https://tatar-congress.org/ru/blog/sostoyalos-torzhestvennoe-meropriyatie-posvyashennoe-20-letiyu-tatarskoy-natsionalno-kulturnoy-avtonomii-penzenskoy-oblasti/?_utl_t=tm
Состоялось торжественное мероприятие, посвященное 20-летию «Татарской национально-культурной автономии Пензенской области» | Всемирный конгресс татар

Всемирный конгресс татар
Состоялось торжественное мероприятие, посвященное 20-летию «Татарской национально-культурной автономии Пензенской области»
Сегодня, 28 февраля, в Киноконцертном зале «Пенза» состоялось торжественное мероприятие, посвященное...
❤2
28 февраль көне Казан һәм Россиянең башка шәһәрләрендә Бөтендөнья татар кухнясы көне билгеләп үтелә. Бу көн әле чагыштырмача күптән түгел, 2006 елда гынә бәйрәм ителә башлый. 28 февраль көне юкка гына сайлап алынмаган. Нәкъ менә 1927 елның әлеге көнендә легендар татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов туган.
Мондый матур һәм тәмле бәйрәм көнне Яңа Чабаксар шәһәренең татар аш-су осталары, уңган хуҗабикәләре шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә "Тәмледән тәмле" бәйгесенә җыелды.
Идея авторы һәм оештыручысы, Яңа Чабаксар татар милли автономиясенең җитәкче урынбасары Гөлинә Сафина фикеренчә, бу бәйрәм генә түгел, ә бәйге форматында оештырылган татар халкының үзенчәлекле аш-су традицияләрен торгызу һәм яклау мөмкинлеге дә булырга тиеш. Бәйге жюрисыз булмыйдыр, эшләрне бәяләргә олы апаларыбыз Рафия Зейнутдинова һәм Галия Айзятова билгеләнде. Бәйгенең хөрмәтле кунагы Яңа Чабаксар шәһәренең татар җәмәгатьчелеге җитәкчесе Минкадир Рәҗяпов булды.
Катнашучы кызларыбыз 30 йомыркадан токмачны бик тиз кисеп бетерделэр. Шул арада вак бәлештә әзер булды. Жюри апаларыбыз һәм бәйге кунаклары искиткеч матур токмачларга, искиткеч тәмле вак бәлешкә югары бәя бирде. Катнашучы кызларыбыз һәрберсе аш-су остазы булырлык осталар икән бит!
Бәйге беткәч бөтенесе чәй өстәле янында җыелдылар. Һәрбер апа-ханымның үзе генә белә торган аш-су сере бар икән бит, шуларны яшь буынга өйрәтеп калдыру кирәклеге турында сөйләшеп алдылар.
Яңа Чабаксар шәһәренең Татар милли автономиясе рәисе Минкадир Рәҗәпов бөтен оештыручы һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм мондый чараларны ел саен үткәрү кирәклеген билгеләп үтте.
Татар халкы электән үзенең аш-суы белән мәшһүр, шуңа күрә без милли ашларны оста әзерләргә, осталыкны киләсе буыннарга тапшырырга тиешбез. Бергә булып, бердәм булып татар мәдәниятен, туган татар телебезне саклап калырга насыйп булсын.

👍7
Бүген, 2 март көнне, Татар Согыты авылында якташлары, Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә хәлак булган сугышчы-интернационалист, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Куликов Рифкат Абдулла улы истәлегенә билбау көрәшү турниры булды.
👍3