Ришат Курамшин
354 subscribers
64 photos
2 videos
28 links
Download Telegram
КҮҢЕЛНЕ ТЫНЫЧЛАНДЫРУЧЫ  КАГЫЙДӘЛӘР
  1) Аллаһы Тәгалә белән ныклы элемтәдә булу (мондый элемтә барлыкка килсен өчен, әлбәттә, 5 вакыт намазныңтәртиптә булуы, ягъни үз вакыты белән укылып баруы шарт).
  2) Тормыштагы һәрбер хәлне Аллаһы Тәгаләнең сиңа хаслап эшләгән бөек  Планы, хикмәтле Тәкъдире булуын онытмаска.
  3) Һәр ниятне Аллаһка тәвәккәлләп тормышка ашырырга, һәрбер эшне Аллаһка тапшырып башкарырга.
  4) Нинди дә булса авырлык килгәндә, иң элек гөнаһ-хаталарың өчен Аллаһтан гафу үтенеп тәүбә итәргә, соңыннан ярдәм сорап дога кылырга.
  5) Башкалар белән аралашканда:
  - үзеңне өстен тоеп, тәкәбберләнмәскә, мактанмаска, “мин”сүзен кулланмаска;
  - сөйләшкәндә – гаепләмәскә;
  - кешене бүлдермичә тыңларга;
  - бәхәсләшмичә җавап бирергә;
  - шелтә белдермичә гафу итәргә;
  - юл куйганда, нәрсәгә дә булса дәгъва белдермәскә;
  - нәрсәдер биргәндә – кызганып бирмәскә;
  - ышаныч белдергәндә – шикләнмәскә;
  - нәрсәдер вәгъдә итсәң – онытмаска.
  6) Тормышыңдагы һәр көн өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәргә, саулыгың, иминлегең, йортың, якыннарың, ризыгың һәм башка бик күп нигъмәтләр өчен Раббыңа ихлас рәхмәтле булырга.
  7) Изге-игелекле гамәлләрне күбрәк эшләргә.
  8) Һәр вакытта да үз-үзең булып калырга, башкаларга үзеңне чынбарлыктагыдан яхшырак, матуррак, “ялтыравыклырак”итеп күрсәтергә тырышмаска.
  9) Мөмкин кадәр ешрак Коръән укырга, аятьләрнең мәгънәләре турында уйланырга.
  10) “Гыйбадәт мәсьәләсендә үзеңнән югарырак булганнарга, дөнья эшләрендә үзеңнән түбәнрәк булганнарга кара” – дигән хәдис-шәрифне һәрдаим истә тотарга.
Ришат Курамшин әзерләде.
❤28
КҮҢЕЛНЕ СӘЛАМӘТ САКЛАР ӨЧЕН 9 ДӘВА

