Ришат Курамшин
354 subscribers
64 photos
2 videos
28 links
Download Telegram
 
МӘҮЛИД АЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!
13 август кояш баеганнан соң һиҗри календаре буенча Рабигуль-әүвәл ае башлана. Мәгълүм булганча, бу айда Аллаһның соңгы илчесе Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм туган. Шуңа күрә мөселман халкы аны Мәүлид ае дип атый. “Мәүлид” сүзе гарәп телендә “туу, туган вакыт” дигән мәгънәне белдерә. Ә инде динебездә “Мәүлид” дип сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнеңтуу вакыйгасын атыйлар.
Быел Рабигуль-әүвәл аеның беренче киче 13 август Җомга киченә, ә беренче көне 14 август Җомга көненә туры килә; ахыргы киче һәм көне дә шулай ук Җомгага туры килә. Рәсүлебез салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең бу айның 12 сендә туганын исәпкә алсак исә, быел аның туган көне белән бәйле төп чаралар августның 24-25 сендә билгеләп үтеләчәк. Шулай да пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм шәхесенә өстәмә игътибар юнәлтү, аның эш-гамәлләрен, күркәм әхлагын бер-беребезгә үрнәк итеп белдерү максатыннан Мәүлид белән бәйле чаралар гадәттә ай дәвамында үткәрелә.
Пәйгамбәребез хөрмәтенә дини мәҗлесләр оештыру,вәгазьләр сөйләү, салаватлар әйтү, мөнәҗәтләр башкару, догалар кылу файдалы һәм саваплы мөстәхәб гамәлләрдән санала. “Әнбия” сүрәсенең 107 аятендә Аллаһы Тәгалә ахыргы илчесенә мөрәҗәгать итеп әйтә: “(Йә Мөхәммәд,) Без сине бөтен галәмнәр өчен бер рәхмәт итеп җибәрдек” (21 : 107). Ә “Әхзәб” сүрәсенең 56 аятендә мөэмин-мөселманнарга дәшеп, Аллаһ Раббыбыз: “Дөрестән дә, Аллаһ һәм Аның фәрештәләре пәйгамбәргә салават әйтәләр. Йә иман китерүчеләр! Сез дә аңа салаватлар әйтегез һәм сәламнәрегезне җиткерегез!” – дип боера.
Шулай итеп, Мәүлид вакыйгасы белән бәйле чаралар үткәрүнең максаты ул – пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләмне искә алу, аның турындагы мәгълүматны яңартып башкаларга җиткерү. Мондый чаралар мөселманнарның, гомум халыкның ислам дине тәгълиматын, тарихын үзләштерүенә, Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм сөннәтенә якынаеп, күңелләребезне аның күркәм әхлагы, нәсыйхәтләре илә яктыртуына хезмәт итә. Аллаһның ахыргы илчесе тормышыннан үрнәк алып, Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә насыйп әйләсен!Аллаһның яраткан илчесе, ахырзаман пәйгамбәре туган Рабигуль-әүвәл ае мөбарәк булсын!
 
Ришат хәзрәт Курамшин.
Ассаляму алейкум, дорогие братья и сёстры! 🌙

Пятница — лучший день для садака!

Посланник Аллаха, мир ему и благословение Аллаха, сказал: «Милостыня ничего не убавляет от имущества» (Муслим)

Общая цель — 200 000 ₽. На сегодняшний день собрано 13 055 ₽, остаётся собрать 186 945 ₽.

💫 Каждое ваше пожертвование — это вклад в духовное развитие общины, поддержку образования и благоустройство медресе.
Не упускайте возможность сделать доброе дело в благословенный день Джума!

📿 Сделайте садака и защитите себя от пламени Ада прямо сейчас:
https://kukmor-medrese.ru/
🕌Кукмара мәдрәсәсе эшчәнлегенә ярдәм итү дәвам ителә! Шушы айга максат – 200 мең сум. Җыелган акча мәдрәсәнең счетына кереп, соңыннан коммуналь чыгымнарны каплауга, мәдрәсә бинасында ремонт эшләрен башкаруга тотылачак.

🤲🏻Аллаһның рәхмәте белән бу айда инде 34 мең сумнан артык җыелды. Бу – динебезгә битараф булмаучыларның юмартлыгы нәтиҗәсе!

