Чуашстан татарлары
2.92K subscribers
6.42K photos
622 videos
6 files
144 links
Хөрмәтле якташларыбыз, кадерле милләттәшләребез, газиз дин кардәшләребез!
"Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе"нең телеграмм каналына рәхим итегез!
Бергә булыйк - бердәм булыйк!
nkotatar21@mail.ru
Download Telegram
Бүген, 2 март көнне, Татар Согыты авылында якташлары, Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә хәлак булган сугышчы-интернационалист, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Куликов Рифкат Абдулла улы истәлегенә билбау көрәшү турниры булды.
👍3
Бүген, 4 март, татарларның мәркәзе, Казан шәһәренә 12 Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының делегатлары килделәр. Чувашиядән 32 эшмәкәр катнаша. Җыен 3 көн эшлиячәк. Бүген 4 секциягә бүленеп авыл эшмәкәрләренә актуаль сораулар каралачак, чыгышлар булачак.
Чуашстан делегатлары арасыннан Батыр муниципаль округы Татар Тимәше авылыннан яшь фермер Камил Салихов чыгыш ясыячак.
👍41👏1
Камиль Салихов чыгыш ясый
👍9
🔸Бүген “Корстон” сәүдә үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы бара.
🔸Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.
🔸Чуашстаннан 32 делегат катнаша. Шуларның күбесе Республикабызны төрле татар авылларындагы яшь эшмәкәрләр һәм татар авылларының территориаль бүлек җитәкчеләре.
👍51