  Мәгълүм булганча, Адәм баласы төп өч өлештән тора: тән, җан һәм акыл. Тәнне без ашатып, киендереп, мунча керендереп, төрле физик күнекмәләр эшләтеп сәламәт тотарга тырышабыз, акылны мәктәптә, аннары урта һәм югары уку йортларында белем алып камилләштерәбез, ә менә җанны тәрбияләү мәсьәләсе күпләрне нигәдер уйландырмый, нәтиҗә буларак ул пычрана, зәгыйфьләнә һәм өзгәләнеп газаплана башлый. Ә бит уйлап карасаң, тән белән акыл тәртиптә булып, күңел тыныч булмаса, кеше үзен бәхетле тоя алмый...
    Коръән һәм хәдисләрдәге мәгълүматка нигезләнеп, Ислам галимнәре күңелне тәртиптә тотарга ярдәм итүче шундый дәва чаралары турында әйтә:
=====
    1) КОРЪӘН УКУ.
    Биредә Коръән-Кәримне Аллаһы Тәгалә иңдергән телдә, ягъни гарәпчә уку турында сүз бара, әмма мәгънәсен аңлап уку яхшырак нәтиҗәгә ирештергәнен онытмаска кирәк. Иң беренче чиратта үзең яттан белгән, көндәлек намазларда кулланылган сүрәләрнең тәрҗемәсен өйрәнеп истә калдырырга кирәк. Коръәнне хәтем кылганда (тулысынча укып чыгарга ниятләгәндә) туган телдәге тәфсирне файдаланырга мөмкин.
    2) АЗ АШАУ.
    Аш казанының ешрак буш булуы, ашаганда исә аны өчкә бүлү мөһим: ризык өчен, су өчен һәм һава өчен. Аш казанын шулай туклану дәрәҗәсенә җиткереп җитмәү тәнне генә түгел, күңелне дә сәламәтләндерә.
    3) ТӨНГЕ НАМАЗЛАР УКУ.
    Биредә фарыз булган ястү намазы һәм төннең өченче өлешендә укыла торган тәһәҗҗүд намазы турында сүз бара (бөтен дөнья тынып, халык йокыга талган чакта кешенең гыйбадәткә басуы аның күңелен сафландыра һәм сәламәтләндерә).
   4) СӘХӘР ВАКЫТЫНДА ДОГАДА БУЛУ.
    Биредә Рамазан ае турында гына сүз бармый: ел әйләнәсендә ураза тотмаган вакытта да календарьларда “сәхәр вакыты” дип билгеләнгән вакыт аралыгында торып нәфел намазы уку һәм намаздан соң ихлас дога кылу күңелне сәламәтләндерүнең бик яхшы ысулы булып санала.
    5) ТӘРТИПЛЕ, ТӘКЪВА МӨСЕЛМАННАР МӘҖЛЕСЛӘРЕНДӘ БУЛУ, вәгазьләнү, көндәлек тормышта да яхшы кешеләр белән аралашырга тырышу, күңелне яктырта һәм баета торган файдалы остазларга һәм дусларга ия булу.
    6) Дини, гомумән, рухи җәһаләттә яшәүче БОЗЫК, ТӘРТИПСЕЗ КЕШЕЛӘРДӘН  ЕРАК  БУЛЫРГА  ТЫРЫШУ(Аллаһны белмәүче һәм танырга теләмәүче, “үләм дә бетәм” диеп, ахирәт тормышына ышанмаучы кешеләр белән аралашу күңелне бик каты зарарлый икәнен онытмаска кирәк).
    7) БЕЛМӘГӘН НӘРСӘ ХАКЫНДА ЭНДӘШМӘҮ, башкалар алдында гыйлемле күренер өчен белер-белмәс бернәрсә дә сөйләмәү (безнең намаз укучы тәкъва әби-бабайларыбыз да элек: “Белдем” дип тотылдым, “белмәдем” дип котылдым”, – дип әйтәләр иде...).
    8) КҮП СӨЙЛӘҮДӘН ҺӘМ БУШ СҮЗЛӘРДӘНСАКЛАНУ, шуңа вакытларын исраф итүче кешеләрдән читләшү (бу төргә вакытның исраф (әрәм) булуына этәрүче җиһазлар, әйтик, телефон, планшет, компьютерлар да керә(мәсәлән, инстаграмда сәгатьләр буе буш, файдасыз нәрсәләр карап вакытны исраф итүчеләр бар – әлбәттә, бу күңелгә зыян сала).
    9) ХӘЛӘЛ РИЗЫК КЫНА АШАУ, хәрам ризык һәм эчемлекләрдән бик нык саклану (хәрам ризык тәнгә дә зыян китерә, күңелне дә каралтып зәгыйфьләндерә, шуңа күрә ашау мәсьәләсендә хәләл-хәрамны кайгырту үзебез өчен дә, балаларыбыз өчен дә БИК МӨҺИМ).
Ришат Курамшин әзерләде.
❤26
ХӘЕРЛЕГӘ  БУЛСЫН!

Ике фәрештә кеше кыяфәтенә кереп юлга чыга. Күпмедер баргач, кич кырын бер авылда тукталып, алар  ярлы гына күренгән бер йортның ишегенә шакый. Болдырга чыккан хуҗаның  өстендәге ямаулы иске киеме, тузган чабатасы аның фәкыйрь бер кеше булуын күрсәтә иде. Шулай да, йорт хуҗасы мосафирларны якты чырай белән каршы ала, һәм өйдә мул ризык булмаудан гына бераз оялган сыман бер сукранып ала да кунакларны табын алдына утыртып, хөрмәт-ихтирам күрсәтә, аннары исә өйдәге иң яхшы урынга йокларга яткыра. Таң атар алдыннан исә фәрештәләрнең берсе абзарга чыгып фәкыйрьнең яшәү чыганагы булган бердәнбер сыерын үтерә. Икенче фәрештә моңа бик гаҗәпләнә, әмма остазы саналган кардәшеннән бу хакта сорарга кыймый. Хуҗа уянганчы фәрештәләр чыгып китеп, юлларын дәвам итә.
  Тагын төн җитә. Бу юлы фәрештәләр затлы бер йортның капкасына шакыйлар. Өйдән чыккан затлы киемле, тәкәббер кыяфәтле хуҗа болар белән бик дорфа сөйләшә, кунарга ниятләүләрен белгәч, әүвәл кертмәскә маташа, әмма юлчылар бик үтенеп сорагач, “ярар инде” диеп, мосафирларга  ризык та, чәй дә тәкъдим итмичә, төн чыгарга дип абзардагы печәнлеккә кертеп җибәрә. Таң алдыннанәмир-фәрештә абзарның ишелә башлаган бер диварын рәтләп-төзәтеп куя да башка бернинди гамәл кылмыйча, бу өйдән чыгып китә. Аның артыннан ашыккан икенче фәрештә түзми һәм кызыксынып сорый:
  - Әйтче, кардәш, ни өчен син безне зурлап, хөрмәтләп кундырган фәкыйрьнең сыерын үтердең, ә шушы саран, илтифатсыз байның диварын рәтләп куйдың?
  Җавап итеп әмир-фәрештә болай дигән:
  - Барысы да Аллаһның хикмәтле кушуы буенча эшләнде. Эш шунда ки, бу төндә фәкыйрь кешенең хатыны үләргә тиеш иде. Үлем фәрештәсе килгәч, йорт хуҗасының безгә күрсәткән хөрмәтен, юмартлыгын исәпкә алып, мин Газраилдан аның хәләл җефетенең җанын алмавын сорадым. Ул ризалашты, әмма бу йортта нинди дә булса җан иясенең җанын алмыйча булмый диде. Шуңа күрә сыер үтерелде. Фәкыйрь бу хәлне Аллаһның тәкъдире буларак кабул итеп, ихлас дога кылыр һәм Аллаһы Тәгалә аңа малын кайтарыр (аңа буаз сыер бирер). Байның абзарындагы җимерелә башлаган дивары астында зур хәзинә – алтын-көмешләр тутырылган тартма ята. Дивар җимерелсә, бу хәзинә саран байның кулына эләгер иде. Шуңа күрә мин аны рәтләп куйдым да инде. Киләчәктә исә аны бу йортка яшәргә керәчәк иманлы гаилә табачак...
 
