Сәлам, микроб!
391 subscribers
168 photos
28 videos
1 file
46 links
Микроблар турында татар телендә беренче фәнни-популяр китап

Сораулар буенча:
@tatmicrobiolog

89600520949
Download Telegram
КФУ ның медицина һәм санитария бүлегендә хезмәт итүче дустым шундый матур фотосурәтләре белән бүлеште.

Ниндидер кеше дисбактериозга анализ тапшырган. Аның анализында кеше өчен файдалы булган бактерияләр табылды. Фотодагы көпшә пыялалы савытта (пробирка) кызгылт төстә - сыек туклыклы тирәлек. Ә тирәлек эчендә шундый матур итеп бифидобактерияләр колонияләре үскән! Микроскоптан караганда бифидобактерияләр кечкенә таякчыклар сыман күренә.
Бифидобактерияләр ризыкны эшкәртергә һәм туклыклы матдәләрне үзләштерергә ярдәм итә.

КФУның микробиология кафедрасында укыганда безгә төрле микроорганизмнарны күрергә насыйп булды! Яратам шул гаҗәеп микродөньяны!
❤3👍1
Борынны нәрсә кытыклый дисәәәәәм.... Ноябрь икәнен!🧦🥾

💥 saf-radio.ru 💥

#сафкүңел
#сафиҗат
#сафдөнья
#сафрадиобеләнберсафта
👍2
Дуслар, Данияр белән өр-яңа тапшыру яздырдык!

Микроблар хакында!

Микрогөмбәләр!

"САФ" радиода! 🌺

"Табигать тапшыруы"😊

Бүген, 28.10, сәг 11дә!

http://saf-radio.ru
❤10👍1
Бу микроорганизм нәрсәгә охшаган?😊
Сәлам, микроб!
Бу микроорганизм нәрсәгә охшаган?😊
Әлеге микроорганизм - архей.
Аның исеме Haloquadratum walsbyi (сүзгә-сүз: Уолсбиның тозлы шакмагы).

Бу архей тоз күп күләмдә булган суларда тереклек итә (галофиллар).

Һәм аның үрчүе өчен оптималь температура 40 °С.

Бу микробны кысынкы (острый) почмаклардан торган камил шакмак (квадрат) формасыннан җиңел танып була.
👍4
Студент вакытыннан ук минем ышанычлы дустым - микроорганизмнар хакындагы 1060 тан артык битле китабым.

Brock Biology of Microorganisms - алдынгы микробиология дәреслеге.
❤3
Безнең "Сәлам, микроб!" китабыбыз да балаларда микробларга карата кызыксыну уятыр дип өметләнәм😊

Китапның төп максаты:
1. балаларны микроблар белән таныштыру;
2. микроблар бары тик начар һәм зыянлы дигән фикерне кире кагу;
3. микробларның Җир йөзендә бик әһәмиятле һәм кирәкле булуларына төшендерү;
4. зарарлы микроблар чирләр барлыкка китермәсен өчен кайбер ысуллар белән таныштыру.
👍7
Бу китапның тышлыгы түгел))
Даша Борисова иҗат иткән матур рәсем! Даша рәсем укытучысы. Һәм ул табигатьне бик ярата. Өендә микроскоплары бар. Алар ярдәмендә төрле микроорганизмнарны карый, рәсемнәрен ясый, видеога төшерә.

Даша видеоларыбыз өчен таймлапслар, рәсемнәр ясады, микроскоп ярдәмендә төшерелгән видеоөзекләре белән бүлеште.
👍4
Сәлам!

Микроорганизмнар хакында татар телендә китап язу - минем күптәнге хыялым иде.
Диссертациямне яклаганнан соң бу теләк тагын да артты. Ә иң төп этәргечләрем - Шамил белән Сәидә.

"Үз телем" бәйгесенә бик зур рәхмәт! Китап Казан Мэриясе ярдәмендә нәшер ителә.

Китапны нәшер итү - күмәк хезмәт.
Шөкер, минем юлымда җаваплы һәм ярдәмчел кешеләр очрый.
Балалар редакциясе мөдире Айсылу Галиева (мин аңа бик рәхмәтлемен), тәҗрибәле мөхәррир Эльвира Кәлимуллина (гел элемтәдә, җаваплы), оста рәссам-иллюстратор Фәридә Харрасова (әбисе биолог булган, әнисе табиб, менә бит ничек туры килде). Бүген Фәридә апа китап өчен иҗат иткән рәсемнәрен җибәрде. Алар шундый матур!

Фәнни рецензентыбыз профессор, биология фәннәре докторы.

Китапта QR-кодлар булачак. Балалар микробиология өлкәсендә мавыктыргыч видеолар карый алачак һәм кызыклы радиотапшырулар тыңлый алачак.
"САФ" татарча балалар интернет-радиосына бик рәхмәтлемен. Анда саф күңелле кешеләр хезмәт итә! Видеолар һәм радиотапшырулар радио сайтында урнаштыралачак.
Qr-кодлар белән фикер "Үз телем" бәйгесендә җиңгәннән соң гына килде. Проектны яклаканда видео һәм радиотапшырулар турында сүз булмады. Ләкин китапны заманчарак, кызыграк һәм бала өчен аңлаешлырак ясыйсы килде. Микробларның үзләрен дә күрсәтәсе килде:-)

