milli.kzn
549 subscribers
1.68K photos
537 videos
237 links
📌 Казань. Дневник событий

📌 Казан. Чаралар көндәлеге
Download Telegram
Татар хатын-кызлары түбәтәен ясау буенча мастер-класс

18 апрельдә 17.00дә «Залесный» мәдәният үзәгендә хатын-кызлар түбәтәен ясау буенча мастер-класс була. Катнашучылар остаз ярдәмендә кечкенә калфакның заманча вариантын ясарга өйрәнәчәкләр.

Әйтергә кирәк, «түбәтәй» сүзе төрекчәдән «өслек» дип тәрҗемә ителә. Катнашучылар шулай ук түбәтәйнең ике төп өлештән (кырпу һәм түбә) торганын да беләчәкләр.
Бүгенге көннәрдә дә түбәтәй мөселман халыклары мәдәниятендә зур роль уйный. Хәзерге заман кызларында төрле формада һәм зурлыкта булган, үзенчә матур сүрәтләр белән аерылып торган түбәтәйләр аеруча популярлык казана.

Чарада һәр теләгән һәр кешене көтеп калабыз! Урыннар саны чикле.

Адресы: Казан шәһәре, Залесный бистәсе, Осиново тыкрыгы, 8
Белешмәләр өчен телефон: 524-85-86.
Чараны «Залесный» мәдәният үзәге оештыра.
_______________________________________
Мастер-класс по изготовлению женской татарской тюбетейки


18 апреля в 17.00 часов в КЦ «Залесный» состоится мастер-класс по изготовлению женской татарской тюбетейки. Под руководством мастера участники изготовят современный вариант маленького калфака.

Отметим, «тюбетейка» произошла от тюркского слова «тюбе» – что означает верхушка. Также участники узнают, что тюбетейка состоит из двух основных частей: бортика (околыша, ободка) и верхушки.
В наши дни тюбетейка играет большую роль в культуре мусульманских народов. У современных девушек особенную популярность приобрели тюбетейки разных форм и размеров, отличающиеся особой красочностью.

Ждем всех желающих! Количество мест ограничено.

Адрес: г.Казань, пос.Залесный, Осиновский пер., 8
Телефон: 524-85-86
Организатор мероприятия: Культурный центр «Залесный».
Казан шәһәре Киров районының катнаш төрдәге 7нче номерлы билингваль балалар бакчасы мөдире Алсу Нияз кызы Биктова ГТРК "Татарстан" каналының "Хәерле көн, Татарстан!" тапшыруында кунакта булды. Ул Казан мэриясе башлап җибәргән «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар телен өйрәтүдә заманча алымнар» дип исемләнгән татар теле тәрбиячеләре өчен шәһәркүләм семинарлар циклы турында сөйләде. Семинарларда Казан балалар бакчаларының әйдәп баручы тәрбиячеләре татар телен өйрәтүдә заманча алымнар куллану тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Исегезгә төшерәбез, киләсе семинар 21 апрель көнне “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә узачак.

Тапшыруның тулы версиясен сылтама аша кереп карап була. Алсу Ниязовна белән әңгәмә 7нче минуттан башлана.

https://trt-tv.ru/tat/sluzhba-nacionalnogo-veshhaniya/izhat/h-erle-k-n-tatarstan-18-04-22/
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә татар теле тәрбиячеләре өчен «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар телен өйрәтүдә заманча алымнар» шәһәркүләм семинарлар циклының өченче чарасы узды
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Катнашучыларны Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Әхмәтов Альберт Мөнир улы сәламләде
Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Зиннур кызы Фәйзуллина мультимедиа юнәлешендәге балалар басмаларын телне өйрәтүдә ничек кулланып булуы турында сөйләде
Алсу Халит кызы Әшерәпова
бәйләнешле сөйләм үстерү системасы буларак пропп-карталары, интеллект карталары, мнемотехника турында сөйләде.

Мөгаллим Казан шәһәре Вахитов районының «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273нче катнаш тѳрдәге балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе булып эшли.
Әдилә Вәзих кызы Шәйдуллина балаларның сөйләмен һәм фикерләвен үстерүдә автор уеннарының мөһимлеге турында сөйләде.

Педагог - Казан шәhәре Совет районының Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 261нче катнаш төрдәге балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Семинарны Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты – Булат Гатауллин алып барды.
Гѳлинә Кираметдин кызы Хәсәнова И.Н. Мурашковска методикасы буенча балаларны рәсем буенча хикәя төзергә өйрәтү серләренә төшендерде.

Мөгаллим Казан шәһәре Яңа Савин районының татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 346нчы катнаш тѳрдәге балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе булып эшли.