Сәлам, микроб!
391 subscribers
168 photos
28 videos
1 file
46 links
Микроблар турында татар телендә беренче фәнни-популяр китап

Сораулар буенча:
@tatmicrobiolog

89600520949
Download Telegram
Бу китапның тышлыгы түгел))
Даша Борисова иҗат иткән матур рәсем! Даша рәсем укытучысы. Һәм ул табигатьне бик ярата. Өендә микроскоплары бар. Алар ярдәмендә төрле микроорганизмнарны карый, рәсемнәрен ясый, видеога төшерә.

Даша видеоларыбыз өчен таймлапслар, рәсемнәр ясады, микроскоп ярдәмендә төшерелгән видеоөзекләре белән бүлеште.
👍4
Сәлам!

Микроорганизмнар хакында татар телендә китап язу - минем күптәнге хыялым иде.
Диссертациямне яклаганнан соң бу теләк тагын да артты. Ә иң төп этәргечләрем - Шамил белән Сәидә.

"Үз телем" бәйгесенә бик зур рәхмәт! Китап Казан Мэриясе ярдәмендә нәшер ителә.

Китапны нәшер итү - күмәк хезмәт.
Шөкер, минем юлымда җаваплы һәм ярдәмчел кешеләр очрый.
Балалар редакциясе мөдире Айсылу Галиева (мин аңа бик рәхмәтлемен), тәҗрибәле мөхәррир Эльвира Кәлимуллина (гел элемтәдә, җаваплы), оста рәссам-иллюстратор Фәридә Харрасова (әбисе биолог булган, әнисе табиб, менә бит ничек туры килде). Бүген Фәридә апа китап өчен иҗат иткән рәсемнәрен җибәрде. Алар шундый матур!

Фәнни рецензентыбыз профессор, биология фәннәре докторы.

Китапта QR-кодлар булачак. Балалар микробиология өлкәсендә мавыктыргыч видеолар карый алачак һәм кызыклы радиотапшырулар тыңлый алачак.
"САФ" татарча балалар интернет-радиосына бик рәхмәтлемен. Анда саф күңелле кешеләр хезмәт итә! Видеолар һәм радиотапшырулар радио сайтында урнаштыралачак.
Qr-кодлар белән фикер "Үз телем" бәйгесендә җиңгәннән соң гына килде. Проектны яклаканда видео һәм радиотапшырулар турында сүз булмады. Ләкин китапны заманчарак, кызыграк һәм бала өчен аңлаешлырак ясыйсы килде. Микробларның үзләрен дә күрсәтәсе килде:-)

Видеоларны туплаганда күүүүп кеше катнашты. Кайбер видеоларны кабат-кабат төшерергә туры килде. Кайбер видео-фотолар белән бик юмарт кешеләр бүлеште. Мәсәлән, бер парктагы сулыкларның видеоларын мин бер ай буе эзләдем (Интернеттан алырга теләмәдем дә, ярамый да), әллә кемнәрдән сорадым. Нәтиҗәдә, җырчы Зәринә Вильданова (ул шундый ягымлы) һәм сәяхәтче, музыкант, актер Пётр Буров ярдәм итте.
Безнең видеолар өчен кирәк булган рәсемнәрне дә ясап бирделәр (Даша, сиңа рәхмәт! Өстәге рәсемне дә ул ясады). Хәттта черегән алмалар белән ашлама чокырын да фотога төшереп җибәрделәр. Интернеттан алмадык :)
3 видео өчен махсус көй язылды.

Китап, сине көтәбез!

("Татар теле - фән теле")
🔥11❤6
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
ЯҢА РАДИОТАПШЫРУ!

Бүген (18.11.24) сәг 11 дә "САФ" татарча балалар интернет-радиосында микросуүсемнәр хакында тыңлагыз!

https://saf-radio.ru

Без Данияр белән тырыштык😊
❤10👍1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Гөлнур Фәхруллинаның "Сәлам, микроб!" дип аталган яңа әсәренә рәсемнәр барлыйбыз. Рәссамы - Фәридә Харрасова. Безнең эш процессына син дә кушыл! Китап тиздән басылып чыгачак👋

Смотри и стань участником нашего рабочего процесса😊обсуждаем с коллегами иллюстрации к будущей книге Гульнур Фахруллиной "Сәлам, микроб!" /Привет, микроб!/, которая в скором времени будет издана👋автор иллюстраций талантливая художница Фарида Харрасова.
👍10❤‍🔥4
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Абдрахимова Энҗе Ирек кызы - теш табибы. Ул "Сәлам, микроб!" китабы өчен видео төшереп җибәрде. Видеоны QRкод аша карап булачак :)

Ә без Шамил белән Энҗе апага кунакка бардык. Шамил кариес турында белә.
Шамилнең тешләрен елына 2 тапкыр теш табибында тикшертәбез, чистартабыз.