🌿Дин белеме бирүчеләргә ярдәм итүчеләр аларның саваплы эшләрендә катнашкан кебек була.

🔗Ярдәм итү өчен сылтама: kukmor-medrese.ru

📚Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең бер хәдисендә болай диелә: “Садака мал-мөлкәтегездән бернәрсә дә киметми” (Мөслим җыентыгы).
 
 
💚Кукмара мәдрәсәсенә ярдәм – әҗер-савап тупларга бер форсат!
❤1
КЕМНЕҢ ТОРМЫШЫ ИҢ ҖИҢЕЛЕ?

Иң җиңел тормыш – иманлы кешенеке. Чөнки ул Аллаһтан башка аңа беркем дә, бернәрсә дә зарар китерә алмаганына һәм Аллаһтан башка беркем һәм бернәрсә дә файда китерә алмаганына ихлас ышана. Ә иң мөһиме –ИМАНЛЫ КЕШЕ АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ АНЫ ЯРАТКАНЫН ҺӘМ АҢА ФӘКАТЬ ЯХШЫЛЫК КЫНА ТЕЛӘГӘНЕН БЕЛӘ.
👍2
🤲🏻Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Элек-электән дини уку йортлары үз эшчәнлеген халык ярдәме белән алып барган. Бүген дә мәдрәсәләр шушы ярдәмгә мохтаҗ. Кукмара мәдрәсәсенә ярдәм итеп, әҗер-савапка ирешик!

🎯Шушы айга максат – 200 мең сум. Җыелган акча мәдрәсәнең счетына кереп, коммуналь чыгымнарны каплаугаһәм мәдрәсә бинасын ремонтлауга  тотылачак.

🔗Ярдәм итү өчен сылтама: kukmor-medrese.ru

🤍Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әгәр сәдакаларыгызны ачыктан-ачык бирсәгез, бу бик яхшы. Әгәр исә яшерен(беркемгә дә күрсәтмичә һәм белдермичә) бирсәгез, бу сезнең өчен тагын да яхшырак”. (2 : 271).

📚Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм исә болай дигән: “Сәдака явызлыкның 70 ишеген яба”(Тәбәрани).
БУ ДӨНЬЯДАГЫ  ИҢ АВЫР СЫНАУ

Бу дөнья тормышында Адәм баласына төрле сынаулар аша узарга туры килә. “Авыр сынау” дигәндә күпләр авыруларны, мохтаҗлыкны, якын кешеңне югалтуны күз алдына китерә. Әмма чынлыкта бу алай түгел икән. Моны аңлатучы бер риваятьтә болай диелә:
...Бервакыт пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм Аллаһка мөрәҗәгать итеп сорады: “Йә Раббым, кешегә бирелә торган сынауларның иң авыры кайсысы?”. Аллаһы Тәгалә аңа: “Байлык һәм муллык”, – дип җавап биргән. Шунда пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм:“Кешегә бирелә торган нигъмәтләрең, аның мөлкәте ул сынаумыни? Аны бит фәкыйрьлек күбрәк куркыта?” – дип гәҗәпләнеп сорагач, Аллаһ Сүбехәнәһү үә Тәгәлә әйтте: “Фәкыйрьлекне кеше сабырлык белән кичерә, һәм шул хәлдә Мин аңа Үзем ярдәм итәм. Ләкин Мин кешегә байлык, сәламәтлек һәм дәрәҗә (хакимлек) бирсәм, ул шушы нигъмәтләр аңа каян килгәнен оныта һәм үзен  үз язмышының хуҗасы итеп тоеп, масая башлый”.
Шуннан соң Аллаһның илчесе: “Бу сынауны ничек лаеклы узарга соң?” – дип сорады. Аллаһ Раббүл Гыйззә әйтте: “Нигъмәтләрең касәсе тулып торганда, Миңа рәхмәтеңне белдереп шөкер ит, мохтаҗлыкта булган кеше белән бүлеш, һәм вакытлыча бирелгән нәрсәләрнең хуҗасы син түгел, ә сиңа боларны әманәт итеп тапшырган Бөек Кодрәт иясе булган Аллаһ булуын онытма...”.
Ислам галимнәре аңлатканча, иманлы кешегә яный торганиң куркыныч нәрсә ул юклык-мохтаҗлык түгел, ә иманны юк итүгә сәбәп булырга мөмкин дөнья малының күплеге. Фәкыйрьлек һәм авыру кебек кыенлыклар күңелне пакьләп, мөэминне сабырлыкка сынаса, байлык һәм эштә уңышка ирешү гадәттә кешенең рухи чыдамлыгын тикшерү өчен бирелә. Шушы авыр сынау аша да имин үтеп, Аллаһ ризалыгына ирешергә насыйп булсын.
 