Видеоларны туплаганда күүүүп кеше катнашты. Кайбер видеоларны кабат-кабат төшерергә туры килде. Кайбер видео-фотолар белән бик юмарт кешеләр бүлеште. Мәсәлән, бер парктагы сулыкларның видеоларын мин бер ай буе эзләдем (Интернеттан алырга теләмәдем дә, ярамый да), әллә кемнәрдән сорадым. Нәтиҗәдә, җырчы Зәринә Вильданова (ул шундый ягымлы) һәм сәяхәтче, музыкант, актер Пётр Буров ярдәм итте.
Безнең видеолар өчен кирәк булган рәсемнәрне дә ясап бирделәр (Даша, сиңа рәхмәт! Өстәге рәсемне дә ул ясады). Хәттта черегән алмалар белән ашлама чокырын да фотога төшереп җибәрделәр. Интернеттан алмадык :)
3 видео өчен махсус көй язылды.

Китап, сине көтәбез!

("Татар теле - фән теле")
🔥11❤6
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
ЯҢА РАДИОТАПШЫРУ!

Бүген (18.11.24) сәг 11 дә "САФ" татарча балалар интернет-радиосында микросуүсемнәр хакында тыңлагыз!

https://saf-radio.ru

Без Данияр белән тырыштык😊
❤10👍1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Гөлнур Фәхруллинаның "Сәлам, микроб!" дип аталган яңа әсәренә рәсемнәр барлыйбыз. Рәссамы - Фәридә Харрасова. Безнең эш процессына син дә кушыл! Китап тиздән басылып чыгачак👋

Смотри и стань участником нашего рабочего процесса😊обсуждаем с коллегами иллюстрации к будущей книге Гульнур Фахруллиной "Сәлам, микроб!" /Привет, микроб!/, которая в скором времени будет издана👋автор иллюстраций талантливая художница Фарида Харрасова.
👍10❤‍🔥4
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Абдрахимова Энҗе Ирек кызы - теш табибы. Ул "Сәлам, микроб!" китабы өчен видео төшереп җибәрде. Видеоны QRкод аша карап булачак :)

Ә без Шамил белән Энҗе апага кунакка бардык. Шамил кариес турында белә.
Шамилнең тешләрен елына 2 тапкыр теш табибында тикшертәбез, чистартабыз.

Энҗе апага зур рәхмәт!

Тешне дә чистарттык,
ШаянТВны да рәхәтләнеп карадык😊
👍5
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Сәлам!

Шамил белән "Нуриевлар клиникасы"нда уздырыла торган балалар өчен мавыктыргыч квестка ("Педиатрия") барып кайттык. Бу квестта балалар табиб һөнәре белән таныша. Кан алырга өйрәнделәр. Микроскоптан кан күзәнәкләрен карадылар.

Балаларга микроблар турында да сөйләделәр.

Шамил бу квестны бик ошатты! Кайбер сүзләрне генә татар теленә тәрҗемә итәргә туры килде. Татар телендә дә андый квестлар оештырылса иде.

Фотосурәтләр "Нуриевлар клиникасы"ның социаль челтәреннән алынды.


https://t.me/microblar
👍5🔥3
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Сәлам!

Күптән түгел мине "Сабыйлар" үзәгенә балалар өчен остаханә уздырырга чакырдылар.

Биредә тәрбияләнүче саф, ихлас, кызыксынучан балалар белән микроблар хакында сөйләштек, тәҗрибәләр үткәрдек.

Мине нәрсә куандырды?:)
Балалар дәресебез башланганда микроблар куркыныч, зыянлы, микроблар безнең өчен дошман, аларның кирәге юк дигән фикер әйткәннәр иде. Ә әңгәмәбез ахырында фикерләрен үзгәрттеләр. "Микробларның күбесе файдалы һәм микроблар Җир йөзендә әһәмиятле икән", диделәр.
Микробиолог өенә сөенеп кайтты! :)

"Сабыйлар" үзәгендә ачык йөзле, тырыш, ярдәмчел кешеләр хезмәт итә. Балаларга милли тәрбия һәм дини тәрбия белән берьюлы күпкырлы белем бирергә тырышалар.
Һәрберсенә рәхмәтемне белдерәм.

https://t.me/microblar
❤15🔥3👍2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Сәлам!😊

Бүген (9.12) сәг 11 дә САФ татарча балалар интернет- радиосында ИНФУЗОРИЯЛӘР хакында яңа тапшыруыбызны тыңламый калмагыз!☺️

Ә сез нинди инфузорияләрне беләсез?:)
❤9💘1
Дуслар, "Сәлам, микроб!" китабы типографиядә🤲


❤️❤️❤️
🔥15👍3🙏1
Нефть ашаучы микроблар турында ишеткәнегез бармы?

Бүген (23.12) сәг 11 дә "САФ" татарча балалар интернет-радиосында без Данияр белән нефть (карамай) таркатучы Alcanivorax borkumensis бактерияләр хакында сөйләрбез😊

Видео Казан (Идел буе) федераль университетының «Аналитик биофотоника һәм күзәнәк инженериясе үзәге» фәнни-тикшеренү лабораториясендә төшерелде.

Рәсем авторы - Кузнецова Елена, биохимик, КФУ ның «Медицина матдәләре» фәнни-тикшеренү лабораториясе инженеры.
👍8❤1
"Фәнни Татарстан" журналында безнең Сәрбиназ белән Alcanivorax borkumensis бактерияләренә кагылышлы татар телендә мәкаләбез дә бастырылды.
🔥1