Укыйсым килә📚
1.25K subscribers
28 photos
4 videos
4 files
15 links
Каналга керергә теләүчеләр өчен ссылка
https://t.me/rasskaz_yky

Чакырыгыз.
Download Telegram
– Исәнмесез, Булат?!
– Исәнмесез. Фәзилә?
– Әйе. Мин – Фәзилә.
– Соңлаганмындыр, ахры…
– Кызганычка каршы…
Сүз ялганмады. Алар өйгә керделәр. Ирнең еллар буе кичерә алмаган әтисен югалту кайгысын, үкенүе кушылып, тагын да авырайта, тирәнәйтә иде. Фәзилә дә аны юатырга ашыкмады. «Әрнесен. Башкача ялгышмас…» Ихлас күңелдән яраткан, изгелекләре өчен чиксез рәхмәтле булган Гайнулла бабасын югалту кайгысы яңа иде хатынның.
…Туган авылын, тәпи баскан газиз җирләрен Булат Фәзилә белән бергәләп урады. Аз гына сүзләр. Саран гына елмаю. Хәтирәләр. Үкенүләр.
Алар, акрын гына атлап, елга буена төштеләр. Чүпле ярга басып тыныч кына аккан суны күзәттеләр. Елганың ташкыны узган. Тын гына ага. Гомер дә ага. Һәркемнең үз югалтулары, ялгышлары, әрнүләре, үкенечләре. Алар да кешенең үзе белән яши, аерылмый, артта калмый. Шатлыклары, бәхетле минутлары кебек, кайгылы хәтирәләре дә кадерләп күңелгә уела. Сугышлар, илләр, яралы җирләр буйлап гомер кичергән Булат аккан суга карап, югалткан яшьлеген, әнисен, әтисен, дусларын күз алдыннан кичерә. Кеше язмышлары белән уйнап, үз язмышын югалтып тапкан Фәзилә аккан суга карап Алисасын, кылган ялгышларын, үткән көннәрен уйлый. Ә тын елга ярларга какмый, ашыкмый гына ага да ага…
Фәзилә Булатның уйчан йөзенә күтәрелеп карады. Күзләр очрашты.
– Елга ярларына кайткан, – дип елмайды хатын.
– Мин дә кайттым! – дип җаваплады Булат…



Тәмам
Үлгәннән соң кайту...
Гүзәл Мәрдәнова
1 бүлек

– Исәнме, Мәдинә...

***

Төшке ашка ирен көткәнгә, шыгырдап ачылган ишек тавышына борылып та карамаган хатынның аш бүләргә дип тоткан әлүмин чүмече кайнар шулпага шуып төшеп китте.
«Мансур?!. Юк, юк, бу мөмкин түгел... Тик... Аның тавышы. Әйе, үзгәргән, калынайган, ләкин барыбер Мансурныкы... Ничек соң болай?.. Төшме бу, өнме?.. Сугыш беткәнгә бит инде...»
Мәдинәнең башыннан бер мизгел эчендә, берсен-берсе алыштырып, дистәләгән уйлар узды. Сулышы ешайды, йөрәге күкрәк читлеген ярып чыгардай булып ярсып типте, тәнендәге бар булган кан гүя башына җыелып, аяклары йомшарды, колакларында, «даң-доң» килеп, шомлы набат тавышлары яңгырады...

Хакыйкать белән очрашудан куркып, ул байтак вакыт борылып карарга базмады.
– Нихәл, Мәдинә? – дип кабат эндәште шулкадәр якын һәм шул ук вакытта шулкадәр ят, арыган тавыш.
Ниһаять, хатын, кырыйлары пөхтә итеп челтәрләп эшләнгән, үз куллары белән чиккән ак ашъяулыклы өстәлгә ике куллап тотынган хәлдә, катып калган муенын көч-хәл белән кыегайтып, керүчегә иң өстеннән генә күзен төшерде.
Кунакны күрүгә, мамык сыманга әйләнгән аякларының тезләре йомшарды, ул башы артыннан бөтен гәүдәсе белән борылып, өстәлгә терәлеп үк торган тимер башлы сиртмәле караватка утырды.
Ишек төбендә ире, сөекле Мансуры басып тора иде... Олыгайган, җыерчыкланган, сакал-мыек баскан йөзендә – элекке, төпсез диңгез сыман тирән, сөю тулы зәп-зәңгәр күзләр...
– Мансур?.. Син?.. Син бит... Мин бит... – берни аңламаган хатын, песи баласына эләккән йомгак җебе сыман чуалган мең төрле уйларының очына чыга алмый, аларны сүзгә күчерергә азапланды. – Гафу ит мине, Мансур!..
Кинәт, өй ишеген бар киңлегенә киереп ачып, Мәдинәнең ире Әсхәт килеп керде. Ишек төбендә кыенсынып торган ир-атка башта сагаеп карады, аннан, үзеннән бер сыйныф түбән укыган авылдашын танып алып, тораташтай катып калды.
Үз күзенә үзе ышанмыйча, юкка чыкмас микән дип, каршында басып торган ирнең иңсәсенә төртеп карады, әмма бу чынбарлык иде. Каршында – Мансур...
Хуҗа кеше ни сөенергә, ни көенергә белмәде.
– Нихәл, яшьти? – дип, беренче булып эндәште, ниһаять, кунак ир-ат.
– Күреп торасың... Үзең нихәл? Ничек болай?
Ирләр коры гына кочаклаштылар. Сүз юк, никадәр вакыттан соң бер-берсен күрүгә алар бик шат иде, әмма...
– Әйдә, түрдән уз, яшьти. Мәдинә, өстәл хәстәрлә, – дип, Әсхәт кунакны табын янына утыртты.
Мәдинә калтыраган куллар белән ике олы әлүмин тәлинкәгә куе итеп токмачлы аш салды, табагы белән ит, ипи куйды. Үзенең тамагыннан ризык үтәрлек түгел иде, чәй белән генә чикләнергә булды. Мансур ишек төбендә калган биштәреннән бер ят шешә чыгарды:
– Герман күчтәнәче, «шнапс», – диде ул һәм хуҗа алып килгән 2 кырлы стаканга сыекча агызды. – Әйдә, яшьти, кайту хөрмәтенә...
Табын сүзсез генә дәвам итте. Өй эче тып-тын, ике кашык тавышы гына ишетелеп ала, шул ук вакытта, өстәл артында утырган өч кеше арасында үткән белән киләчәкне бәйләп тоткан күзгә күренмәс ниндидер җеп шулкадәр ныгытып тартылган ки, ишетелер-ишетелмәс әйтелгән сыңар авазга да шартлап өзелер, язмышларны төптән үзгәртер сыман иде. Шуңа бу киеренке тынлыкны бозарга берсе дә батырчылык итмәде. Мәдинә алдында торган чәенә бер-бер артлы ничәдер калак шикәр салды, озак кына болгатып утырды, аннан түшенә төшкән ике кап-кара калын толымын күреп алды, кашыгын куеп, аларны артка, ике очын аркасына төшереп, икесен чөеп бәйләгән яулык астына яшереп куйды, аннан, салмадым бугай әле дип, чәенә тагын шикәр салды, тагын болгатты, күлмәк итәген сыпырып алды, кулы белән өстәлгә коелган ипи валчыкларын җыйды...Ниһаять, түзмәде, һаман да элеккечә матур озын кара керфекләрен күтәреп, коңгырт күзләрен туп-туры Мансурга төбәде дә калтыранган тавыш белән сорап куйды:
– Сиңа бит «похоронка» килде, Мансур... Ничек алай?..
Теге җеп, колакларны яңгыратып, урталай өзелде... Хәзер инде беркайчан да элеккечә булмаячак...Кунак җавап бирергә ашыкмады. Бу очрашуны егерме биш ел буе көтсә дә, ул каушап калды.
Сөекле Мәдинәсенең шушы гомер эчендә кияүгә чыккан булырга мөмкин икәнен акылы белән аңласа да, күңеле белән һаман, көтәдер, дип өметләнде...Авылга килеп кергәнче, аны шушы өмет алга әйдәде, шушы өмет аны өйләнеп Мәдинәсен алып кайткан, фронтка повестка килгәнче ике генә атна бергә яшәп калырга өлгергән нигезгә алып килде...
Ул сугышка киткәндә үк бүрәнәләре шактый черегән өй юк, планын биек-биек куе үләннәр басып киткән...
Мансур аркасыннан юл биштәрен салып читкә куйды да ул киткәч кенә өй каршысында утыртылып, инде нык, юан агачка әверелгән тупыл төбенә чүгәләде.
Терсәкләре белән тезләренә таянып, бармакларын чал чәчләре арасына авырттырып батырды, кинәт кенә авырайган башын ныгытып кысты. Чәчләрен умырып тоткан хәлдә ул бик озак уйланып утырды. Нигез беткән... Мансурның урыны калмаган... Тормышын биек-биек үләннәр басып киткән... 
– Улым, син кем буласың? – дип йомшак кына әйтелгән сүзләргә ул сискәнеп китте. Аңа өстән, алга таба иелебрәк, ике куллап таягына таянган ак яулыклы, өстенә бәбәй итәкле зәңгәрсу күлмәк, кара плюш камзул кигән әби карап тора иде. Эх, ничек сагынган икән ул үзебезнең ак әбиләрне! Алардан ниндидер якты нур, ихлас җылылык бөркелеп тора, аларны кочаклыйсы, мөлаем күзләренә карап кына торасы килә! Ә инде чит кешегә дә үз итеп «улым» дип эндәшүләре йөрәккә май булып ята! Бу сиңа уклау йоткан сыман төз басып йөрүче немец фрауларының коры «гутен таг»лары түгел инде... 
Мансур торып басты да әбинең кояшта янып, җыерчыкланып беткән йөзендә каршы як Мөкәрәмә апаны танып алды. Ничек картайган!.. Шунда ул үзенең туган ягында озак кына түгел, күптәннән дә, бик күптәннән генә дә түгел, ә ярты гомер булмаганлыгын, бу вакыт эчендә тулы бер буын алышынып, бөтен нәрсәнең дә үзгәреп, монда бөтенләй башка тормыш барганын тулысы белән төшенде. 
– Исәнме, апа! – дип җавап кайтарды Мансур. Юлчының тавышы таныш кебек тоелды, әби авыр эштән буыннары юанайган, бармак очлары кәкрәеп аска карап калган кулын каш өстенә куеп, күзләрен кыса төшеп, астан өскә юлчының йөзенә текәлеп карады.
– Безнең як кешесенә бер дә охшамагансың... – диде ул.
Мансурның тизрәк Мәдинә турында беләсе, мөмкин булса, аны күрәсе килде, шуңа Мөкәрәмә апа белән сөйләшүне соңгарак калдырырга булды. Тавышын үзгәртеп, читкәрәк карарга тырышып:
– Ерактан киләм, апа, кайчандыр шушы авылда чыбык очы туганыбыз Мәдинә яши дигәннәр иде. Ире Мансур сугыштан кайтмаган. Кай тирәдә микән өйләре, әйтмәссеңме? – дип сорады.
– Ии, улым, бик дөрес килгәнсең дә килүен, Мансур белән яшәгән йортлары шушы урында иде, череп ауды шул. Аннан Мәдинә авыл буйлап кешеләрдә кунып йөрде-йөрде дә аптыраганнан югары оч Әсхәткә ризалык бирде. Башта әллә ничә борып җибәргән иде дә... 
Шушы урамнан бар да, кибеттән соң икенче өй шуларныкы булыр, яшел капкалы...