Ришат хәзрәт Курамшин.
БИК АВЫР ХӘЛГӘ ТӨШКӘНДӘ, КАТЫ КУРЫККАНДА
ЯКИ ҮЛЕМ ЯНАГАНДА УКЫЛА ТОРГАН ЗИКЕР-ДОГА
 
Ләә иләәһә илләЛлааһүл Хәлиимүл Кәриим...
СүбехәәнәЛлаһи Раббиль гаршиль Газыйм...
Әлхәмдү лилләәһи Раббиль гәәләмиин...
 
Тәрҗемәсе:
ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘЛЛАҺҮ – Юк бернинди илаһ Аллаһтан башка.
ХӘЛИИМҮ – “Гөнаһларны ярлыкап, газаплардан аралаучы” дигән мәгънәне белдерүче Аллаһ исеме.
КӘРИИМ – “Мәрхәмәте чиксез булган юмартлык иясе” дигән мәгънәне белдерүче Аллаһ исеме.
СҮБЕХӘӘНӘЛЛАҺИ – кимчелекләрдән пакь булган Аллаһ.
РАББИЛЬ ГАРШИЛЬ ГАЗЫЙМ – олуг тәхет Раббысы.
ӘЛХӘМДҮ ЛИЛЛӘҺИ РАББИЛЬ ГӘӘЛӘМИИН – барча гәләмнәрнең Раббысы булган Аллаһка мактау.
===========
Әгәр бик кыен хәлгә төшсәң, зур сынау килсә яки үлем янап шушы мәлнең гомереңнең ахыргы мизгелләре булуын тойсаң, шушы сүзләрне искә төшереп, аларны Бер Аллаһка тәвәккәләп һәм Аңын олуг Рәхмәтенә өметләнеп әйтергә кирәк һәм Аллаһы Тәгалә ярдәм итәчәк...
===
Чыганак: “Әл-Мүсаннәф”, Габдуллаһ ибне Җәгъфардан Ибне Әбү Шәйб (Аллаһ алардан разый булсын)  тапшырган риваятьтән.
🤲🏻Әссәләмү гәләйкүм үә рәхмәтүллаһи үә бәрәкәтүһ!

🕌Халыкны мәгърифәтле, белемле итеп, дин, иман юлына юнәлтүне максат иткән Кукмара мәдрәсәсенә ярдәм итәргә теләсәгез, шушы мөмкинлек сезнең өчен!

💚Әлхәмдү лилләһ! Сезнең ярдәмегез белән мәдрәсә бинасында ремонт эшләре башкарылды, яктырту лампалары яңартылды. Хәзер мәдрәсәбездә тагын да чистарак һәм яктырак булды. Бу максатка без сезнең белән бергә ирештек.

📚Аллаһ насыйп итеп, укуларны башлап җибәрдек. Шушы уку елында да мәдрәсә сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Дини уку йортына ярдәм ул - өммәтебезнең рухи үсешенә үз өлешеңне кертү.

🎯Айлык максат - 200 000 сум.

🔗Ярдәм итү өчен сылтама: kukmor-medrese.ru

🤲🏻Аллаһ ризалыгы өчен бирелгән сәдака бу тормышта бәрәкәтне арттырса, ахирәттә Җәннәткә керергә бер сәбәп булыр, ин шәә Аллаһ.
КЕМ ҖАЙДАК, Ә КЕМ ҖӘЯҮЛЕ?
 