КЫСКАЧА  НӘСЫЙХӘТ:

Безгә ниндидер авырлык килсә, бу хәл бик начар күренсә дә, анда хәерлелек һәм бер Аллаһка мәгълүм булган ниндидер хикмәт барлыгын онытмыйк. Һәрбер кыен хәлне “хәерлегә булсын!” дип үткәрсәк, АллаһРаббыбыз әлеге хәлнең ахырын хәерле итмичә калмас, Үзе ярдәмен биреп, авырлыктан чыгу юлын күрсәтер. Шатлыкның да асылында ни ятканы безгә мәгълүм түгел. Ни генә булса да, артык кайгырырга да, куанырга да кирәкми, бары тик: “ХӘЕРЛЕГӘ БУЛСЫН!” диеп, барчабызга да тормышыбызны гыйбадәттә үткәреп, ихлас догалар кылып, яхшы, әдәпле, чиста күңелле мөэминнәр сафларында гомер кичереп яшәргә насыйп итсен...

Ришат хәзрәт Курамшин.
❤47
МӘҮЛИД АЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!

(Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның
“Мәчкәрә укулары”нда сөйләгән вәгазеннән)
Мөхтәрәм җәмәгать! Бүген 24 август – Рабигуль-әүвәл аеның беренче көне. Бу айны икенче төрле “Мәүлид ае” дип атыйлар. “Мәүлид” сүзе туу дигән мәгънәне белдерә, һәм бу очракта пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең туу вакыйгасын үз эченә ала.
Бер хәдистә хәбәр ителгәнчә, иблис берничә тапкыр бик каты ачынып кычкыра: беренче мәртәбә – Җәннәттән куылганда, икенче тапкыр – Аллаһы Тәгалә аны ләгънәт кылганнан соң, өченче тапкыр – Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм туып бу дөньяга килгәч (шул көнне иблис Әбү Хубәйс тавына менә дә ризасызлык белдереп, бик каты акыра). Димәк, бу дөнья тарихында пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм тууыннан пошаманга төшеп кайгырган, моңа катгый ризасызлык белдергән иң беренче зат ул иблис булды. Хәзерге вакытта да Мәүлид ае керүгә ихлас мөэмин-мөселманнар шатланганда, иблис иярченнәре зарлана башлый, мәүлид аена каратаризасызлыкларын белдерергә тотына.
“Юныс” сүрәсенең 58 аятендә болай диелә (мәгънәсе): “Аллаһ бер фазыйләт (чиксез юмартлыгы илә бирелгән нигъмәт) яки рәхмәтен җибәрсә, мөэминнәр шатлансыннар”. Шулай булгач, Аллаһның килгән рәхмәтенә без шатланырга, ихлас сөенергә тиеш. Ә Аллаһы Тәгалә кешелеккә биргән рәхмәтләрнең иң олысы ул – пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең җибәрелүе (бу хакта “Әнбия” сүрәсенең 107 аятендә әйтелә).
“Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм үзе туган көнен ничек тә булса билгеләгәнме соң?” дигән сорауга да без уңай җавап бирә алабыз, чөнки ул һәр атна саен дүшәмбе көнне ураза тоткан һәм моңа “мин дүшәмбе көнне туганмын” дип аңлатма биргән. Әгәр кемдер: Ислам динендә туган көнне билгелә үтү юк” дисә, югарыдагы аңлатмадан тыш Аллаһы Тәгалә Гайсә гәләйһиссәләмнең Коръән-Кәримгә урнаштырган шундый фикерен китерергә мөмкин: “Минем туган көнем котлы-сәламле булсын, шулай ук вафат булганһәм Кыямәт көнне кубарылган көннәремә дә сәләм булсын!”. Димәк, динебездә туган көнгә шатлану тыелмаган, әмма аны динсезләр кебек (мәсәлән, хәрам ризык-эчемлекләр белән) үткәрү тыела.
Шәригатебез буенча, әгәр бала туса, шатлык һәм шөкер хисен белдерү максатыннан корбан чалу гадәте бар (кыз бала туса – бер сарык, ир бала туса – ике сарык). Ә бит бу да туган көн уңаеннан шатлык хисен белдерү! Шулай итеп, гади бала туу уңаеннан шатланырга рөхсәт ителгәч, пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең туу хөрмәтенә нигә шатланмаска? Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм туган ай һәм көн уңаеннан шатланып ниндидер чара үткәрсәк, вәгазьләнсәк, Коръән укып дога кылсак, ягъни Мөхәммәд пәйгамбәр өммәте буларак Аллаһ рәсүлен хөрмәтләп, олылап Мәүлид үткәрсәк – моннан кемгә нинди зарар була?Мәүлидкә, ягъни пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм тууна иң беренче кем каршы чыккан? Әйе, иблис каршы чыккан. Димәк Мәүлидкә каршы чыгу ул – иблис сөннәте. Ә ихлас мөэмин-мөселманнар бу вакыйга уңаеннан шатлана гына.
Мәүлид – гади генә ай түгел. Ә быелгы Рабигуль әүвәл аетагын да үзгә, тагын да үзенчәлекле, чөнки быел пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм тууына нәкъ 1500 ел тула. Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм шәхесе барчабыз өчен дә күркәм үрнәк булып, аның сөннәте буенча яшәргә язсын. Аллаһ Раббыбыз тәүфыйк-һидәят юлында булуыбызны насыйп әйләп, Үзенең рәхмәтендә, бәрәкәтендә, саклавында һәм яклавында булып яшәргә насыйп итсен! Аллаһ Сүбехәнәһү үә Тәгалә бу айны мөбарәк кылсын!
 
/Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде/
❤31
ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗ МӨХӘММӘД САЛЛӘЛЛАҺҮ ГӘЛӘЙҺИ
ҮӘ СӘЛЛӘМНЕҢ ГАДӘТИ КҮҢЕЛ ХАЛӘТЕ
 
Бервакыт Гали (радыйәллаһү гәнһү) Мөхәммәд пәйгамбәрсалләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең күңел халәте турында сорагач, ул болай дип җавап биргән:
  - Минем малым ул – дөрес  аңлау, динемнең нигезе – акыл, төпле терәгем –    
мәхәббәт, хәрәкәт итү чарасы – теләк, даими юлдашым – Аллаһны искә алу, байлыгым – ышанычлылык,  дусларым – проблемалар һәм кайгы,  коралым  – гыйлем, киемем – сабырлык, ганимәтем (трофей) – канәгатьлек, горурлыгым – тыйнаклык, һөнәрем – ләззәтләрдән читләшү, максатым – хаклык, дөреслек, дан-шөһрәтем – буйсыну, тормыш рәвешем – көрәш, күз нурым – намаз...
 
/Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде/  
❤28
БҮГЕН – МӨБАРӘК МӘҮЛИД ӘН - НӘБИ

Һиҗри календаре буенча Рабигуль-әүвәл аеның 12 нче көне (быел ул 4 сентябрьга туры килә) – Ислам дөньясында зур тантана: бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вәсәлләм дөньяга килгән. Риваятьләргә караганда, Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи вә сәлләмтуганнан соң аның бу дөньяга Рәхмәт итеп җибәрелгән пәйгамбәр булуын исбатлап бик күп галәмәтләр күренде, мәсәлән, бар җиһанны яктыртып, күктән илаһи нур җәелде, мәҗүсиләрнеңтабына торган утлары сүнде, бик күп потлар авып төшеп ватылды...
Туганнан алып һәм алга таба – гомере дәвамында Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм Аллаһы Тәгаләнең махсус күзәтүе астында булды. Раббыбыз рәхмәте белән ул төрле гөнаһлы эшләрдән, көферлек-мәҗүсилек галәмәтләреннән ерак булып, холкында иң югары әхлакый сыйфатларны туплап, башкаларга күркәм үрнәк булып яшәде.
40 яшеннән башлап, ягьни пәйгамбәрлек вазифасы йөкләнгәннән соң, аңа шактый күп сынаулар аша үтәргә туры килде: мөшрикләрнең каты каршылык күрсәтүләре, алар тарафыннан эзәрлекләнүе, мохтаҗлык... Шундый мохтаҗ, ач булган көннәрнеңберсендә Аллаһы Тәгалә аңа шундый хәбәр бирде: “Телисеңме, мин сиңа алтын тау бүләк итәм?”. Моңа расүлебез салләллаһү гәләйһи вә сәлләм шундый җавап бирде: “Әй Раббым!  Алтын тау миңа кирәкми. Минем бер көнем туклыкта, икенчесе ачлыкта үтсен һәм шул ике көннең һәркайсында да мине Үзеңә шөкер кылучылардан тапсаң иде...”.
Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи вәсәлләм аркылы Аллаһы Тәгалә бар дөньяга ахыргы изге Китабын – Коръән-Кәримне иңдерде. Шушы Коръән һәм үзенең мөбарәк хәдисләре белән хәзрәти Расүл Әкрам бөтен кешелеккә дәште, туры юлны, ягъни дөньяда һәм ахирәттә бәхет-сәгадәткә, Аллаһ рәхмәтенә ирешү юлын күрсәтте.
Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи вә сәлләм ел дәвамында гыйбадәт кылучы мөселманнарның игътибары үзәгендә булса да, Рабигуль-әүвәл аенда һәм бигрәк тә Мәүлид көнендә, ягъни ул туган көндә, аңа өстәмә салават-шәрифләр әйтелә, догалар кылына, вәгазьләр сөйләнеп, аның тормыш юлы, изге-игелекле гамәлләре, хикмәт белән сугарылган фикерләре искә алына.
Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи вәсәлләм холкын үзебезгә үрнәк итеп алып, ул аңлаткан хакыйкатьне кабул итеп яшәргә, барчабызга Аллаһ рәхмәтенә ирешергә, бу дөньяда да, ахирәттәге мәңгелек тормышта да бәхетле булырга язсын.