***

– Сөйләсәң күп инде ул, Мәдинә... Яралылар, мәетләр – бөтенесе бергә ятып кала. Каты бәрелештән соң мин юкка чыккач, үлде дип язганнар да алга киткәннәр. Мине икенче частьтагылар мәетләр арасыннан тапканнар, госпитальгә җибәргәннәр...Барысын да шул килеш калдырырга булдым, бу мәхшәрдә барыбер исән калып булмас, сезне ике тапкыр кайгырмасыннар дидем. Ә инде гомерем булса, сугыш беткәч кайтып керергә иде исәп... – Мансур тынып калды.
Ничә еллардан бирле аны төшкә кереп эзәрлекләгән сугышның коточкыч күренешләре күз алдына килеп, ату, шартлау, гүләү тавышлары бөтен барлыгын биләде. Аларны күрмәс өчен, ул ихтыярсыздан күзләрен йомды, ишетмәс өчен, учлары белән колакларын каплады. Алай гына котылып булса икән...
– Әтигә «похоронка» килгәч, әни бик биреште. Күп тә үтми килгән синекен инде күтәрә алмады, урынга калды. Озак тора алмады, мәрхүмкәем, синең исемеңне кабатлап, кулымда җан бирде...
– Беләм, Мәдинә. Безнең як кешеләре белән очрашырга туры килде. Рәхмәт сиңа әни өчен, – Мансур сөеклесенә күтәрелеп карарга батырчылык итә алмады, янында утырган Әсхәттән кыенсынды. Барысын да күреп-сизеп торган Әсхәт ниндидер упкын читендә калгандай булды. Бер яктан, үзе дә сугышны үткән кеше буларак, якташының соң булса да әйләнеп кайтуына ул бик шат иде.
Ни дисәң дә, бергә уйнап, авыл янындагы кечкенә генә инештә су коенып үскән, авыл тормышының барлык авырлыкларын бергә күтәргән яшьтие. Икенче яктан, аның көйле генә барган тормышы котылгысыз рәвештә җимерелеп бара. Һәм аның дөньясын астын-өскә китергән кеше – нәкъ менә шушы яшьтие Мансур. 
Күреп тора: алар арасындагы хисләр үлмәгән. Бер-берсенең күзенә карамаска тырышсалар да, тавышларынннан, бер-берсенә йомшак итеп эндәшүләреннән барысы да аңлашыла...Аңа Мәдинәсе беркайчан да алай якын, үз итеп эндәшмәде, аны ул беркайчан да яратмады.
Юк, начар хатын булмады, әйбәт яшәделәр. Ирен хөрмәт итте, бер-бер артлы биш бала алып кайтты, тырыш булды, барысына җитеште, бар дөньясы ялт итеп торды. Тик Әсхәт, күпме генә тырышса да, үзен хатыныннан яраттыра алмады. Моның өчен үпкәсе дә юк. Күреп-белеп торды: чарасызлыктан гына чыкты аңа Мәдинә. Әсхәт шуңа да риза, икесенә җитәрлек иде аның кайнар мәхәббәте. Яшь барган саен күнегелә торды. Гыйшык-мыйшык килеп йөрер яшьтә дә түгел инде алар хәзер.
Тик менә шушы мизгелдә хатынының йөзе гомер булмаганча балкып китүен, күзләренең якты сихри нур чәчүен күргәч, ул тормышының китек икәнен тойды – Мәдинәнең мондый карашына ия булу бәхетенә ул беркайчан да ирешә алмады...Карале, ничек үзгәргән! Бит очлары матур булып алсуланган, күзләренең, ниндидер сагыш пәрдәсе юылып алынган сыман, коңгырт төсе җетеләнеп, ачылып киткәндәй булган, кояшта йөрүдән күзләр янында барлыкка килгән шул кояш нурына охшаш җыерчыклары да тартылып киткәндәй кебек – хатыны тагын да сөйкемлеләнеп, яшәреп киткән! Үз дөньясының китек булуын ачу белән беррәттән, бу мизгел Әсхәткә Мәдинәнең бәхетсез икәнен дә аермачык күрсәтте... Кинәт капка тавышы ишетелеп, өчесен дә чынбарлыкка кайтарды. Балаларның мәктәптән кайтыр, Әсхәтнең эшкә барыр вакыты да җиткән икән. Ул арада өй ишеге ачылып, такыр башлы, маңгай өстендә кечкенә генә кара «кәҗәсе» дә булган, Әсхәтнеке кебек түгәрәк битле, кысыграк шаян күзле малай килеп керде.
– Математика – «дүрт», әдәбият – «дүрт», хезмәт – «биш», — дип тезеп китте ул керә-керешкә, букчасын ишек төбендәге почмакка ыргытып. 
Аннан өстәл янындагы кунакны күреп алды да, аптырап тормый:
– Исәнме, абый! – дип өстәп куйды һәм олыларча, күрешергә дип кулын сузып, аның янына килде.
– Исәнме, исәнме, – Мансур кабаланып аның сәламен алды.
Әсхәт әкрен генә урыныннан кузгалды:
– Мин фермага менеп төшәм әле, сез сөйләшә торыгыз, – диде ул, Мәдинәсе белән Мансурны күздән кичереп, һәм атлар-атламас кына ишеккә таба юнәлде...
Калып, сөеклесе белән аңлашырга бик теләсә дә, Мансур Әсхәттән яхшысынмады:
– Тукта, яшьти, эшләгән урыныңны күрсәт әле, – дип, аңа иярергә булды. Инде бөтенесен иркенләп сораштырырмын дип уйлап алырга өлгергән Мәдинәнең Мансурга ачуы чыкты. Ник китәргә булды? Ник аның янында гына калмады? Әсхәт үзе үк, сөйләшә торыгыз, дип әйтте ләбаса! Калса ни була иде инде?! Мәдинәкәен сагынмаганмыни? Ул да өйләнде микән әллә? Шуңа да шул гомер кайтмый йөргәндер әле! Хатыны өстенә авылга яшь хатын алып кайтырга солтан түгел бит ул, андый заманалар күптән узды! Шуңа качып яткандыр!
Ә хәзер ник кайткан алайса? Туган ягын сагынып кайтып килергә булды микән? Алай булса, ник монда кергән?
Бер-бер артлы мәктәптән кайткан балаларын ашатканда, өстәл җыештырганда, савыт-саба юганда, кичке аш пешергәндә, хатын-кызның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре арасында Мәдинәнең уйлары һаман Мансур тирәсендә бөтерелде. Вакыт туктап калды. Баштарак хатын Әсхәтнең көн дә фермадан кайта торган сәгатен көтеп җиткерә алмыйча иза чикте. Югыйсә, вакыт үткәрер өчен менә дигән чара - башланган йон бияләйләр бар иде, тик кулы эшкә бармады.
Балалар белән дә сөйләшерлек хәлдә түгел иде – аларның биргән сорауларына да кыска итеп «әйе» я «юк» дип кенә җавап кайтарды. 
Әсхәтнең кайтыр вакыты җитте, үтеп китте – ирләр юк иде.
Мәдинәнең кичкә сөт белән ашарга дип яркалай пешергән бәрәңгесе суынып бетте, хатын исә һаман тәрәзәдән-тәрәзәгә йөрде.
Малларны карап, уйнап кергән балаларны беренче мәртәбә әтиләре кайтып җиткәнче утыртып ашатты, Мансурның кайтканын күрми калудан куркып, ашыгып кына сыерын савып керде, сөтле чиләген суга утыртып суытырга дип, көянтә-чиләкләрен асып, йөгереп кенә чишмәгә барып килде – көткән кешеләре күренмәде. Караңгы төште, Мәдинә, тәрәзәгә кашагадан кашагага тарттырылган калын җепкә асылган чигүле ак пәрдәләрен төшереп, ут алды, балаларына урын-җир җәеп, аларны йокларга яткырды.
Үзе һаман, пәрдәнең бер як читен күтәреп, дөм-караңгы урамны күзәтте. Аның күңеленә шом керде: әллә бер-бер хәл булды микән, бер-берсен харап итмәгәннәрдер бит?!



Дәвамы бар
Үлгәннән соң кайту...
Гүзәл Мәрдәнова
2 бүлек
Берзаман каяндыр ерактан тонык кына «Герман көе» ишетелгәндәй булып китте. Әллә тоелды гына микән? Булмаганны! Төн уртасында кем авыл буйлап жырлап йөрер? Юк, торган саен көй ачыграк ишетелә. Инде менә жырлаучыларның аек түгел икәне дә аерымачык сизелә башлады, акырып, берсен-берсе уздыра-уздыра жырлыйлар. Тавышлары да яшь-жилкенчәкнекенә охшамаган. Кем булыр болар? Тукта, Мансур белән Әсхәт түгелме соң? Юк, булмас, нигә алай бала-чагаланып йөрсеннәр инде? Тик жыр һаман саен якынаеп, жырлаучыларның тавышлары да Әсхәт белән Мансурныкы булып оеша барды. Никадәр тирән сагыш, кайгы-хәсрәт, авыр язмыш ачысы иде бу жырда...Жыр - кешенең гомерлек юлдашы: күңелле чакларда бәхет жырыңны бар дөньяга ишеттерәсе килә, шашып-шашып елар вакытта исә йөрәк түреннән чыккан яшерен хисләреңне моңга төрсәң жиңелрәк булып киткән сыман.
Мәдинәнең, Әсхәткә чыккач, көннәре эш белән бер көйгә генә үтә торды, уйларга бирелеп утырырга вакыты юк иде. Тик, төн житеп, өйдәгеләр йоклап киткәч, хатын, балалар янына олы якка чыгып, тегү машинасы артына утыра иде. Шунда әкрен генә кет-кет килгән «Зингер»ның тоткасын әйләндергәндә, үткән тормышын уйлап, язмышына үртәлеп, еш кына ишетелер-ишетелмәс итеп:
- «Ай күрде, кояш алды шул, бәхеткәйләрем генә лә булмады», - дип жыр суза иде...
Ирләрнең көйгә салынган йөрәк сыктавы аларның капка төбенә килеп житеп тукталып калды. Әйе шул, нәкъ үзләре! Мәдинә белән бергәләп аяз күктән бу күренешне тамаша кылучы ай яктысында капкадан кочаклашып керүче ике шәүлә күренде. Хатынның иң өстеннән гүя ифрат авыр, аны жиргә батырып торган ташны алып аттылар. Исән! Икесе дә исән-сау! Мәдинә сөенергә өлгермәде, шул ук вакытта, икенче яктан килеп, аны янәдән йончыктыргыч билгесезлек кочып алды. Ишектән кәефле генә килеп кергән яшьтиләр Мәдинәне күрүгә сагаеп калдылар. Хатын аларга урын-жир жәеп бирде, үзе олы якка чыгып утырды. Тик ике көндәш йокларга ашыкмады, өстәлне йодрык белән төя-төя таңны аттырды...Тик ике көндәш йокларга ашыкмады, өстәлне йодрык белән төя-төя ярты төнгә хәтле сөйләшеп утырды.
- Юк, син аны яратмыйсың! - дип селкеде авырайган башын Әсхәт.
- Юууук, ул минем беренче һәм соңгы мәхәббәтем! - дип каршы төште Мансур. Әсхәт шаркылдап көлеп җибәрде: 
- Ха-ха! Әкиятләреңне әбиеңә сөйлә, яме! Яратсаң кайтыр идең, нимечләр арасында яшисең, нимеч хатыннарын кочасың килгән, изменник син! – дип, имән бармагын Мансурның бите каршында болгады ул. Ишек янынарак килеп, олы яктан һәрбер сүзне йотлыгып тыңлап торган Мәдинә кинәт кенә өстәлгә дөмбердәп төшкән Мансурның йодрык тавышына ихтыярсыз сикереп үк китте. Әсхәт исә, ни булды бу дип, аптыраган кыяфәттә көндәшенә карап катты. Мансур, күзләрен акайтып:
- Изменник?! Изменник, дидеңме?! Әйе, изменник!! – дип кычкырды. - Сезнең илегез дә безне изменник диде! Пленда булган бөтен кешене монда җыеп төрмәгә озата торды! Әллә пленда рәхәт булды дип беләсеңме?! Кочасы килгән, имеш. Килгән, килмәгән кая! 
- Ә кемгә рәхәт булган?! Пуля яңгыры астында рәхәт идеме әллә?! - дип, үз чиратында, өстәлгә сугып җаваплады хуҗа кеше. Мансур суына төште, ике куллап башын кысып тотты.
- Эх, белмисез сез... Ул лагерьдагы ачлык, мыскыл итүләр... Тере мәет булдык, чыкмаган жан гына бар иде... Пуля астына керергә хыялландык, аңлыйсыңмы?! Я тизрәк үләргә, я, кулга автомат тотып, шулардан үч алырга, рәттән кырырга... Инде барысы артта калды, котылдым дигәндә генә, ничә еллар буе төшкә кереп сагындырган үз туган илеңә кайтып, тагын төрмәгә китәргәме? Әйт, тагын төрмәгәме?! Мансур, тамагына тыгылган каты төерне күпме йотарга тырышса да, ахыр чиктә ул, тозлы хәсрәт суына әверелеп, күзләреннән ике кайнар юл булып битен яндырып төште...
Ике көндәш шешенеп беткән күзләрен иртән көчкә ертып торып утырды. Ашап та тормый, чиләктән чүмеч белән чишмә суы гына чөмереп, тиз-тиз малларны карап, көтү куып керделәр.
– Мәдинә, төшке ашка көтмә, кич кенә кайтам, – диде Әсхәт, хатынына күтәрелеп тә карамый, һәм, кабаланып, чыгып китү ягына борылды.
– Мин дә кайтып тормыйм алайса, әнинең каберен әзрәк җыештырырга, тәртипкә китерергә исәп, – дип, Мансур да, хуҗа артыннан ябылып бетәргә өлгермәгән ишекне кире ачып, ашыгып чыгып китте. Мәдинә гомерендәге иң озын көнен ничек уздырырга белмәде, ашаганы аш, эшләгәне эш булмады, вакыт үтмәде, башындагы чуалып беткән уйлар йомгагының очы-кырые күренмәде...
Мансур иртәрәк кайтты. Мәктәптә дәресләр бетеп, балалар да инде өйдә иде, шуңа Мәдинә белән сөйләшергә тагын җай чыкмады. Өстәвенә, кичәге төпчек малай да икенче көн рәттән өйләренә килгән таныш түгел кунак абзыйга шикләнеп карый, әнисе янында бөтерелә. Күп тә үтми, шыгырдаган ишек шушы бер тәүлек эчендә сизелерлек картаеп киткән Әсхәтне өйгә үткәрде.
– Барыгыз, малларны карап керегез әле, соңрак ашарсыз, үзебез чакырырбыз, – дип, балаларын чыгарып җибәрде ул керә-керешкә. Гадәттә елмаеп, шаян сүзләр әйтеп кайтып керә торган әтиләренең бик җитди йөзен күреп, тегеләре шундук юк булдылар. Кичке ашны сүзсез генә ашаганнан соң, Мансур беренче булып телгә килде:
– Иртән мин юлга кузгалам, Себергә китәм. Сезгә рәхмәт...
– Нинди Себер инде, яшьти... – дип бүлдерде аны Әсхәт. – Читтә йөреп туймадыңмыни әле, ашкынып туган ягыңа кайткансың бит... Мин бүген көн буе уйландым, – дип, әкрен генә дәвам итте ул, уйчан карашын буш тәлинкәсеннән күтәрми генә. Әйтелгән һәр сүзнең бик күп ихтыяр көче таләп итүе күзгә бәрелеп тора иде. – Мәдинә, моны бары син генә хәл итә аласың... Сайла... Кайсыбыз белән калырга уйласаң да, мин сине аңлармын...Төнлә балалардан кала беркем керфек какмады. Хатыны янында үзенә урын калмаганлыгын тойган Мансур Әсхәттән мондый сүз бөтенләй көтмәгән иде. Нилектән бу? Хатынын яратмауданмы?.. Әллә, киресенчә, артык нык яратуданмы? Үзеңнең хатыныңны ничек шулай җиңел генә икенче берәүгә биреп була, ничек?! Алай дисәң, үзе дә шулай итмәдеме? Сугыштан соң иленә кайтмыйча, исәнлеген белгертмичә, авыл урамы уртасында берьялгызы калган сөекле Мәдинәсен үзе үк Әсхәтнең кочагына ыргытты түгелме? Иренең исән икәнен, кайчан да булса кайтачагын белсә, икенчегә чыгар идеме? Юктыр. Көтәм, диде бит. Тик... Көтмәде... Хәер, похоронкасы килгән кеше кайтамыни? Кайта икән... Бәлки, кайтасы да калмагандыр? Барысы да элеккечә калсын иде...
Мәдинә ни дияр? Һаман яратамы аны? Яшьлек мәхәббәтен онытмаганмы? Әллә соң Әсхәткә яратып чыкканмы? Мансурның бөтен барлыгын йончыктыргыч, куе билгесезлек томаны чорнап алды, тимер боҗра сыман әйләндереп алып, башын кысты, елан сыман, муенына чорналып, тынын буды.
Мәдинәнең хәле тагын да авыррак иде. Ничә кеше язмышы – аның кулында...
Әсхәт... Әсхәт... Аның өчен җанын бирергә әзер. Унбиш ел буена бер авыр сүз әйтмәде, беркайчан каты бәрелмәде, өрмәгән җиргә утыртмады. Үзенең кайнар мәхәббәтенә төреп, җил-давылдан саклап, нәфис чәчкәдәй кадерләп яшәтте. Моның өчен берни сорамады, ярату таләп итмәде. Ә бүгенге сүзе... Мәхәббәт шундый да була аламы? Сөйгән ярыңны бәхетле итәр өчен, аны үз кулың белән башкага да биреп була микәнни? Моның өчен нинди олы йөрәк кирәк соң?! Яраткан кешеңне бит яныңда гына тотасы, үзеңә генә караттырасы килә, кая аны кемгәдер бирү! Сөйгәнеңнән башка яшәүнең бер яме юк – Мәдинә моны бик яхшы белә. Ир бирмәк – җан бирмәк, дип, бик дөрес әйткәннәр борынгылар.
Эх, каһәр суккан сугыш чыкмаса, Мәдинә Мансурын беркемгә дә бирмәс иде! Кысып кочаклап, киң җилкәсенә башын салыр иде дә янында гына тотар иде... Язмаган булган шул...Ә менә хәзер, ничә еллардан бирле кочаклау түгел, ерактан гына булса да, күз кырые белән генә булса да бер күрергә хыялланган сөеклесе менә монда, кул сузымында гына! Мәдинәнең бары бер сүзе барысын хәл итә... Бары бер сүзе...