Бервакыт Ибраһим ибне Әдһәм исемле галим олы сәфәргә – Хаҗга барырга ниятли. Ни аты, ни дөясе булмаганга, ул шушы ерак юлга җәяү чыгып китә. Үзе яшәгән җирлектән шактый ерагайгач, аны дөягә атланган бер җайдак куып җитә.
- Әй карт! Кая юнәләсең? – дип масаеп кычкырды ир-егет.
- Мин Кәгъбәтуллаһка таба барам, – диде остаз, һәм башын күтәреп, дөядә горур утырган ир затына күз салды.
- Һа-ай... Атланып барырлык бернәрсәң дә юк бит! Барып җитеп булырмы икән? – дип шикләнүен белдерде җайдак.
- Нигә булмасын? Атланырлык нәрсәләрем бик күп минем! – дип җавап бирде юлчы, бер дә исе китмичә.
- Кая?! Берсен дә күрмим! – дип аптыравын белдерде ир-ат.
Шуннан соң Ибраһим ибне Әдһәм болай диде:
- Ниндидер кыен хәлгә тарысам, мин сабырлыкка утырам. Нинди дә булса нигъмәткә-уңайлыкка ирешсәм – шөкеркә атланам. Барысы да тыныч, җайлы барса – минем атланырлык “малым” канәгатьлек була. Ә инде нәфесем ниләрдер тәкъдим итә башласа, калган гомерем яшәгән гомеремнән кыскарак булын исемә төшерәм дә “басынкылык” дигән атымныйөгәнлим.
- И-и... – дип көрсенеп куйды ир-ат. – Чын җайдак син икән бит! Ә мин бер томана җәяүле...
 
Ришат Курамшин.
❤4
🤲🏻Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Элек-электән дини уку йортлары үз эшчәнлеген халык ярдәме белән алып барган. Бүген дә мәдрәсәләр шушы ярдәмгә мохтаҗ.

💚Әлхәмдү лилләһ! Аллаһның рәхмәте белән шушы уку елын башлап җибәрдек. Дини белем алырга теләүчеләрнең күп булуы сөендерә: быел мәдрәсәгә йөзләп кеше укырга керде! Мәдрәсә коллективы халыкның ярдәмен тоеп эшли: сез безгә гошер китереп, сәдакалар тапшырып та, җылы, игелекле сүзләрегез белән дә ярдәм итәсез.

🔗Кукмара мәдрәсәсенә ярдәм итү өчен: kukmor-medrese.ru

🕌Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әгәр сәдакаларыгызны ачыктан-ачык бирсәгез, бу бик яхшы. Әгәр исә яшерен(беркемгә дә күрсәтмичә һәм белдермичә) бирсәгез, бу сезнең өчен тагын да яхшырак”. (2 : 271).

📚Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм исә болай дигән: “Сәдака Аллаһның ачуыннан һәм начар үлемнән саклый” (Тирмизи).
ГЫЙЛЕМ УКУ – БӘХЕТ ТУКУ
 
