Forwarded from Газета "Вакыт"
12нче һәм 13нче мартта Комсомол районында "Ел укытучысы - 2024" конкурсының муниципаль этабы үтте.
Районның 6 педагогы иң яхшы укытучы исеме өчен көч сынашты. Конкурс ел саен иң актив һәм сәләтле укытучыларны берләштерә. Аларның һәрберсенең хезмәттәшләре белән уртаклашырлык һәм жюрига тәкъдим итәрлек тәҗрибәләре бар. Конкурс вакытында катнашучылар мәктәп укучылары белән әңгәмә үткәрделәр, мастер-класс һәм ачык дәресләр күрсәттеләр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча "Ел укытучысы - 2024" конкурсында Тукай урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Хәйретдинова Гүзәл Минназыйм кызы җиңүче булды. Март ахырында ул конкурсның республика этабында катнашачак. Чын күңелдән уңышлар телибез аңа.

👍14