Дәвамы бар
Үлгәннән соң кайту...
Гүзәл Мәрдәнова
3 бүлек

Таң белән Әсхәт, ашап та тормый, малларны караган җиреннән эшкә китте, балалар мәктәпкә таралышты, Мансур өйдә калды. Күпмедер вакыт ишегалдында үзенә төрле шөгыль табып йөргәннән соң өйгә керде дә:
– Мәдинә, утыр әле, әйдә, сөйләшик, – диде, урындык тәкъдим итеп.
Мәдинә көтмәгәнчә тыныч иде. Ул әкрен генә өстәл янына килеп утырды, уйчан карашын ашъяулыкка төбәде.
– Гафу ит мине, Мансур... Исән икәнеңне белсәм, гомер буе көткән булыр идем, гомер буе кешедән-кешегә йөреп кунар идем, авыл кешеләре миһербанлы, берсе дә куып чыгармады, чакырып тордылар, Аллага шөкер... Ник бер хат кисәге булса да салмадың син? Ник?!
– Гафу ит мине, Мәдинә! Үзем турында гына уйладым...
– Уйлагансың шул! Ничарадан бичара, яратмыйча кияүгә чыгуның ни икәнен беләсеңме соң син?! – дип, кинәт кенә кызып китте Мәдинә.
Мансур, акланмакчы булып:
– Аңлыйм мин сине, Мәдинәм... – дип әйтә башлаган иде, хатын авыр сулады да яшьлек мәхәббәтенең күзенә туп-туры карап, аны әкрен, шул ук вакытта ачынулы тавыш белән бүлдерде:
– Ир-ат башың белән нәрсә аңлыйсың соң син... Моны аңлар өчен, хатын-кыз тәненә кереп, хатын-кыз булып яшәп карарга кирәк, Мансур... Гомер буе сине сагынып, бары сине уйлап яшәдем, яратмаган кеше белән тормыш иттем, бәхетле була алмадым. – Кинәт хатынның йөзе яктырып китте. – Ниһаять, мин бәхетле, Мансур! Соң булса да, син кайттың, миңа бәхет бүләк иттең! Рәхмәт сиңа! Бүгеннән яңа тормыш башлана, Мансур!
– Мәдинә...
– Тыңлап бетер, Мансур. Мин бүген төнлә бер хакыйкатьне аңладым...
– Тыңлап бетер, Мансур. Бүген төнлә мин бер хакыйкатьне аңладым. Мин бит гомерем буе сине түгел, ә сиңа булган мәхәббәтемне, яшьлек хисләремне яратканмын. Алар күзләремне куе томан сыман каплап торган, мине тормышка ашмастай хыял дөньясында яшәткән, янымдагы кешегә күңел күзем белән карарга ирек бирмәгән. Мин бит тормыш агымыннан хиссез курчак сыман йөзеп бардым, аңлыйсыңмы? Шулай кирәк, шулай тиеш, дип, көндәлек мәшәкатьләргә күмелеп яшәдем. Уйларга вакыт калмасын өчен, үземә мең төрле шөгыль табып тордым. Ә инде эштән туктаган араларда, ялгызым калгач, язмышыбызга үртәлдем, яшьли өзелгән гомереңне, кияүгә чыкмас борын толга әйләнгән үземне жәлләдем. Мине авырлыклар белән ялгызымны калдырганга, Аллаһка да үпкә сакладым. Ә чынлыкта бит ул мине калдырмаган, миңа ярдәм итәр өчен юлыма Әсхәтне чыгарган. Мин шуны күрә, аңлый белмәгәнмен. Үзем дә бәхетсез булдым, мине җаныннан артык күргән олы йөрәкле кешене дә бәхетле итә алмадым... Ә бәхет бит ул монда, янымда гына булган, тик күңелемдә аңа тиешле урынны үземне һәм сине кызгану хисе биләгән... Сине күргәч, исән икәнеңне белгәч, бик сөендем, гомер буе эзләгән әйберемне тапкандай, бер мизгелгә яшьлегемә кайткандай булдым. Тик... Хисләр күптән төссезләнгән икән бит, Мансур... Бары бүген мин Әсхәтне яратканымны аңладым... 
Бераз тын торгач, Мәдинә, башын күтәреп, Мансурның күзләренә туп-туры карап, өч кешенең язмышын хәл иткән карарын әйтте:
– Гафу ит мине, Мансур! Мин ирем, балаларым белән калам...
...Ул көнне төшке ашка кайткан Әсхәтне Мәдинәнең бөтенләй яңа - сөю тулы карашы каршы алды.

Эпилог.
Укучым, әсәрнең башыннан алып ахырынача барлык вакыйгаларны үзеңнең йөрәгең аша үткәреп укуың, һәр яңа өлешне зур түземсезлек белән көтеп алуың геройларымны якын итүең, алар язмышына битараф булмавың турында сөйли. Моның өчен мин сиңа бик рәхмәтлемен.
Сине Мансурның язмышы кызыксындырадыр. 
Әсхәт Мансурны Себергә җибәрмәде, байтак вакыт үзләрендә яшәтте. Кара көнгә дип җыйган акчаларыннан өлеш чыгарып, авыл советы, колхоз ярдәм итеп, авыл халкын өмәгә чакырып, Мансурга зур булмаган өй салыштылар. Алга таба да Әсхәт белән Мәдинә аңа барлык эшләрендә ярдәм итеп яшәделәр.
Тәмам.
Кара джип
Рузилә Сафина
1 бүлек

Көне буе эссе, бөркү үзәккә үтте бүген... Ниһаять, печәнгә нокта куйдылар Илдар белән әтисе. 
Соңгы печән өемен эскерткә куеп, эскертне каплап бетергәндә, озак көттергән яңгыр ява башлады. Башта нәзәкәтле итеп кенә яуды, аннан җилләп буранлап яуды... Ә тамчыларын эреләтергә барыбер ашыкмады яңгыр... Печәнчеләрнең эшләрен тәмамлауларын көтте булса кирәк... 

Илдар мотоциклына атланды да, авылга элдертте. Әти кеше малаена карап, күздән югалганчы карап калды... Эх, яшьлек шул, бернишләп булмый, үз акылыңны да биреп була торган булмаган бит ә... Бирер иде, билләһи, бирер иде... Илдарның иләс - миләс чоры үткәнче түзәр иде әтисе ничек тә... Юк шул, һәркем дә бер егыла, йә бер абына бу тормышта. Кемгәдер файдага, ә кемгәдер кирегә китә ул сөртенү...

Илдар тиз генә мунчада юынды да, әнисенең "ашамадың" дигән тавышын да ишетми, Алсу янына йөгерде... Авылның уртасыннан агучы кечкенә генә су Алсу белән Илдарны аерып тора... Егет басмага керергә дип, аяк басуы булды, бөтен дөньяны челтерәтеп, ялтыратып яшен яшьнәп, күк күкрәде... Илдар яшеннән курыкмаса да, басмага баскан аяклары дерелдәп куйды... Иртәгә сөйгәне Алсу укырга китә. Казанга. Журналистика бүлегенә... Илдарга бик ошап бетми инде анысы...
Күңеле белән нишләптер җитди эш итеп күрми ул аны.
Авылда яшәсәләр кем булып эшләр микән Алсу... Авылда булмый кайда яшәсеннәр ди инде... 

Илдар үзен белгәннән әтисе тирәсендә кайнашты. Әтисе белән гел кырда булды... Алсу белән дә шул кырда танышты бит инде ул беренче тапкыр... 

Йә, Аллам! Чираттагы күк күкрәү, шундый ачулы күкрәү булды, янгырау тавышы әйтерсең, бөтен җир шарына таралды. Ул Алсуларның капка кыңгырауларына басты, ачучы булмады. Үч иткәндәй телефон юынган җирдә, мунчада калган... Дүрт өй аркылы гына яшәүче Ринасларның капка төпләреннән "выжт" итеп кара джип кузгалып китте... Тукта, Алсуның әнисе дә бар түгелме соң, кул болгаучылар арасында?! Илдар йөгреп түгел, очып үтте дүрт йорт арасын.
"Алсу.... Алсу кая?" - диде ул үрсәләнеп... "Алсу, Алсу "тю-тю", -
дип шаярды Алсуның туганы Ринас абзый...

...Илдар читкә китеп басты, аннан чүгәләп чирәмне йолкып алды, чирәмне өзгәләп, арлы - бирле йөрергә тотынды... Мондагыларның берсе белән дә сөйләшәсе килми иде. Әле моныңчы барлык туганнарын үз итеп йөргән Илдарга бар да чит, чит планетадан килгән кешеләр итеп кабул итте. Һәм шушы чит планета кешеләре арасыннан үзен аңларлык союздаш эзли башлады. Ә, әнә Алсуның апасы - Ләйлә, ул аны үзен тыңларлык, аңларлык бердәнбер кеше итеп күрде.

"Ләйлә, аңлат миңа, ялварып сорыйм, әле генә нинди спектакль булды монда? Алсу нигә миннән качып, берни әйтми китеп барды... Кем, кемнең машинасына утырып китте ул ",- дип учындагы йомарлап , өзгәләп бетергән чирәмне җиргә ыргытты. Хай, Илдар нигә шулай трагедия ясыйсың, Алсу бүген китте ни, иртәгә китте ни. Нәрсә үзгәрә шуннан?!. Әйе иртәгә китсә, сумкаларын күтәреп, автобуска өстерәлеп чыгар иде.
- Мин үзем автобуска утыртып җибәрә идем бит аны, - диде ул түбән карап. 
- Ә Казанга килеп төшкәч нишләр иде ә?! И - и, җебегән дә инде шушы авыл малайлары , - диде дә тиз - тиз атлап өенә кайтып китте... Минут эчендә Алсуны озатучылар таралып та бетте. Сибәләп кенә явып торган яңгыр, җилләп үк яварга тотынды. Илдарның күңелендә өмет чаткысы уянды. Бәлки Алсу телефонына берәр нәрсә язгандыр дип өенә йөгерде.

Әнисе мунча суларын түгәргә кергәндә, Илдарның телефонын үзе белән өйгә алып чыгып куйды. Ике тапкыр Алсудан шалтыратуны күрсә дә алмады ана. Аласы килсә дә, улының күптән инде Алсу янына чыгып киткәнен әйтәсе килсә дә алмады әнисе түзде...

Менә Илдар да кайтып керде.
- Ник тизләдең улым, таң беленми бит әле, - дип, Илдарның күңелен күтәрмәкче булды... 
- Әни, синнән яшермим инде, әтигә әйтмә зинһар, мин иртәгә Казанга китәм. Алсу артыннан. Бик сәер бу, минемчә түгел, аныңча да түгел. Башка кемдер идарә итә монда. Безне аерырга телиләр кебек миңа...
Шулвакыт йокы бүлмәсеннән әтисенең башы, аннан гәүдәсе күренде. Әнисе иренең башын, һәм карашын күрүгә, гәүдәсе чыкканчы ук кухня ягына китү ягын карады. Бүлмәдә тынлык урнашты...
- Иртәгә син Казанга түгел, кырга эшкә барасың, - диде әтисе. Ильдар сикереп торды:
- Әти, аңла, миңа Алсуны күрергә кирәк...Мин аны күреп сөйләшмичә, бер эш эшләрлек хәлдә түгелмен. Минем аңым томаланды.
- Юк. Бармыйсың! Алсу белән сезнең бер ни барып чыкмаячак...Аңла! Син - җир кешесе, ә ул кем...Сез бөтенләй туры килмисез. Тормышны тигез тарту, уңышка ирешү өчен, ир кешенең булачак хатыны бик зур роль уйный. Аңла шуны.
- Әти! - дип Илдар сикереп торды...Исмагыйль абый малаен урамга алып чыгып китте.

