Журнал «Татарстан»
985 subscribers
12.8K photos
1.37K videos
2 files
4.18K links
Разумное, доброе, вечное

Наш сайт - http://protatarstan.ru
Download Telegram
🐓🥚Хәерле көн, дуслар. Яндыра, шулай бит. Атна азагына эсселек кимергә тиеш. Хәер, җәй шундый булырга тиеш тә. Кайбер якларда инде печән өстенә дә чыктылар. Һәм... тавык-чебешләр дә өлгерде. Күпләр аларны йолкып, туңдыргычка тутыра.

Соңгы елларда зуррак чебешләр сатып алабыз, мәшәкате азрак. Ә менә Казанда яшәүче журналист Лилия Гәрәева чебиләрне инкубаторда үзе чыгара. Бу шөгыле турында ул бик яратып сөйли:
-Чебиләрне башта бер атна Казандагы квартирабызда тотам. Аннан авылга кайтарам. Моны үземнең ике атналык җәйге ялыма туры китерәм. Кечкенә вакытта аларга гел күз-колак кирәк, үзләрен генә калдырып китеп булмый. Ике атна яшь бала караган кебек итеп авылда карыйм. Алар аннан безнең ярдәмсез генә диярлек үсә, чөнки безгә Казанга китәргә кирәк. Ирем ясаган бункерлы җимлеккә 3 капчык азык сыя. Суны махсус поилкадан эчәләр. Дөрес, су белән проблема бар: 75 литрлы мичкәдәге су 3 кенә көнгә җитә. Рәхмәт яусын туган апайга, суны ул килеп өстәп китә. 45-50 көннән чебиләр үсеп җитлегә.

Журнал «Татарстан»
👍5👏1
Доброе утро, Татарстан!
Хәерле иртә, Татарстан!


Сегодня, 14 июня, ожидаются кратковременные грозовые дожди с ветром до 15-20 м/с, местами до 23 м/с. Возможен град. Температура ночью составит +16..+21 градус, днем солнце все так же будет жарить до +30..+35.

Желаем отличного дня!🙌🏻

Журнал «Татарстан»
👍21😢1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
💸Успейте оформить подписку на второе полугодие 2024 года в декаду подписки

Выписывайте журнал «Татарстан» на второе полугодие 2024 года со скидкой.

Подписной индекс - П2378 (рус.) П2381 (тат.)

Подписывайтесь сами и дарите подписку близким!❤️
4
Великое переселение. Под натиском гидро

Запуск Куйбышевской ГЭС должен был дать стране дешёвую энергию. Поволжье заплатило за неё сполна. Только в ТАССР полностью или частично ушли под воду 149 населённых пунктов. Вместе с заливными лугами, ценными сенокосами и плодородными пашнями…

Как уходили под воду города и сёла - читайте на нашем Дзене.
👍3
🌧️Хәерле ял көннәре булсын, дуслар!

Бүген кемдер бакчада эшли, кемдер су буенда кызынадыр. Ләкин күпләребез өй җыештыру, кер юу белән мәшгуль, чөнки иртәгә барлык мөселманнарның изге бәйрәме – Корбан гаете. Ә бу бәйрәмне чистарынып каршылыйбыз...
Кичә, аның алдагы көнендә дә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республикада көчле яңгырлар булачак дип хәбәр итте. Секундына 20-23 метрга кадәр кыска вакытлы көчәючән җил белән боз явуы һәм яшен булуы мөмкин дип тә кисәтте. Синоптиклар ялгышмады: Яшел Үзәннең күп кенә бистә, авылларында көчле яңгырлар, боз яуды.
-Көндезге өчләр тирәсендә без яшәгән Ореховка бистәсендә бик көчле җил чыкты, кайбер кешеләрнең түбәләрен алып аткан,- диде биредә яшәүче Ләйлә Рәхмәтуллина. – Күрше Тура бистәсе, Салават күперендә дә көчле яңгырлар яуган, ә Иннополиста давыл тагын да көчлерәк булган, боз яуган.

