Чуашстан татарлары
2.93K subscribers
6.38K photos
619 videos
6 files
143 links
Хөрмәтле якташларыбыз, кадерле милләттәшләребез, газиз дин кардәшләребез!
"Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе"нең телеграмм каналына рәхим итегез!
Бергә булыйк - бердәм булыйк!
nkotatar21@mail.ru
Download Telegram
Бүген Чичкан авылының мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан волейбол турниры узды. Әлеге турнирның шарты буенча Чичкан һәм Чурачык авылларында туып үскән, 12 яшьтән дә яшь булмаган спорт сөючеләр катнашырга тиеш иде.
Турнирны ачуда Чичкан территориаль бүлеге җитәкчесе Лукиянов Юрий Генадьевич, "Слава картофелю" агрофирмасының генераль директоры Идиатуллин Хасиятулла Сәмигулла улы, "Труд" авыл хуҗалыгы җитәкчесе Лукиянов Александр Сергеевич һ. б. катнашты.
Волейбол ярышларының максаты – яшь буынны тәрбияле, сәламәт итеп тәрбияләү, спортка карата кызыксыну уяту, аралашу чарасы булып тора.
Спорт чарасында 3 команда көч сынашты:
- Чичканның "Ветераннар" командасы;
- Чичканның "Яшьләр" командасы;
- Чурачык командасы.
Бәйге киеренке шартларда барды. Ветераннарда — тәҗрибә, яшьләрдә — көч.
1 урынга Чичканның "Ветераннар" командасы лаек булды, 2 урын - Чичканның "Яшьләр" командасы, 3 урын - Чурачык командасы.
👍6