргә мөмкин: kukmor-medrese.ru

🤲🏻Аллаһ Раббыбыз ярдәмнәрегезне кабул итеп, ахирәттә Рамазан ае саваплары белән сөендерсен!
❤2
КӨН АЯТЕ

“Сезне курку, ачлык белән дә, мал-мөлкәтегезгә, җаннарыгызга, уңышларыгызга зыян китереп тә сыныйбыз. {Ий рәсүлем, сынауларга} сабыр итүчеләрне {Җәннәт белән}шатландыр!”. (“Бәкара” сүрәсе, 155 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“Рамазан аенда һәм башка {һиҗри} айларның {уртасындагы} тулы айлы “ак” көннәрендә (13е, 14е, 15е) ураза тоту йөрәктәге ачу хисен һәм кимчелек белән вәсвәсәләрне  юк итә”. (Әхмәд, Ән-Нәсаи).  
 
СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
Улыбызга 10 яшь (4 нче сыйныфта укый). Безнең белән ураза тотарга тырыша: сәхәргә дә тора, көн дәвамында ашамый-эчми (мәктәп ашханәсенә бармый), кичен безнең белән бергә авыз ача. Бер яктан сөенәбез, икенче яктан җәллибез дә. Динебездә балаларга ураза тоту хөкеме нинди икән?

ҖАВАП:

Ислам дине буенча балигълык яшенә җитмәгән балаларга бернинди дә фарыз гамәл йөкләнми. Димәк, андый балигъ булмаган балага намаз уку да, ураза тоту да мәҗбүри түгел. Шулай да намазга алдан әкренләп өйрәтә башларга кирәк булган кебек, уразага да кечкенә вакыттан (әйтик, 7-8 яшьтән) әкренләп күнектерә башларга була (мәсәлән, яртышар көн яисә кыска кышкы көннәрдә берничә генә көн). Ачуланып, мәҗбүр итеп тоттыру һич тә ярамый. Ә мактап, күңелен үсендереп, кичләрен тәмле әйберләр белән сыйлап һәм һәр ифтарны гаилә бәйрәме итеп үткәреп уразага уңай фикер булдыру дөрес булыр.
10 яшьлек балага ураза тоту әле шулай ук мәҗбүри түгел, ләкин бу яшьтә намаз һәм ураза мәсьәләсендә бераз таләпчәнрәк тә булырга мөмкин. Тотып карасын, һәм әгәр бала зарланмый, үзен яхшы хис итә һәм ураза тотарга үзе теләк белдерә икән, каршы килергә кирәкми. Әмма уразаны авыррак кичерсә, кәефе булмаса һәм бигрәк тә сәламәтлегеннән зарланса, әлбәттә, шундый балага ураза тотмау хәерлерәктер.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бала балигълык яшенә ирешсә (кыз бала күрем күрә башласа, ир баланың мәние бүленеп чыга башласа) андый балалар өчен ураза тоту инде фарыз (мәҗбүри) була.
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤6
КӨН АЯТЕ

“Ий иман китерүчеләр! Хатыннарыгыз белән яхшы мөгамәләдә булыгыз! Әгәр {кайсыдыр сыйфатларын ошатмыйча} аларны өнәп бетермәсәгез, {сабыр итегез}. Сезгә, бәлки, нәрсәдер ошамыйдыр, әмма Аллаһ шуңа (ошамаган нәрсәгә) Үзенең {хикмәтле} хәерен {вә бәрәкәтен} салырга бик мөмкин. (“Ниса” сүрәсе, 19 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“Рамазан аенда Аллаһны зикер кылучылар ярлыканыр (гафу ителер), ә дога кылучыларның догалары кабул ителер”. (Мөслим, Тирмизи).  
 
СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
Эшем сәфәргә чыгу белән бәйле. Рамазан аенда да командировкага бармыйча булмый. Юлда ураза тотаргамы, әллә тотмаска, шуңа җавап бирерсез әле.
ҖАВАП:
Мосафир булып саналыр өчен шундый  шартлар үтәлергә тиеш:
- бара торган юлыгыз 86-90 километр һәм аннан күбрәк булса;
- бара торган җирлектә 14 көн һәм аннан кимрәк торырга ниятләсәң.
 
