Чуашстан татарлары
2.93K subscribers
6.39K photos
622 videos
6 files
143 links
Хөрмәтле якташларыбыз, кадерле милләттәшләребез, газиз дин кардәшләребез!
"Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе"нең телеграмм каналына рәхим итегез!
Бергә булыйк - бердәм булыйк!
nkotatar21@mail.ru
Download Telegram
Бүген Чичкан авылының мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан волейбол турниры узды. Әлеге турнирның шарты буенча Чичкан һәм Чурачык авылларында туып үскән, 12 яшьтән дә яшь булмаган спорт сөючеләр катнашырга тиеш иде.
Турнирны ачуда Чичкан территориаль бүлеге җитәкчесе Лукиянов Юрий Генадьевич, "Слава картофелю" агрофирмасының генераль директоры Идиатуллин Хасиятулла Сәмигулла улы, "Труд" авыл хуҗалыгы җитәкчесе Лукиянов Александр Сергеевич һ. б. катнашты.
Волейбол ярышларының максаты – яшь буынны тәрбияле, сәламәт итеп тәрбияләү, спортка карата кызыксыну уяту, аралашу чарасы булып тора.
Спорт чарасында 3 команда көч сынашты:
- Чичканның "Ветераннар" командасы;
- Чичканның "Яшьләр" командасы;
- Чурачык командасы.
Бәйге киеренке шартларда барды. Ветераннарда — тәҗрибә, яшьләрдә — көч.
1 урынга Чичканның "Ветераннар" командасы лаек булды, 2 урын - Чичканның "Яшьләр" командасы, 3 урын - Чурачык командасы.
👍6
Бүген Тукай мәхәллә йортында(мәдрәсәсендә), Республикабызда иң танылган милләттәшләребезнең берсе, Комсомол муниципиаль округының иҗтимагый палата рәисе Мифтахутдинов Кияметдин Садертдин улы булды.
Ул 1991 елдан 2000 елга кадәр Комсомол районын җитәкләде. Аннан соң 22 ел "Чувашрегионгаз" оешмасының генераль директоры булып эшләде, 5 созыв Госсовет депутаты булып торды.
Хәзер лаеклы ялга киткәч тә, иҗтимагый эшен дәвам итә. Кияметдин Садертдин улы эшләгән чорда татар авылларына, милләттәшләребезгә, бигрәк тә мәчетләргә зур ярдәм күрсәтте. Аның кылган изгелекләрен Тукай авылы халкы рәхмәт белән искә ала. Авылга, мәдрәсәгә газ кертү, мәктәпкә капиталь ремонт ясау һәм башкалар.
Әлеге эшләр барысы да Кияметдин абыйның ярдәме белән эшләнде. Тукай халкы исеменнән Урмай имам-мухтәсибе, Тукай авыл имамы-хатыйбы Наил хәзрәт Ямалутдинов, имам-мудәрис Рәис хәзрәт Арифуллин, Урмай территориаль бүлеге җитәкчесе Айрат Ямалетдинов, Чуашстан татарларының милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзам Шакиров Кияметдин Садертдин улына олы рәхмәт әйтеп, истәлекле бүләк тапшырдылар.
Аннан соң олы кунагыбыз мәдрәсә эше белән танышты, шәкертләр белән күреште. Аларга үзенең теләкләрен җиткерде, уңышлар теләде.
👍81
Сегодня, 24 февраля, В МБОУ «Урмаевская СОШ» состоялся турнир по волейболу в честь участников СВО.
На открытии мероприятия присутствовали начальник Урмаевского территориального отдела Ямалтдинов Айрат Гаязтдинович, Комиссарова Наталия Александровна - заместитель главы администрации по социальным вопросам - начальник отдела образования администрации Комсомольского муниципального округа, директор "Урмаевской СОШ" Камалдинов Фениз Хасиятуллович, участник СВО Кумтов Ильнар и другие приглашённые гости.
Первое место заняли:
ул. Южный куст,
второе место:
ул. Бурнаш,
третье место:
ул. Ленина.
Самый молодой игрок - Абеев Фаиль;
Ветеран спорта-Камалюков Шеукать.
По окончанию турнира состоялось награждение победителей!
Всем желаем здоровья, счастья и успехов!
👍4