Чуашстан татарлары
2.92K subscribers
6.86K photos
651 videos
7 files
169 links
Хөрмәтле якташларыбыз, кадерле милләттәшләребез, газиз дин кардәшләребез!
"Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе"нең телеграмм каналына рәхим итегез!
Бергә булыйк - бердәм булыйк!
nkotatar21@mail.ru
Download Telegram
10-12 апрель көннәрендә Батыр муниципаль округы Кызыл Чишмә авылында урнашкан «Сәләт Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә II Бөтенроссия «Татар теле — халкым теле» иҗади конкурс һәм семинары үтте. Бирегә илебезнең Свердлау, Астрахань өлкәләреннән, Чуашстан һәм Татарстан республикаларының күп кенә мәктәпләреннән укытучылар җыелды. Конкурс бик үзенчәлекле булды. Монда төрле фәннәрне татар телендә укытучы мөгәллимнәр көч сынашты. Экспертлар 150 дән артык эш карап чыктылар, ә иң яхшы дип тапканнарын "Сәләт-Батырга" җыйдылар. Укытучылар тәҗрибә белән уртаклаштылар, түгәрәк өстәлләрдә һам һөнәри остахәнәләрдә катнаштылар. Дәресләр карап, экспертлардан киңәш - табыш алып,анализларын тыңлап, саллы фикерләр ишетү - һәрбер укытучы өчен бик кыйммәтле бүләк булды. Туган телдә дәресләрне замана таләпләренә буйсындырып үтемле итәргә зур этәргеч, профессиональ чыныгу һәм үсеш тә. «Татар теле халкым теле» семинарында экспертлар үз чыгышларын тәкъдим иттеләр, мөгаллимнәр тәҗрибәләре белән бүлештеләр, милли мәгариф темасына карата фикер алыштылар.
Конкурс - семинарын ябу тантанасында Батыр муниципаль округы башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Равил Фәрәхетдин улы Ямалетдинов, Чуашстан Республикасы Диния нәзәрате рәисе Мансур хәзрәт Мәкъсут улы, Татарстан төбәк " Сәләт" яшьләр фонды генераль директоры Лениза Миннехәләф кызы, хезмәт ветераны Шакуров Тальгат абый, Чувашстан татарлары милли- мәдәни берләшмәсе әгьзалары Райлә Мәгьсум кызы, Гөлнур Нурулла кызы катнаштылар. Конкурста җиңүчеләргә котлау сүзләре яңгырады, истәлекле һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бу конкурс - семинарда җиңелүче булмады. Чөнки һәрбер катнашкан укытучы һәм укучы иң кыйммәтле бүләкләр: белем, тәҗрибә, ихлас аралашу, сәлкешләр дәрте, матур истәлекләр алдылар. Татар телен белгән, тарихын өйрәнгән, саклаган һәм татар булуы белән горурланган укытучылар - милләтебез хәзинәсе.
Тыныч илебездә - җиребездә милләтпәрвәр укытучылар һәм сәләтле укучылар булганда туган телебез гомерле булыр.
👍63🔥1
Батыр муниципаль округы Кызыл Чишмә авылында урнашкан «Сәләт Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә II Бөтенроссия «Татар теле — халкым теле» иҗади конкурс һәм семинары башланып китте. Конкурс бик үзенчәлекле: бирегә төрле фәннәрне татар телендә укытучы мөгәллимнәр җыелды. Татар теле даресләре әз күләмдә укытыла. Шуның өчен укытучыларга авыр һәм катлаулы шартларда тырышып эшләргә кирәк. Укучыларда фәнгә кызыксыну уяту максатыннан, төрле инновацион методик алымнар кулланырга, проектларга катнашып професиональ белемеңне күтәрү зарури. Шушы нисбәттән чыгып, Кызыл Чишмә авылы "Сәләт Батырга" илебезнең Свердлау, Астрахань өлкәләреннән, Чуашстан һәм Татарстан республикаларының төрле мәктәпләреннән укытучылар җыелды.
Иҗади конкурс - семинар эшен башлап җибәрү чарасында котлау сузе белән Чуашстан татарлары милли- мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Әгъзам Халим улы Шакиров чыгыш ясады. Хәзерге шартларда телебезне, динебезне, милли гореф- гадәтләребезне саклау, кулланып яшәү бик катлаулы булуына игьтибар итте. Укытучыларга иҗади эзләнүләрендә уңышлар теләде. Укытучы милләтҗанлы булган очракта гына татар милләте яшәячәк, югалмас дигән фикерне алга сөрде.
Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры
Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова чыгышын, истәлекләрен "Сәләт"тән башлап китте: " Туган телебез мәсьәләсе бик мөһим, актуаль проблема. Татар кешесе үз ана телендә аралашырга тиеш. Кызыл Чишмә авылы белән мин Җәүдәт Сөләйманов аша таныштым. Сәләтне бу авылга алып кайткан Җәүдәт Сөләйманов - милләтебезнең лаеклы шәхесе . Татар теле уңайлы мохит тудыра: аралашу, фикереңне җиткезү, фаннәрне өйрәтү бик авыр хезмәт. Әмма монда килгән укытучылар авырлыклар алдында тукталмыйча иҗади эзләнүләрен дәвам итәләр,"- дип йомгаклады ул чыгышын.
"Сәләт - Батыр" Чуашстан җирлеге белән Татарстан республикасы киселешкән урында урнашкан . Монда бик күп татар авыллары урнашкан. Шуңа күрә татар мохиты көчле . Татар телен үстерүдә дәресләр генә җитешми, алар бик аз, бөтен эш безнең үзебездан башлана,"- дип сүзен башлады Аяз Ханафин, "Казан -Сәләт" яшьләр үзәге директоры урынбасары. Сәләттә балалар татар телендә җырлар - шигырьләр өйрәнеп, аралашып үзаңнарын үстерәләр. Илгә кирәкле шәхес булып үсәләр.
Хезмәт ветераны Шакуров Тәльгат балаларны кояш нурларына тиңләп: "Татар телендә аралашыйк, телебезне саклыйк, үстерик, ана телебезне һәрдаим кулланыйк. Мин 74 яшемдә туган телемдә дини белем алдым. Укырга бервакыт та соң түгел. Укырга, укырга!" дип өндәде. "Сәләт - Батыр" бинасы - зур хәзинә, аны тулаем кулланырга кирәк . Тукай теле- туган телебез белән горурланып яшик."
"Сәләт - Батыр" директоры Камил Миндус улы Сулейманов эшләренә нәтиҗә ясап, бөтен мәйданчыкларның, проектларның татар телендә баруы турында тукталып үтте.
II Бөтенроссия «Татар теле — халкым теле» иҗади конкурс һәм семинарын татар халкының гимны «Туган тел» җырыннан башлап җибәрдек! 😍
Икенче өлештә - «Татар теле халкым теле» семинарында экспертлар үз чыгышларын тәкъдим иттеләр, мөгаллимнәр белән тәҗрибәләре белән бүлештеләр, милли мәгариф темасына карата фикер алыштылар 🔶
1👍1
🎻🪕🪉🎼Татар халкы элек-электән җыр-моңга бай. Халык арасында табигатьтән бик талантлы булып та, әмма бүген зур сәхнәләрдә күренмәгән җәүһәрләр шактый. Бигрәк тә алар авылларда, районнарда күп.
Шул талантларыбызны күрү, үстерү, саклау максатыннан, Рәшит Ваһапов фонды «Халык җәүһәрләре» дип аталган милли-мәдәни фестиваль - конкурсын оештырды . Фестиваль гармунда профессиональ һәм һәвәскәр башкару сәнгатен популярлаштыруга, шулай ук инструменталь фольклор традицияләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

🪗Батыр муниципаль округы Кызыл Чишмә авылында яшәүче Туктагыл Төхфәтуллин беркайчан да гармуннан аерылмый. Ул Чувашиядә генә түгел, күрше республикаларга да барып, гармунчылар белән дә очраша, аралаша, гармунда уйнау осталыгын арттыра.
🎉Казан шаһәрендә "Халык җәүһәрләре" фестивалендә катнашып, лауреат исеменә лаек булган. Күптән түгел искиткеч бәйрәмдә- "Мөнәҗәтләр" конкурсында катнашып, приз яулаган Туктагыл Әхмәдулла улын иҗади уңышлары белән котлыйбыз. Киләчәктә тагын да биегрәк үрләрне яулавын телибез! Саулык, саламатлек белән яшәргә насыйп булсын!
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Тукай авылында Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Чуашстанда халыклар дуслыгы елы кысаларында узган Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе призына милли көрәш буенча яшүсмерләр арасында республикакүләм турнир.
👍104🔥2
Чувашиянең киләчәге-ышанычлы кулларда. Бүген республика башлыгы Олег Николаев «Время СВОих»төбәк программасын беренче булып тәмамлаучыларга дипломнар тапшырды.

Бу республика өчен тарихи момент. Алгы сызыкта Ватан мәнфәгатьләрен намус белән яклаган яклаучыларыбыз, туган якларына идарәчеләр сыйфатында хезмәт итү өчен, тыныч тормышка кайталар. Аларның сыгылмас ихтыярын, сугышчан тәҗрибәсен һәм яңадан әзерләү барышында алынган яңа белемнәре - ул куәтле иҗади көч.
