ГАСЫРЛАР ХИКМӘТЕ
* Ишегалдындагы карны һәркем бер дә үкенмичә энҗе һәм алтынга, ягъни асыл-ташларга алыштырыр иде. Бу дөнья кояш астындагы кар кебек: ул юкка чыкканчы эри, а алдагы мәңгелек тормыш – асыл-таш шикелле: ул беркайчан да бетмәячәк...
(Әл-Газали)
* – Акча укымышлы кешенең йөрәгенә тәэсир итәме?
– Әгәр акча кешенең йөрәгенә тәэсир итә икән, димәк, ул укымышлы түгел.
(Әл-Газали)
* Начар холыклы, явыз бер ир кеше бер ихласлы дин әһеленнән: “Гыйбадәтнең кайсы төре иң яхшысы?” – дип сорагач, тегесе болай дигән:
- Синең өчен ярты көн йоклау хәерле булыр, чөнки шул вакыт дәвамында булса да башкаларга зарар китермәс идең”.
(Әс-Сәгъди)
* Кешенең дин белемен аңлатучы остазы булмаса, аның остазы шайтан булачак.
(Баязид Бистами)
* Иманны ныгытып була, әгәр түбәндәге өч пәрдәне күңелеңнән алып ташлый алсаң:
- Нәрсәгәдер ия булудан рәхәтлек тою.
- Нәрсәнедер югалтудан үкенү.
- Үзеңне мактаудан ләззәтләнү.
(Ибраһим ибне Әдһәм)
* Әгәр кемдер сиңа бик матур, кыйммәтле баш киеме бүләк итсә, син аңа шушы юмартлыгы өчен рәхмәтле булмас идеңмени? Әмма шушы матур бүрекне киярлек башны сиңа бушка биргән Яратучыга тагын да күбрәк рәхмәтле булырга кирәктер бит?!
(Шәйх Мозафар)
* Аллаһка чын күңелдән ышанган кешенең йөрәге кимчелексез матур яктырткыч кебектер. Хәтта фәрештәләр дөньясын нурландырып торган мондый йөрәккә бу дөнья (һәм аның проблемалары) караңгылыгы куркыныч була аламы соң?
(Баязид Бистами)
* Әгәр игътибарыңны Аллаһка юнәлдергән мәлдә кешеләрнең тупаслыгы сиңа тәэсир итми икән, димәк, син затлы холыкка ия булган лаеклы кеше.
(Әл-Хәллаҗ)
Ришат Курамшин әзерләде.

❤19
🕌 Кукмара мәдрәсәсенә ярдәм туплау - финишка кадәр ун көн генә калды!
🌿 Әлхәмдүлилләһ!
Раббыбызның рәхмәте белән 52 850 сум инде җыелды 💚
Кала — 147 150 сум.
Нәкъ менә хәзер берләшү өчен иң мөһим вакыт!
📚 Кукмара мәдрәсәсендә яңгыраган сүзләр — гади дәрес түгел, ә тере иманның сулышы.
Остазлар — маяк кебек: үз нурлары белән хакыйкать эзләүчеләргә юл күрсәтәләр.
Аларның хезмәте тыйнак һәм күзгә күренми кебек, ләкин нәкъ менә шушы хезмәт бәрәкәтендә киләсе буын мөселманнары үсә.
🎯 Айлык максат — 200 000 сум.
Финиш якын — сезнең ярдәм нәкъ хәзер хәлиткеч булырга мөмкин!
🔗 Ярдәм итәргә: kukmor-medrese.ru
🌱 Һәр садака — гыйлем агачын сугаручы чишмә кебек. Бу агачның күләгәсе сезгә дә, киләсе буыннарга да файда булып әйләнеп кайта.

❤3
🕌 Сбор помощи для Кукморского медресе - осталось десять дней до финиша!
🌿 Альхамдулиллях!
По милости Всевышнего уже собрано 52 850 ₽ 💚
Осталось — 147 150 ₽.
Именно сейчас важно объединиться!
📚 В стенах Кукморского медресе звучат не просто слова, а дыхание живой веры.
Устазы — как маяки: своим светом указывают путь тем, кто ищет истину.
Их труд — это незаметное чудо, из которого вырастают целые поколения мусульман.
🎯 Цель месяца — 200 000 ₽.
Финальный рывок — именно ваш вклад может стать решающим!
🔗 Поддержать: kukmor-medrese.ru
🌱 Каждая садака — как ручей, питающий дерево знаний, что даст тень в вечности.