- Читкәрәк китик әле, әниең ишетмәсен...Син хәтирлисеңме Алсуны беренче тапкыр кайда күргәнеңне?...Кырда. Әнисе белән килгән иде. Әнисе ник минем янга килде дип уйлыйсың инде син?
- Белмим. Синең янга гел килделәр, син бөтен кешегә булышканга дип уйладым.
- Алсуның әнисе мине синнән , әниеңнән тартып алырга бик күп көч куйды. Без 9 класста укыганда ук бик бергә, аерылмас мәхәббәт кошлары идек. Безне барысы да ярәшелгәннәр дип йөртә иде. Әти - әниләр бер - берсенә " кода - кодагый" дип дәшә башлаганнар иде. Мине армияга алдылар һәм ни булды дип уйлыйсың?..
Илдар бер мәл әллә нишләп китте. Нәрсә сөйли, нәрсәгә ишарә ясый соң бу әти... Башы әйләнүдән Илдар җиргә чүкте. Ике як чигәсен кысып тотты. Шуннан сүзсез генә сикереп торды да, китәргә дип атлаган жиреннән туктап калды.... 
- Әти... Ә Алсу синең кызың түгелдер бит?.. Әтисе дәшмәде.
- Әти, әти дим, Алсу синең кызың түгел бит, түгел диген әти, түгел диген, ярма бәгъремне урталай. Әти, Алсу синең кызың түгел, түгел, түгел... 

Кабат җиргә утырып чирәм утый башлады. Утамый, ә ике кулы белән, белештермичә ура, ураксыз ура иде ул чирәмнәрне... Бер ара тынлык урнашты...Төнге тынлык. Ата белән бала... әгәр өченче берәүдән сорасалар, "син кемне яклыйсың дисәләр, өченче кеше дәшмәс иде мөгаен, йөрәгенә кан савудан куркып, араларына кермәс иде... Әти кеше ике ут арасында калды. Әгәр Исмәгыйль улына дөресен әйтсә, Илдар шушы минутта төн уртасында Казанга чыгып китәчәк. Әгәр алдаса, улы китмәячәк, үзләре янында калачак... Ярты гасыр яшәп бер генә, бер генә алдарга ярыйдыр бит инде аңа да... Алдасам, кичерерсең бит инде Аллам дип, башын күтәреп күккә карады. Күк тыныч, йолдыз белән изгән, йолдыз белән баскан, йолдызларның эше беткән аларның... Нишләргә, нишләргә? 
Исмәгыйль беренчесен сайлады... Улына дөресен әйтергә булды. Җирдә чирәмнән печән өеме ясап куйган улын кочаклап алды да, "Юк улым, Алсу минем кызым түгел", диде...

Дәвамы бар
Кара джип
Рузилә Сафина
2 бүлек



Ата белән малай бер - берсенең иңнәренә башларын салып, озак басып тордылар. Әтисе: "Ярар улым, берничә сәгать булса да йоклап ал. Иртәгә Алсуың янына Казанга китәсеңдер дип беләм. Тик кара башыңны, җаныңны ачу, кайнарлык белән тутырма. Синең белән булган һәр ситуациягә читтән кара, үзеңне шул урынга куй... Син дөрес әйтәсең бергә булу күктә языла... Әлбәттә, тырышырга кирәк.... Булмый икән, димәк, шулай яхшырак үзең өчен. Без Алла бабай балалары дип әйтә идеме әбиең сезгә... Димәк, Аллаһы үз балаларына начарлык теләми. Илдар өйгә кереп барган җиреннән: "Әти, рәхмәт сиңа!" - дип кире борылып әтисен кочаклап алды... Бу минутта җиһанга әйтеп, аңлатып булмастай нур таралды. Әти кеше белән ул арасын бозган кеше бик зур гонаһлы икәнен Исмәгыйль балачактан, әнисеннән ишетеп үстелә, югыйсә... Кара инде нинди , кайтарып булмаслык җуләрлек эшләп ташламадың бит ә! Картаясың ахры инде Исмәгыйль... "Эх" дип бер авыр сулады да, "кырларымны урап кайтыйм әле, йокы да качты, таң да атарга әзерләнә" дип, балачакта көтү көткән җирләренә килеп чыкты... Көтү чиратын Исмәгыйль гел "Алсуның әнисе - Галия белән булса ярар иде" диеп тели иде. Һәм шулай була да иде.Төп көтүче Харис абый да бу балаларны кызыксынып күзәтә иде... Исмәгыйль кайтыр вакыт житкәч тә: "Харис абый, әле сыерлар ашый гына башлады тагын берәр сәгать көтик, ашасыннар инде кичке салкын белән", дигәч, башта "юк" дияр иде, аннан "ярар, сөтләре күбрәк булыр" дип ризалашыр иде. Авыл халкы да белә иде: көтүгә Исмәгыйль белән Галия чыкса, көтү бер сәгатькә соң кайтачак. Кич клубта ут итеп биючедә Исмәгыйль белән Галия иде... Аннан армия, хатлар язышу... Әле бер ялга да кайтып килде бит Исмәгыйль. Барда элеккечә: тәмле, татлы үбешуләр, кочаклашулар. Менә инде кайтам, көтәм диюләр... Бар да үз урынында иде кебек. Исмәгыйль кайтты, ә Галия инде кияүгә чыгып куйган. Менә, менә балалары да туачак, дип сөйләнде әнисе... Кемгә чыгасын белгән шул ул - аскы урам төлке Хәмите кызы - Галия, читтән килгән яшь парторг хатыны булган...


Тегесе дә " егетең юкмы" дип сорый белмәде микән, әллә сорап та әйтмәде микән....Кайгысын йодрыкка төйнәп Исмәгыйль укуын читтән торып дәвам итәргә уйлады. Аграном урыны да бушап, аны көтеп кенә торган диярсең. Парторг озак тоткарланмады авылда, гаиләсен алып китеп барды...Алар киткәч, Исмәгыйльгә бигерәк авыр булды, кичке урамда ут сүнгәндәй, бөтен дөнья карангыланып калды. Әллә нигә өмет итмәсә дә, Галиянең үтеп китүе дә көне буена көч бирә иде....Әмма бер тапкыр да сорашмады, сөйләшмәде ул Галия турында...




Исмәгыйль бүген йоклап та тормады. Әнә кара ничек итеп авыл өстендә кояш күтәрелә... Киң, куе, кара урман өстеннән күтәрелгән кояшны инде ничә ел каршылый Исмәгыйль. Галия үзенең порторгы белән авылдан китеп баргач, шул кояш чыгышыннан нур, илһам алды ул... Аннан авылга күбәләктәй матур, ачык йөзле китапханәче кыз Зәйтүнә килде... Бик күпләрнең төн йокылары качты Зәйтүнә килгәч. Ә Зәйтүнә Исмәгыйльне сайлады. 23 ел бер - берсен ярты сүздән аңлап яшәделәр. Ярату да бар иде... Ләкин Галия белән булган шашып сөю генә булмады....

Көтүен куып кайтуга әти кеше улын уятты.
- Улым тор, тор балам, - диде ул. Кечкенә вакытында бер төрле газиз, ә үсә төшкәч икенче төрле ярату, якынлык була икән бу балаларга карата. Баланың тынычлыгын саклау, җанын яралатмас өчен, әти, әни үзләре үтәр иде ул сикәлтәле юллардан. Исмәгыйль дә улының йөрәген яраламас өчен, үзенә алыр иде улы үтәсе алдагы юллларның авырлыгын. Ә әти күңеле чыннан да сизә, бу көннәрдә мәхәббәте өчен көрәшү Илдарга бик авыр буласын...


Илдар әнисенең табада чыҗылдаган, борыннарны кытыклаган коймак исенә уянып китте. Бер киерелеп алды да, армиядә хезмәт итеп кайткан диярсең, сикереп тә торды. Әтисе эш белән тәрбия кылса, әнисе Илдарның күңеленә миһербанлык орлыклары утыртып үстерде Аллага шөкер. Бу яктан ата - ана икесе дә тынычлар. Улларының беркайчан югалып калмасына да ышанычлары нык. Шундый зур, нык ышаныч белән улларын калага озатып калдылар...
Илдар ныклы
адымнар белән, менә - менә кузгалып китәм дип торган автобуска кереп утырды... Дурт авылны иңләп үтүче автобус эчен күздән үткәреп алгач, буш урынга барып утырды ул. Алда утырып баручы кыз бигрәк үҗәт булып чыкты. Матурлыгы белән чытлыкланып, төрле сораулар белән башын катырып та Илдарның күңелен үз ягына аудара алмагач, алга карап кына бара башлады. 
Менә калага да килеп керделәр...


Казанның үз исе, үз нуры, үз иркенлеге һәм үз мөмкинлеге... Илдар белән Алсу алдан сөйләшүләре буенча кыз Газизә апаларында тукталырга тиеш иде. Ә инде аннан иптәш кызы белән Газизә апаның күршесендә генә яшәүче Нәгыймә апага күчәргә тиешләр иде. Нәгыймә апага яшәргә кергән студентлар, уку йортын бетермичә, кусалар да китмәсләр иде. Ул үзенең квартирант студентларын тәрбия кылудан ләззәт ала иде...
Илдар звонокка басканда, Газизә түти чәй өстәле әзерләп йөри иде.

- Хай, Илдар балакаем, син икәнсең. Мин сине Алсу кайтты дип торам бит. Бүген төне буе күз дә йоммадым, менә кайта, менә кайта дип көттем. Ә ул юк.
- Газизә түти, тынычлан, әйт әле, Алсу сезгә кичә килде, аннан нәрсә булды?..
- Әнә, күрәсең бит балакаем әйберләрен өеп калдырды да, туган көнгә чакырдылар, иртәгә иртән кайтам диеп чыгып китте. Инде ни уйларга да белмим балакай, - дип балавыз сыгып алды Газизә түти.... 
- Ярар, мин китим әлегә, барасы җирләрем бар. Алсу кайтуга шушы телефонга шалтыратсын Газизә түти, - дип телефон номерын язып чыгып китте...
Илдар урамга чыкканда кояш инде хәйран өскә күтәрелеп өлгергән, кыздыра башлаган иде... Илдар, кая инде синең барасы җирләрең, каян эзләргә җыенасың инде син Алсуыңны?.. Губкин тукталышында сикереп, трамвайга менеп утырды. Тәрәз кырыена килеп басып урамны, машиналарны күзәтә башлады... Арбузов урамында ниндидер бөке барлыкка килгән иде. Бөтен йөреш туктады. Илдар утырган трамвайдан алдарак рәттә, кара джип...Яннан сөйкемле генә 28-30 яшьлек джип хужасының ярты бите күренә. Аның кырыенда кепка кигән, аксыл чәчле кыз, әледән әле егетнең чәчләрен актара, туктаусыз битен үбеп ала. Кырыйдан кызыксынып карап торсалар да аларга барыбыр иде булса кирәк. Шулчак трамвай 2-3 метр алга тартылды. Джип белән тигезләште... Я, Аллам! Алсу!Минем Алсуым бит бу! Ул арада инде джип хуҗасы белән Алсу чын - чынлап, онытылып үбешәләр иде....


