Чуашстан татарлары
2.93K subscribers
6.38K photos
619 videos
6 files
143 links
Хөрмәтле якташларыбыз, кадерле милләттәшләребез, газиз дин кардәшләребез!
"Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе"нең телеграмм каналына рәхим итегез!
Бергә булыйк - бердәм булыйк!
nkotatar21@mail.ru
Download Telegram
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Хуш киләсең Рамазан!!!

Ильяс хәзрәт Сафиянов, мөфти беренче урынбасары Рамазан уразасының фазыйләте турында, сөекле Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәләме булсын) хадис шәрифен искә төшереп китте.
👍6
Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да Ватанны саклаучылар көне тәбрик итәм.
23 февраль ул – батырлык, намус hәм кыюлык бәйрәме. Тарихның төрле чорларында бәйрәмнең атамасы үзгәрсә дә, аның асылы үзгәрмәде.
Батырлыкта – матурлык, - ди татар халкы. Бүгенге тынычсыз вакытта хәрби хезмәтләрен узучы, илебез иминлеге өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларга карата аеруча да хөрмәтебез һәм игътибарыбыз зур. Кыю кыз-улларыбызга барысына да җиңү белән, исән-имин кире үз гаиләләренә әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.
Татар милләте вәкилләре арасында һәр чорның үз батырлары булды, бүген дә бихисап куркусыз егетләребез алгы сафларда, араларында Россия каһарманы исеменә лаек булучылары да күп. Алар да бабайлары һәм туганнары кебек үк гомерләрен кызганмыйча юлбарыстай көрәшәләр, дөньяга тынычлык көннәрен якынайталар.
Кадерле дуслар, тынычлык сагында торучы батыр затларыбыз, һәрбер яңа аткан таң безгә бары тик яхшы хәбәрләр генә алып килсен. Туган җиребез күге һәрвакыт имин булсын. Барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм уңышлар телим.
 
Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе                                                В.Г.Шәйхразыев.
 
👍4
23 февраль — Ватанны саклаучылар көне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.

Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге көндәге буыны һəм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең иминлеге, туганнары һəм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар иде.

Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!!!
👍2
Чуашстанның Тукай авылында бүген икеләтә бәйрәм. Берсе изге җомга көн булса, икенчесе төзелеп килүче Аллаһ йорты - МӘЧЕТКӘ ай кую тантанасы. Аллаһу әкбәр!!!
👍7
Бүген Чичкан авылының мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан волейбол турниры узды. Әлеге турнирның шарты буенча Чичкан һәм Чурачык авылларында туып үскән, 12 яшьтән дә яшь булмаган спорт сөючеләр катнашырга тиеш иде.
Турнирны ачуда Чичкан территориаль бүлеге җитәкчесе Лукиянов Юрий Генадьевич, "Слава картофелю" агрофирмасының генераль директоры Идиатуллин Хасиятулла Сәмигулла улы, "Труд" авыл хуҗалыгы җитәкчесе Лукиянов Александр Сергеевич һ. б. катнашты.
Волейбол ярышларының максаты – яшь буынны тәрбияле, сәламәт итеп тәрбияләү, спортка карата кызыксыну уяту, аралашу чарасы булып тора.
Спорт чарасында 3 команда көч сынашты:
- Чичканның "Ветераннар" командасы;
- Чичканның "Яшьләр" командасы;
- Чурачык командасы.
Бәйге киеренке шартларда барды. Ветераннарда — тәҗрибә, яшьләрдә — көч.
1 урынга Чичканның "Ветераннар" командасы лаек булды, 2 урын - Чичканның "Яшьләр" командасы, 3 урын - Чурачык командасы.
👍6