❤1
ИКЕ ДИРХӘМ
Бервакыт Гали (радыйәллаһү гәнһү) сәфәргә чыгып, таныш булмаган бер торакка килеп җитә. Чираттагы намазы әле укылмаганга күрә, ул мәчеткә керергә ниятли. Дөясен бәйләп куярга урын таба алмагач, сахәбә узып баручы бер кешегә дәшеп, дөясен саклап торуын үтенә.
Намаз укыганнан соң, Гали (радыйәллаһү гәнһү) ике дирхәм әзерләп “дөямне саклап торучыга хезмәте өчен түләрмен” дип мәчеттән чыкса – теге кешенең дөянең йөгәнен салдырып юкка чыкканын күрә. Дөя үзе, шөкер, урынында иде. Сәфәрне ничектер дәвам итәсе булганга, ул аның белән бергә мәчеттән чыккан кардәшенә мөрәҗәгать итеп: “Базарга барып яңа йөгән сатып алып бирсәң иде”, – дигән үтенечен белдерә. Бу кеше базарга килгәч, теге каракның мосафир дөясеннән салдырып урлап киткән йөгәнне ике дирхәмгә сатып ала да шуны сахәбәгә китереп бирә. Үз йөгәнен таныган Гали (радыйәллаһү гәнһү) исә әйтә: “Кайбер кешеләр сабырсызлыклары аркасында үзләренә хәләл юл белән ирешергә тиешле нәрсәне хәрам юл белән табарга маташалар...”.
(Әлбәттә, хәрам юл белән ирешелгән мал бәрәкәтле булмаячак, моннан тыш бу гамәле өчен кеше иртәме-соңмы җәзасын алачак).
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.

👍21
🕌Әссәләмү гәләйкүм, газиз дин кардәшләребез!
🌿Халыкны мәгърифәтле, белемле итеп, дин, иман юлына юнәлтүне максат иткән Кукмара мәдрәсәсенә ярдәм итәргә теләсәгез, шушы мөмкинлек сезнең өчен!
📚Дини уку йортына ярдәм итеп, һәркем өммәтебезнең рухи үсешенә үз өлешен кертә ала. Сезнең сәдака бирүегез ул – милләтебез динле, гыйбадәтле, бәхетле булсын өчен дип тырышу, бүгенгебез һәм киләчәгебез өчен борчылудыр.
🔗Ярдәм итү өчен: kukmor-medrese.ru
💚Аллаһ ризалыгы өчен бирелгән сәдака бу тормышта бәрәкәтне арттырса, ахирәттә Җәһәннәм утыннан саклаячак.

❤6
🕌 Әссәләмү гәләйкүм,кардәшләр!
🌿Җомга - садака өчен иң яхшы көн!
📚Аллаһның илчесе, Мөхәммәд гәләйһиссәләм әйткән: "Садака мал-мөлкәтне киметми" (Мөслим).
🎯Гомуми максат - 200 000 сум. Бүгенге көнгә 13 780 сум җыелган, 187 220 сум җыясы кала.
🤲🏻Сезнең һәр садакагыз-җәмгыятьнең рухи үсешенә, мәгарифкә һәм мәдрәсәне тотуга өлеш кертү ул.
🕌 Җомга көнендә игелекле эш эшләү мөмкинлеген кулдан
ычкындырмыйк!
🔗Ярдәм итү өчен: https://kukmor-medrese.ru/
💚Садака ярдәмендә Җәһәннәм утыннан сакланыйк!