Мосафирга 4 рикәгатьле намазларны икешәр итеп укырга, Җомга һәм гает намазларында катнашмаска һәм Рамазан аенда ураза тотмаска рөхсәт ителә. Шулай да, бу “мосафирга ураза тотарга ярамый” дигән сүз түгел: җае бар икән – тота, җае юк икән – тотмый. Әмма тотылмый калган ураза көннәрен соңрак, Рамазан аеннан соң көнгә бер көн итеп каза кыласы була.
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤10
КӨН АЯТЕ

“{Кыен чакта} сабырлык һәм намазга мөрәҗәгать итегез.Дөрестән дә, хушуглы {басынкы} булмаган кешеләр өчен генә намаз бер авыр эштер. (“Бәкара” сүрәсе, 45 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“(Рамазан аендагы) уразаның фәкать Аллаһ ризалыгы өчен тотылган һәр көне ураза тотучының йөзен Җәһәннәм утыннан 70 еллык арага ерагайтыр” (Бохари, Мөслим). 
 
СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
Рамазан аенда ахшам намазын мәчеттә җәмәгать белән укырга тырышам. Намазны күмәкләшеп башкару саваплырак та, күңеллерәк тә, ләкин күңелне тырнап торган бер нәрсә борчый. Без (өлкәннәр) ахшам намазына чакыручы азанның әйтелгәнен тыңлыйбыз да, азан догасын кылганнан соң гына авыз ачабыз. Ләкин берничә шундый егет бар – алар азан әйтелә башлауга, шундук финик кабып, авыз ача башлыйлар. Кайсыбызның авыз ачуы дөресрәк?  
ҖАВАП:
Шәригатьтә “азан тыңлау әдәбе” дигән төшенчә бар. Аның асылы азанга хөрмәт белдерүдән гыйбарәт, ягъни азан вакытында бернинди дә дөнья эше башкармау, күрешеп йөрмәү, азанны тыңлап, мөәзин артыннан азан сүзләрен кабатлау ихтирам белдерүнең шарты булып тора. Бу нисбәттән, өлкәннәрнең азанны тыңлап бетергәннән соң гына авыз ачулары дөресрәктер. Көнозын ураза тотып ризыктан - судан тыелып тора алгансың икән, азан яңгыраган 2-3 минут дәвамында гына сабыр итә алмыйсыңмыни? “Авыз ачуны тоткарламаска, ашыктырырга кирәк” дигән фикер китерелсә, “Азан авыз ачуны тоткарламый, киресенчә, авыз ачуның никадәр көтелгән, кадерле, дәрәҗәле булуын күрсәтә” – дип җавап бирергә мөмкин.
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤13👍2
КӨН АЯТЕ

“Аллаһы Тәгалә һичкемгә көче җитмәслек нәрсәне йөкләмәс. Аллаһ авырлыктан соң җиңеллек бирә. (“Талак” сүрәсе, 7 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“Кем ураза тотучыны (кичен) ифтар вакытында ризыкландырса, аңа шул ураза тотучыныкы кебек әҗер бирелер, һәм ураза тоткан кешенең әҗере һич тә кимемәс”. (Тирмизи, Ибен Мәҗҗә).
 
СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
Нәрсә ул нисаб, зәкәт, фитыр, фидия?
ҖАВАП:
НИСАБ ул – билгеле бер суммага җиткән байлык (акча). Ислам шәригате буенча нисаб бар дип  санала, әгәр:
- мөселман 85 гр алтын (көмешләтә 595 гр) бәясенә тиң байлыкка ия булса (2026 елда ул 940 мең сумны тәшкил итте);
- шул байлык шәхсән аныкы булса;
- ризык, кием, дарулар һәм башка шундый төп хаҗәтләрдән артык булса;
- шул күләмдәге байлык гаилә бюджетына тәэсир итмичә бер ел (әйтик, бер Рамазаннан икенче Рамазанга кадәр) үзгәрешсез сакланса.
ЗӘКӘТ ул – нисабка җиткән байлык (акча) күләменнән мохтаҗларга бирелергә тиешле өлеш. Шәригать тарафыннан нисабка җиткән малның 2,5 %, ягъни 40/1 өлеше мохтаҗларга бирелә. Әйтик, быел зәкәт чыгарыр өчен кешедә булырга тиешле 940 мең сумнан 23500 сум күләмендә зәкәт чыгарылырга тиеш. Ул мохтаҗларга тапшырыла.
ФИТЫР ул – Рамазан ае ахырында бирелә торган садака. Гадәттә ул мохтаҗларга Ураза гаетен күркәмрәк төстә үткәрергә ярдәм итәр өчен тапшырыла. Аны акчалата да, ризыклата да бирергә мөмкин. 2026 елда фитыр сәдакасы зәкәт нисабына ия булмаучылар,  ягъни гомум халык  өчен200 сум, ә зәкәт нисабына ия булган хәлле кешеләр өчен 1200 сум күләмендә билгеләнгән.
ФИДИЯ ул – җитди авыру яки зәгыйфь картлык хәленә ирешү сәбәпле ураза тота алмаган мөселманның мохтаҗларга бирелә торган садака төре. Быел һәр тота алмаган көн өчен 450 сум күләмендә фидия билгеләнгән.
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤5
КӨН АЯТЕ

“Ул (Аллаһ) әйтте: “Курыкмагыз, мин сезнең белән. Мин {барысын да} күрәм һәм ишетәм”. (“Та Һә” сүрәсе, 46 аять).
 
КӨН ХӘДИСЕ

Анабыз Гайшә радыйәллаһү гәнһә риваять итүе буенча,пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм Рамазан аеның ахыргы 10 көнендә башка вакытка караганда гыйбадәттә аеруча зур тырышлык куеп гамәл кыла иде. (Мөслим).
 
СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
Ни өчен Рамазан аеның ахыргы 10 көнен Җәһәннәм утыннан котылу көннәре дип атыйлар?
ҖАВАП:
Әйе, чыннан да хәдисләрдәге мәгълүматка нигезләнеп, РАМАЗАН  АЕНЫҢ АХЫРГЫ 10  КӨНЕ галимнәр тарафыннан “ТӘМУГ УТЫННАН  КОТЫЛУ КӨННӘРЕ” дип билгеләнә. Кем уразаның тәмамлану чорына туры килгән шушы көннәрне тәкъвалык белән ихлас гыйбадәттә үткәрсә, аның элек кылган һәм Җәһәннәмгә керүгә сәбәпче булган гөнаһлары ярлыканыр һәм ул, шулай итеп, Җәһәннәм утыннан котылыр. Рамазан аеның ахыргы 10 көне бу нисбәттән – хәлиткеч көннәр.
Бу вакыт аралыгы ураза тотучылар өчен үзенә күрә бер финиш кебек. Бу көннәрдә ихлас мөэмин-мөселманнар мең айдан да хәерлерәк булган Кадер кичәсен каршы алырга әзер торып, гыйбадәтләрен арттыра һәм тагын да камилләштерергә тырыша. Шушы чорда тотылган ураза һәм кылынган эчкерсез дога мөэминне җәзадан саклап кала.
Изге айның ахыргы көннәрендә  кылган гыйбадәтнең ихласлыгы нәтиҗәсендә мөэмин Рамазан аеннан гөнаһсыз, чиста күңелле бала кебек чыгар... Бер хикмәт иясе аңлатканча, әгәр кеше Рамазан ае ахырына рухи мәгънәдә камилләшмичә, бу айдан гөнаһларыннан арынмыйча һәм әҗер-савапларга ирешмичә чыкса, ул мунчага кереп тә шуннан юынмыйча пычрак килеш чыккан бер хәерсез бәндә хөкемендә булыр...  
Рамазан аеның соңгы көннәре пакьләнүнең хәлиткеч этабы булып санала. Дога һәм башка гыйбадәтләр кабул булса, мөэминнәргә ярлыкау гарантияләнә. Шуңа күрә мөселманнар әлеге чорны хаталарын төзәтер, тәүбә итәр һәм ЯРЛЫКАУга (Аллаһның аларны тулысынча гафу итүенә) ирешергә тырыша. Ә моңа ирешү мөэминне Җәһәннәм утыннан котылуга лаеклы итә.
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤13