Чуашстан татарлары
2.92K subscribers
6.43K photos
622 videos
6 files
144 links
Хөрмәтле якташларыбыз, кадерле милләттәшләребез, газиз дин кардәшләребез!
"Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе"нең телеграмм каналына рәхим итегез!
Бергә булыйк - бердәм булыйк!
nkotatar21@mail.ru
Download Telegram
🔸Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары бүген Кукмара районы үсеше белән танышты. Район кунаклары, берничә төркемгә бүленеп, төрле авылларда булды.
🔸Эшмәкәрләр Зур Сәрдек, Аш-Буҗи, Купка, Чура авыллары белән танышты. Сәфәр Кукмара мәдәният йортында пленар утырыш һәм район иҗат коллективлары куйган концерт белән тәмамланды.
👍2
🔷Бүген Батыр муниципаль округы беренче номерлы Шыгырдан урта мәктәбендә Чувашия Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте оештырган "Традицион гаилә кыйммәтләре һәм аларның буын дәвамлылыгын саклаудагы роле" дип аталган түгәрәк өстәл утырышы уза.
🔷Чараны алып баручы Чувашия Республикасы Иҗтимагый палатасының традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча комиссиясе рәисе - Булыгина Ирина Евгеньевна.
👍3