Qazan Quest / Qazan Quiz
118 subscribers
20 photos
13 videos
5 files
11 links
Татарстан укучылары өчен татар телендә интеллектуаль команда уены. Төрле белем өлкәләреннән сораулардан тора.
Download Telegram
Channel photo updated
Сәлам, сәлам, дуслар!
Сезне "Qazan Quiz" командасы сәламли👋
Без сезне үзебезнең телеграмм-каналыбызда күрүебезгә бик шатбыз!
Тиздән әлеге каналда "Qazan Quiz" чарасы буенча мәгълүматлар бирелә башлаячак.
Яңалыклар белән танышып барыгыз! Бәйләнештә торыйк!

📌Ә әлегә төп мәгълүматларны җиткерәбез:
Очрашу урыны: Милли Китапханә
Кайчан: 26 октябрь
Вакыты: 10:00
Ә хәзер «Qazan Quiz» чарасының үткәрелү тарихы белән танышыйк.
🔹2010 нчы елда «Мин татарча сөйләшәм» акция кысаларында «Татар Дозор» уены үткәрелә башлады. Ул - мәктәп укучылары өчен Казан урамнары буенча квиз уены форматында оештырылды. Ел саен әлеге чарада катнашучы мәктәпләр саны күбәя, ә биремнәр кызыклырак була барды. Әлеге биремнәр татар теле, мәдәнияте, тарихы, татар халкының күренекле шәхесләре турындагы белемнәрне арттыруны таләп итә иделәр.
🔸Чара Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә үткәрелгәнлектән, быел исеме «Qazan quest»ка алыштырылды.
🔹Ирешелгән уңышларда гына тукталып калмыйча, без тагын да зуррак максатлар куйдык. «Qazan Quest» уенының масштабларын зурайттык: өстәмә рәвештә «Qazan Quiz» чарасын үткәрергә булдык. Бу чарада исә Казан мәктәпләре укучылары гына түгел, ә республикабызның төрле районнары да катнашуга чакырылды.
Алга таба - программа буенча!

Теркәлү вакыты - 10:00 - 10:30.

Беренче тукталыш - Милли Китапханә (Пушкин ур., 86)
Анда сез теркәлү үтәсез, ә соңыннан - китапханә буенча экскурсия.

Милли Китапханә бүгенге көндә татар, рус, Россия Федерациясендә яшәүче халыклар телендә һәм чит телләрдә язылган басмаларның төп китап саклагычы булып тора. Анда өч миллион ике йөз меңнән артык документ тупланган (аларның йөз меңнән артыгы татар телендә).
📋Программа белән таныша аласыз
Киенүгә карата аерым таләпләр юк!

Иң мөһиме- уңайлы һәм җылы итеп киенегез!

Һәм яхшы кәефегезне дә онытмагыз!💥
“Qazan Quiz” чарасы кысаларында сезне белем бирү һәм проектлар мәктәбе «Акыл Фабрикасы» лекторие көтә.
Бу интеллектуаль өлештә алты спикерның чыгыш ясавы каралган. Алар арасында :
📌ивент-менеджер, ясалма интеллект проеклары җитәкчесе Тимерхан Шайхутдинов;
📌«Zamanalif Wear» заманча кием проекты җитәкчесе Алия Минһаҗева;
📌“Kara» татарча юмор һәм мем креаторлары Динара белән Булат;
📌каллиграф Айзат Минһаҗи;
📌Татар китабы йорты директоры, Һарри Поттер хроникасын татар теленә тәрҗемә итүче Айдар Шайхин;
📌 “Ачык университет” сайтының координаторы Райнур Хасанов.
Аларның бүгенге көн мәсьәләләренә кагылышлы сораулары һәм тәкъдимнәре турында иртәгә өйрәнәчәксез!
Хәерлә иртәләр!
Билгеләнгән вакытта барыгызны да көтеп калабыз⏱️
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Беренче нокта белән хушлашабыз☑️
«Акыл Фабрикасы» ошадымы? 🤩
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM