Рамиль Муллин
6.93K subscribers
1.98K photos
127 videos
102 links
Download Telegram
Выступил на итоговой сессии комитета по тарифам. Рассказал о ходе важнейшего вектора развития Нижнекамского района – инвестиций в ЖКХ. Благодаря поддержке Республики, 1 октября 2024 года сети теплоснабжения и централизованная система горячего водоснабжения переданы от АО «ВКиЭХ» в управление АО «Татэнерго».
 
Сети нуждаюся в ремонте или замене, так как износ достигает критических 80%. В прошлом году АО «Татэнерго» уже вложило 897 млн рублей на замену наиболее изношенных участков. Заменили 13,5 км сетей теплоснабжения и 5 км сетей горячего водоснабжения, отремонтировано 37 ЦТП, в 15 заменено теплообменное оборудование.
 
С начала отопительного сезона устранено более 700 порывов и заменено 4,2 км сетей тепло- и водоснабжения. Важно, что замена производится целыми участками, это позволяет избежать постоянных земляных работ в одной локации.
 
В 2025 году ожидаем реализацию ещё более масштабной инвестиционной программы. Особая благодарность коллективу АО «Татэнерго» за проделанную работу, уже сегодня многоквартирные дома города получают тепловую энергию без перерывов.


Тарифлар буенча комитетның йомгаклау сессиясендә чыгыш ясадым. Түбән Кама районының мөһим үсеш векторы – торак-коммуналь хуҗалыкка инвестицияләр барышы турында сөйләдем. Республика ярдәме белән 2024 елның 1 октябрендә җылылык белән тәэмин итү челтәрләре һәм үзәкләштерелгән кайнар су белән тәэмин итү системасы «ВКиЭХ» АҖ нән «Татэнерго» АҖ идарәсенә тапшырылды.
 
Челтәрләр ремонтлауга яки алыштыруга мохтаҗ, тузганлык критик 80% ка җиткән. Узган ел «Татэнерго» АҖ аеруча тузган участокларны алыштыруга 897 млн сум тотты. 13,5 км җылылык белән тәэмин итү челтәре һәм 5 км кайнар су белән тәэмин итү челтәре алыштырылды, 37 үзәк җылылык пункты ремонтланды, 15 км җылылык алмаштыру җайланмасы яңартылды.
 
Җылылык сезоны башланганнан бирле 700дән артык җитешсезлек бетерелде һәм 4,2 км җылылык һәм су белән тәэмин итү челтәрләре алыштырылды.
 
2025 елда тагын да масштаблырак инвестиция программасын гамәлгә ашырырга планлаштырабыз. «Татэнерго» АҖ коллективына башкарган эшләре өчен аерым рәхмәт, бүгенге көндә шәһәрнең күпфатирлы йортлары җылылык энергиясен өзлексез ала.
К 60-летию Нижнекамского района стартовал конкурс «Жемчужина села». Сельские поселения Нижнекамского района покажут свою уникальную культуру и богатую историю. Участников ждут выставки, посвященные истории сел, знаменитым землякам, ветеранам и традиционной культуре, а также конкурсы, где талантливые люди смогут проявить себя. Победители получат денежные призы на развитие учреждений культуры.

Организаторы конкурса позаботились и о зрителях, для них подготовили концерты, выставки, мастер-классы и презентации этнокультурного наследия.


Түбән Кама районының 60 еллыгына «Авыл энҗесе» конкурсы старт алды. Түбән Кама районының авыл җирлекләре үзләренең уникаль мәдәниятен һәм бай тарихын күрсәтәчәк. Катнашучыларны авыллар тарихына, танылган якташларына, ветераннарга һәм традицион мәдәнияткә багышланган күргәзмәләр, шулай ук талантлы кешеләр үзләрен күрсәтә алырлык конкурслар көтә. Җиңүчеләр мәдәният учреждениеләрен үстерүгә акчалата бүләкләр алачак.

Конкурсны оештыручылар тамашачылар турында да кайгыртканнар, алар өчен концертлар, күргәзмәләр, мастер-класслар һәм этномәдәни мирасны тәкъдир итүләр әзерләнгән.
Сегодня вместе с Раисом Республики Татарстан мы открыли модернизированное почтовое отделение в поселке Красный Ключ. Благодаря программе «Почты России» теперь 3,7 тысяч жителей смогут пользоваться современными почтовыми услугами в уютном и красивом помещении.

Также радуем жителей Кармалинского поселения: тут открылось аналогичное отделение, которое обеспечит комфорт и качество обслуживания.

В планах – обновление еще трех почтовых отделений: одно в селе Прости и два в Нижнекамске.


Бүген Татарстан Республикасы Рәисе белән бергә Красный Ключ поселогында модернизацияләнгән почта бүлекчәсен ачтык. «Россия почталары» программасы ярдәмендә хәзер 3,7 мең кеше уңайлы һәм матур бинада заманча почта хезмәтләреннән файдалана алачак.

Шулай ук Кармалы җирлегендә яшәүчеләрне дә сөендерәбез: биредә уңайлылык һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен шундый ук бүлек ачылды.

Планда – тагын өч почта бүлекчәсен яңарту: берсе Прости авылында, икесе Түбән Камада.
Сердечно поздравил с Днём российского студенчества наших ребят. Татьянин день отмечают тысячи нижнекамских студентов — будущие химики, педагоги, медики, юристы, работники агропрома. Всех вас после окончания вузов и колледжей ждёт родной город. Здесь вы можете учиться и реализовать себя в творчестве, спорте, карьере и внести свой вклад в развитие малой родины.
 
Покоряйте новые вершины, ставьте перед собой большие цели, дружите, любите и мечтайте – вы не забудете это время никогда!

Благодарю компанию СИБУР за организацию праздника для студентов сегодня, ребята получили много хороших эмоций, и, уверен, зарядились энергией на долгое время.


Яшьләребезне Россия студентлары көне белән чын күңелдән котладым. Татьяна көнен меңләгән Түбән Кама студентлары — булачак химиклар, педагоглар, табиблар, юристлар, агросәнәгать хезмәткәрләре билгеләп үтә. Югары уку йортларын һәм көллиятләрне тәмамлаганнан соң барыгызны да үз шәһәребездә көтәбез. Биредә сез үзегезне иҗатта, спортта, карьерада ача һәм кече Ватаныгыз үсешенә үз өлешегезне кертә аласыз.
 
Яңа үрләрне яулагыз, үз алдыгызга зур максатлар куегыз, дуслар табыгыз, яратыгыз һәм хыялланыгыз – әлеге чорны сез беркайчан да онытмаячаксыз!

Бүген студентлар өчен бәйрәм оештырган өчен СИБУР компаниясенә рәхмәт белдерәм, яшьләр бик күп яхшы хис-кичерешләр алдылар һәм әлеге энергия аларны озак вакытка канатландырыр дип ышанам.

#ЕдинаяРоссия #ДеньСтудента #ЕРТатарстан