Октябрь ае җитүгә мәчетләрдә ислам дине нигезләрен өйрәтүне максат итеп куйган курслар үз эшен башлый. Ел саен анда балалар һәм яшьләр генә түгел, олылар, хәтта 70-75 яшьтән узган хөрмәтле өлкәннәребез дә килеп, тырышып белем ала: намаз уку тәртибен, гарәп хәрефләрен үзләштерә, ислам тарихы, Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм тормышы, холкы һәм эшчәнлеге белән таныша, көндәлек тормышта кирәкле булган башка бик мөһим нәрсәләрне өйрәнә. Хәдисләрнең берсендә “Гыйлем алу бишектән башлап ләхеткә кадәр таләп ителә” дип әйтелүе дә юкка түгел: бу “гомер дәвамында укырга, файдалы гыйлем белән кызыксынырга, үз өстеңдә эшләргә кирәк” дигән сүздер. Шунысы да бар: гыйлем алу дәвамлы булырга тиеш, чөнки гыйлем алудан туктасаң, ул китә башлый...
Галимнәр ике төрле гыйлем барлыгын билгеләп үтәләр: беренчесе – Аллаһны өйрәнү, икенчесе – үзеңне өйрәнү. Беренче гыйлемне алу нәтиҗәсендә кеше кемгә гыйбадәт кылырга кирәк булуын төшенә, гыйлемнең икенче төрен үзләштереп, үзенең зәгыйфь, мохтаҗ икәнен белеп, Аллаһның колы булуын аңлый. Әйе, без барыбыз да Аллаһның ярдәменә, Аның саулык, ризык, су, һава, тынычлык кебек нигъмәтләренә, безне яклап саклавына мохтаҗбыз. Әти-әнисенә сыенган бала үзен тыныч һәм бәхетле тойган шикелле, Аллаһка сыенып яшәүче кеше дә үзен шулай тоя. Әмма безгә Раббыбызның ризалыгын алу юлларын һәм ысулларын өйрәнергә кирәк. Ә Аллаһ ризалыгын алу безгә нәрсә бирә соң? Шундый гыйлемгә ия булган кеше күңелен Җәннәт бакчаларының берсе итә һәм мәңгелек ахирәт тормышында Җәннәткә керү бәхетенә ирешә. Нәкъ шуңа күрәдер безнең әби-бабаларыбыз: “Гыйлем уку – бәхет туку”, – дип әйткәннәр.
Кемдер борчылып: “И-и, хәзер хәтерем дә юк, булмастыр”,– дип әйтә. Әмма кеше мәчеткә гыйлем алырга килә икән, ул үз савабын инде алган, чөнки шул савап аңа гыйлем алу урынына килгән өчен (хәдистә билгеләп үтелгәнчә, һәр адым саен!) инде язылган була. Башта, бәлки, сагайтыр да, шикләндерер дә. Әмма суга кермичә – йөзәргә, машинага утырмыйча – машина йөртергә өйрәнә алмаган кебек, мәчеткә килеп белем ала башламыйча да, беркем гыйлем юлында уңышка ирешә алмый. Тәвәккәлләп килергә һәм өйрәнә башларга кирәк. Ә гыйлем юлына баскан кешегә Аллаһы Тәгалә ярдәм итмичә калмый.
Бервакыт пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм сахәбәләргә дәрес биргәндә, алар яныннан узып барган өч кешенең икесе туктап, җәмәгатькә кушыла, ә өченчесе китеп бара. Туктаган ике кешенең берсе алга утыра, икенчесе оялып арттарак урнаша. Шунда Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтә: “Шушы өч кеше турында хәбәр биримме?”. Сахәбәләр “әйе” дигәч, ул болай ди: “Беренче кеше алдагы урынга утырды һәм Аллаһы Тәгалә аны Үз рәхмәтенә алды. Икенчесе оялып арткарак утырды, Аллаһ та оялды, һәм бу ике кешенең дәрәҗәсен күтәрде, әмма беренчесенең дәрәҗәсе бераз югарырак булды. Ә өченче кеше Аллаһтан йөзен борды һәм Аллаһ та аннан йөзен борды”.
Мөбарәк хәдисләрнең берсендә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтә: “Кем гыйлем юлына басса, Аллаһы Тәгалә аңа Җәннәткә таба юлны җиңеләйтә”. Димәк, Җәннәт әһеле булыр өчен дини гыйлем алырга кирәк. Динне өйрәнергә мөмкинлек булмаган совет чоры белән чагыштырганда, хәзерге заман моның өчен бик кулай бер форсаттыр: остазлар да, кирәкле китаплар һәм башка мөмкинлекләр дә җитәрлек. Әлбәттә, күпмедер дәрәҗәдә тырышлык һәм сабырлык кирәк. Ләкин һәрберебезгә мәгълүм: зур максатларга тырышмыйча һәм сабырлык күрсәтмичә ирешеп булмый. Ә ҖӘННӘТ ул – БИК ОЛЫ МАКСАТ. Шуңа да тырышып карыйк, җәмәгать. Шәт, ин шәә Аллаһ, тырышсак, үзебез дә шушы олуг максатка ирешербез, якыннарыбызга да ярдәм итәрбез. Гыйлем укып, бәхетебезне тукыйк, бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булыйк.
 
Ришат хәзрәт Курамшин.
❤3👍1
🤲🏻Әлхәмдү лилләһ! Сентябрь аенда башланган уку елы дәвам ителә. Аллаһның рәхмәте быел Кукмара мәдрәсәсенәйөздән артык кеше укырга керде! Мәдрәсә коллективы халыкның ярдәмен тоеп эшли. Бу алга таба да шулай булыр, ин шәә Аллаһ.

🕌Кукмара мәдрәсәсенә ярдәм итү мөмкинлеген файдаланып, саваплы булыйк! Ярдәм итү өчен сылтама: kukmor-medrese.ru

💚Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Сез үзегез сөйгән нәрсәләрне (Аллаһ юлында) сарыф итмәсәгез, игелеккә ирешә алмассыз. Нәрсәне генә сарыф итсәгез дә, һичшиксез, Аллаһ аны белә”. (3 : 92).

