Остаханәгә әзерләнгәндә өрәңге яфрагының җәймәсендәге ак тапларга күзем төште.
Бу - ончыл чык авыруы.
Сәбәбе нидә?
Күзгә күренми торган микрогөмбәләр (мәсәлән, Sawadaea bicornis, Sawadaea tulasnei) агач яфракларының күзәнәкләренә үтеп кереп, яфрактагы туклыклы матдәләр белән туена. (Әйе, әйе, микроорганизмнар арасында да гөмбәләр бар. ) Микрогөмбәләр үрчи башлый, споралар барлыкка килә. Споралар безгә ак ончыл кунык булып күренә. Ончыл чык микрогөмбәләре үрчегән саен кунык күбәя бара. Ахыр чиктә яфракның шактый өлеше ак кунык белән капланырга мөмкин.
Ончыл чык белән зарарланган яфракларның фотосинтетик активлыгы кими. Андый яфраклар вакытыннан алда коела.
Ончыл чык - мучнистая роса.
Фотосурәт һәм видео авторы Гөлнур Фәхруллина.
Бу - ончыл чык авыруы.
Сәбәбе нидә?
Күзгә күренми торган микрогөмбәләр (мәсәлән, Sawadaea bicornis, Sawadaea tulasnei) агач яфракларының күзәнәкләренә үтеп кереп, яфрактагы туклыклы матдәләр белән туена. (
Ончыл чык белән зарарланган яфракларның фотосинтетик активлыгы кими. Андый яфраклар вакытыннан алда коела.
Ончыл чык - мучнистая роса.
Фотосурәт һәм видео авторы Гөлнур Фәхруллина.
❤2👍2
Таныш булыгыз. Бу - Sawadaea bicornis
Микросурәт:
https://www.outerhebridesfungi.co.uk/species.php?id=393

👍2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Эш бара☺️
Китап өчен видеолар төшерәбез.
Китап тексты мөхәррирдә һәм рәссамда.
Китап өчен видеолар төшерәбез.
Китап тексты мөхәррирдә һәм рәссамда.
👍8❤3🔥2
Китапта фәнни терминнарны татар телендә ничек дөрес язарга? Моның өчен сүзлекләр бар. Әйе, тик кайбер сүзләр сүзлектә юк.
"Алынма сүзне татар телендә алмаштырып була икән, без шушы вариантны кулланылышка кертеп җибәрергә тиеш" (КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе профессоры Гөлшат Галиуллина).
"Сәлам", "очкыч", "санак" кебек сүзләр сөйләмдә актив кулланыла.
Ә сез ничек уйлыйсыз?
"Кислород", "углекислый газ", "кислота" кебек сүзләр татар телендә ничек әйтелергә тиеш?
Китапта да яңа татар сүзләр булыр дип өметләнәм. Җәя эчендә булса да. Бәлки алар сөйләмгә дә кереп китә алыр.
Искәндәр абый Гыйләҗевка бик зур рәхмәт. Ул да минем фикеремне хуплады. Алсу апа Батталова бер кызыклы сүзлек табарга ярдәм итте. Сезгә дә кайбер битләрен монда беркетеп куям.

👍8
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Әнисе микробиолог бит😄
Шамил микробларны ясый😊
Нинди микроб турында белдегез?
Шамил микробларны ясый😊
Нинди микроб турында белдегез?
👍3🥰3
Өрәңге яфракларында кара таплар күргәнегез бармы?
Кара таплар – өрәңге яфракларындагы тукыманың үлгән өлешләре. Аларритисима дип аталган бик кечкенә гөмбәләр белән зарарлану нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Бу чир кара тимгеллек дип атала.
Кара тимгеллекнең беренче билгеләре җәйнең уртасында күренә башлый: башта таплар ачык төстә, соңрак кара төстә була. Кайбер чакта яфракның тулысынча диярлек шундый таплар белән капланганын күреп була. Әгәр дә яфракның 30 % өлеше таплар белән капланса, яфрак хлорофилл һәм үсәр өчен кирәкле туклыклы матдәләр җитештерә алмаячак. Шулай итеп, әлеге чир агачның эчке өлешен зарарламаса да, яфракларның иртәрәк коелуларына китерергә мөмкин.
Фотосурәтләр өчен Әнисә Әмирулловнага рәхмәтлегемне белдерәм.
Ончыл чык авыруы турында монда язган идем.
Кара таплар – өрәңге яфракларындагы тукыманың үлгән өлешләре. Алар
Бу чир кара тимгеллек дип атала.
Кара тимгеллекнең беренче билгеләре җәйнең уртасында күренә башлый: башта таплар ачык төстә, соңрак кара төстә була. Кайбер чакта яфракның тулысынча диярлек шундый таплар белән капланганын күреп була. Әгәр дә яфракның 30 % өлеше таплар белән капланса, яфрак хлорофилл һәм үсәр өчен кирәкле туклыклы матдәләр җитештерә алмаячак. Шулай итеп, әлеге чир агачның эчке өлешен зарарламаса да, яфракларның иртәрәк коелуларына китерергә мөмкин.
Фотосурәтләр өчен Әнисә Әмирулловнага рәхмәтлегемне белдерәм.
Ончыл чык авыруы турында монда язган идем.
👍4
Бииик тәмле ипи пешерүче, оста Миләүшә шундый ипиләр пешерә. Ипи камыры өчен оеткы куллана. Оеткысында файдалы бактерияләр һәм чүпрәләр (кибеттән сатып алынган түгел).
https://t.me/hleb_kazan
Миләүшә балалар өчен ипи пешерү буенча видео ясый😍 Аллаһ бирсә, куар-код аша видеосын карап булачак.
Китап тексты фәнни мөхәррирдә, корректорда һәм рәссамда🌺

👍1
КФУ ның медицина һәм санитария бүлегендә хезмәт итүче дустым шундый матур фотосурәтләре белән бүлеште.
Ниндидер кеше дисбактериозга анализ тапшырган. Аның анализында кеше өчен файдалы булган бактерияләр табылды. Фотодагы көпшә пыялалы савытта (пробирка) кызгылт төстә - сыек туклыклы тирәлек. Ә тирәлек эчендә шундый матур итеп бифидобактерияләр колонияләре үскән! Микроскоптан караганда бифидобактерияләр кечкенә таякчыклар сыман күренә.
Бифидобактерияләр ризыкны эшкәртергә һәм туклыклы матдәләрне үзләштерергә ярдәм итә.
КФУның микробиология кафедрасында укыганда безгә төрле микроорганизмнарны күрергә насыйп булды! Яратам шул гаҗәеп микродөньяны!

❤3👍1
Forwarded from ✨ «САФ» татарча балалар интернет-радиосы✨
Борынны нәрсә кытыклый дисәәәәәм.... Ноябрь икәнен!🧦🥾
💥 saf-radio.ru 💥
#сафкүңел
#сафиҗат
#сафдөнья
#сафрадиобеләнберсафта
💥 saf-radio.ru 💥
#сафкүңел
#сафиҗат
#сафдөнья
#сафрадиобеләнберсафта
👍2
Дуслар, Данияр белән өр-яңа тапшыру яздырдык!
Микроблар хакында!
Микрогөмбәләр!
"САФ" радиода! 🌺
"Табигать тапшыруы"😊
Бүген, 28.10, сәг 11дә!
http://saf-radio.ru
Микроблар хакында!
Микрогөмбәләр!
"САФ" радиода! 🌺
"Табигать тапшыруы"😊
Бүген, 28.10, сәг 11дә!
http://saf-radio.ru
❤10👍1