Ришат хәзрәт Курамшин.
❤24👍1
МӨХӘММӘД ПӘЙГАМБӘРНЕҢ САЛЛӘЛЛАҺҮ ГӘЛӘЙҺИ ҮӘ СӘЛЛӘМНЕҢ САБАК БУЛЫРЛЫК ХИКМӘТЛЕ КИҢӘШЛӘРЕ

* Ниндидер күңелсез хәл булса да, “әгәр болай иткән булсам...” дип әйтмә, булган хәлне Аллаһның тәкъдире буларак кабул ит.
* Нәрсәдәндер шикләнәсең икән, шуны калдыр. Шикләнмәгән нәрсә белән генә эш ит. Дөрестән дә, хакыйкать ул – тынычлык, ә ялган (дөрес булмаган нәрсә) ул – (борчылу һәм) шикләнү.
* Нәрсә дә булса эшләргә ниятләгәндә, бу эшнең нәтиҗәләре турында әйбәтләп уйла.
* Ниндидер начар гамәл кылсаң, аның артыннан шунда ук яхшылык эшлә һәм кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә бул.
* Нәрсәдер әйтергә теләсәң, яхшы нәрсә турында гына әйт. Әйтәсе килгән сүзең яхшы түгел икән – дәшмәвең хәерлерәктер.
*Дөрестән дә, кайгы-хәсрәтнең беренче минутларында күрсәтелгән сабырлык иң хәерлеседер.
* Күзләр елап, йөрәк кайгырса да, Аллаһ разый булган сүзләр генә әйтик.
👍21❤6
ИРЛӘР  КОЛАГЫНА  ХӘДИСЛӘР
 
  Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
 
  - Бу дөньяда алып була торган нәрсәләрдән иң яхшысы – изге-игелекле хатын.
  - Сездән (ирләрдән) иң яхшылары шул, кем үзенең хатынына һәм кызларына яхшырак мөнәсәбәттә.
  - Ир хатынына, ә ул иренә мәхәббәт белән караган чакта Аллаһы Тәгалә аларга Үзенең рәхмәте белән карый.
  - Хатын-кызларның иң яхшылары – Аллаһка ышанып мәрхәмәтле булганнары һәм күп бала табучылары. Хатын-кызларның иң начарлары – тәкәбберләр һәм ярым-шәрә йөрүчеләр.
  - Хатын-кызларның тупаслыгын (кабынып начар сүзләр әйтүләрен) дәшмәү белән җиңегез.
  - Хатын “тузынганда” ир дәшмичә калса – өйдә тынычлык булыр. (Шулай ук ир кеше хатынын ачуланганда, тегесе “ярар-ярар” дип торса – өйдә тынычлык булыр). Бу – тыныч яшәүнең кагыйдәсе.
  - Иманлы ир иманлы хатынына нәфрәт белән карарга тиеш түгел. Әгәр аңа хатынының бер сыйфаты ошамаса, ул аның холкының икенче сыйфаты белән канәгать булып торырга тиеш.
  - Хатын-кыз кәкре кабыргадан яратылган. Әгәр аны “турайтырга” тырышсаң –сындырачаксың. Әгәр (күнеп) аңа тимәсәң, аның кәкрелегенә карамастан, ләззәтләнә алачаксың.
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
👍8❤2
БЕЛӘСЕЗМЕ? СИЗӘСЕЗМЕ?..
Элгәре заманда, зур һәм күркәм мәмләкәттә яшәгән ди бер егет. Көннәрдән бер көнне ул өенә кайтып, әтисенә сөенечле хәбәр җиткерә:
- Әткәй, мин өйләнәм! Йөрәгемне яулап алган кызга чын күңелдән гашыйк булдым, шуңа күрә дә бу эшне озын-озакка сузмыйча, никах укытырга рөхсәт итүегезне сорыйм!
- Хуп, улым, бик хуп! – ди ата шатланып. – Мондый эшкә каршы килеп булмас, әмма әүвәл сайлаган кызыңны күреп, танышмыйча булмас. Иртәгә фүлән сәгатьтә килерсез, бер багып бәһа бирик булачак киленгә...
Икенче көнне егет кызны ияртеп кайткач, ата кеше телсез кала: мәгърур төз сынлы, мәһабәт кыяфәтле, искиткеч чибәр шушы кызны күрүгә ул шундук аңа гашыйк була һәм улына әйтә:
- Сиңа бу кыз тиң түгел! Мондый сылукай белән минем кебек яшәү тәҗрибәсе булган, аягында нык басып торган, төпле фикерле ирләр генә тормыш корырга тиеш! Мин бу кызга үзем өйләнәм!
Егет әтисенең шушы карарын, әлбәттә, ошатмый, шуңа күрә ризасызлык белдереп: “Мин казыйга шикаять бирәм, ул безнең арадагы шушы мәсьәләне хәл итсен!” – дип дәгъвасын белдерә.
Бирелгән шикаять буенча ата белән ул казый янына чакырылгач, хөкем вәкиле: “Мәсьәләне карар өчен өчегезнең дә биредә булуы тиешле”, – дип кызның килүен дә үтенә. Ә кыз аның бүлмәсенә килеп кергәч... казый шаккатып сүзсез кала. Хушына кайткач исә әйтә:
- Мәсьәләне болай хәл итәм: мондый гаҗәеп дәрәҗәдәге матур кызга фәкать казыйлар гына никахлашырга хокуклы. Мин аңа үзем өйләнәм!
Егет һәм аның атасы хөкемдарның шушы карарына риза булмыйча аның өстеннән шикаять  белдерергә ниятләп, патша янына китәләр. Низаг асылы аңлатылгач, патша:
- Бу хәят үзе бер табышмак. Барыгыз да бергә тупланмыйча, мәсьәләне хәл итеп булмас. Үзегез белән казыйны да, кызны да алып килегез. Һәммәгезгә дә сүз биреп, хакыйкатьне ачыкларбыз! – дип шикаять белдерүчеләрне чыгарып җибәрә.
Иртән-иртүк шушы дүрт зат патша хозурына килеп баскач, ил хуҗасы байтак кына урыныннан кузгалмыйча, кызга багып тора. Ә бераздан исә торып бөтен төс-кыяфәте илә олпатлылык вә дәрәҗә иясе булуын күрсәтергә теләп, кыз янына килеп баса да:
- Патшаларга гына лаек булган шушы матурлыкны сезнең ише ярлы-ябагайга биреп буламы соң?! – диеп, кызны кочакламакчы була. Ләкин иләсләнеп кулын сузган корольдан артка таба кинәт тайпылып, кыз елмаеп әйтә:
- Дүртегезнең дә күңелен биләп алуыма бик шат! Без, кадерләүчеләрем, болай итик: мин хәзер йөгерәм – сез артымнан куып чабарсыз. Кем мине беренче тотса, шуңа кияүгә чыгам!
Сүзен тәмамламас борын, кыз җитез генә йөгереп китә. Аның гаҗәп матурлыгыннан акылын җуя язган шушы дүрт ир, кем булуларын, хөрмәт-дәрәҗәләрен онытып, чибәркәй артыннан бар көченнән чаба. Чаба торган юллары шәһәр урамы, басу, урман, тагын әллә ниләр аша уза. Шулай йөгерә торгач, куып баручылар кинәт кенә бер чокырга егылып төшә. Теге чибәркәй исә тирән чокыр кырыена килеп баса да аска карап болай ди:
- Менә булды да инде!
- Ничек инде “булды”?! Нәрсә “булды”? – дип кычкырышты чокыр төбеннән бичара ирләр.
- Гомер агачыгызның “көн” дип аталган яфраклары коелып бетеп, гомерегез тәмам булды! Дүртегезнекене дә... – диде матуркай зәһәр елмаеп.
- Ничек инде тәмам булды? Нигә?! Син кем?!? Исемең ничек???
- Минем исемем – Дөнья. Ә сез егылып төшкән чокыр ул – кабер. Дөрестән дә, бик күп кеше һушын җуеп миңа гашыйк була: бае да, ярлысы да, гадие дә, затлысы да, яше дә, карты да... Бөтенесе миңа кызыгып артымнан куа, мине үз итәргә теләп, кабып йотарга әзер тора, әмма ничек кенә тырышсалар да куып җитә алмый, һәм көннәрдән бер көнне кабергә килеп төшә. Ә хәзер – хушыгыз! Гомер чәчкәләрегез сулды, мәнсез, гыйбадәтсез тормышыгыз әрәм булды!
- Әй, тукта әле, тукта!!! Чыгар әле безне моннан!!! – дип бар көченнән кычкырдылар кабер тоткыннары.
Ләкин Дөнья берни дәшми китеп барды. Ә аны тотам-эләктерәм дип җан-фәрманга чабышкан шушы бәндәләр көтмәгәндә-уйламаганда шулай харап булды.
Гомер көннәрегез кимеп бара – беләсезме?
Дөнья-төлке алдаларга тора – сизәсезме?...
 