📚Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм исә болай дигән: “Авыруларыгызны сәдака ярдәмендә дәвалагыз. Сәдака сезне һәртөрле авырудан һәм бәла-казадан имин итә ” (Бәйхакый).
ТӘКЪДИРЕБЕЗДӘН ЗАРЛАНМЫЙК
 
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең сахәбәсе Габдулла ибен Мәсгуд (Аллаһ аннан разый булсын) авыр хәлгә төшеп үз тормышыннан зарланган бер кешегә болай дигән: “Аллаһ миңа тәкъдирләгән нәрсә турында “Их, бу хәл минем белән булмаса иде!” дип әйтүгә караганда, кызган күмерне алып, шуны ул суынганчы кулда тотып тору минем өчен сөеклерәк...”.
АҢЛАТМА:
Нәрсә генә булса да, мөселман үзе белән булган һәрбер хәлне Аллаһның тәкъдире буларак кабул итеп, шатлык килгән чакта Аллаһка шөкер итәргә, ә авырлык килсә – сабыр булырга тиеш. Шуңа күрә иман китергән мөселман кешегәнәрсә генә булса да “Әлхәмдү лилләәһи гәләә күлли хәл”(һәрбер хәлдә Аллаһка мактау) һәм “Ахыры хәерле булсын”,ягъни бу хәл Аллаһ ризалыгын алуга, Җәннәткә якынаюга бер сәбәп булса иде, дип уйлау хәерледер.
“Хәдид” сүрәсенең 23 нче аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Һәр эшнең Аллаһ тәкъдире буенча булуы һәм моның турында сезгә (кешеләргә) хәбәр бирелүе – сезнең белән булган нәрсәләр турында кайгырмавыгыз өчен...”. Бу аять мөэмин-мөселманнар күңелен тынычландырып, үзенчәлекле бер юату чарасы булып тора, чөнки алар шуны аңлый: Аллаһ рөхсәтеннән башка бернинди дә бәла-каза, бернинди дә кайгы аларга кагыла алмый һәм иманыбызны ныгыту, рухыбызны камилләштереп Раббыбызга якынаю өчен мөселманнар Аллаһы Тәгалә тәкъдир кылган барлык авырлыклар аша да узарга тиеш. Шуңа күрә ихлас иманлы кеше кайгы-хәсрәт килгәндә дә Аллаһ ризалыгын өмет итеп, тыныч булып кала.
Әгәр мөэмин тормышында ниндидер күңелсез хәл булса, сабырлык күрсәткәне һәм бернигә карамастан, Раббысына тугрылык саклаганы өчен ул әҗер-савапка ирешә. Хәдисләрнең берсендә бу хакта болай диелә: “Мөэминнең һәрбер эше искиткеч гаҗәептер һәм аның һәр эше хәерлегәдер. Әгәр аңа ниндидер авырлык, кайгы-хәсрәт килсә, ул сабыр итә һәм бу аның өчен хәерле. Әгәр Аллаһы Тәгаләдән ниндидер шатлык килсә, иманлы кеше шөкер итә һәм бу да аның өчен хәерле”.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнеңтагын бер мөбарәк хәдисендә болай диелә: “...Бел: сиңа кагылмый үткән нәрсә сиңа кагылырга тиеш түгел иде. Ә сиңа кагылган нәрсә, кагылмыйча үтеп китәргә тиеш түгел иде. Шулай ук бел: түземлектән башка җиңү, югалтудан башка табыш, кыенлыктан башка җиңеллек юк”.
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
🕌Бүген үз мөгаллимнәребез – иртәгә көчле җәмгыять.

🍃Әлхәмдү лилләһ!
Кукмара  мәдрәсәсе – шәкертләр Ислам динен өйрәнеп иман-ышанычларын ныгыта торган белем йорты. Озак еллар дәвамында  бу изге эшнең башында үз эшенә тугры булган остазлар тора.
Мәдрәсә мөгаллимнәренә ярдәм итеп, без дин белеме таралуына һәм буыннан буынга тапшырылуына сәбәпче була алабыз.

🎯Шушы айга максат – 200 000 сум. Хәзерге вакытта инде 22 340 сум җыелды. Бу Аллаһы Тәгаләнең олуг рәхмәте!

