Түгәрәк өстәл барышында ислам динендә гаилә дәрәҗәсенең мөһимлеге,
хәзерге Россия җәмгыятендә буыннарның бәйләнеше югалу проблемасы, аларны чишү юллары турында сөйләделәр.
Буыннар арасындагы бәйләнеш өзелмәсен өчен ничек эшләргә? Милли мәдәниятебезне, милли менталитетыбызны, саклап калу өчен нәрсә эшләргә? Чыгыш ясаучылар шундый мөһим сорауларга җавап табарга тырыштылар.

👍4
Шыгырданда үтүче чараларның икенче бүлеге Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештырган "Буыннарны бәйләүче бәйрәм" белән дәвам итә.
Бүген 10 нчы юбилейлы "Буыннарны бәйләүче бәйрәм" яңа өйләнешкән парларны, бергә 50, 55, 60 ел гомер итүче юбилярларны, мобилизацияләнгән солдатларыбызның ата-аналарын җыйды.

👍6
"Буыннарны бәйләүче бәйрәм" ел саен зурая, киңәя. Чарага килгән парларның саны арта бара.
Бүгенге бәйрәм төбакара, чөнки монда Ульяновск өлкәсе, Самара, Мордовия, Марий Эль, Татарстан Республикасы юбилярлары да катнашты.
Чувашия Республикасы Диния нәзарәте бергә гомер иткән юбилярларны һәм яшь парларны бер мәйданчыкта җыеп рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, җәмгыятьтә гаилә ролен ныгыту, тормышта әби-бабаларыбызның тәҗрибәсен кулланып яшәү һәм башка бик күп мөһим сораулар күтәрде.
Нәтиҗәдә башкарган эшләре зур бәяләнде. ЧР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов Чувашия Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Чувашиянең "Хатын-кызлар берлеге" тарафыннан
"Рәхмәт хатлары" белән бүләкләнде.

👍6❤1