Ришат Курамшин, Кукмара.
👍12❤4
ГАЛИ ИБНЕ ӘБҮ ТАЛИБның
ХИКМӘТЛЕ ФИКЕРЛӘРЕ

  Хәзрәти Гали ибне Әбү Талиб радыйәллаһү гәнһү (Аллаһ аннан разый булсын) – Мөхәммәд пәйгамбәрнең кияве, аның вафатыннан соң дүртенче хәлиф булып сайланган мөэминнәрнең әмире. Ислам тарихында Гали (радыйәллаһү гәнһү) киң һәм тирән гыйлемгә ия булган хикмәт иясе буларак билгеле. Аның берничә хикмәтле фикерен укучыларга тәкъдим итәбез.
===============
✓ Иң зур байлык – гыйлем. Иң кадерле мирас – яхшы тәрбия. Иң начар фәкыйрьлек – наданлык.
✓ Гыйлем акчадан яхшырак. Чөнки акчаны син сакларга тиеш, гыйлем исә сине саклый.
✓ Кем дини гыйлем һәм савап эзләү юлында булса, ул Җәннәтне эзләү юлында була. Кем Аллаһ тыйган нәрсәләрне, гөнаһ эзләү юлында булса, ул Җәһәннәмне эзләү юлында була.
✓ Ярсып котырынудан сакланыгыз. Аның башы – дуамаллык, ә ахыры – үкенү...
✓ Күңелсез хәл вакытындагы сабырсызлык өстәмәкүңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин.
✓ Начар, кабахәт сүзләргә җавап бирә күрмә. Чөнки шундый сүзләрне әйтүченең күңелендә алар бик күп, һәм синең дәшүеңә ул шулар белән җавап бирәчәк.
✓ Ахмак хатыннар  үз ирләренннән кол ясый һәм нәтиҗәдә кол хатынына әверелә. Акыллы хатыннар үз ирләренннән солтан ясый да солтан хатыны булып яши.
✓ Сүзеңне әйткәнчегә кадәр син аңа хуҗа, әйттең исә –  шул сүз сиңа хуҗа.
✓ Сине сөйләшергә өйрәткән әниеңә телең үткенлеген күрсәтмә.
✓ Туктатылганчы сөйләүгә караганда, соралганчы дәшмәү хәерлекрәктер.
✓ Матур кешеләр гел дә яхшы булмый, ә менә яхшы кешеләр гел матур була.
✓ Төрле мәшәкать-проблемаларга  йөрәкне борчу белән тутырырга ирек бирмәгез. Иң караңгы төннәрдә йолдызлар яктырак җемелди.
✓ Сүз ул –  дару кебек: аз булганда савыктыра, күп булганда –  үтерә (зыянлы була).
✓ Дару синең үзеңдә, әмма син моны сизмисең. Синең авырганыңның сәбәбе дә синең үзеңдә, ләкин син моны күрмисең...
✓ Нигә мактана икән ул Адәм баласы? Аның башлангычы – сыекча тамчысында, ахыры – кортлар тарафыннан ашалуда. Ул үз яшәешен тәэмин итәрдәй нәрсәләрне ясый алмаган кебек, үзен үлемнән дә коткара алмый бит...
✓ Әгәр кемнеңдер үзенең  Аллаһ каршындагы урынын беләсе килсә, Аллаһы Тәгалә аның күңелендә нинди урын алганына карасын.
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
👍14❤1
ДАВЫД ПӘЙГАМБӘРНЕҢ (ГӘЛӘЙҺИССӘЛӘМ)
ҮЗ УЛЫНА БИРГӘН ӨЧ КИҢӘШЕ

  Давыд пәйгамбәр гәләйһиссәләм улы Сөләйман гәләйһиссәләмгә болай дигән:

- Әй улым! Сиңа шундый өч киңәш бирәсем килә: үзең теләгән ниндидер нәрсәгә әлегә ирешә алмагансың икән – моңа тыныч кара; үзең кәсеп итеп ия булган нәрсәләрдән риза бул; үзең кызыккан ниндидер нәрсәне кулдан ычкындырсаң, сабыр бул.
❤15
ГАСЫРЛАР  ХИКМӘТЕ
  * Ишегалдындагы карны һәркем бер дә үкенмичә энҗе һәм алтынга, ягъни асыл-ташларга алыштырыр иде. Бу дөнья кояш астындагы кар кебек:  ул юкка чыкканчы эри, а алдагы мәңгелек тормыш – асыл-таш шикелле: ул беркайчан да бетмәячәк...
(Әл-Газали)
  * – Акча укымышлы кешенең йөрәгенә тәэсир итәме?
     –  Әгәр акча кешенең йөрәгенә тәэсир итә икән, димәк, ул укымышлы түгел.
(Әл-Газали)
  * Начар холыклы, явыз бер ир кеше бер ихласлы дин әһеленнән: “Гыйбадәтнең кайсы төре иң яхшысы?” – дип сорагач, тегесе болай дигән:
   - Синең өчен ярты көн йоклау хәерле булыр, чөнки шул вакыт дәвамында булса да башкаларга зарар китермәс идең”.
(Әс-Сәгъди)
  * Кешенең дин белемен аңлатучы остазы булмаса, аның остазы шайтан булачак.
(Баязид Бистами)
    * Иманны ныгытып була, әгәр түбәндәге өч пәрдәне күңелеңнән алып ташлый алсаң:
    - Нәрсәгәдер ия булудан рәхәтлек тою.
    - Нәрсәнедер югалтудан үкенү.
    - Үзеңне мактаудан ләззәтләнү.
(Ибраһим ибне Әдһәм)
  * Әгәр кемдер сиңа бик матур, кыйммәтле баш киеме бүләк итсә, син аңа шушы юмартлыгы өчен рәхмәтле булмас идеңмени? Әмма шушы матур бүрекне киярлек башны сиңа бушка биргән Яратучыга тагын да күбрәк рәхмәтле булырга кирәктер бит?!
(Шәйх Мозафар)
* Аллаһка чын күңелдән ышанган кешенең йөрәге кимчелексез матур яктырткыч кебектер. Хәтта фәрештәләр дөньясын нурландырып торган мондый йөрәккә бу дөнья (һәм аның проблемалары) караңгылыгы куркыныч була аламы соң?
(Баязид Бистами)
 
  * Әгәр игътибарыңны  Аллаһка юнәлдергән мәлдә кешеләрнең тупаслыгы сиңа тәэсир итми икән, димәк,  син затлы холыкка ия булган лаеклы кеше.
(Әл-Хәллаҗ)
Ришат Курамшин әзерләде.
❤19
🕌 Кукмара мәдрәсәсенә ярдәм туплау - финишка кадәр ун көн генә калды!