🔗Ярдәм итү өчен сылтама: kukmor-medrese.ru

📚Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте: “Су утны сүдергән кебек сәдака шулай кешенең гөнаһларын сөртеп юк итә”. (Тирмизи).
КЕШЕ ӨЧЕН ИҢ НАЧАР НӘРСӘ
 
Бервакыт Нуширеван исемле патша сараенда берничә илдән килгән хикмәт ияләре катнашында мәртәбәле очрашу оештырылды. Җыенда үзара аралашкан кунаклар төрле темаларга сүз куертып, тыныч кына сөйләшеп утырдылар. Имани вә затлы әңгәмә  барышында хаким кунакларына шундый сорау бирде:
- Йә, әйтегез әле миңа – бу дөньядагы иң начар хәл буларак нәрсәне билгеләп үтәр идегез?
Грециядән килгән хикмәт иясе бу сорауга болай җавап бирде:
- Иң начар нәрсә  ул – фәкыйрьлек хәлендәге картлык.
Индиядән килгән галим исә:
- Иң авыр һәм начар хәл ул – кайгы-хәсрәт вакытында каты авыру, – дигән фикере белән уртаклашты.
Мөселман иленнән килгән Бәзәр Җүмһур хәзрәтләре исә болай дигән:
- Иң начар, иң авыр һәм куркыныч нәрсә ул – үлем якынлашкан мәлдә гөнаһлы гамәлләрнең яхшы гамәлләргә караганда күбрәк булуы.
Шушы җавапны ишеткән мәртәбәле кунаклар кешенең үз гомере ахырын тәүбә ителмәгән гөнаһлар һәм начар гамәлләр йөге белән каршы алуы ул дөрестән дә җанның олы фаҗигасе булуы белән ризалышып, Бәзәр Җүмһурның хаклы булуын шундук таныдылар.
Чыннан да, башка галимнәр билгеләп үткән авыр хәлләрдән ниндидер чыгу юлы табарга була, ягъни шул хәлләрдән ничек тә булса котылырга мөмкин. Әмма ахирәткәкүчәргә тиешле чакта гамәл дәфтәрендә начар гамәлләре күбрәк язылган кешенең хәле бик авырдыр. Чөнки яманлыкларын яхшылыкларга алыштыру мөмкинлеге аның инде юк. Нәтиҗәдә бу кеше җанын авыр биреп, соңыннан кабер газапларына дучар булачак һәм ул Кыямәт көнендәге барлык авырлыкларны кичереп, Җәһәннәмгә керәчәк. Моннан да авыррак, моннан да фаҗигалерәк тагын нәрсә булырга мөмкин?
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең бер мөбарәк хәдисендә әйтелә: “Кешеләрнең иң яхшысы (иң бәхетлесе) шулдыр, кем озак яшәп, гомере дәвамында яхшы, хәерле гамәлләр кылган”. (Тирмизи).
(Чыганак – Рухуль-Байан 2/47)
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
❤1
🤲🏻Әссәләмү гәләйкүм, газиз дин кардәшләребез!

🕌Кукмара мәдрәсәсенә ярдәм итү мөмкинлеген файдаланып, саваплы булыйк!

🤍Аллаһның рәхмәте белән бу айда инде 40 меңгә якын ярдәм җыелды. Бу – динебезгә битараф булмаучыларның юмартлыгы нәтиҗәсе!
Әлеге хәйрия эшендә һәр көнне катнашырга була, шулай да Җомга көнендә кылынган изге гамәл Аллаһ Раббыбыз каршында аеруча кыйммәтле санала.

🎯Айлык максат – 200 000 сум. Шушы ярдәмнәрегез мәдрәсә бинасын тотуга, остазларга хезмәт хакы түләүгә тотылачак.

🔗Шушы сылтама буенча ярдәм итәргә мөмкин: kukmor-medrese.ru

📚Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте: “Юмарт кеше Аллаһка, Җәннәткә, кешеләргә якын була, ә Җәһәннәм утыннан ерак була. Саран кеше исә Аллаһтан, Җәннәттән, кешеләрдән ерак, ә Тәмуг утына якын була” (Тирмизи).
“ИХ, ӘГӘР БОЛАЙ ЭШЛӘГӘН БУЛСАМ...”
ДИП ҮКЕНЕРГӘ ЯРЫЙМЫ?
 