Энҗе апага зур рәхмәт!

Тешне дә чистарттык,
ШаянТВны да рәхәтләнеп карадык😊
👍5
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Сәлам!

Шамил белән "Нуриевлар клиникасы"нда уздырыла торган балалар өчен мавыктыргыч квестка ("Педиатрия") барып кайттык. Бу квестта балалар табиб һөнәре белән таныша. Кан алырга өйрәнделәр. Микроскоптан кан күзәнәкләрен карадылар.

Балаларга микроблар турында да сөйләделәр.

Шамил бу квестны бик ошатты! Кайбер сүзләрне генә татар теленә тәрҗемә итәргә туры килде. Татар телендә дә андый квестлар оештырылса иде.

Фотосурәтләр "Нуриевлар клиникасы"ның социаль челтәреннән алынды.


https://t.me/microblar
👍5🔥3
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Сәлам!

Күптән түгел мине "Сабыйлар" үзәгенә балалар өчен остаханә уздырырга чакырдылар.

Биредә тәрбияләнүче саф, ихлас, кызыксынучан балалар белән микроблар хакында сөйләштек, тәҗрибәләр үткәрдек.

Мине нәрсә куандырды?:)
Балалар дәресебез башланганда микроблар куркыныч, зыянлы, микроблар безнең өчен дошман, аларның кирәге юк дигән фикер әйткәннәр иде. Ә әңгәмәбез ахырында фикерләрен үзгәрттеләр. "Микробларның күбесе файдалы һәм микроблар Җир йөзендә әһәмиятле икән", диделәр.
Микробиолог өенә сөенеп кайтты! :)

"Сабыйлар" үзәгендә ачык йөзле, тырыш, ярдәмчел кешеләр хезмәт итә. Балаларга милли тәрбия һәм дини тәрбия белән берьюлы күпкырлы белем бирергә тырышалар.
Һәрберсенә рәхмәтемне белдерәм.

https://t.me/microblar
❤15🔥3👍2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Сәлам!😊

Бүген (9.12) сәг 11 дә САФ татарча балалар интернет- радиосында ИНФУЗОРИЯЛӘР хакында яңа тапшыруыбызны тыңламый калмагыз!☺️

Ә сез нинди инфузорияләрне беләсез?:)
❤9💘1
Дуслар, "Сәлам, микроб!" китабы типографиядә🤲


❤️❤️❤️
🔥15👍3🙏1
Нефть ашаучы микроблар турында ишеткәнегез бармы?

Бүген (23.12) сәг 11 дә "САФ" татарча балалар интернет-радиосында без Данияр белән нефть (карамай) таркатучы Alcanivorax borkumensis бактерияләр хакында сөйләрбез😊

Видео Казан (Идел буе) федераль университетының «Аналитик биофотоника һәм күзәнәк инженериясе үзәге» фәнни-тикшеренү лабораториясендә төшерелде.

Рәсем авторы - Кузнецова Елена, биохимик, КФУ ның «Медицина матдәләре» фәнни-тикшеренү лабораториясе инженеры.
👍8❤1
"Фәнни Татарстан" журналында безнең Сәрбиназ белән Alcanivorax borkumensis бактерияләренә кагылышлы татар телендә мәкаләбез дә бастырылды.
🔥1
282635f97e5c732212-ФТ_№3_158-163 (1) (1).pdf
1.1 MB
"Фәнни Татарстан"


КАРАМАЙ ТАРКАТУЧЫ ALCANIVORAX BORKUMENSIS БАКТЕРИЯЛӘРЕ ҺӘМ TURBATRIX ACETI СУАЛЧАННАРЫНЫҢ «ХУҖА – МИКРОФЛОРА» СИСТЕМАСЫНДАГЫ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ
❤2
Сөенеч💐💐💐
❤27😍6🔥5
"Сәлам, микроб!" китабы үз укучыларын көтә. 🦠🔬🧫

🤲Әлһәмдүлилләһ, Аллаһка шөкер, күптәнге хыялым тормышка ашты.
📙Китапны язуда, бастыруда, видеоларны җыюда, радиотапшыруларны яздыруда күүүп кеше катнашты.

Рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

🟣"Үз телем" проектлар бәйгесенә зур рәхмәт. Китап «Үз телем» татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган проектлар бәйгесе кысаларында Казан Мэриясе ярдәме белән нәшер ителде (https://t.me/millikznru/2564?single).

🟣Татарстан китап нәшриятына бик рәхмәтлемен
(https://t.me/tatkniga/1634):
Айсылу Галиәхмәтова (кайгыртучан, ярдәмчел, гаҗәеп рәхәт кеше).
Эльвира Кыямова (төнлә дә элемтәдә булды, шундый җаваплы кеше, оста мөхәррир).
Рәссам Фәридә Харрасова (рәсемнәре  бик матур, киңәшләре төпле).

🟣Әлеге хезмәтнең мәгълүмати дусты – “САФ” татарча балалар интернет-радиосына ихлас рәхмәт (https://t.me/safradio/3805):
Марат Галимовка, Алсу Галимовага (проект башыннан ук бергә, искиткеч тырыш кеше ул, сокланам, китапны әзерләгәндә күпкырлы ярдәме өчен рәхмәт),
Гөлназ Денизга (тапшыру текстларын укып чыкты, тәмле сүзле),
Данияр Файрушинга (бу сәләтле малай белән радиотапшырулар яздыру бик рәхәт, "Табигать балалары"н тыңлыйсызмы?), Динара Файрушинага (һәрдаим ярдәм итәргә әзер булган дустым).

🟣Китап язуга илһамландырган улым Шамилгә һәм кызым Сәидәгә рәхмәтлемен (https://t.me/+I1QbPE-B2C5jNGU6).
🟣Һәрдаим рухи терәк булган, ярдәм иткән өчен, иремә, әти-әниемә, туганнарыма, дусларыма, хезмәттәшләремә рәхмәт белдерәм.

🟣Фәнни рецензент Айсылу Мардановага рәхмәт (китапны җентекләп укып чыкты, файдалы киңәшләр бирде).

🟣Казан (Идел буе) федераль университетының «Аналитик биофотоника һәм күзәнәк инженериясе үзәге» фәнни-тикшеренү лабораториясенә (аеруча
Чередниченко Юлия, Крючкова Марина,
Рожин Артемга) бик зур рәхмәт.

🟣Алсу Батталовага  (Фәннәр Академиясе) рәхмәт җиткерәм (миңа кирәк булган сүзлекне табарга булышты, https://t.me/microblar/45?single).

🟣Видеоларны әзерләүдә катнашкан кешеләргә зур рәхмәт (барлыгы 21 видео):
Шәрәфиева Айгөл (видео тышлыгы авторы, график дизайнер), Борисова Дарья (рәссам-укытучы, табигать белән кызыксынучы микроскопист), Минһаҗева Миләүшә (ипи пешерүче), Вәлиева Айгөл (балалар табибы, аның видеосында Шамил дә бар), Габдрахимов Илназ (балалар табибы белән видеоны төшерде, монтажлады), Габдрахимова Диләрә, Карамов Илшат, Закирова Миләүшә (аш остасы һәм аның әле әллә ничә сәләте бар, балалар өчен татар телендә квестлар да оештыра), Закиров Баязит, Солтанова Ләйсән (Ләйсән Фәтхи, журналист, шагыйрә, блогер; тапшырулар өчен шигырьләрне дә ул иҗат итте), Абдрахимова Энҗе (теш табибы), Зарипова (Борһанова) Элина (табиб-диетолог, терапевт, нутрициолог), Камалиев Сәйдәш (спортчы, тренер), Айгөл Әхмәдеева (спортчы контактларын бирде), Хәсәншина Динара (график дизайнер), Зәринә Вильданова (җырчы, Yummymusic), Аделя Абадели (Зәринәдә миңа кирәкле видеолар булырга мөмкин диеп әйтте, шулай булып чыкты да), Динә Минибаева, Павел Салавей, Пётр Буров (сәяхәтче, музыкант, актёр, Йеллоустоун Милли паркының күренешләренең күбесен ул бирде).