....Илдар ишеккә йөгереп килде, ул арада пробка бетеп, бар да алга ыргылды....Джиптан да җилләр исте...Әгәр, әгәр әнисе бу хәлләрне күрсә, ничек сыкрар иде ананың йөрәге!...Әммә онытмагыз, бу хәлләрне күпләр үтә. Һәм ул аннан көчлеләнеп чыга, үсә! Бик азлар гына елакка әйләнә...Илдар әтисе әйткән сүзне искә төшерде, салкын канлы булып, йөрәккә ачу җыймаска. Кайнарлык белән ерак китеп булмас. Трамвайдан төшеп калды да киредән Газизә
түтиләргә китте. Биш тукталыш арасын йөгереп үтте. Килеп җиткәч, 5 литр су сатып алып, агачлар арасында коенып яңа киемнәрен киде...Подъезд төбендә таныш джипны күрде...Ул сөйләшергә әзер иде...
Илдар 43 че фатир звоногына басты. Ни гаҗәп , сорап та тормадылар, ишек ачылып та китте. Өч кат арасын очып кына менде ул...
Звонокка бер басты, ике басты, ачучы булмагач, өченчесендә
дәвамлырак итеп басып торырга туры килде...Ишекне джип хуҗасы ачты. Бер ни сөйләшмичә ике ир - егет бер - берсенә ташланырга әзерләнеп, бер минут тирәсе басып торганнан соң, беренче булып Илдар телгә килде.
- Алсуны чакыр...
- Нигә ул сиңа?...- дип җаваплады джип хуҗасы. Бу минутларда ул джип хуҗасы гына түгел, Газизә әбинең өенең дә, Алсуның да хуҗасы кебек иде...

- Алсуны чак - к - к - ырр....

Үзен дөнья тоткасы итеп хис итә башлаган джип хуҗасының ачкан авызын, ваннадан чыгып килүче Алсу учы белән томалады. Һәм Илдар белән икесен генә калдыруын сорады. Диванга барып утырган джип хуҗасына, Алсу өйдән ук чыгып торырга кушты... Чыгып китәргә түгел, чыгып торырга! Илдарның бу минутта башыннан мең төрле уй йөгереште, башта джип хуҗасын бөтенләй чыгып китәргә куша диеп уйлап, хыялый уйлары белән җиде кат күккә менеп төште, ә инде "чыгып тор" дигәнне ишеткәч, үзенә чыгып китәргә туры киләчәген анлады... 

- Алсу, бу нәрсә, ничек аңларга моны? Син нигә мине тилертәсең?
- Мин тилертәм? Әле минем сиңа бер ни, бер сүз дә әйткәнем юк...

- Кем бу кеше? Һәм син нигә миңа әйтми дә авылдан китеп бардың?.. 

Алсу дәшмәде. Көзге каршына килеп, берни булмагандай, башына ураган сөлгесен сүтеп, чәче белән уйный башлады. Илдар беләгеннән каты итеп тотып, Алсуны үзенә тартты. Алсудан шәраб исе килә иде.

- Аңлашылды, - диде Илдар. - Бер көн эчендә джипка сатылдым дисең инде алайса... Да - а - а, Алсу...
Башыма да килмәде шушылай аерылышырбыз дип...
Ә хәтерлисеңме, безнең беренче очрашуны? Онытмадынмы?

Алсу "юк" дип урындыкка килеп утырды һәм өстәп әйтеп куйды:
- Әни белән
синең әтиең янына килгән идек... 

Паузадан соң, Илдар Алсу алдына идәнгә иелеп утырды. Алсу хәтерлисеңме ул көнне "без гел бергә булачакбыз" дип кычкырганыбызны?..
- Әйе... Синең әтиең мине судан күтәреп чыгып, чирәмдә әйләндереп, ясалма сулыш алдыргач кына аңга килдең дип сөйләде әнием...

Илдар ашыгып дәвам итте. 
- Мин алып киттем бит сине су керергә. Сине йөзә белми дип уйлап та карамаганмын бит... Ярый әле әти тиз килеп җитте. Мин шунда синең битләренңән, чәчләреңнән сыпырдым. Һәм 13 яшемдә сиңа гашыйк булдым. Шунда мин "сине мәңге саклармын, сиңа гына өйләнәчәкмен", дип ант иттем. Яратам бит мин сине Алсу... Үзең дә "яратам" дия идең. Без синең белән күпме планнар кордык. Бөтен кыр, болыннар, урманнар безнеке бит Алсу. Без бәхетле идек бит җаны-ы-ым, - дип йодрыгы белән идәнгә китереп сукты Илдар...

.
...Иелгән башын күтәргәч, күзләре төссез, гамьсез Алсуның күзләре белән очрашты. Бер сүз дәшмәгән Алсуны кочакламакчы, элеккечә чәчләреннән сыйпамакчы булды... Алсу Илдарның кулын читкә этәрде. 

- Булды! Тыңладым, ишеттем... Мин беләсеңме хәзер кайда?.. Син - яр буенда, ә мин инде суны йөзеп чыктым...
Беренчедән, мине балачакка алып кайтудан мәгънә юк. Мин бүгенге белән яшим, үз башым, мин ситуациягә карап карар кабул итәм... Кемнең әле джип белән авылдан укырга чыгып киткәне булды?! Ник дәшмисең... Мин - минлегеңә тияме?... Тиядер шул. Шул кырларыгызда ничә елдан бирле казынасыз, ә нәтиҗәдә мотоциклдан кала нәрсәң бар соң?! 5 - 10 -15 елдан бер советский машинаң булыр инде... Ә минем бүген матур яшисем килә! Ә менә миңа Артур белән рәхәт, ул мине ярата... 

Бераз дәшми торгач:
- Мин дә яратам, - дип өстәде. - Ә ул көнне мине Артурның машинасына әни утыртып җибәрде. Артур күрше Данис абыйларның ерак туганнары, яңа суйган иткә кайткан булган. Беләсең килсә,
авыл ризыклары гына ашыйлар, короче...
- Димәк, байлык беренче урында синең өчен... Алай да соңгы сүзең: кем белән каласың?.. Алсуның "Артур белән" дигән тавышы гына ишетелеп калды, Илдар аска ыргылды...
Дәвамы бар
Кара джип
Рузилә Сафина
3 бүлек



Урам... Казан урамы. Син бит
яшьләр каласы! Сөю, чын мәхәббәт тә булырга тиештер бит синдә... Мине генә сөйгәнемнән аердың... Юк, барыбер яратам мин сине Казан... Мине сиңа укырга килдем дип кабул ит. Минем югары балларымны күргән ректорның да: "Читтән торып түгел, очно укы", диеп чакырганы юкка булмаган икән... Илдар тиз генә телефоннан әтисен җыйды. 
- Әти, бар да яхшы мин Авыл хуҗалыгы институтына киттем. Ачуланма, көндезге бүлектә укыячакмын....


Исмәгыйль улының шалтыратуын көне буе көтте. Кичкә таба шалтыраган телефонны ашыгып, каударланып алды. Илдар белән Алсу арасындагы разборканың ничек төгәлләнгәнен әти кеше, Илдарның кабул иткән карарыннан аңлады.... Шуңа күрә хәлләрен сорап торуны, улын яклап нидер әйтүне, булган хәлләрне куертуны кирәк санамады. Көндезге бүлек икән, көндезге бүлек... Бик хуп. Исмәгыйль улына укырга кергәндә ук көндезге бүлек дигән иде бит. Ә менә ул вакытта Илдарның уенда , әтисенә дә булышып, төннәрен китаплар укып, чит илләрдәге фермерларның эшләү тәртипләрен өйрәнү иде.... Ул җиргә ашламаның һәр ел саен күп кертелүенә эче пошып, әтисе белән берничә тапкыр сөйләшеп тә карады. Әтисе: “ Улым, без генә мөгез чыгара алмыйбыз, башкалар ничек эшли, без дә шулай инде”, - дигән иде... Юк шул, башкача да эшләргә була. 1 нче курсны тәмамлаганда, Илдар курс җитәкчесе белән, бик күп тәҗрибәләрне өйрәнде. Илдар соңгы 4 нче курста башкарасы бурычларын 1 нче курста ук эшләп тапшырды... Әйе, бер уку елы да үтеп китте. Төрле көне булды Илдарның, йоклый алмыйча бәргәләнеп чыккан төннәре дә, дәрестә йоклап киткән көннәре дә аз булмады.. Ярый әле курс җитәкчесе яшь егетнең хәленә керде... Мәхәббәтең Алсуга булган хисләрен йөгәнләп, бөтен барлыгынны, укуга бары тик укуга юнәлтергә тиешсең дип, студент егетне фән дөньясына бөтереп алып кереп китте. Шәһәрдә ничектер җиңел, уку, дуслар белән, кай көннәрне Алсуны исенә төшермәсә дә , авылга кайткан вакытта җаннарын актарып ала иде мәхәббәт дигәннәре. Кыш көннәрендә бер көн куна да китеп бара. Ә менә каникулда, җәйге матур көннәрдә, йолдыз яңгыры яуган, һәрбер йолдыз Алсуны хәтерләткән төннәрдә ничекләр түзәр ул...

Әтисе, мәхәббәт газабын үз башыннан үткәргәнгә, Илдар белән, Алсу турында бөтенләй сөйләшмәде... Әнисе генә, әтисе өйдә булмаган вакытларда Илдарны кочаклап: "Ии, улым, борчылма бар да үтә.... Сабыр бул... Димәк, шулай кирәк булган", дип юата да, аннан кухнясына кереп, күрсәтми генә балавыз сыгып, яшьләрнең аерылышканнарына йөрәге телгәләнә иде...