Журнал «Татарстан»
😱1
Село Барда Пермского края принимает XIV Всероссийский сельский Сабантуй–2024. Народный праздник прошел в Бардымском округе, который в этом году отмечает свое 100-летие. Установлены рекорды России по приготовлению традиционного татарского блюда «Азу по-татарски»: более 3000 порций, а в соревнованиях по поясной борьбе корэш было выполнено «наибольшее количество бросков». Праздник удался, прошел весело и на высоком уровне. Спасибо организаторам!

Милли бәйрәмебез Сабантуйны оештырган тырыш һәм кунакчыл Барда халкына бик зур рәхмәт! Киләчәктә дә матур һәм имин тормышлар телим!
🔥3
Хадичу апа, дородную властную тётку, что жила на улице Вишневского, знало пол-Казани. Одни – боготворили. Другие – тихо ненавидели. У Хадичи апа можно было достать то, чего не было в магазинах. Финские женские сапоги, чешские туфли, австрийские пальто, турецкие дублёнки, польские костюмы, отечественные норковые шапки… – всё! И всё это можно было купить прямо у неё дома. Правда, просто так, с улицы попасть в её крепкий деревянный дом, спрятанный за высоким забором, шансов не было. Нужны были хорошие знакомства и серьёзные рекомендации – от не самых последних людей.

👉🏻 «Кондуктор, нажми на тормоза…»
Иртәгә, ягъни 16 июньдә республикабыз шәһәр һәм районнарында Корбан гаете уңаеннангомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узачак.
Мөхтәсибәтләр гадәттәгечә паркларда һәм мәчет янында бәйрәмнәр оештырачак. Кунаклар өчен сый-нигъмәт, төрле бәйгеләр, викториналар, милли уеннар каралган. Шулай ук мәдәни программа да булачак. Очсыз бәядән хәләл ризыклар сатыла торган сәүдә нокталары да эшлиячәк.
Төп чара – Кремль яр буенда традицион гаилә фестивале – “Корбан фест” узачак. Ул 17.00 башлана һәм 21.00 гә кадәр дәвам итәчәк. Фестиваль программасы ике өлешкә бүленгән: балалар сәхнәсе аерым булачак, ди оештыручылар. Гадәттәгечә, бәйрәмдә ярминкә дә эшлиячәк. Күңел ачу программасына балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, шулай ук төрле ярышлар керә. Җиңүчеләргә 20 мең һәм 30 мең мумлык бүләк сертификатлары тапшырылачак.

Журнал «Татарстан»
👍2👏21
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Корбан гаете мөбарәк булсын!

Сердечно поздравляю всех мусульман со священным праздником Ид аль-Адха – Курбан-байрам. Желаю всем счастья, мира, добра, благополучия и помощи Всевышнего в ваших благих начинаниях!

Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим. Игелекле ниятләрегезне тормышка ашыруда Аллаһ сезне ярдәменнән ташламасын!
6🔥2
🤲🏻Корбан гаетебез мөбәрәк булсын. Әйе, бүген мәчетләребездә бәйрәм намазы укылды, вәгазьләр сөйләнде. Һәм һәр өйдә таба исе чыкты.

Һәр төбәкнең үзенә генә хас ризыгы була. Яшел Үзәндә ул кабартма. Олы Ачасыр авылында яшәүче Кадрия Гарәфетдинова да якыннарын бик еш кабартма белән сыйлый.
-Кабартма камырының бөтен сере: сөтне җылытам, ә йомырканың агын салмыйм, камырны катыра ул, - диде Кадрия апа. – Аннан соң озак иттереп басам. Камыр кулга ябышмаслык булгач, җылы урынга кабартырга куям. Кабартмаларны ясагач та табада ун-унбиш минут тотам, аннан соң гына мичкә куям.
Мамык кебек йомшак, күпереп торган кабартмалардан без дә авыз иттек. Искиткеч тәмле!

Кадрия Гарәфетдиновадан кабартма рецепты:
1. Сөт – ярты литр
2. Йомырка – 3 данә
3. Шикәр комы – 100 гр
4. Сары май – 150 гр
5. Майонез – 1 аш кашыгы
6. Он – 4-5 стакан
7. Юеш чүпрә – 50 гр
8. Тоз – тәменчә

Журнал «Татарстан»
🔥3🙏3