Чуашстан татарлары
2.92K subscribers
6.39K photos
622 videos
6 files
143 links
Хөрмәтле якташларыбыз, кадерле милләттәшләребез, газиз дин кардәшләребез!
"Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе"нең телеграмм каналына рәхим итегез!
Бергә булыйк - бердәм булыйк!
nkotatar21@mail.ru
Download Telegram
🎾Бүген Тукай мәктәбе спортзалында Гибатдинов Госман Гомәр улының истәлегенә багышланган 23 тапкыр волейбол турниры булып үтте.
🎾Гибатдинов Госман Гомәр улы Тукай урта мәктәбендә физик тәрбия укытучысы булып эшләгән, фаҗигәле рәвешле вафат булган.
🎾Госман абыйның якты дөньяны калдырып, бакыйлыкка күчкәненә шактый вакыт узса да, Тукай авылы халкының, туганнарының, коллегаларының, шәкертләренең хәтерендә ул әле дә яши.
🎾Госман Гомәр улы, мәктәптә дистәгә якын вакыт кына эшләгән булса да балаларны, эшен яратуын, үзенә карата авылдашларының хөрмәтен яулап алган. Әлеге сүзләрне турнир ачу тантанасында чыгыш ясаучы һәрбер кеше билгеләп үтте.
Турнир алдыннан Госман Гомәр улы рухына багышлап бергәләп дога кылдылар.
🎾Быелгы турнир чарасының максаты Тукай авылы яшьләре арасында дуслык, туганлык тагын да артсын, ныгысын диеп авылдашлар арасында үткәрелде.
5 команда үзара ярышты.
🎾Бу традицион турнир ел саен авыл яшьләре тырышлыгы һәм матди ярдәме белән уза. Турнирны оештырган туганнары, авыл яшьләре быел җыелган акчаны кардәшләре, остазлары Госман Гомәр улы исеменнән төзелеп килүче мәчеткә садака итеп тапшырдылар. Аллаһ каршында бу садака, садака җәрия булып барсын!
👍61
Бүген Тукай мәктәбе спортзалында гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, ярдәмчел, тырыш, авылыбызның олы йөрәкле кешесе булган Гибатдинов Госман Гомәр улы истәлегенә багышланган 23нче тапкыр волейбол турниры узды.
Әлеге турнир Госман Гомәр улының туганнары, иң якын дуслары, авылдашлары ярдәме белән оештырылды. Волейбол ярышы ачылышында Комсомол муниципаль округының авыл хуҗалыгы һәм экология бүлеге башлыгы Минзаит Минсагир улы Зайнуллин, Чувашстан татарларының милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзам Халим улы Шакиров, Тукай урта мәктәбе директоры Наил Сабирҗан улы Зарипов, Урмай территориаль бүлеге җитәкчесе Айрат Ямалетдинов, Тукай авыл имамы хатыйбы Наил хәзрәт Ямалутдинов катнашты.
Госман Гомәр улын искә алып, Наил хәзрәт хәер- фатихасыннан командалар арасында ярышлар башланып китте. Турнирда 5 команда-Дуслар, Тукай яшьләре, Тукай, Мәдрәсә, Ветераннар көч сынашты. Көчле, кызу уеннардан соң, нәтиҗәдә: 1урында- Мәдрәсә, 2 урында-Ветераннар, 3урында-Тукай.
Җиңүче командаларга, һәр команданың иң яхшы уенчыларына дипломнар һәм бүләк итеп түбәтәйләр тапшырылды.
Турнир ахырында Гибатдинов Ильяс килгән кунакларга, уенчыларга зур рәхмәтләрен җиткерде.
Госман Гомәр улы - безнең күңелләребездә. Ул һәр кешегә ярдәм итеп, бар көчен, хезмәтен яшь буынга белем бирүгә багышлады. Ул гаиләсенә, якыннарына, Тукай авылына хөрмәтле кеше иде. Аны сагынып, юксынып авылыбыз да, мәктәбебез дә һәрвакыт искә алалар.
Госман Гомәр улы исемендәге турнир авыл халкын берләштерү, яшьләребез спортка тартылсын, спорт белән шөгыльләнсен дигән максат белән дә оештырыла.
Әлеге ярыш Госман абый рухына дога булып барып ирешсен иде. Аның якты истәлеге безнең күңелләребездә мәңге сакланыр!
👍3
Forwarded from Казан утлары
Татар теле

Яшем туктатырлык кодрәт синдә,
Һәм елата ала бер сүзең!
Мосафирга – татлы кизләү суы,
Адашканга маяк – берүзең!
Синдә ага җирне тибеп чыккан
Меңәр чишмә, вулкан лавасы.
Синдә тургай, сандугачлар көе,
Диңгезләрнең җиләс һавасы.
Тоякларның тупырдавы синдә,
Кылычларның горур зеңләве.
Дәүләтемнең тез чүктергән чагы,
Ватанымның өнсез иңрәве.
Тимерченең тире тамган сиңа,
Бөеклеге синдә ханнарның!
Синдә күпме дога-ялваруы
Бер Илаһка изге җаннарның.
Күкрәгемә хәнҗәр кадасалар,
Синең белән бәйлим ярамны.
Синдә таптым җаным моңы булып
Каләмемнән тамар караны.
Җанны кисәр җилләр искән чакта
Ышыкланам сиңа – кыяма!
Синле чакта без – алмазның үзе!
Синсез калсак – юка пыяла. Аңлы чактан бәгырь сызлавым син,
Синсез калсам – калам йөрәксез.
Син югалсаң, кояш шундук сүнәр.
Син булмасаң, мин дә кирәксез...

Дания Нәгыйм
✍️
🔗 "КУ" 07, 2023
👍2