...Алсуның әнисе Галия яшьлек мәхәббәте: Исмәгыйль янына ике тапкыр килде. Беренче тапкырында: “Парторгтан киттем, син барыбер оныта алмыйсың бит мине, өйлән миңа, ал мине кызым белән үзеңә. Эшләрмен, минем белән җиңел булачак сиңа, бөтен гәҗит - журналларга язып торырмын. Танытам мин сине республикага”, - дип кызыктырса да, Исмәгыйль: ” Ярәшелгән кызым бар, беләсең бит, мин теләсә кая сибелеп йөри торган кеше түгел... Башка килеп йөрмә”, - диде.. Шул очрашудан соң Галия 13-14 еллап авылга да кайтмады. Тагын берәү белән яшәп караган, аннан инде Алсу туган. Казан каласының төрле почмакларында яшәп чыканнан соң , Галия авылга әнисе янына кайтып егылды, дисәң дә була. Алсуның икенче тапкыр кырга визиты Илдар белән Алсуга 13 яшь тулгач булды. “Исмәгыйль җаным, ярар миңа өйләнмәдең инде, бәлки кеше калдыгын алмыйм дип җирәнгәнсеңдер. Әйе, үзем гаепле, ашыктым шул, ашыктым, көтеп җиткерә алмадым. Беләсең инде, шуларны уйлап, бәгырькәемнең ничек телгәләнгәнен... Кайвакытта җаным күкләргә күтәрелмәкче була, шушы балаларым гына тотып тора. Яшәвемнең бер яме дә юк. Дөресе шул: ашасам да, йокласам да - син күз алдымда. Күпме гомер үтте инде, тик оныта алмыйм мин сине. Әллә ниләр өмет итмим, тормышыңны да бозарга җыенмыйм.... Һич тә югы, төннәрен яныңа килеп йөрергә рөхсәт ит”, - дип Исмәгыйльнең кулына орынды... Икесенең арасыннан, җаннарны иркәләп, рәхәтлек биреп электр тогы үтте. Икесе дә берьюлы “дерт” итеп киттеләр. Ике жанның берләшәсе, яшьлектәгечә бер - берсенә сыенасы, күкләргә күтәреләсе килде...
Шул минута салкын күл ягыннан, Илдарның ачыргаланып “Алсу бата” дип кычкырганы ишетелде. Кырык яшьләрен ваклаган, мәхәббәткә сусаган, әмма дөрес юллардан китмичә буталган җаннар балалары ягына чаптылар. Исмәгыйль, киемнәрен да салмыйча, суга сикерде....



...Берничә тапкыр суга чумып, Алсуны эзләде. Тапты булса кирәк, соңгысында озаграк торды су астында...Менә, өскә күтәрелделәр. Исмәгыйль беренче мәхәббәтенең кызын күтәреп алып чыкканда: " Эх, минем кызым була идең бит син" дигән уй башын телеп үтте. Ясалма сулыш алдыргач, кыз эчкән суын коса башлады. Кыз күзләрен ачканда үзе яшендәге егет, аның чәчләрен сыпыра, кайнар иреннәрен кызның маңгаена тидереп нидер пышылдый иде. Алсуга шундый рәхәт иде, хәтта әнисенең дә, беркайчанда шулай иркәләгәне булмады...Исмәгыйль Галияне читкә алып китте дә: " Бүген әздән генә кызыңны югалтмадың, бүгенге килүең соңгысы булсын. Юкса, Аллаһы Тәгалә барысында күреп тора. Бу сиңа кисәтү. Ишетәсеңме? Кисәтү! Онытыйк без үткәнне..." дип, аландагы өенә таба ашыгып китеп барды...

Әтисе китеп барды... Чирәм өстендә яткан Алсудан да кадерле һәм сөйкемлерәк кеше юк иде бу минутларда Илдарга. Юеш кием белән җир өстендә яткан Алсу бик жәл иде аңа... Ана белән кызга: "Китми торыгыз, мин хәзер" - диде дә, кыр өенә йөгерде. Үзенең футболкасы белән спорт костюмын алып, 5 минут эчендә килеп тә җитте. "Мә, ки", - диде дә, күлгә карап, килеп басты... 
- И күл, салкын күл рәхмәт сиңа. Алсуны батырмаганың өчен, - дип күккә карады. - Аллаһым, сиңа да зур рәхмәт... Илдарның күзеннән яшьләр тәгәрәп төште... "Илдар" дип дәшкән йомшак тавышка, ул уйларыннан айнып, Алсуга карады. Илдарның киемнәреннән ул тагын да сөйкемлерәк күренә иде. "Кара әле, синең киемнәрең шундый матурлар, миңа зуррак кием килешәрәк тә төшә икән", дип бөтерелеп тә алды. Илдарның: "Кием түгел, син матур", дип әйтәсе килде, әйтә алмады, оялды... Шулчак Алсуның әнисе: "Рәхмәт сиңа, матурым. Син булмасаң, әтиең булмаса, белмим нәрсә булыр иде икән", дип Алсуны кысып кочаклады... Хатынның бите буйлап бертуктаусыз яшь ага иде. Илдар: "Еламагыз инде, Алсу исән бит" диде.... "Әйе" диде ана кызын тагын да кысыбырак кочып... Әй, сабыйлар, сез берни дә белмисез шул, ялгыш адым ясаудан куркырга кирәген дә, үкенечнең үзәкне өзә торган куркыныч чир икәнен дә белмисез. Бар кешегә дә мәхәббәтне татырга, шашып яратырга бирелми бу дөньяда. Ә бирелеп тә саклый алмасаң, ашыксаң, нәрсәгәдер алдансаң, гомер буе шушы югалган мәхәббәтне эзләп яши икән күңел. Галия күзендәге яшьләрен сөртеп, "кайтыйк балам" дип Алсуны җитәкләде. Алсу әнисеннән кулын тартып алды да, Илдар янына йөгерде: "Син миңа ошыйсың, әйбәт малай син", - диде дә, әнисе артыннан чапты. "Ә киемнәреңне, бездән үзең килеп ал", дип кычкырды. Илдар "ярый" дип кулын селкеп, син дә дип кычкыра алды. Син дә - бу сүзләрне икәү генә аңлый иде алар. Илдар үз тавышын үзе танымады, шундый көчле , йөрәк түреннән ургылып чыккан тавыш иде бу, мөгаен, әтисе дә ишетми калмагандыр...


... Ә Исмәгыйль бу минутларда, әле генә булган вакыйгадан айнырга теләп, утын яра башлаган иде. Йә, Аллам! Адәм балаларына көчле мәхәббәт
бирәсең икән, аерылмасыннар, кавышсыннар. Берсе хата ясаса, вакытында, зурга җибәрмичә, бер - берсен гафү итәргә көч тапсыннар дип, зур бүкәнгә балтасы белән китереп сукты...





Илдар диплом алгач, очар канатлары ныгыган кош итеп тойды үзен. Тизрәк туган авылына очып кайтасы килде. Авыл табигатен, авыл тормышын, ал таңнар атуын, кичен кояш баеганда көтү кайтуын сагынды ул. Әнисенең төрле үләннәр кушып пешергән тәмле чәе, майлы коймаклары, иртән “улым” дип яратып уятулары, урамда өй каршыннан узучы авылдашларының сөйләшүләренә кадәр якын иде аңа. Кайтып керә - керешкә: 
– Сиңа барысы өчен дә рәхмәт әнием. Күңелемә бу дөньяның бөтен матурыгын салып, тәрбияле итеп үстергәнең өчен, тормышта сабыр булганың өчен! – дип әнисен кочаклап алды ул. 
Әнисенең җилкәсенә оренбург шәле япты. Әнисе шатлык яшьләрен ап - ак баш яулыгының очы белән сөртеп алды. Хәл - әхвәл сорашып, ана белән бала гөрләшеп, чәй эчтеләр. 
Табын артыннан торгач, Илдар әтисе янына кырга ашыкты.
Әнисе улы янында ишек төбендә таптанып торды да, әйтергә микән, юк микән дигән сыман Илдарга карады: “Улым, Алсу да авылда. Инде бер айдан артык, аягын сындырган, култык таягы белән йөри, ди. Хәтта әнисе белән дә сөйләшми, дип сөйлиләр”, – диде. Зәйтүнә абыстай улының үзенә карап торганын, улының сагыш тулы күзләрен күреп, бераз тынып торды да, “Кешеләрдән ишеткәнче, үзем әйтим дигән идем”, дип гаепле кеше сыман, утырган җиреннән торып, аш бүлмәсенә чыкты. 


Алсу! Эх, Алсу! Син дә авылда икәнсең. Авыл һавасы килешсә иде үзеңә! Тизрәк терелсәң иде. Сөйләүләренә караганда, күпне күргәнсең икән... Авылыбызның нәни кызчыгы идең бит син. Уйламыйча ясалган бер адым белән яшьлек ямен җуйдың бит, дигән уйлар белән Илдар әтисе янына кырга китте. Әтисе, 43 яшьлек ир уртасы кочак җәеп каршы алды почти профессор улын. Курс җитәкчесе дә “булачак профессор” дип әйтергә ярата иде. Бер җыелышта Илдарның барлык уңышларын мактап, “Ышанычлы, өмемтле булачак галим” дип тә атады. Әтисе дә профессор дип дәшергә ярата иде Илдарга. Әйтерсең дә шул улының киңәшләре белән соңгы елларда күп үзгәрешләр булды “Исмәгыйль” фермер хуҗалыгында...




Дәүләттән зур супсидия алдылар, җир мәйданын 3 мең гектарга кадәр киңәйттеләр. Хуҗалыкның 30 - 35 эшчесе бар. Яз, көз айларында эшче куллар тагын да арта төшә. Ашлама сатып алуны киметтеләр. Ашлык чәчә торган мәйданнарга минераль ашламаларны бөтенләй кертми башладылар. Органик ашламага күчтеләр. Көздән, йә булмаса яздан рапс, гәрчич кебек үсемлекләр чәчеп калдыралар. Ә инде вакыты җиткәч сукалап, тырмалап, бодай, арпа, карабодай, көнбагыш чәчәләр. Әлбәттә, ашлама кертү арзангарак төшә. Күпләр шулай эшли. Аның каравы Исмәгыйльләрнең җаннары тыныч. Хәзер Казан кибетләренә генә түгел, чит төбәкләрдән дә ашламасыз үстерелгән, ярмалар сорап килүчеләр саны арта бара...
Үз тегермәннәрен эшләтеп җибәрделәр, ипи пешерү цехлары ике сменада эшли. Химикатлар белән эшкәртелмәгән оннан бит болар барысы да. Халыкка хезмәт итүләренә, хәләл мал белән шөгельләнүләренә Исмәгыльнең хатыны - Зәйтүнә абыстай шатланып туя алмый. Үзе дә ашларга гына йөреп калмыйча, соңгы вакытларда мәет юарга да дәшә башладылар үзен...Намазын укып бетергәч, иренә, улына саулык сораганнан соң, озаклап Илдарга яхшы, тәрбияле кыз сорый, әти - әниләре, нәселләре дә тәрбияле, иманлы булса иде дип ялвара Аллаһы Тәгаләдән...Бу йортта һәркем үз уйлары белән яши...