МИГРАҖ КИЧӘСЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!
(Рәҗәп аеның 26 көненнән 27 көненә каршы - Мигъраҗ кичәсе)
Миграҗ ул – пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең могҗизалы рәвештә башта Мәккә шәһәреннән Иерусалимдагы әл-Әкса мәчетенә, аннары 7 кат күккә сәфәр кылуы. Үзен мөселман санаган һәр кеше 619 елда булган шушы могҗизалы сәфәрне олы хөрмәт белән телгә алып, аның хаклыгына ихлас ышана һәм аны Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең пәйгамбәрлеген дәлилләүче олы вакыйга буларак кабул итә. Дөрестән дә, пәйгамбәребезнең бер-берсеннән бик ерак булган ике шәһәрнең арасын мизгел эчендә үтеп җиде кат күкне кичүе, аннары Аллаһ гарше янында булып янә туган шәһәренә әйләнеп кайтуы – гаҗәеп һәм хикмәтле хәлдер. Ә инде Әл-Әкса мәчетендә рәсүлебезнең башка пәйгамбәрләргә имам булып намаз укытуы аның Аллаһ илчеләре арасында иң югары дәрәҗәгә ия булуын раслый.
Аерым шуны да билгеләп үтәргә кирәк: шушы гадәттән тыш фазыйләтле сәфәрдә барлык мөселманнар “Бәкара” сүрәсенең ахыргы ике аяте, 5 вакыт намаз һәм Кыямәт көнендә Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең шәфәгатенә (яклавына) лаек булу белән бүләкләнде. Әлеге факт Миграҗ вакыйгасының дәрәҗәсен тагын да арттырып, аның мөэмин-мөселманнар өчен нинди зур әһәмияткә ия булуын күрсәтә.
МИГРАҖ КИЧӘСЕН ҺӘМ КӨНЕН НИЧЕК ҮТКӘРЕРГӘ?
Миграҗ кичәсендә намаз укып, догалар кылып Аллаһ Раббыбызга мөрәҗәгать итү хәерле. Бу кичәдә 12 рикәгать нәфел намазы уку киңәш ителә. Аны төннең нинди дә булса вакытында таң атканчы гадәттә икешәр рикәгатьле 6 намаз итеп укыйлар. Һәр рикәгатьтә “Фатиха”дан соң берәр сүрә кушылыр. Белгән кешеләргә “Исра” сүрәсеннән аятьләр уку бик яхшы дип санала. Намазны тәмамлап сәләм биргәннән соң 100 мәртәбә:
سُبْحَانَ اللهِ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَلاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ
“Сүбхәәнәллааһи үәлхәмдү лилләәһи үә ләә иләәһә илләллааһү үәллааһү әкбәр” – дип әйтелә.
(Мәгънәсе: Кимчелекләрдән пакь Аллаһ һәм мактау Аллаһка! Юк бернинди илаһ Аллаһтан башка һәм Аллаһ бөек!).
Аннары 100 мәртәбә:
اَسْتَغْفِرُ اللهَ الْعَظِيمَ وَأَتُوبُ إِلَيْهِ
“Әстәгъфируллааһәл-гәзыйм үә әтүүбү иләйһи”
(Мәгънәсе: Бөек Аллаһыдан гафу үтенәм һәм Аңа тәүбә итәм),
аннары 100 мәртәбә:
اَللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا وَنَبِيِّنَا مُحَمَّدٍ
“Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә үә нәбиййинәә Мүхәммәд”
(Мәгънәсе: Йә Аллаһ! Безнең әфәндебез һәм пәйгамбәребез Мөхәммәдне сәләмлә!) – дип салават әйтелер һәм туган телдә дога кылыныр.
Ә инде миграҗ төне узганнан соң таң аткач, алдагы көнне уразада үткәрү бик саваплы (кайбер чыганаклардан мәгълүм булганча, Мигъраҗ көне уразасы 100 көн ураза тотуга тиң...).
Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең могҗизалы Миграҗ сәфәрендәге күтәрелүе белән илһамланып, без алдагы тормышыбызда үзебезнең рухи мәгънәдәге күтәрелүебез турында уйланып, тискәре сыйфатларыбыздан арынырга, гөнаһлы эш-гамәлләрдән читләшергә тырышып, игелек-изгелек эшләп, ихлас гыйбадәт кылып яшәргә омтылсак иде.

