Чуашстан татарлары
2.94K subscribers
6.35K photos
608 videos
6 files
141 links
Хөрмәтле якташларыбыз, кадерле милләттәшләребез, газиз дин кардәшләребез!
"Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе"нең телеграмм каналына рәхим итегез!
Бергә булыйк - бердәм булыйк!
nkotatar21@mail.ru
Download Telegram
За круглым столом собрались ученицы в соборной мечети города Шумерля. Под руководством Дамир хазрат Адиатуллина изучают основы религии и коранические истории.
👍7🔥1👏1
Бүген татар язучысы, Советлар берлеге каһарманы Муса Җәлилнең туган көне.
Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбур губернасы (хәзерге Оренбур өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.
Муса Җәлил һәм җәлилчеләр Бөек Ватан сугышы вакытында яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы көрәш алып баралар.
Муса Җәлилнең безгә иң таныш шигырьләре: "Җырларым", "Кызыл ромашка", "Соңгы җыр" һ. б.
👍6
Һәр ел саен авыл халкы алдында башкарылган эш турында хисап үткәрелә.

Бүген 15 февралендә гражданнар җыеннары узды. Урмай территориаль бүлеге башлыгы Ямалетдинов Айрат Гаязтдин улы үзенең чыгышы белән 2023 елда башкарылган эшләр турында нәтиҗә ясады, шулай ук авыл җирлегендәге проблемаларга да игътибар итте. 2024 елга планнар һәм куелган бурычлары турында сөйләде.

Актив кешеләр белән очрашуга Комсомол муниципаль округы башлыгы Раськин Николай Никандрович, шулай ук муниципаль округ хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре килде һәм докладлар белән чыгыш ясады һәм халыкның сорауларына җавап бирде.

Гомумән алганда, башлыкның халык белән очрашуы уңышлы узды, диалог конструктив килеп чыкты. Әлеге очрашуларның төп бурычы-торак пунктның икътисади һәм социаль үсеш дәрәҗәсе белән танышу.
 
👍1