Дәвамы бар
Кара джип
Рузилә Сафина
4 бүлек



Илдар ул көн, әтисе белән хуҗалык эшләре белән танышканнан соң, иртәрәк китеп Алсуның хәлен белергә уйлады. Авыл кибетеннән үзе кирәк дип тапкан тәм - томнар җыйды. Спорт костюмы, футболка алды... Капканы кызның әнисе - Галия ачты.... Илдарга озак итеп карап торгач: "Нәрсә оныттыңмы инде Алсуыңны?! Иртән үк кайтып та әле хәзер , көн кичкә авышканда гына керәсең хәл белергә... 

Галия бу сүзләрне чарасызлыктан гына әйткәнен дә аңлый... Үзен тыя, кулга ала алмый иде ана. Күзләре яшь белән капланды... Лапаска йөгереп керде, сарайга кереп бикләнде, авызын ике кулы белән каплап акырып елый башлады.... - Гали - ияяя! - диде ул үз - үзенә.- Нишләттең син яшьләрне, нишләттең?! Белә торып кызыңны кая этәрдең. Үзеңнең гомер буе, бер ялгышың аркасында, югалган мәхәббәт артыннан чапканыңны оныткан идеңмени соң син? Тапмадың бит беренче мәхәббәтеңә охшаган кешене! Авылыңа кайтып егылдың... Фермада сыерлар саудың... Төннәрен Исмәгыйль дип саташтың... Иртән тагын эшкә китеп, бүген ерактан гына булса да күрсәң иде үзен, диеп яшәдең... 

Еллар үтте... Безнең мәхәббәт балаларга күчте. Әйе, син бер шатландың, бер көйдең ул вакытларда. Илдарда Исмәгыйльне күрдең. Әгәр кушылсалар, ничек чыдармын, дидең. Шундый көннәрнең берсендә, күршеләргә кайткан, инде ике хатын аерырга өлгергән, әмма берсе белән дә язылышмаган, гражданский бракта гына яшәгән, әти - әнисе зур урыннарда эшләгән крутой, мачо егетнең кара джипына, алма кебек кыз балаңны утыртып җибәрергә көч таптың... Әйе, Алсуга ул көн лекцияне күп сөйләдең. Чит илләр, яхшы фатирлар, зур мөмкинлекләр турында Алсу күп ишетте ул көнне.. Хәтта Алсуның телефоныннан Илдарга ике тапкыр смс та язарга өлгердең Галия.... Илдардан аерып алам да, бәхетле итәм кызымны дип уйладың...



Ильдардан аерып алам да, бәхетле итәм кызымны дип уйладың... 17 яше яңа тулган кызыңны беркайда эшләмәүче бай егеткә утыртып җибәрдең бит син, - дип идәнгә ятып, сарайданы саламнарны, коры печәннәрне өзгәләп акырып, үксеп елады Галия...Озатканда син ниләр уйладың шайтан хатын, нәрсә буласын белмәдем дип ялганлама үзеңне Галия. Мәкерлек, көчсезлек, кара үкенеч, кызыңа үз кызыңа карата да йөрәгеңне япкан иде.Аңыңны томалаган иде Галия - я -я....Галиянең әзме - күпме эче бушагандай булды. Бик каты су эчәсе килде. Сөйрәлеп ишек алдына чыкты. Өй алдында гына торган су багына үрелде. Суын эчә алмады, гөрселдәп чүмечләре белән су кисмәге өстенә килеп төште...



Илдар дөбердәгән тавышка ишекне ачты...." Алсу, әниең" , диде Илдар, ләкин кыздан җавап булмады...Илдар гомере буе рәхәт күрмәгән, бер - бер артлы хаталар кырып, шуларга буталып гаҗизләнгән хатынны караватка алып кертеп салды...Галия аңына килде...Каршында авыл фельшеры утыра. Каядыр Илдар да күренде, арты белән генә утырган кызы Алсуны да абайлап алды. Өйдә тынлык. Мыраулап йөрүче песи, стенадагы иске сәгатьнең келт - келт йөргәне генә ишетелеп тора һәм нигәдер башы зыр - зыр әйләнә иде. Ул арада районнан ашыгыч ярдәм машинасы да килеп җитте...


Югары кан басымы белән Галияне район больницасына алып киттеләр... Илдар ашыгыч ярдәм машинасын күмелгәнче карап калды... Үз уйларына чумып шактый басып торды, җанын биләп алган авыр хисләрдән котылырга теләп, күңеле белән күк гөмбәзенә карады. Кара әле, кояш та баеп килә, ләбаса. Алсуларның каршыларындагы кечкенә генә агым су, суга салынган басма да шул ук... Нәкъ балачактагыча. Әй, басма, мин сине ничә еллар буенча күпме тапкырлар атлап чыктым, дускаем итеп сиңа басып серләремне сөйләдем. Йөгергән, ярсыган чакларым да булды... Син мине ялгыш адымнардан туктатып калдың. Рәхмәт сиңа, басма, агым су... Күктәге айның шәүләсе ап - ачык булып су өстенә сузылып ятты... Чикерткәләр сайрый, аларга берән - сәрән генә бака тавышлары да килеп кушыла. Әнә, таллар арасыннан ябалак пырхылдап очып чыкты да, икенче талга кунды. Нәрсә эзли икән, кичке ашка диеп, нәрсәгә күзе төште икән...
Ап - аяз төн...Күктә йолдызлар да күренә башлады. Илдар белән Алсу бергә йөргәндә гел күктән җидегән йолдызны эзлиләр иде. Һәм.... Җидегән йолдызның һәр йолдызы саен бер матур сүз кабатлыйлар иде. Гел яңаны, матуррак сүз әйтергә тырыша иде Илдар Алсуына... Җидегән йолдыз, сиңа да рәхмәт. Кинәт кенә җаны тынгылык белән тулды Илдарның... 5 ел бәргәләнгән, өзгәләнгән җанын ниндидер хис биләде... Нәрсә соң бу, дип үз - үзенә сорау биргәч җавабын тапты. Бу күңелендә барлыкка килгән бушлык. ...5 ел буена ул күпме хатлар юллады Алсуга, укудагы яңалыкларын, кырдагы эшләрен язды, сөйләде. Әлбәттә, бар да хыял дәфтәренә... Моннан 5 ел элек, Алсу утырган кара джип артыннан чапкандагы хисләрен уятып карады, юк, бүген аларның әсәре дә калмаган. Әгәр 5 ел элек белсә шулай буласын, күңелендә бушлык туасын: дөнья нинди нурсыз, кызыксыз, хыялсыз, серсез, соры төстә булыр иде...



Мәхәббәт яшәтә, яшьнәтә, чыныктыра, синнән ир ясый, күкләргә очыра һәм эшләтә...Алсуга мәхәббәте бүген Илдардан профессор ясады. Менә хәзер ул ак джип белән Алсуларның капка төбендә тора...Ә мәхәббәт, сөю, очыш юк... Бар да беткән, сүнгән булып чыга түгелме соң?! Илдарга кинәт ямансу булып китте. Күңеле ни белән тулар моннан соң?...Артына борылды. Алсуларның кечкенә генә йорты.

- Эх, - дип куйды, Илдар. - 13 яшемнән миңа бу йорттан да нурлы йорт юк иде авылда. - Авыр сулап капка төбенә килеп утырды. - Һаман шул утыргыч...Эх Алсу, Алсу...Син миндә, мин синдә күпме яшәдек, юк син миндә озаграк яшәдең, ялкының озакка җитте...Күрәмсең, мәхәббәтебез янып көлгә әйләнде....


Илдар әнисенә шалтыратып, Алсуны үзләренә алып кайтырга рөхсәт сорады.
- Әни, бәлки синең изге догаларың, тәмле ашларың булышыр Алсуга, ул бит бер ни сөйләшми, - дип өстәде күрше кызын кызганып. Ә үзе күңеленнән генә ялгызлыкта да,
авыр уйларга чумганда да гел аның җанын җылыткан әнисе белән сөйләшә иде. Шулай да буламени ул? Җан бушый мыни? 5 ел буе Алсуга булган олы мәхәббәт тутырып торган икән минем күңел дәрьямны. Ә хәзер кинәттән генә нәрсәдер булды, күңелдәге Алсу кояшы сүнде. Киләсе атнада мин Алсуны Казанга больницага салам. Аны терелтеп, аякка бастыру минем бурычым. Үзегез шулай тәрбияләдегез. Әни син дә, әти дә
мине дөрес аңласагыз иде. Әти мине чүпрәк дип сүкмәсә иде, мин ярдәм итәргә тиеш Алсуга.


...Бер атна Алсу Илдарларда яшәде. Көндез ирләр эштә вакытта Зәйтунә абыстай Алсуны мунчада юындырды. Матур халат, башына яулык бирде. Яулыкны япкач, Алсу беренче тапкыр елмайды.Көн дә берәр сәгать бертуктаусыз өшкерде. Үлән чәйләре белән дәвалады. Пилмән бөгеп аш пешерде. Һәр көн өйгә тәмле аш исе таралды.... Соңгы көннәрдә Алсу инде Зәйтүнә абыстай белән, ачылып китеп сөйләшә башлады. Сорамасалар да ул 5 ел эчендә үткән гомеренең өзекләрен сөйләде. Бер ел Казанда яшәгәннәр. Отышлы уеннарда уйнаган ирен эзәрлекли башлагач, машинага төялеп, Испаниягә чыгып киткәннәр, анда аларның фатирлары булган, шунда яшәгәннәр....”Сезең туй, никах булдымы соң?” - дип сорамый булдыра алмады Зәйтүнә. “Ю - у – ук, мин бит инде аның өченче хатыны булганмын. И, булмаганны. Аларның һәр адымы акча белән үлчәнә. Байлыкларын бирмәс өчен җаннарын тәслим кылырга да әзер алар. Мин кибеткә эшкә кердем. Ә ул эшләмәде, тагын башка хатын - кызлар белән күңел ачып йөрде. Әлбәттә, мин бу хәлләргә риза булмадым. Шуның өчен бик каты кыйналдым.. 3 көннән генә аякка бастым. Тагын бер сүз әйтсәм, тагы да яманрак була диде. Шулай түзеп өч ай яшәдем әле. Азрак акча җыйдым да, эшкә дип киткән җиремнән Германиягә очтым... Анда картларны карар өчен курслар бетереп, хосписка эшкә урнаштым...Монда минем өчен тормыш җәннәт булып тоелды.  Эшемне бик яратып эшләдем....Кара джиптагы кара эт монда да мине эзләп тапты, тагын әни....тагын шул ук әни минем кайда яшәвемне әйткән... Менә, күрәсез, тагын кыйнап аягымны сындырды да, киредән Испаниягә кайтып китте. Ул мине алырга килгән иде, мин инде карар кабул иткән идем: беркайчан да, беркайда да аның белән башка күрешмәскә...

Дәвамы бар