🌿 Әлхәмдүлилләһ!
Раббыбызның рәхмәте белән 52 850 сум инде җыелды 💚
Кала — 147 150 сум.
Нәкъ менә хәзер берләшү өчен иң мөһим вакыт!

📚 Кукмара мәдрәсәсендә яңгыраган сүзләр — гади дәрес түгел, ә тере иманның сулышы.
Остазлар — маяк кебек: үз нурлары белән хакыйкать эзләүчеләргә юл күрсәтәләр.
Аларның хезмәте тыйнак һәм күзгә күренми кебек, ләкин нәкъ менә шушы хезмәт бәрәкәтендә киләсе буын мөселманнары үсә.

🎯 Айлык максат — 200 000 сум.
Финиш якын — сезнең ярдәм нәкъ хәзер хәлиткеч булырга мөмкин!

🔗 Ярдәм итәргә: kukmor-medrese.ru

🌱 Һәр садака — гыйлем агачын сугаручы чишмә кебек. Бу агачның күләгәсе сезгә дә, киләсе буыннарга да файда булып әйләнеп кайта.
❤3
🕌 Сбор помощи для Кукморского медресе - осталось десять дней до финиша!

🌿 Альхамдулиллях!
По милости Всевышнего уже собрано 52 850 ₽ 💚
Осталось — 147 150 ₽.
Именно сейчас важно объединиться!

📚 В стенах Кукморского медресе звучат не просто слова, а дыхание живой веры.
Устазы — как маяки: своим светом указывают путь тем, кто ищет истину.
Их труд — это незаметное чудо, из которого вырастают целые поколения мусульман.

🎯 Цель месяца — 200 000 ₽.
Финальный рывок — именно ваш вклад может стать решающим!

🔗 Поддержать: kukmor-medrese.ru

🌱 Каждая садака — как ручей, питающий дерево знаний, что даст тень в вечности.
❤1
ИКЕ ДИРХӘМ

Бервакыт Гали (радыйәллаһү гәнһү) сәфәргә чыгып, таныш булмаган бер торакка килеп җитә. Чираттагы намазы әле укылмаганга күрә, ул мәчеткә керергә ниятли. Дөясен бәйләп куярга урын таба алмагач, сахәбә узып баручы бер кешегә дәшеп, дөясен саклап торуын үтенә.
Намаз укыганнан соң, Гали (радыйәллаһү гәнһү) ике дирхәм әзерләп “дөямне саклап торучыга  хезмәте өчен түләрмен” дип мәчеттән чыкса – теге кешенең дөянең йөгәнен салдырып юкка чыкканын күрә. Дөя үзе, шөкер, урынында иде. Сәфәрне ничектер дәвам итәсе булганга, ул аның белән бергә мәчеттән чыккан кардәшенә мөрәҗәгать итеп: “Базарга барып яңа йөгән сатып алып бирсәң иде”, – дигән үтенечен белдерә. Бу кеше базарга килгәч, теге каракның мосафир дөясеннән салдырып урлап киткән йөгәнне ике дирхәмгә сатып ала да шуны сахәбәгә китереп бирә. Үз йөгәнен таныган Гали (радыйәллаһү гәнһү) исә әйтә: “Кайбер кешеләр сабырсызлыклары аркасында үзләренә хәләл юл белән ирешергә тиешле нәрсәне хәрам юл белән табарга маташалар...”.
(Әлбәттә, хәрам юл белән ирешелгән мал бәрәкәтле булмаячак, моннан тыш бу гамәле өчен кеше иртәме-соңмы җәзасын алачак).
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
👍21
🕌Әссәләмү гәләйкүм, газиз дин кардәшләребез!

🌿Халыкны мәгърифәтле, белемле итеп, дин, иман юлына юнәлтүне максат иткән Кукмара мәдрәсәсенә ярдәм итәргә теләсәгез, шушы мөмкинлек сезнең өчен!

📚Дини уку йортына ярдәм итеп, һәркем өммәтебезнең рухи үсешенә үз өлешен кертә ала. Сезнең сәдака бирүегез ул – милләтебез динле, гыйбадәтле, бәхетле булсын өчен дип тырышу, бүгенгебез һәм киләчәгебез өчен борчылудыр.

🔗Ярдәм итү өчен: kukmor-medrese.ru

💚Аллаһ ризалыгы өчен бирелгән сәдака бу тормышта бәрәкәтне арттырса, ахирәттә Җәһәннәм утыннан саклаячак.
❤6
❤8👍7