Бүген Шыгырданның 1 нче номерлы мәктәбендә Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган сугышчы-интернационалист, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Минхәйдәр Вәлитов истәлегенә билбау көрәше турниры булды.
Турнирны Шыгырдан авылында яшәүче Әфганстан сугышы ветераннары, авылның игәнәчеләре ярдәме белән оештырдылар.
Тантаналы ачылышта Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Чувашия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Чуашстан татарларының милди-мәдәни берләшмәсе рәис Әгъзам Шакиров, Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Тагиров, Батыр муниципаль округы башлыгының урынбасары Светлана Чернова, Шыгырданның 1нче номерлы гомуми белем бирү урта мәктәбе директоры, Батыр муниципаль округы депутаты Гөлсирин Абейдуллова, Шыгырдан территориаль бүлеге башлыгы Марат Айзатуллов катнашты.
Турнирда Чуашстан, Татарстан, Марий Эл һәм Ульян өлкәсеннән 70тән артык яшь көрәшчеләр катнаштылар.
Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмә исеменнән Әгъзам Шакиров Шыгырдан көрәшчеләренә борцовкалар бүләк итте.

👍6