🟣Эдуардка рәхмәт (Йеллоустоун Милли паркының күренешләрен эзләгәндә үзенең сәхифәсенә мин сораган постны урнаштырды, https://t.me/Ed_travel_life/6312).

🟣Каюм Насыйри музеена (https://t.me/nasiyri). Миннән сатып алган китапларны музейда саклап торырга рөхсәт биргәннәре өчен рәхмәт
(Кадрия Халимова, Нурия апа, Илфак абый).

🟣Китап укучыларына чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Сездән кайтавазлар көтәм.
❤20👍3
Бактерия Зирәкбәк һәм бертуганнар Фәннур белән Фәнзилә укучыларны микроблар тормышы белән таныштыра һәм бу җан ияләреннән курыкмаска өйрәтә.

Китапта нинди сорауларга җавап табып була:
🟣 Нәрсә ул микроб? Микроб нинди? (микробларның төрләре, зурлыклары, формалары, әгъзалары, саннары, үрчүләре, хәрәкәтләнү ысуллары, тукланулары)
🟣 Микроб кайда яши? (микробларның яшәү тирәлекләре)
🟣 Микроблар Җир йөзендә ни өчен кирәк? (файдалы микроблар; микроблар һәм хайваннар мөнәсәбәте; ризыклар әзерләүдә кулланыла торган микроблар; микробларның туфракка ярдәме)
🟣 Микроблар кешегә нинди зыян салырга мөмкин?  (микроблар һәм кеше мөнәсәбәте; микроблар китереп чыгара торган авырулар; кулны юу һәм тешне чистарту әһәмияте; антибиотиклар)
🟣 Микробларның гадәти булмаган үзлекләре бармы? (яктылык тарата торган микроблар; сулыклар, кар һәм бозны төрле төсләргә кертә ала торган микроблар)
❤13👍2👏1
Китаптагы QR-кодлар аша микробларга кагылышлы видеоларны карап була:

🦠Микроскоп төзелеше
🦠Эшерихия коли бактериясе
🦠Бактериянең үрчүе
🦠Инфузория-башмакчык
🦠Чүпрәне микроскоп аша карыйбыз
🦠Ипи пешерү
🦠Шамил чүпрә белән тәҗрибә үткәрә
🦠Күгәрек гөмбәнең үсүе
🦠Кабан күлендәге микросуүсемнәр
🦠Быргычы инфузорияләр
🦠Бөтерелгеч инфузорияләр
🦠Амёба
🦠Микроблар белән тукланучы суалчан
🦠Педиатр
🦠Спорт
🦠Тешләр
🦠Дөрес туклану
🦠Йогырт ясау
🦠Нефть таркатучы бактерия
🦠Йеллоустоун Милли паркы һәм микроблар
🦠Алсу күл һәм микроблар
❤12
📍📍📍 "Сәлам, микроб!" китабын КАЯН САТЫП АЛЫП була?

🟣 Авторның үзеннән Казанда (450 сум):
тел. +79600520949

🟣 Авито (миңа языгыз @tatmicrobiolog)

🟣 Татарстан китап нәшриятының кибетләреннән:
1⃣. Казан, Декабрист урамы, 2
("ТАТМЕДИА" бинасының әдәби кафесында)
• Эш көннәре 08:00 — 18:00, Шимбә, якшәмбе - 10:00 — 18:00
2⃣. Казан, Бауман урамы, 19,
Дүшәмбе-Якшәмбе 10:00 — 20:00, тел. +7 (843) 294-70-50

🟣 "МЕД КНИГА" кибете:
Казан, Бутлеров ур, 35
+79503128027,
+79625578337

🟣 "Сабыйлар" мәркәзеннән:
Казан, Комсомольская ур, 1,
тел. +79662403311

🟣 ЯР ЧАЛЛЫ
"Тургай" кибете (поселок ГЭС, 9-й комплекс, 3А, тел. +79172739646)


📍Сату нокталарында китап бәясе кыйммәтрәк. Бәясен шалтыратып белешә аласыз.
👍8🥰6🔥2