❤9
🕌Миграҗ кичәсе һәм көнендә саваплы булыйк!
Рәҗәп аеның 26 нчы көненнән 27 нче көненә каршы Мигъраҗ кичәсе билгеләп үтелә. Быел аның киче 15 нче, ә көне 16 нчы гыйнварга туры килә. Шушы вакытны игелек-изгелек эшләп, ихлас гыйбадәт кылып үткәрү бик фазыйләтле, саваплы санала.
🎯Гыйнвар аенда Кукмара мәдрәсәсе остазларына һәм хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен (биредә 15 ләп мөгаллим һәм 10 лап башка хезмәткәр эшли) 200 000 сум җыю максат итеп куелды. Аллаһның олуг рәхмәте белән инде 30 мең сумнан артык ярдәм җыелды. Һәрбер сум, һәрбер дога – гомерен белем таратуга һәм моны тәэмин итүгә багышлаган кардәшләребезгә олы ярдәм ул.
📚Биредә эшләүче остазлар укучыларга дөрес юлны күрсәтәләр. Аларның хезмәте – гади дәрес кенә түгел, ә күңелләрне тәрбияләү һәм өммәтебезнең киләчәген кайгырту.
🔗Ярдәм итү өчен: kukmor-medrese.ru
💚Мәдрәсә эшчәнлегенә керткән өлешегез – Миграҗ савапларына тиң булырдай әҗер-савапларга ирештерсен дип телибез Аллаһ Раббыбыздан...

❤2
ХИКМӘТЛЕ КИҢӘШЛӘР
* Беркайчан да бернәрсә өчен дә үкенмә. Безнең белән булган ниндидер күңелсез хәл хәерлегә булырга мөмкин. Хыял-теләкләрнең тормышка ашмавы да гадәттә хәерлегәдер.
* “Эшләрем әкрен бара” – дип борчылма, бөтенләй туктап калудан курык.
* Ни булса да бирешмә, булдыра алганча тырыш. Син бит Аллаһ синең өчен билгеләгән тормыш юлының планын белмисең. Бүген хәлең шулай икән, димәк, бу гомум планыңны үтәр өчен әзерлек чарасы.
* Гадәттә, кеше басып торган тауның биеклеге ул үрмәләп чыккан чокырның тирәнлеге белән билгеләнә. Шунысы да бар: кемдер иң югары тауның башында торганда, башка берәү иң тирән упкында булырга мөмкин, ләкин чынбарлыкта тауда басып торган кеше өчен дә күктәге йолдызлар упкындагы мескенгә кебек ерак була...
* Бик күпләр: “Аллаһы Тәгалә безне югарыдан күрә”, – дип уйлый. Юк, Ул безне эчтән – күңелебездән күрә...
* Әгәр нәрсәдер сез уйлаганча, сез көткәнчә килеп чыкмады икән – борчылмагыз: Аллаһы Тәгалә планнары безнекеннән һәрвакытта да хәерлерәк...
* Аллаһы Тәгалә кешегә ул теләгән нәрсәне түгел, ә аңа кирәк булганны бирә. Шуңа күрә авырлык килгән чакта: “Нигә бу миңа бирелде?!” дигән сорау бирү урынына “Моның хикмәте нәрсәдә икән?” дип сорагыз.
* Бу тормыш ул – сынау. Шуңа күрә Аллаһтан җиңел тормыш түгел, ә Аның ярдәменнән ташламавын һәм сезне көчлерәк итүен сорагыз.
* Һәр оттырыштан тәҗрибә тупласагыз, сезгә һичшиксез җиңү насыйп булачак.
* Башкаларга начарлык эшләгән кеше, бәлки, бик бәхетсездер. Чөнки, гадәттә, рәнҗетелгәннәр кемнедер рәнҗетергә, ә бәхетлеләр башкаларны бәхетле итәргәтырыша.
* Якты, нурлы күңелле кешеләр гадәттә караңгы заманда яхшы күренә.

