Чуашстан татарлары
2.45K subscribers
6.19K photos
577 videos
6 files
138 links
Хөрмәтле якташларыбыз, кадерле милләттәшләребез, газиз дин кардәшләребез!
"Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе"нең телеграмм каналына рәхим итегез!
Бергә булыйк - бердәм булыйк!
nkotatar21@mail.ru
Download Telegram
Бүген Башкортстаннан килгән милләттәшләребез Чувашия татар авыллары белән танышуларын дәвам итәләр.
Иртән Урмай авылы җәмиг мәчетендә булып, Тукай авылы белән таныштылар.
Тукай мәхәллә йортында аларны мәдрәсә укытучылары Рәис хәзрәт Арифуллин һәм Әминә апа Багаутдинова каршы алдылар.
👍4🔥1
Бүген Казан шәһәрендә Татар теле һәм әдәбиятыннан XI-Халыкара олимпиада башланды.
Олимпиада 17 апрельдан 20 апрельга тикле дәвам итәчәк. 27 төбәктән һәм 5 чит илдән 8-11 сыйныф укучылары катнаша.
Быел Чуашстан Республикасын 10 бала үзләренең татар теленнән белем дәрәҗәләрен күрсәтәчәкләр, шул исәптән 7 кыз һәм 3 малай.
Аларга уңышлар телибез!
👍13
💢Поздравляем победителей конкурса «Торговля Чувашии-2024»

🔹Номинация «Лучшая фирменная сеть местного товаропроизводителя»

3 место – ИП КФХ Санзяпов Р.Ш. «Фермерский дворик», ТД «Вкусно и полезно»

🔹Номинация «Лучший магазин по представленности продукции местного производства»

2 место – КФХ Шамсутдинова Г. М., «Супермаркет домашней еды «Халяль»Желаем дальнейших успехов!
👍11
Сегодня в Шыгырданском  детском саду  «Ромашка» состоялось  открытие  агролаборатории.
Это пятая агролаборатория в Батыревском муниципальном округе. Она создана при поддержке сельхозтоваропроизводителя- куратора, председателя СССППК «БАРАКАТ», депутата Собрания депутатов Батыревского муниципального округа  Дамира Земдиханова. Эта инициатива направлена на формирование у дошкольников интереса к сельскому хозяйству, воспитание бережного отношения к природе и привитию основ экологической культуры.  Агролаборатория находится  в отдельном кабинете на 27,5 кв.м.
👍10
Безнең шәхесләр!
Араев Гилачетдин Миначевич.
Гилачетдин Миначевич Араев 1936 нчы елның 15 мартында Батыр районы Кыр Бикшиге авылында туа. Шыгырдан урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1953 нче елда Канаш укытучылар хәзерләү уку йортына укырга керә. Аннан соң Комсомол районында укытучы булып эшли. 1955-1958 нче елларда совет Армиясендә хезмәт итә. 1959-1964 нче елларда Чуваш дәүләт педагогия институтында укый. Физкультура, математика фәннәрен укыта,  класс җитәкчесе дә булып эшли.
           1972 нче елда Озын Куак авылында урта мәктәп булгач, НВП дәресләрен дә укыта башлый. Эш дәверендә аның инициативасы белән мәктәптә укытучылар ярдәмендә тир һәм көрәш залы ясала. Халык  Араев тиры дип йөртә. 1978 нче елда Приволжск хәрби округыннан тикшерү килеп, Гилачетдин Араев эшенә югары бәя биреп китә. Уңышлы эшләре өчен ЧАССР ның атказанган укытучысы дигән исем бирелә.
          1973 нче елдан Гилачетдин Миначевич, зур уңышларга ирешеп,  РСФСР спорт мастеры (остасы) исеменә лаек була. 500 гә якын разрядлы  спортчы хәзерли. Төрле ярышларда катнашып, 40 мәртәбәдән артык илебезнең спорт җәмгыятенең, 20 мәртәбәдән артык республикабызның данын яклаган, 13 мәртәбә призлы урынга лаек булган кеше ул. Араев әзерләгән спортчылар район командасының төп көче була.
        Гилачетдин Миначевич һәм Сәкинә Хуснетдиновна  43 ел бергә тату яшиләр. 5 бала тәрбияләп үстерәләр, 2 кыз һәм өч ир бала. Ике ир баласы мал табибы, ике кыз балалары финансистлар, бер ир балалары педагог профессиясен алды. Ул спорттан аерылмады. Соңгы мәртәбә район Сабантуенда 46 яшендә Батыр булып калды. Араев Гилачетдин Миначевич һәрвакыт үрнәк булды. Аны һәрберсе җылы итеп искә алалар. Аның үрнәгендә математика укытучылары туган мәктәпләренә кайтып күп еллар эшләделәр. Алар арасында  Апанаева Минҗиан Хәлиулловна, Мөхәммәтҗанова Суфия Хәлиулловна, Даутов Рәхимулла Хәйруллович, Сәйдәшев Мансур Минәтуллович, Камалетдинова Энҗе Альбертовна, Бурчаклы Дамир Минсәитович, Вәлиуллина Фәридә Минсәитовна да бар. Чын математик укытучылар күп буын укучыларын математика фәненә өйрәтәләр.
        Гилачетдин Миначевич Озын Куак егетләрен спорт алдынгылары итеп тәрбияли: Араев Равил, Тазетдинов Әнсар, Тазетдинов Рәшит, Хуснетдинов Искәндәр, Хуснетдинов Рәшит, Халитов Нәбиулла, Хисамутдинов Рәфәгать һ.б. Ул бар гомерен балалар укытуга, тәрбияләүгә бирә. Үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара.
       Спартикиада программасы нигезендә Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Гилачетдин Араевны искә алып һәр елны районыбызда ирекле көрәш буенча көрәшчеләр ярышы оештырыла. Монда яшь көрәшчеләр теләп катнашалар һәм зур уңышларга ирешәләр.
Гилачетдин Миначевичның 45 еллык педагогик стажы бар. 2000 елда лаеклы ялга китә.
       Араев Гилачетдин Миначевич  2002 нче елның 5 нче мартында вафат була. Озын Куак авылы зиратында  җирләнә.
👍8
Чуашстан татарлары pinned «Безнең шәхесләр! Араев Гилачетдин Миначевич. Гилачетдин Миначевич Араев 1936 нчы елның 15 мартында Батыр районы Кыр Бикшиге авылында туа. Шыгырдан урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1953 нче елда Канаш укытучылар хәзерләү уку йортына укырга керә. Аннан соң Комсомол…»