Чувашия Россиянең шундый масштаблы «карьера лифтын»эшләтеп җибәргән беренче төбәкләренең берсе булды. Беренче нәтиҗәләр бар инде - дүрт ветеран укуларын тәмамлаганчы ук билгеләнү алды. Безнең геройларны хакимият органнарында һәм алдынгы предприятиеләрдә төп вазыйфаларга урнаштыру көтелә.
Аларның энергиясе һәм намуслылыгы - бүген идарә системасына нәкъ менә шул кирәк.
Бүгенге выпускниклар арасында милләттәшебез- Әлебаш авылы егете лейтенант Рияз Фәткуллин да бар.
Рияз Ринат улы-махсус хәрби операциядә катнашучы, "СВОда катнашкан өчен" медале һәм "Суворов"ордены белән бүләкләнгән. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан вакытта өч тапкыр яралана.
2024 елның августыннан ул Чуваш республикасы Комсомол һәм Ялчек районнарының хәрби комиссариатында эшли.
Риязны ихлас күңелдән котлыйбыз!
Яңа уңышлар телибез! Бүгенге көн яңа җиңүләрнең башы булсын!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
5👍42
2026 елның 10 апрелендә беренче номерлы Шыгырдан  урта гомуми белем бирү мәктәбендә Россия Федерациясе халыклары бердәмлеге елы һәм Чувашия Республикасында Халыклар дуслыгы елы ачылуга багышланган якты вакыйга булды. Чара бик күңелле килеп чыкты. Бу көнне барлык сыйныфлар бердәм омтылышта берләште — беренчедән  алып чыгарылыш сыйныфларына кадәр. Чараның максаты: Россиянең күпмилләтле ил булуын искә төшерү, аның көче үз территориясендә яшәүче барлык халыкларның мәдәниятен, гореф - гадәтләрен һәм телләрен хөрмәт итүдән гыйбарәт.
Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән бергә Россия халыклары мәдәниятенә багышланган чын дуслык фестивале әзерләделәр. Мәктәпнең актлар залы традицияләрнең чуар палитрасына әверелде, анда һәр сыйныф күпмилләтле илебезнең милли байлыкларын  саклаучыга әверелде. Балалар иҗади номерлар әзерләделәр, дуслык турында шигырьләр укыдылар һәм иксез-чиксез Ватаныбыз традицияләре турында сөйләделәр.
Рус, татар, чуваш, мари, мордва, якут һәм башка халыкларның сәйлән һәм бизәкләр белән чигелгән киемнәрен бу көнне импровизацияләнгән подиумда күрергә мөмкин иде. Кызлар һәм малайлар милли кием детальләрен горурлык белән күрсәттеләр.
Җырлар һәм биюләр: дәртләндергеч татар «Бас кызым, Әпипә»(5б һәм 1 б сыйныфлары) салмак рус әйлән-бәйләне (7а һәм 1 а сыйныфлары) белән алышынды, ә чуваш көйләре (5а һәм 2а сыйныфлары) дәртле удмурт көйләре (6б һәм 2б сыйныфлары) һәм мари көйләре ( 7б һәм 3б сыйныфлары) белән чагыштырылды. Анда катнашучылар шулай ук Якутия далаларына да бардылар, анда бугаздан салкын һава чыңлый, матур унталарда кызлар болан биюен башкардылар (8б һәм 4б сыйныфлары). Башкортның матур костюмнары, шаян такмаклары һәм уеннары тамашачыларны Башкортстанның бай төбәгенә алып китте, анда яңа пешкән ипи һәм бал исе аңкый (9а һәм 4а сыйныфлары). Казахстанның дала җилләрендә 8а  һәм 3а сыйныф укучылары белән булдык. 9б,10 һәм 6а ,11 нче сыйныф укучылары ерак Төркия һәм кояш Аджариянең мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен үзенчәлекле итеп күрсәттеләр, дөнья мәдәниятләренең күптөрлелеге аша бердәмлекне күрсәттеләр. Һәр номер алкышларга күмелде.
Халыклар бердәмлеге елын ачу барлык катнашучылар өчен дә мәктәп гаиләсе тагын да дуслашкан көн буларак истә калачак. Алда — яңа проектлар һәм очрашулар, әмма инде ачык: барлык сыйныфлар бергә булганда, чын тылсым туа.
"Халыклар бердәмлеге – ул безнең уртак байлыгыбыз. Бер-беребезне хөрмәт итеп кенә без зур илебездә тынычлык һәм татулыкны саклый алабыз. Бүген һәр сыйныф уртак бәйрәмгә үз өлешен кертте. Без мәдәниятләребезнең уртак яклары күп булуын күрдек: өлкәннәргә хөрмәт, җырларга мәхәббәт, кунакчыллык һәм уртак уеннардан шатлык. Бу Россиянең көче", - дип нәтиҗә ясады мәктәп директоры Абейдуллова Гөлсирин Гаделҗан кызы.
6👍2🔥1