❤25🔥2
УЙЛАМЫЙМ ДИСӘҢ ДӘ УЙЛАТА...
Гомер тиз уза. Әле яңа гына мәктәпне тәмамлаган идең – 25 яшькә җитеп гаилә дә кордың... Тыз-быз чабыша-чабыша 30 ны тутырганыңны абайламыйча калдың. Әле генә 30 иде – Ходай рәхмәте, инде 40 та тулды. Дөнья куып, гәүдәңнекайгырттың, аны ашатырга, матур киендерергә дип тырышлык куйдың, ә җаның... ач һәр ялангач кала бирде... Ә көннәр һаман алышынып тора, тормыш дәвам итә... Әмма гомер бик тиз узганга, бу дәвамның азагы да озак көттермәс...Уйламыйм дисәң дә уйлата...
40 яшендә Адәм баласы нәрсәгә игътибар итәргә тиеш? Бу хакта пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең болай дигән:
======
! 40 яшенә җиткән кешенең яхшы гамәлләренә караганда начар гамәлләре күбрәк булса, ул үзенә Җәһәннәмдә урын инде әзерләгән.
!! Әгәр 40 яшенә җиткән кеше үз гөнаһларыннан тәүбә итмәсә, шайтан аның янына килеп маңгаеннан сыпырып алыр да: “Мин синең шушы бәхетсез йөзеңне сатып алдым!” – дип әйтер , ди...
======
Дөрестән дә, 40 яшьтән соң начар гадәтләрдән арынукыенрак була. Моның сәбәбе кешенең билгеле бер тормыш рәвешенә гадәтләнүдә генә түгел. Биредә башка – зуррак һәмҗитдирәк сәбәп турында сүз бара: 40 яшьне узган кеше (бигрәк тә ирләр) гомер юлының күбрәк өлешен узып, җир куенына керергә, ягъни ахирәт тормышына күчәргә якыная, шуңа күрә шайтан: “Моны ничек тә соңгы сулышына кадәр шушы хәлдә калдырасы иде”, – диеп шундый яшьтәгеләргә аеруча зур игътибар бирә. Шуңа күрә кеше 40 яшенә кадәр гөнаһлары өчен Аллаһтан гафу үтенеп тәүбә итмәсә һәм үз өстендә эшли башлап, гыйбадәтен тәртипкә китермәсә, 40 яшьтән соң аңа моны эшләү авыр булачак. Шайтан: “Шушы “клиентымны” ничек тә ычкындырасы түгел иде”, – диеп,кешене гөнаһта, баткаклыкта, рухи сазлыкта калдырырга тырышыр. Мәлгунь шайтан максатына ирешсә, кеше нинди хәсрәткә, никадәр олуг үкенечкә тарыячагын күз алдына да китерү куркыныч. Шуңа күрә ничә яшьтә булуга карамастан, һәр кеше үзен коткарыр өчен бөтен көчен җигеп бик тә тырышырга тиеш. Бу уңайдан шундый хәдисне искә төшерү урынлы булырдыр:
======
Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм белдергәнчә,БЕРӘҮ 60 ЯШЕН АЛЛАҺ РИЗА БУЛЫРЛЫК ХӘЛДӘ КАРШЫЛАСА, АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ БУ КЕШЕДӘН РАЗЫЙ БУЛЫП, АНЫ КҮК ӘҺЕЛЛӘРЕННӘН ЯРАТТЫРЫР.
Әлбәттә, алтмышта гына түгел, гомеребезнең һәр елында, һәрвакытта да безне юктан бар кылып, саулык, су, ризык, акыл, сәләт, эш, гаилә, балалар һәм башка бик күп нигъмәтләр белән нигъмәтләндергән Раббыбыз Аллаһы Тәгаләгә шөкер итик, үзебез теләгәнчә түгел, ә Ул кушканча яшәргә тырышыйк һәм АЛЛАҺНЫҢ РИЗАЛЫГЫН АЛУНЫ ТОРМЫШЫБЫЗНЫҢ ТӨП, АЛЫШТЫРГЫСЫЗ МАКСАТЫБЫЗ ИТЕП КУЙЫЙК.

❤11❤🔥7
РАМАЗАН АЕ ВӘГЪДӘЛӘРЕ
Рамазан ае – барлык мөэмин-мөселманнар көтеп алган изге, бәрәкәтле айдыр. Бик күп өстенлек - фазыйләтләргә ия булган шушы мөбарәк айданмөселманнар нәрсә өмет итә ала? Раббыбыз Аллаһы Тәгалә Үзенең изге китабы Коръәндә әйтә: “Әй мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә фарыз ителгән кебек, сезгә дә (һәр елны бер ай) ураза тоту фарыз ителде. (Шушы фарыз гамәлне үтәп) бәлки,сез тәкъвалык (һәм котылу) юлына басарсыз...” (“Бәкара” сүрәсе, 183 аять). Шулай итеп, ураза гыйбадәтен кылучыларга Аллаһы Тәгалә бу дөньяда төрле начарлыклардан һәм мәңгелек ахирәт тормышында Җәһәннәм утыннан котылуны вәгъдә итә. Моннан тыш ураза тоткан мөселманнарга нәрсәләр вәгъдә ителә соң? Хәдисләрдән мәгълүм булганча, Рамазан аенда:
- Җәннәт капкалары ачыла, Җәһәннәм капкалары ябыла.
- шайтаннар богаулана, шуңа күрә гыйбадәтне арттырырга, гөнаһлы гамәлләрдән тыелып калырга җиңелрәк була.
- сөннәт гамәлләргә фарыз савабы языла, фарыз гамәлләр әҗере 700 гә һәм аннан да күбрәккә арттырыла.
- тәравих намазлары укылу сәбәпле, мөселманнар бик күп өстәмә әҗер-савапларга ия була.
- ураза тотучы тән һәм җан сәламәтлегенә ирешә.
- гаилә әһелләре арасындагы мөгамәлә яхшыра, ныгый, һәр көннең ифтар (авыз ачу) вакыты гаилә бәйрәменә әверелә.
- уразасын ихлас иман китергән хәлдә һәм савабын бары тик Аллаһтан гына өмет итеп тоткан һәркемнең гөнаһлары ярлыкана.
- ураза тоткан кешенең йокысы – гыйбадәт, эндәшмәве – тәсбих, догасы кабул, ә гөнаһысы гафу ителгән була.
- мөбарәк сәхәр һәм ифтар вакытында ураза тотучының догалары кабул ителә.
- ураза тотучының йөзен (гәүдәсен) Аллаһы Тәгалә җитмеш еллык арага Җәһәннәм утыннан ерагайта.
- ахыргы ун көнгә туры килә торган мөбарәк Кадер кичәсендә мөэминнең кылган гыйбадәте бер мең ай (83 ел) дәвамында кылынган гыйбадәтнең савабына тиң була.
(Мәгълүмат хәдисләрдә китерелә).

❤14
КӨН АЯТЕ
“Аллаһ беркемгә дә көченнән килмәслек нәрсә йөкләми. Һәркемнең {изге гамәлләр эшләп} казанганы үз файдасына, {начарлык} кылганы да үз зарарына”. (“Бәкара” сүрәсе, 286 аять).
КӨН ХӘДИСЕ
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“Рамазан ае уразасын ихлас күңел һәм савабын бары тик Аллаһтан гына өмет итеп тоткан кешенең кылган гөнаһлары ярлыканыр”. (Әл-Бохари, Mөслим).
КӨН СОРАВЫ
СОРАУ:
- Намазга басмадым әле, ләкин Рамазан аенда ураза тотасым килә. Намаз укымаган кешенең уразасы кабул буламы?
ҖАВАП:
- Намаз да, ураза да Аллаһның әмере булган фарыз гамәлләрдән санала. Намаз ул – бер фарыз, ураза – икенче фарыз гамәл, һәм алар бер-берсенә бәйле түгел дип тә әйтергә була. Адәм баласы кылган гамәлләрнең кабул булу-булмавын фәкать Аллаһы Тәгалә хәл итә. Шәт ин шәә Аллаһ, уразагыз кабул булып Аллаһның рәхмәтенә ирешерсез һәм Аллаһ каршында иң кыйммәтле, иң күркәм һәм саваплы булган намаз гыйбадәтен дә үти башларсыз әле.

👍9
Forwarded from Кукмара мәдрәсәсе
🕌 Рамазан аеның беренче Җомгасы мөбарәк булсын!
🤲🏻 Раббыбыз Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, биргән сәдакаларыбызны кабул итеп, изге Рамазан ае әҗер-савабына ирештерсен!
📚 Мөхтәрәм җәмәгать! Хәдисләрдән мәгълүм булганча, Рамазан аенда кылган яхшы гамәлнең савабы уннан 700 гә кадәр һәм аннан да күбрәк арта.
Халыкны мәгърифәтле, белемле итеп, дин, иман юлына юнәлтүне максат иткән Кукмара мәдрәсәсенә ярдәм итүегезне Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрдән кабул итеп, Рамазан ае саваплары белән бүләкләсен!
💚 Дини уку йортына ярдәм итеп, сез өммәтебезнең рухи үсешенә үз өлешегезне кертәсез. Әләге ярдәм ул – милләтебез динле, гыйбадәтле, бәхетле булсын өчен тырышу, бүгенгебез һәм киләчәгебезне кайгыртудыр.
🔗 Ярдәм итү өчен: kukmor-medrese.ru
🌿 Аллаһ ризалыгы өчен бирелгән сәдака бу тормышта бәрәкәтне арттырса, ахирәттә Җәннәткә керер өчен мөһим сәбәп булачак!

❤8