Ниндидер күңелсез хәлгә тарысак, максатыбызга ирешә алмасак яки планлаштырылган эшнең нәтиҗәсеннән риза булмасак, без гадәттә, “их, башкачарак эшләгән булсам, болай килеп чыкмас иде...” дип уйлап, үзебезне битәрли башлыйбыз. Мондый очракларда үз-үзеңне йончытып үкенү дөресме? Динебездә моның турында нәрсә әйтелә?
Акылга ия булган Адәм баласы һәр гамәлен уйлап, олы җаваплылык хисе белән башкарырга тиеш. Әмма, бу тормышта барысы да бездән генә тормый шул. Әлбәттә, эш нәтиҗәсе турында уйлану, булган хәлне анализлау тыелмый, бигрәк тә аны файдалы бер тәҗрибә итеп кабул итеп, аннан сабак алырга тырышсак. Әмма ислам гакыйдәсе күзлегеннән караганда: “Их, болай эшлисе түгел иде, әгәр менә шулай эшләгән булсам...” – дип үкенү дөрес түгел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең бу хакта болай әйткәне билгеле: “Сиңа файда китерерлек нәрсәгә генә омтыл. Аллаһтан ярдәм сора һәм күңелеңне төшермә. Ә инде ниндидер кыен хәлгә тарысаң: “Их, әгәр шулайрак эшләгән булсам!” – дип әйтмә, киресенчә: “Моны Аллаһы Тәгалә тәкъдирләгән, һәм Ул нәрсә теләде – шуны эшләде” – дип әйт, чөнки “әгәр” сүзе шәйтанга үз мәкерле эшен башкарыр өчен юлны ача”. (Хәдис Мөслим җыентыгында китерелә).
Дөрестән дә, тәкъдиргә иман китерү ул – иман нигезләренең берсе. Ә инде кеше әйткән “әгәр болай эшләгән (яки эшләмәгән) булсам...” дигән сүзләр шәйтанны сөендерә, чөнки шушы “әгәр” аркылы ул кешене Аллаһның тәкъдиреннән шикләнергә һәм аңа ышанмаска этәрә. Әмма мөэмин-мөселман яхшы белә: аның белән булган һәрбер хәл – Аллаһның хикмәтле тәкъдире, һәм ни генә булса да, ул бу хәлне Раббыбызның әмере, олуг ихтыяры, кодрәтле теләге буларак кабул итәргә тиеш.
Шунысы да мөһим: мөэмин-мөселман Аллаһның Шәфкатьле, Рәхимле, Мәрхәмәтле булуын онытмый. Ул безне ярата һәм Аның безне яратуы безгә бирелгән авырлыкта да чагылырга мөмкин. Бәлки, шушы күңелсез хәл аша Ул кешене башка авыррак кыенлыклардан коткарадыр?.. Бәлки, шушы кыен хәл аны нәкъ менә аңа кирәк булган юлдан юнәлтәдер?.. Шулай ук Раббыбыз биргән авыр сынауларны лаеклы үткәндә, без Аның ризалыгына ирешеп, ахирәттә, мәңгелек тормышта бик кирәк булачак әҗер-савапларга ия була алабыз.
“Маидә” сүрәсенең 6 аятендә әйтелә: “Аллаһ сезгә кыенлык теләми, фәкать сезне пакьләргә һәм сезгә карата нигъмәтен төгәлләргә тели. Бәлки, сез шөкер итәрсез?”. Шуңа да һәрбер хәлдә Аллаһка рәхмәтле булыйк. Ул Үзенең ихлас иманлы бәндәләрен ташламас һәм догабызга җавап биреп, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Аның сөекле пәйгамбәре Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең шушы сүзләрен дә онытмасак иде: “Мөселманга ирешкән һәрбер авырлык сәбәпле – алҗыганлыкмы ул, авыру, хафалану, боегу, күңелсезлек, хәсрәтме яисә (кечкенә генә) энәнең кадалуымы – Аллаһы Тәгалә аның гөнаһларыннан кайсысын да булса гафу итәр”. (Бохари). Безнең бурычыбыз исә – Аллаһка гыйбадәт кылу һәм ихлас догаларыбыз белән Аңа мөрәҗәгать итеп, Аннан ярдәм сорау.  
 
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.