Чуашстан татарлары
2.92K subscribers
6.42K photos
622 videos
6 files
144 links
Хөрмәтле якташларыбыз, кадерле милләттәшләребез, газиз дин кардәшләребез!
"Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе"нең телеграмм каналына рәхим итегез!
Бергә булыйк - бердәм булыйк!
nkotatar21@mail.ru
Download Telegram
Бүген, 4 март, татарларның мәркәзе, Казан шәһәренә 12 Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының делегатлары килделәр. Чувашиядән 32 эшмәкәр катнаша. Җыен 3 көн эшлиячәк. Бүген 4 секциягә бүленеп авыл эшмәкәрләренә актуаль сораулар каралачак, чыгышлар булачак.
Чуашстан делегатлары арасыннан Батыр муниципаль округы Татар Тимәше авылыннан яшь фермер Камил Салихов чыгыш ясыячак.
👍41👏1
Камиль Салихов чыгыш ясый
👍9
🔸Бүген “Корстон” сәүдә үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы бара.
🔸Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.
🔸Чуашстаннан 32 делегат катнаша. Шуларның күбесе Республикабызны төрле татар авылларындагы яшь эшмәкәрләр һәм татар авылларының территориаль бүлек җитәкчеләре.
👍51
Якташыбыз, Батыр муниципиаль округы Кыр Бикшиге авылында яшәүче ООО "Уют" директоры Кисеев Илдус Әләлетдин улы Бөтендөнья татар конгресының "Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнде.
Илдус әфәндене ихлас күңелдән котлыйбыз!
👍11